Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
23 февраль , 07:00

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Разведчик булып тумыйлар

Бер авыл янында засада оештырдык. Миңа агач башына менеп, дошман хәрәкәтен күзәтергә куштылар.

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Разведчик булып тумыйлар
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Разведчик булып тумыйлар

– Әтиемне 1937 елда кулга алдылар. Төнлә район милициясе хезмәткәре һәм Кандракүл авыл советы рәисе килеп, арбага утыртып алып киттеләр. Йортны тартып алдылар, әниебез унике бала белән урамда калды. Без хуҗалары Ташкентка киткән йортка керергә мәҗбүр булдык, – дип искә ала Фаздал Камай улы.

Бер мизгелгә ул тынып калып, кулъяулыгы белән дымланган күзләрен сөртте дә сүзен дәвам итте:

– Кулга алынуның сәбәбе – әтиемнең мулла булуында иде. Берникадәр вакыт үткәч, җәй көне кулга алынган Әшраф мулланың үлем җәзасына хөкем ителүе турында хәбәр килде. Әниебез, кулга алудан куркып, Татарстанга чыгып китте. Олы абыем гаилә корды, ә мин «Каенкүл» колхозында эшли башладым.

1941 елның 4 июнендә мине Кызыл Армия сафларына алдылар. «Ышанычсыз элемент», кулак улы буларак, Вологда өлкәсендә урнашкан 592 нче төзелеш батальонына җибәрделәр. Өченче категорияле форма, кулга – кәйлә белән лом. Белемем – дүрт сыйныф кына. Кандракүл башлангыч мәктәбе директоры Гомәр Халфин абый миңа чакыру алдыннан белешмә бирде. Кулак балаларына мәктәптә укырга рөхсәт итмәделәр, шуңа күрә күп нәрсәне үзлегемнән өйрәндем. Аңа гомер буе рәхмәтлемен.

Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка җибәрүләрен сорадым. Үтенечемне канәгатьләндерделәр. 1941 елның июль башында мин Калинин өлкәсенә эләктем. Мине мина-сапёр батальонына разведчик итеп билгеләделәр. Сапёр һөнәренең нечкәлекләрен кан-тир түгеп үзләштерергә туры килде. Соңрак 149 нчы запас полкка җибәрделәр. Бер айлык әзерлектән соң, немецлар тылына – партизаннар янына юл тоттым. Шул мизгелдән хәвеф һәм көтелмәгән хәлләр белән тулы сугышчан тормыш башланды.

Бер авыл янында засада оештырдык. Миңа агач башына менеп, дошман хәрәкәтен күзәтергә куштылар. Дүрт тәүлек төшми утырдым, бишенче көнне генә калкулык артыннан атлы арбалар колоннасының башы күренде. Колонна түбәнгә төшкәндә туктап калды. Вакыт туктагандай булды. Нервлар кыл кебек тартылды. «Нәрсә сизделәр икән?» – дип уйлыйм. Бераздан колонна кузгалды, күңелгә җиңеллек иңде. Урманга кереп китүгә, төрле яклап ут ачтылар. Нәтиҗәдә бер немецны әсирлеккә алдык, 30 арба кулга төште.

Соңрак язмыш мине 332 нче укчы дивизиянең 390 нчы аерым разведка ротасына китереп ташлады.

– Разведчик тормышы җиңел түгел, – дип дәвам итте ветеран. – Разведка – командирның күзләре һәм колаклары. Бер мәлне озак вакыт «тел» (әсир) алып кайта алмадык. Шуңа күрә тәҗрибәле разведчиклардан махсус төркем төзеделәр. Рота командиры һәркемнең әзерлеген үзе тикшерде дә: «Телсез кайтмагыз», – дип кисәтте.

Төнлә кузгалдык. Дошман оборонасының алгы сызыгын шуышып кына үттек. Төнне снаряд чокырында үткәрдек. Таң аткач, көтмәгәндә траншеяга бәреп кердек һәм ике немецны әсир алдык. Сугыша-сугыша ике «тел» белән үзебезнекеләргә кире чыктык. Бу батырлык өчен мин III дәрәҗә «Дан» ордены белән бүләкләндем...

Гади солдат Фаздал Камай улы Мансуров 1945 елның октябрендә туган авылына дүрт тапкыр яраланып, күкрәге тулы орден-медальләр белән кайта. Биш бертуганнан икесе генә исән кала, калганнары Ватан өчен башларын салган була.

Сугыштан соң ул колхоз эшенә кире кайта. Башта бригадир, аннары «Яңа бүләк» колхозы рәисе була. Соңрак хуҗалыклар кушылгач, «Большевик» колхозында рәис урынбасары вазифасын башкара, яңадан бригадир булып эшли. Еллар үтү белән тән яралары төзәлә, әмма күңел ярасы озак вакыт сызлап тора. Хрущёв «җепшеклеге» чорында гына, репрессияләрдән соң 24 ел вакыт узгач, гаиләгә әтисенең аклануы турында документ тапшырыла. «Халык дошманы улы» тамгасы, ниһаять, мәңгегә юкка чыга.

Мин озак кына шул ак чәчле, ягымлы йөзле ветеран янында утырдым. Аның катлаулы язмышы – фронтовик, разведчик һәм иң мөһиме – кеше язмышы турында уйландым.

Белешмә

Мансуров Фаздал Камай улы, 1914 елгы. Разведчик. 1941 елның июнендә Кызыл Армиягә алына, 1945 елның октябрендә демобилизацияләнә. Кандры-Төмәкәй авылы кешесе. Бүләкләре: III дәрәҗә «Дан» ордены, I дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены, «Кызыл Йолдыз» ордены, «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале һәм тагын 10 медаль. Дүрт тапкыр яралана: 10.02.1942, 05.10.1943, 13.08.1944 (уң бот), 02.05.1945 (сул чигә).

Автор искәрмәсе

22 ел элек, Мансуров Фаздал ага белән сөйләшкәндә (бу чорда ул Кандры-Төмәкәй һәм тирә-як авылларда мулла вазифасын башкара иде), ул дошман траншеясындагы кул сугышы турында тәфсилләп сөйләмәде. Хәзер, Русия Оборона министрлыгы бүләкләү документларын ачкач, аның шул бәрелештә өч фашистны юк итүе билгеле булды. Бу факт Фаздал аганың гаять тыйнак кеше булуын тагын бер кат раслый.

Ирек Фәтхелисламов фотолары.

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Разведчик булып тумыйлар
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Разведчик булып тумыйлар
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Разведчик булып тумыйлар
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Разведчик булып тумыйлар
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Разведчик булып тумыйлар
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Разведчик булып тумыйлар
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Разведчик булып тумыйлар
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас