Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
7 февраль , 13:05

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Мәсәлим абзый хатирәләре (Башы)

Мәсәлим абзыйны Кандра бистәсендә (тумышы белән Иске Кандра авылыннан. – И.Ф.) белмәгән кеше булмагандыр, мөгаен. Ул сугыш һәм хезмәт ветераны булуы белән беррәттән, бистә халкының ихтирамын яулаган кеше дә иде. Аның белән очрашып, фикер алышып утыру үзе бер гомер. Менә бу килүемдә дә ул үз башыннан үткән гыйбрәтле вә мавыктыргыч, гаҗәп бер хәл турында бәян итте.

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Мәсәлим абзый хатирәләре (Башы)
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Мәсәлим абзый хатирәләре (Башы)

Чишмә суы барыбызга да җитәр!

– Бу вакыйга Румыниядә, Карпат таулары буйларында булды, – дип башлады Мәсәлим Садрый улы Садриев хатирәсен. – Моңа кадәр бу турыда беркемгә дә сүз тишкән булмады, чөнки “ай-һай, булмас, шыттырып сөйлидер бу абзый”, диярләр кебек тоелды. Хәер, бүгенге көнгә заманалар гына түгел һәм дә бәндәләрнең дә теге-яки бу күренешкә карашлары үзгәрде, – диде кереш сүзен йомгаклагандай карт солдат.

– Гура-Гумора шәһәреннән ерак түгел бер урында, яңа көчләр килеп җиткәнне көтепме, әллә башка сәбәп беләнме, анысын анык кына хәтерләмим, безнең хәрби часть оборонага күчте. Нейтраль полосада безнең окоптан ерак түгел генә бер үзәнлектән тау чишмәсе чылтырап агып ята. Мин көн саен, җаен туры китереп, шунда су алырга төшә идем. Бу көнне дә, гадәттәгечә, котелогымны алдым да, чишмәгә юнәлдем. Суга төшә торган сукмакта Альп укчылары кия торган шиплы ботинка эзләрен күреп: “Монда миннән башка да йөрүчеләр бар икән”, – дип уйладым. Күңелем шомланып, тирә-якка күз йөртеп чыктым, әмма андый-мондый шикле нәрсә күренмәде. Сак кына чишмә кырына төштем дә, су алырга чүгәләдем. Үзем барыбер уяулыгымны югалтмыйм: уң кулымда ППШ, баш бармак тәтедә. Ул-бу була калса, ут ачарга әзермен. Шулчак, борыныма хуш исле тәмәке исе килеп бәрелде һәм ниндидер инстинкт артка борылып карарга мәҗбүр итте, – дип ашыкмый гына сүзен дәвам итте элекке яугир.

Алдындагы чәен уртлаганнан соң, уйлары белән кире хәвефле яшьлек елларына кайтып килгәндәй, бер ноктага карап, бераз тын калды. Аннан кисәк кенә әңгәмәдәшенә карап, ирексездән дымланып киткән күзләрен челт-челт итеп, бер ачып, бер йомып алды. Мин бар игътибарымны ветеранга юнәлтеп, алгарак иелдем.

– Күргән күренештән йөрәгем “жу-у-у” итеп китте һәм үземнең ничек торып басуымны да сизми калдым, – дип сүзен дәвам итте абзый. – Чишмә буена төшкән сукмакта автоматын миңа төзәп, немец солдаты басып тора иде. Аякларында шиплы ботинкалар, сул беләгенә котелок элгән, авызында сигарет. Инде ни эшләргә? Ут ачарга омтылсам, ул да тәтегә басып өлгерәчәк. Шунда, әллә Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң булды, әллә мине саклаган фәрештәләремнең “амин” дигән чорына туры килдем, югалып калмадым: “Я зольдат, ты зольдат, нельзя пух-пух!” – дип сул кулым белән бер үземә, бер аңа, бер автоматка төртеп күрсәттем һәм баш бармагымны “ярамый” дигән кебек як-якка кискен генә селкеп алдым. Аннан “су барыбызга да җитәр, әйдә син дә ал” дигәндәй, чишмәгә ишарә ясадым.

Шуннан соң немец солдаты, “башта син ал” дигән сымак, котелогы белән чишмәгә таба ымлады. Минем шикләнебрәк карап торуымны күреп, ул: “Тэльман!” – дип котелоклы кулын өскә күтәрде. Бу исемне ишеткәч, эчкә җылы кереп киткәндәй булды. Чөнки Тельманның немец коммунистлары җитәкчесе икәнен ишетеп белә идем. Тынычланып китеп, котелогыма чишмә суын тутырып алдым да, кесәмнән бик зәһәр, бер пачка урыс махоркасын алып, кире үтеп барышлый: “От русского солдата”, – дип немец солдатының кулына суздым. Ул да, “кунак ашы кара-каршы”, дигәндәй, миңа бер пачка хуш исле немец сигаретын бирде. Шулай итеп, без, кичәге ике дошман солдаты, бүген бер-беребез белән үзебезчә аңлашып, исән-имин генә аерылышып, һәрберебез үз юлы белән китеп барды. Менә шулай да була ул, акыллым, – диде Мәсәлим абзый, сүзен йомгаклап.

Автор фотосы.

Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Мәсәлим абзый хатирәләре (Башы)
Ирек ФӘТХЕЛИСЛАМОВ. Мәсәлим абзый хатирәләре (Башы)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас