Концлагерь тарихы
– Рус, сдавайся... Волга буль-буль! Көнозын алгы сызыктан мыскыллы шундый тавышлар тынмады.
– Менә сезгә... учлап тотыгыз, – дия-дия Мәсәлим тавыш килгән якка винтовкасыннан атып җибәрде. Аткан урыныннан торды да тиз генә ун метрлап икенче якка йөгереп үтте һәм коралын дошман ягына төзәп, янә тәтегә басты. Аннан соң тагын торды, тагын йөгерде, тагын атты...
Менә ничә көн инде бер төркем совет солдаты Сталинград шәһәренең Октябрь исемендәге корыч прокатлау заводының бер өлешендә оборона тоталар. “Бер адым да чигенмәскә!” Башкомандующийның бу приказы һәр солдатның йөрәгенә үтеп, миенә сеңгән. Хәер, бу приказдан башка да Сталинградны обороналаучыларның чигенергә мөмкинлекләре юк, артта – Идел.
– Иң аянычы – корал җитмәү. Ике кешегә бер винтовка, патроннар юк. Беребез ата, икенчебез үлгән солдатларның биштәреннән, кесәләреннән патроннар җыеп йөри, – дип ачынып искә алган иде ул көнне ветеран. – Безнең иң төп бурычыбыз – дошманга сер бирмәү, чөнки тере икәнебезне белеп торса, ул заводка якынлашырга җөрьәт итмәячәк. Эх, күрмәгәннәремне күрсәтте ул миңа Сталинград фронты, – дип авыр итеп көрсенеп куйды элекке яугир һәм арытаба сөйләп китте.
– Ярым җимерек цехның аскы катында шулай Әхияр исемле иптәшемнең яраланган кулын бәйләп утырам. Ул да Башкортстаннан иде, элекке төрмә сакчысы. Кинәт кенә немецлар ягыннан артиллерия канонадасы башланды. Өстәвенә, самолетлар өскә бомба яудыра. Шулчак бомба төшеп, цехның түбәсе өстебезгә ишелеп төште. Бинада кем булган, барыбыз да хәрабәләр астында калдык. Минем бер кулым ташларга күмелмичә тышта калган, ә үзем кымшана да алмыйм, биштәрем җибәрми, көчле ике кулы белән иңнәремнән кочып алган диярсең.
Ничек кирәк шулай штык-пычагымны суырып чыгарып, биштәремнең ләмкәләрен кистем. Аякларыма торып баскан идем, янымда гына: “Чокып чыгар!” – дигән ялвару катыш кызганыч таныш тавыш ишеттем. Тавыш килгән урынны казый башладым. Казый торгач, бер мәеткә тап булдым. Ул мәетне алып ташлаган идем, аның астыннан Әхияр дустым килеп чыкты. Шулай итеп, аңа байтак кына вакыт мәет кочагында ятарга туры килгән икән. Бер-беребезгә тотынышып хәрабәләр арасыннан чыгып килгәндә “Помогите!” дигән тагы бер тавыш игътибарыбызны җәлеп итте. Тавыш хуҗасын бу юлы икәүләп чокып алдык. Ниһаять, өчәүләп тәрәзә хәтле генә бер ачыклыктан үрмәләп өскә килеп чыксак: “Рус, хальт!” – дип акырып, безне бер төркем немец солдаты уратып алды...
Безне эткәләп-төрткәләп бер землянкага алып керделәр. Анда башка әсирләр арасында рота командиры һәм старшинабыз да бар иде. Бер немец нәрсәнедер урысчага тәрҗемә итә...
Шуннан соң сафка тезеп, әсирләрдән торган колоннаны алып киттеләр. Юлда барганда арпа басуын үтәргә туры килде. Берничә әсир солдат арпа башакларын кагып, авызларына тутыра башлады. Бераз үткәч, автомат тавышын ишетеп әйләнеп карасак, теге арпа башаклары җыючы әсирләрнең үле гәүдәләре генә юл буенда тәгәрәшеп яталар иде.
