Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
18 ноябрь 2025, 10:30

Илдус ТИМЕРХАНОВ. Ненец чыкты томан эченнән (5)

Авылдашың пычрак иреннəре белəн минем хислəрне мəсхəрə итте. Битеңнəн үпкəн эзлəр бервакытта да юылмаячак!” Шулай итеп, аңа карата мəхəббəтем бетте, аерылдык.

Илдус ТИМЕРХАНОВ. Ненец чыкты томан эченнән (5)
Илдус ТИМЕРХАНОВ. Ненец чыкты томан эченнән (5)

(Дәвамы.)

Кичлəрен күңелле Иделдə
Бая, Хадко килер алдыннан, Неко белəн бергə
җырлый башлаган җыр турында уйландым:


Хороши вечера на Оби,
Ты мой, миленький, мне подсоби,
Я люблю танцевать да плясать
Научись на гармошке играть…


“Ом” теплоходында Обь елгасы аша чыкканда, палу-
бадагы кызлар төркеме шушы билгеле җырны җырлый
башлаган иде.
Ул вакытта без Неко белəн янəшə басып тора идек.
Без дə кушылдык. Җырлап беткəч:
– Мин дə бу җырны яратам, – диде кыз. – Обь аша
чыкканда безнең яшьлəр һəрвакыт шушы җырны
җырлыйлар.
– Ə белəсеңме, аны кем язган? – дип сорадым мин
аңардан.
– Ничектер бу турыда уйлаганым юк.
– Вадим Семернин шигыре, урысча язылганча,
Азонтин Фəттах музыкасы. Ə гомумəн, бу татар исеме
һəм фамилиясе: Əгъзаметдин Фəттах, – дип, кызга
мəгърифəт нурлары сибə башладым. – Җырның та-
тарча варианты да бар. Татар шагыйре Əхмəт Ерикəй
сүзлəре. Мин шул ук җырны татар телендə Неко өчен
җырладым:


Кичлəрен күңелле Иделдə,
Мин телим көймəдə йөрергə,
Мин телим яңа көй тыңларга,
Кил, иркəм, гармунда уйнарга.


Кызга татарча җыр ошады бугай:
– Безнеңчə, Обь елгасы – Саля Ям, ə сезнеңчə ничек
була? – дип сорады ул.
– Шулай ук – Обь. Лəкин бу җырда Обь елгасы урыны-
на Волга телгə алына, ягъни Идел, – дидем мин кызга. –
Урысча Идел дə, татарча Идел дə борынгы телдəн “су,
елга” дигəнне аңлата. Ə Саля Ям ничек тəрҗемə ителə?
– “Култык елгасы”, чөнки култык янында янында Боз
океанына коя бит.
Иреннəр белəн принцесса коеп чыгару
Томан таралмый. Мине коткарырга килүче юк. Уйла-
рыма чумып утырам.
Вертолеттан төшкəн икенче көнне, кояш офык ягына
авышкач, без Неко белəн бер буш нартага утырып, бик
озак сөйлəштек.
Ненецларның бəйрəм киемнəре шактый матур. Алар
җəнлек тиресе, тукымадан орнаментлар, тасмалар, му-
енсалар, сəйлəннəр белəн бизəлгəн. Отчет өчен фото-
графия кирəк булганга, минем үтенечем буенча Неко
чумнан җəйге кием киеп чыкты. Паница дип аталган
киемнең җиңнəренең иңбашларында җөе юк иде.
– Узган ел каникул вакытында үзем тектем, – диде ул.
Бизəкле кием ачык постаудан тегелгəн. Билендə –
күн билбау. Чалбарга астан оеклар килеп тоташа. Аяк
киеме болан балтыры тиресеннəн.
– Кул белəн тегəбез, интернатта тегү машинасын-
да булашып караганым бар. Əллə ни ошамады, – дип
сүзен дəвам итте кыз, күк төсендəге җете зəңгəр яулы-
гын кия-кия.
– Нинди чибəр син! – дидем мин, фотоаппарат
төймəсенə басып. – Принцесса!
– Бездə принцессалар юк, лəкин мин принцесса
булырга ризамын. Миңа Ганс Андерсенның “Борчак
өстендəге принцесса” əкияте бик ошый.
– Сиңа бүгеннəн принц кирəк! – дип əйтергə батыр-
чылык иттем.
– Нигə? Мин бит барыбер принцесса түгел!
– Ул сине принцесса итəчəк! – дип дəвам иттем, артык
кыюланып китеп. – Ул сине ялкынланып үбəргə, бөтен
тəнең буйлап үтеп, иреннəре белəн синнəн принцесса
коеп чыгарырга тиеш!
Кыз ачык күңелле булганга, мин дə тагын да ачы-
лып киттем һəм кыенсынып тормыйча, ачыктан-ачык
сөйлəшүгə күчтем.
– Егетең бармы, Неко?
– Бар!
Мин аны Хадкодыр дип уйладым.
– Егетеңнең иреннəре белəн синнəн нəфис принцес-
са ясавын телисеңме?
– Телим! Əмма ул тикле тирəн төшəргə əлегə иртəрəк.
Неко бер сүз дə əйтмəде, ни турындадыр уйга калды.
Шуннан соң, миңа карап:
– Ə син кемне дə булса үптеңме? – дип сорады.
– Мин дə яраткан кызымнан иреннəрем белəн прин-
цесса ясарга телəгəн идем. Илаһи тирəн ихласлык, ко-
яшлы җылы хислəр белəн. Аннан соң өйлəнергə. Мин
университетта укый идем. Ул – медицина училищесын-
да. Тəүдə битенең һəр урыннан үбеп, үземнең принцес-
сага əйлəндерергə тырыштым. Бөтен гəүдəсен үбеп
чыгарга өлгермəдем. Боздылар.
– Ничек алай?
– Бервакыт авылдаш егете авылдан аның əнисе
биреп җибəргəн күлмəген алып килгəн. Машинасы
янына икəү бергə килдек. Болар машина янында бераз
сөйлəшеп тордылар. Авылдашлар бит, сөйлəшсеннəр.
Укасы коелмый ич. Кыз нəрсəдер əйтте. Егет аңа
гаҗəплəнгəндəй карап торды. Шуннан, нəрсəгəдер ри-
залык биреп, “ярар” дип башын какты. Кыз аның янын-
нан китми дə, китми, теге егетнең күзлəренə баккан.
Шуннан соң егет моны битеннəн “əп” итеп үбеп алды.
Моны күргəч, мин аларны калдырдым да киттем дə
бардым. Соңыннан кыз мине эзлəп килгəн. “Мин сине
көнлəштерергə генə уйлаган идем”, – ди. “Көнлəшəсе
калмады инде. Мин сиңа əйткəн идем бит, синнəн
иреннəрем белəн принцесса коярмын дип. Боздың инде!
Хəзер бернəрсəне дə үзгəртеп булмый. Авылдашың
пычрак иреннəре белəн минем хислəрне мəсхəрə итте.
Битеңнəн үпкəн эзлəр бервакытта да юылмаячак!”
Шулай итеп, аңа карата мəхəббəтем бетте, аерыл-
дык.
– Башкача кызларны яратмадыңмы?
– Əйе, теге кыз мине гасаби итеп калдыргач, озак
кына башка кызларга күз салмадым. Йөрəктə урын
буш. Күпмедер вакыт үтеп, бераз тынычлангач, бер
кызга күзем төште.


