Фәнзилә БИКТИМЕРОВА
ӨЧПОЧМАКЛЫ ХАТЛАР
Сандык төпләрендә саклана
Өчпочмаклы солдат хатлары.
Кат-кат укып, алар таушалган,
Күз яшьләре тамып тапланган.
Һәрбер сүзе хатның ятланган,
Ана йөрәгендә сакланган.
Өчпочмаклы хатлар – сандыкта.
Тарих төпкеленнән әманәт.
Хәзер инде алар саргайган,
Укып чыккан саен яңарган,
Истәлек һәм хәтер сакланган.
Нурия ВӘЛИӘХМӘТОВА
ҖАННАРЫБЫЗ ГОРУР БУЛСЫН
Уйлыйсыздыр: адәмнәргә
Шагыйрьнен үзе кирәк?
Юк! Шагыйрьнең, үзе үлгәч,
Даны һәм сүзе кирәк.
Илдар Юзеев
Батырлар җиргә ауганда,
Күз алдыма китерәм:
Яудан кайтмый япь-яшь ирләр –
Шуны авыр кичерәм.
Каһарманнар җаны үлми –
Оҗмахларга урнаша.
Гүя Муса белән Мөҗәй
Фикерен уртаклаша.
Сөйли Мөҗәй горурланып:
“Бирешмәдек, нык булдык,
Дошманнарга баш имичә,
Сездән зур үрнәк алдык”.
Җәлил җаны рәхмәт әйтә
Хәйретдинов Мөҗәйгә:
“Җаннарыбыз горур булсын,
Җиңәчәкбез без җәйгә!”
... Йолдыз кебек балкыдыгыз
Азат илнең күгендә.
Сездән бүген үрнәк ала
Балалар да, үзем дә.
Батырларңың һәйкәлләре
Чәчәкләргә күмелә.
Шагыйрьләрнең даны кала,
Сүзләре – ил телендә!
Фирая ГАБДУЛЛИНА
“ТОРНАЛАР БЕЛӘН КАЙТЫРМЫН”
Әни бәгърем, инде кайта алмам,
Туган якка, синең яныңа.
Чит җирләрдә ята хәлсез гәүдәм,
Күмелә алмам синең назыңа.
Җаным очты зәңгәр офыкларга,
Яраланган тәнне калдырып.
Тирә-якта иптәшләрем ята,
Бар дөньяга сагыш салдырып.
Кулымдагы автоматны кысып,
Актык сулышымны мин алдым,
Ватаныма, гүзәл илебезгә
Тугры солдат булып мин калдым.
Мин кайтырмын ак торналар белән,
Синең янга, әнкәй, яз җиткәч.
Тирә-ягым яшел чирәмнәргә,
Ап-ак чәчкәләргә күмелгәч.
Торна тавышлары сәлам биреп,
Очып үтәр эзләр калдырып.
Онытмагыз безне дигән кебек,
Күктә йолдызларны яндырып.
Автор фотолары.