Күпме барганбыздыр, Калач дигән шәһәргә барып җиттек. Тимер юлы станциясеннән ерак түгел бер урында чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган ихатага кертеп ябып куйдылар. Бу концлагерь булып чыкты. Анда ике мең әсир тупланган иде. Мине башта авыр эшкә куйдылар. Дон елгасы буена, узкоколейка төзергә йөрттеләр. Хәлем болай да начар иде, тазалыгым бераздан тагын да кискенләшә төште. Моны күреп йөргән Нигмәтуллин дигән бер Казан кешесе мине авыр яралылар землянкасына теркәп куйды. Аны концлагерь коменданты хуҗалык буенча өлкән эшче итеп тәгаенләгән икән.
Ризалыкларын биргән тоткыннардан немецлар Германиягә эшкә җибәрү өчен исемлек төзи башладылар. Кайчак Нигмәтуллин исемлеккә кергәннәрнең берәрсен аулак почмакта эләктереп ала да: “Кая качасың, ахмак, илеңдә синең өчен кем эшләр?" дип тегеләрнең җилкә тамырына тамызып алырга да күп сорамый иде. Юньләп ашатмасалар да (ашаган ризыгыбыз бүрттерелгән бодай салынган бер миске судан гыйбарәт иде), бу землянкада миңа көч керде һәм “Качарга!” дигән фикер мине бораулый башлады.
Ниһаять, бер төнне ике иптәшем белән тәвәккәлләдек. Нигмәтуллин сакчының игътибарын үзенә җәлеп итеп торган арада салам тутырылган бер матрасны землянкадан күтәреп алып чыктык та, аны бәдрәф чокырына ташладык. Аннары, үзебез дә матрас өстенә төшеп басып, сукыр тычканнардай, бәдрәфнең арткы ягына җирне уеп, кеше сыярдай тишек ясый башладык. Бәхетебезгә бәдрәф чәнечкеле тимерчыбык койманың нәкъ читендә тора иде. Бу эш ярты сәгатьләп вакытны алды. Мин бертуктаусыз эчемнән: “И, Ходаем, ярдәм итә күр инде”, – дип ялвардым.
Менә тишек әзер. Без, өненнән шуышып чыккан йомрандай, бер-беребезгә булыша-булыша тишектән чыктык та, бу хәвефле урыннан тизрәк качу ягын карадык. Өйрәнелгән сукмактан бөтен көчебезгә Дон буена йөгердек. Эшкә йөргән чакта мин Дон ярының һәрбер метрын җентекләп өйрәнгән идем. Шунда яткан бер бүрәнәне суга сөйрәп керттек тә Дон аша йөзеп киттек. Агым белән көрәшә-көрәшә әллә күпме үткәч, икенче як ярга барып төртелдек.
Ярдан азрак китеп, бер картка барып кердек. Итекче икән. Заказ буенча немецларга итек тегеп көн күрә. Ул фронт сызыгының моннан ерак түгеллеген әйтте. Күшеккән аякларыбызны аракы белән уды да базга төшереп, ябып куйды...
Ике көн хәл җыеп базда яттык. Өченче көн дигәндә, төнен хуҗа белән җылы гына саубуллашып, юлга кузгалдык. “Барганда тагы бер картны очратырсыз, ул сезне туры юлга чыгарыр”, – диде итекче безне бәхилләп.
Тиздән Еременко гаскәрләренең алгы сызыгына барып җиттек. Күрәбез, сакчы тора. Кинәт кенә эндәшергә яисә алдына килеп чыгарга да куркабыз. Җитмәсә, теге йокымсырап та киткән. Шулай да, ипләп кенә аның игътибарын үзебезгә җәлеп итеп, командирлары янына озатуын үтендек.
Офицер безнең кайдан икәнлегебезне җентекләп сораштырганнан соң: “Юыныгыз, тамагыгызны туйдырыгыз да йоклап алыгыз. Калганын иртәгә хәл итәрбез”, – диде. Икенче көнне особист килеп бездән сорау алды да, азак: “Монда сезнең гаебегез юк, иртәгәдән сезне тулы довольствиегә куярлар,” – дип китеп барды.
Тагын берничә көннән мин, киендерелгән һәм баштанаяк коралландырылган совет солдаты, алгы сызыкка китеп барган рота сафында горур атлый идем инде.
Мин тагын канлы сугышларга кереп киттем. Эх, улым, ниләр генә күрми безнең ир башы, – дип, ачынып сүзен тәмамлаганда тагын бер тапкыр авыр сулап куйды Мәсәлим абзый.
Автор фотосы.