...1946 елның 23 феврале. Кызыл Армия көне. Башкортстанның Алкино җирлегендә урнашкан 40 нчы запас укчы полкның личный составы плацка чыгып тезелгән. “Үрә кат!” (“Смирно!”) боерыгы яңгырый. Полк командиры полковник Семён Яковлевич Гавриленков йөгәненнән тотып, саф алдына ат алып чыга. Штаб начальнигы приказ укый: “Кызыл Армия сафларында 27 ел үрнәкле хезмәте һәм запаска чыгу уңае белән подполковник Әхмәтов Сәләх Әхмәт улын ат белән бүләкләргә...”
Бүләкне алып рәхмәт сүзләрен әйткәч, шинель төймәләрен ычкындырып, Сәләх Әхмәт улы егетләрчә җитезлек белән атка менеп атлана.
Полк оркестры “Прощание славянки” маршын уйный. Атлының түшендәге “Кызыл Байрак”, ике данә “Кызыл Йолдыз” орденнары, “Сталинград оборонасы өчен” һәм “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре ат адымы уңаена чылтырап, ялт-йолт итеп баралар. Тантаналы музыка астында элекке яугир, ә бүгенге көннән инде запастагы офицер, үзенең яңа дусты-аты белән азаккы тапкыр саф алдыннан үтеп, часть капкасына таба юнәлә.
Капкадан чыккач, җайдак ерак тауларга карап, алдагы имин тормышка өмет баглый, планнар кора...
Чынлап та, кулында ат булу бу яугир күңелендә зур өметләр уяткандыр, ул аңа өстәмә этәргеч булгандыр...
Искәрмә: әлеге язма Башкортстанның Милли архивыннан язып алынган фактлар нигезендә эшләнде.
Автор фотолары.