Камилə
Аның исеме Камилə. Татар кызы. Университетның
параллель төркемнəрендə укыдык. Чын булса,
кемнəрдəдер, бəлки, буладыр, əмма миндə гашыйк
булу бер генə булмады. “Беренче мəхəббəт” дигəн сүз
бар бит. Беренчесе булгач, икенчесе, өченчесе дə бу-
ладыр. Хəзер аңа муеннан гашыйк булдым. Башта мин
аны кинога чакырдым. Кулга-кул тотынышып йөрдек.
Аннары аны кочаклый башладым. Минем аңа бита-
раф булмавымны аңлагач, үзенең иреннəренə кагы-
лырга рөхсəт итте. Димəк, ул да мине яраткан. Бер
кичне тулай торак бүлмəсендə икəү генə калдык. Аны
дəртлəнеп үптем. Лəкин аңардан принцесса ясарга
өлгермəдем. Моның өчен иреннəн үбү генə җитми шул.
Кызның бөтен гəүдəсен шашып-шашып үбəргə кирəк.
– Ə нəрсə булды соң?
Үз мəхəббəтем хакында беркайчан да беркемгə дə
сөйлəмəдем. Əмма минем каршымда кырыс һава шарт-
ларында салкын диңгез һавасы сулап үскəн саф һəм
беркатлы кыз утыра иде. Аңардан гадəттəн тыш чиста-
лык бөркелə. Һəм кинəт минем аның алдында ачыла-
сым килде. Хис-кичерешлəр касəсе миндə мөлдерəмə
тулы иде.
– Əйе, мин аны үптем. Башта – ирененнəн, йөзеннəн,
муеныннан. Аннары түбəнрəк төшə башладым. Аның
гүзəл, тыгыз күкрəклəренə барып җиттем.
Неко кызарынды. Лəкин игътибар белəн тыңлады.
Тыңлаганда бераз ояла иде шикелле.
– Кызның уң күкрəге өстендə кечкенə генə миңгə
учым тиде. Аңа иреннəрем белəн кагылдым. Шуннан
соң минем сөйгəн кызым: “Ары юл юк! Ишек бикле! Без
əле ир белəн хатын түгел!” – диде, катгый итеп.
Безнең дуслык Зəбир исемле егетне очраткан-
чы дəвам итте. Аның белəн студентларның бокс
секциясендə таныштым. Соңрак йөргəн кызым белəн
кафеда утырганда ул килеп керде. Безне күреп алды
да яныбызга килде. Минем кызым да аңа карап елмай-
ды һəм минем сораулы карашыма җавап бирде:
– Без бит авылдашлар! Бер класста укыдык!
Болар барысы да, һичшиксез, тулысынча барлык
кагыйдəлəлəргə дə җавап бирə. Лəкин, мондый очрак-
ларда, гадəттəгечə, “əмма” пəйда була. Минем очрак-
та ул Зəбир белəн сөйлəшүдəн соң көтмəгəндə калкып
чыкты. Бервакыт секциядə озак күнегүлəр ясадык.
Өч сəгать булмаса да, ике сəгать ярым чамасы вакыт
үтте. Арыдык. Душка кереп, юындык. Өс-башларны
алыштырдык. Университет тулай торагына кадəр ярты
сəгатьлек юл. Җəяү атлап, һава сулап кайтырга бул-
дык. Юлда төрле темаларга сөйлəштек. Һəм ничектер
минем яраткан кызым турында сүз чыкты.
– Чибəр ул синең, – дип башлады Зəбир. Кайчан-
дыр аңа минем дə күз төшеп йөргəн иде. Аның уң
күкрəгендəге миңен һич кенə дə оныта алмыйм.
Шуннан соң ул, артыгын сөйлəгəнен аңлап булса
кирəк, тотлыгып калды. Мин дəшмəдем. Камилəнең
күкрəгендə миңе барлыгын ул каян белə? Дөрес əйтə
бит! Ул да аны чишендерде микəнни?
Кич белəн мин Камилə янына очрашуга барырга тиеш
идем. Бармадым. Һəм, гомумəн, аны онытырга булдым.
