ОНЫГЫМНЫҢ ӘТИСЕНӘ ХАТЫ
И, әткәем, сагындырдың,
Ничек синең хәлләрең?
Язып та бетәрлек түгел –
Җыелды күп хәбәрем.
Сагынсам да һич еламыйм,
Өйрәнәмен түзәргә.
Елак малай булма син, дип
Өйрәттең бит үзең дә.
Үткән кышны синең белән
Көрәгән идек карлар.
Беренче хәбәрем шушы: –
Быел да ява алар.
Кичә мине этеп екты
Өлкән сыйныф малае.
Еламадым, тешне кыстым
Күгәрсә дә маңгаем.
“Сдач” бирә алыр идем –
Сугышырга ярамый.
Көрәшкә өйрәтә безне
Шундый көчле бер абый.
Үзең дә өйрәтә килдең –
Кул күтәрмә юк-барга.
Әткәсе өйрәтмәгәндер
Ул тәртипсез малайга.
Әнкәй әйтә: “Күз бетереп
Телефонда утырма”.
Абыем да шуны сөйләп,
Кулга көрәк тоттыра.
Абый белән кар көрибез
Тотып кулга көрәкне. –
Кар көрәү – егетләр эше,
Ныгыта, – ди, – беләкне.
Менә шундый хәбәрләрем,
Әткәем, сиңа бу хат.
Калганын кайткач сөйләрмен,
Көтәбез, исән-сау кайт!
ӨНСЕЗ ҖАВАПЛАР
Бу кешелек кай тарафка,
Кайсы якка юл ала?
Күк йөзендәге болытлар
Куера да кабара.
Җәен – чирәм, кышын – карлар
Ята шомлы уй кочып,
Өсләренә кай тарафтан
Белми, ни төшәр очып?..
Кайда матәм, кайда бәйрәм, –
Буталган чак бары да.
Кайда салют вә тантана,
Кайда туплар ярыла.
Никтер кешелек аңына
Явызлык оялаган.
Тарих шаһит, явызлыктан
Җир шары яраланган.
Сорау өстенә сораулар,
Өнсез калган җаваплар.
Кат-кат басып бер тырмага
Алынмаган сабаклар...
Тәнзилә НАЗАРОВА-ИСӘНБИРДИНА.
Уфа районы.
* * *
Яугир хатыны авызыннан
Сөйгәнем сугышта,
Хат язам көн саен,
Сүз белән булса да,
Үземчә җылытам.
“Лачыным-батырым,
Мин сине сагындым.
Сабыең улың да
Синсез бик юксына,
Тырмаша-тырмаша
Фотоңа омтыла.
Син бүген окопта,
Дошманнар каршыңда.
Беләбез – җиңәрсез,
Сез илнең терәге.
Без сине көтәбез,
Барына түзәрбез”.
Сөйгәннәр сугышта.
Җылы сүз, кыска хат
Вәхшиләр токымын
Җиңүдә булыша.
* * *
Һәр буынга үз бурычы төшә –
Дошманнардан Илне сакларга.
Замандашлар, килде безнең вакыт
Бу бурычны бүген акларга!
Равил КӘБИРОВ.
Уфа.