Ул горур булып чыкты. Аудиториядə беренче очрашуда
ук миңа карап алды да сүзсез генə читкə китте. Шуннан
бирле без аның белəн сөйлəшмəдек. Соңгы курс җитте,
диплом эше яздык, дəүлəт имтиханнарына əзерлəндек.
Зəбир белəн аралашуны бөтенлəй туктаттым. Ул нəрсə
турында уйлагандыр, белмим, ялгыш ычкындырганын
аңладымы икəн? Яңа ел каникулларыннан соң бокс
секциясенə инде йөрмəдек. Башка кызлар белəн дус-
лашмадым. Камилəне дə якыннан күрмəдем. Укуны
уңышлы тəмамладык. Китапханəлəрдə китаплар буен-
ча бурычым юк дип, обходной кəгазьгə кул куйдырып
йөрдем. Əйберлəремне җыеп тулай торактан чыгып
киткəндə, тукталышта Зəбирне очраттым.
– Гафу ит! Без бит Камилə белəн балалар бакчасына
бергə йөрдек.
Үпкəм бик көчле иде, мин аның сүзлəренə колак сал-
маска булдым. Шулай да ике мəгънəле итеп җавап кай-
тардым:
– Сез мəктəпкə дə бергə йөргəнсез, аннары да…
Шунда автобус килде, мин аңа утырып киттем. Шулай
итеп без барыбыз да таралыштык. Камилəне башкача
очратмадым.
Кайчак Зəбирнең: “Гафу ит, без бит Камилə белəн ба-
лалар бакчасына бергə йөрдек”, – дигəн сүзлəре колак
төбендə яңгырап тора, күңелдə əледəн-əле бер шик
кенə уяна.
Шау-шулы уйлардан арынырга һəм ничектер оны-
тылырга миңа Карелиягə күчеп китү һəм Ямалга юл
ярдəм итте.
– Ə бит андый миң миндə дə бар, – диде Неко. –
Хадко да бу хакта белə. Чөнки без кечкенəдəн бергə
үстек. Җəй көне күлдə су коендык. Бəлəкəй чагымда
шул миңемне Хадко бер генə тапкыр күрмəде! Синең
дустың да йөргəн кызыңның миңен бала чакта, тəнгə
яңа киемнəр кунганчы күргəндер.
– Əйе... Минем күңелем төште, лəкин соң инде. Бак-
чада балалар, мөгаен, чишенеп киенгəннəрдер. Мин
бит үзем дə күрше кызның кендек өстендəге миңен
хəтерлим. Бу турыда мин Камилə белəн сөйлəшми баш-
лагач кына искə төшердем. Лəкин мин Зəбир сүзлəре
белəн шулкадəр түбəнсетелдем, ул чакта бу хакта
уйлый алмадым. Ул чагында, бəлки, төшенер идем дə,
без дə Камилə белəн ачуланышмас идек.


Охшаш борыннар
– Мин сиңа ошаганымны белəм, – ди Неко. – Лəкин
мин үземнең синең принцессаң түгеллегемне дə
белəм. Минем сиңа ошаганлыгымны кайдан белə,
дип уйлыйсың? Беренчедəн, синең карашыңнан,
миңа мөнəсəбəтеңнəн, ниһаять, синең тавышыңнан
сизəм. Икенчедəн, миндə синең чибəр, əмма югалткан
кəлəшеңнең ниндидер бер сыйфаты бар. Əйтергəме?
– Əйт!
– Борыным!
– Ни өчен?
– Синең күзлəреңнең нурлы очкыннары əледəн-əле
шунда элəгеп яндыра. Əгəр сиңа борыным ошамаса,
мин үзем дə ошамас идем.
Дөрес сөйли Неко. Аның туп-туры һəм нечкə борыны
нəкъ минем, Камилəнең борынын хəтерлəтə иде.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Илдус ТИМЕРХАНОВ. Ненец чыкты томан эченнән (5)
Илдус ТИМЕРХАНОВ. Ненец чыкты томан эченнән (5)
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас