Өмет
Миңсылуны иптәш кызлары белән бозау торагының эчен-тышын акшарларга эшкә билгеләделәр. Күңелле итеп, үзләренчә юктан да кызык табып, чырык-чырык көлешә-көлешә эшлиләр кызлар. Бригадир Хөрмәтулла абзыйлары аптырый инде аларның шулай бертуктаусыз чыркылдашуларына. «Кызлар бүрәнә ярыгыннан да көлә диләр, ярыклар күп икән шул монда, менә нидә икән хикмәт!» – дигәч, тагын шаулашып көлешеп алалар үзләре. Моңа кадәр гел күренгәне булмаган Таһирҗан абыйлары да «ялгыш» кына бик еш очраштыра башлады. «Сәлам кызларның асылларына! Рәхилә, Нәгыймә, Миңсылуларына!» – дип, такмаклап, көйләп, кызлар яныннан кирәксә-кирәкмәсә дә үтеп киткәли. Бик матур җырлый икән, искитмәле! Кызлардан ерак та түгел сарыклар торагы җиткерәләр. Җырлый-җырлый эшләгәне ул булып чыкты. Көн саен гармун тартып, бер төркем яшьләр белән урам әйләнүче дә шушы Таһирҗан абый икән ләбаса! Миңсылуның әле ул төркемгә ияреп урам әйләнгәне юк.
– Миңсылу! Миңлебикә апага сәлам әйтә тор!
Ничек, сәлам әйтә тор? Нигә алай әйтте икән Таһирҗан абый бүген серле генә итеп? Әллә чыннан да?..
Бөтен шикләрен таратып, кичкә чакырылмаган кунаклар килеп тә җиттеләр. Кунакларның берсе – Таһирҗан абыйның атасы Сәлимҗан абзый, берсе – кода ролендә килгәне, бер чалбар балагын кыстырып, берсен чыгарып шартын китергәне – күршеләре Салих карт, өченчесе – булачак кияү егете – Таһирҗан үзе.
Таһирҗанның өстендә утыртма якалы, энә-җептән генә төшкән бостон костюм. Костюм эченнән кигән күлмәге күзләре төсендә зәп-зәңгәр, аягында затлы күн түфли. Кулындагы сәгате дә килешле генә булып күренеп китә. Таһирҗанның каратут йөзен, туры борынын, борын астындагы кара мыегын, күпереп торган кара куе чәчләрен якыннан күреп, шаян очкыннар сипкән төпсез диңгездәй күзләренә төшеп батканын сизми дә калды Минсылу.
Яклар байтак кына сүз алышканнан соң, ниһаять, килешенделәр. Йоласына китереп, туган-тумачаны чакырып туйлап алырбыз дип, көнен билгеләп таралыштылар. Күрше егеткә биргән вәгъдәсе булмаса да, кыз тиз генә ризалашмады. Тик күпме генә карышырга теләмәсен, Миңсылуны әнкәсе ишетергә дә теләмәде. Үз сүзе сүз: «Мин бит сиңа, балакаем, яхшылык кына теләем. Безгә дә бит инде гел газап чигеп кенә яшәргә димәгән. Күрәсен күрдек, күргәне җиткән…»
Миңсылу әнкәсенә бик озак карап утырды. Ә әнкәсе нидер сөйләде дә сөйләде. Кыз аның төрмәдә утырган вакытларын, аннан аны ничек итеп көтеп алуларын, әнкәсе кайткач, сикергәли-сикергәли куанган бәхетле минутларын берәм-берәм күз алдыннан үткәрде.
Әле дә хәтерендә: Сталин үлгәч, әнисенең төрмәдән амнистиягә (ул сүзнең нәрсә икәнен дә белми югыйсә, олылар сөйләшүе аркылы гына аңлый) эләгеп котылуын ишеткәч: «И ярый әле Сталин абый үлгән!» – дип сикергәләгән иде. Әнисе: «Чү, кы-зым! Кеше-кара ишетмәсен, берүк! Себер җибәрерләр!» – дип, куркынып, кызының авызын учы белән каплаган иде шул чакта.
Еллар узып, сугыш авазлары тына төшкәч, фәлән җирдә фәлән кеше сугыш чорында әсирлектә булып, соңыннан чит илгә чыгып качкан икән дигән сүзләр дә ишетелгәләде. Үле хәбәре килмәгәнгә, әткәсенең исәнлегенә өмете әзгә генә дә кимемәде Миңсылуның. Безнең әткәй дә исәндер әле, дигән уй беркайчан да ташламады аны. Әллә әнкәсе уйламыйдырмы боларның барысын да? Төрмәдән кайткан мәлләрдә районга ничә мәртәбәләр чакырып җелеген корыттылар. Сәрвәретдиннең хәбәре юкмы, астыртын гына хәбәрләшеп ятмыйсызмы, янәсе… Төрмәдә утырып чыккан булгач, болай да кыңгыравы шалтырарга гына тора. Барган саен җаны уч төбендә булды Миңлебикәнең.
Кыз, уйларыннан арынып, әнкәсенә күз салды. Бик тә, бик тә кызганыч тоелды аңа күпне күргән газизе бу минутларда. Таһирҗанның кинода гына күргән артистларныкына охшаш кыяфәте күз алдына килгән чакларда Миңсылуның битләре кызарып пешкән алма төсенә керде. Шаярып сөйләгән сүзләре исенә төшкәндә, күзләренең зәңгәрлегеннән башы әйләнеп киткән мизгелләр хәтерендә яңарганда, кыз үзенең чын-чынлап гашыйк булганлыгына да инанды. Җитмәсә, кич саен гармунда уйнап, кыз яшәгән өй яныннан җырлап үтүне гадәткә кертте егет. Кызның да йөрәге таштан түгел. Аның да бәхетле буласы, әнисен дә бәхетле итеп күрәсе килде. Түзмәде, көнен дә, кичен дә үгет-нәсихәт биргән әнисен тынычландырып, ул көткән җавапны ишеттерде:
– Инәкәй, бер дә борчылма. Барысы да әйбәт булыр, кайгырма да. Таһирҗан абый минем үземә дә ошый анысы, тик менә…
– Аңлыйм, кызым, нәрсә әйтергә теләгәнеңне дә. Кәшифә малае да үзенә тиңен табар әле, боерган булса… Үземнең яшьлегем үтеп китте инде, бер рәхәт күрмәдем. Күп итеп, итәк тутырып балалар үстерербез дигән иде атаң, анысы да булмады. Япь-яшь көе суга төшкәндәй юк булды. Син – бердәнбер куанычым. Балачагың нужа боткасы ашап үтте, киләчә- гең бәхетле булсын иде инде, балам.
* * *
Бик яраттылар киленнәрен кайнатасы белән кайнанасы. Ник бер күңел кайтышлы сүз әйтсеннәр! Миңсылу да эшкә чырыш, оста, уңган шул. Озаклап картлар янында яшәргә дә туры килмәде. Үзләренә бәләкәй генә өй салып, башка чыктылар. Бер-бер артлы ике уллары, өч кызлары дөньяга килде. Миңсылу иреннән бик канәгать иде. Әнкәсе Миңлебикәне дә ташламыйлар. Дөньялары түгәрәк. Балаларның олылары үсеп, кул арасына керә башлады, шөкер! Эшкә өйрәнеп, акыллы булып үсәләр, шунысы куаныч. Оныклары күп булганга әнкәсе дә сөенеп бетә алмый. «Сиңа үскәндә иптәш булмады, ичмасам балаларың бер-берсе белән аралашып яшәрләр», – дип гел кабатлап тора.
Тик бәхетсезлек дигәннәре «керимме» дип ишек шакып тормый шул, килә дә керә…
Миңсылуның түгәрәк бәхетенә күзләр тидеме? Көннәрдән бер көнне иңнәренә күкләр ишелеп төшкәндәй булды: Таһирҗан йөрәк өянәгеннән вафат булды. Беркайчан да зарлануның нәрсә икәнен белмәгән, һәрвакыт көләч йөзле, җор телле, гаиләсе, балалары өчен җан атып, гомеренең һәр мизгеленнән ямь табып яши торган Таһирҗанның кинәт үлеп китүенә бөтен авыл тетрәнде. Миңсылуга кушылып бөтен авыл елады ул көнне. Авыл гынамы, табигать тә күз яшьләрен тыеп калалмады – бөтен кайгы-хәсрәтләрне агызып китәрдәй итеп чиләкләп яуды яңгыр.
Балаларының зурраклары сабырлар инде, әнкәйләренә авыр булмасын өчен еламаска, түзәргә тырышалар… Бәләкәй кызлары Алсу гына көн саен: «Әткәй нигә кайтмый инде һаман?» – дип елап, Миңсылуның үзәген өзә. Шул чакларда Миңсылу үзенең дә инәкәсеннән бертуктаусыз әткәсен таптырганын исенә төшерә. Әнкәсе ничекләр түзгәндер!?
– Елама, кызым! Әткәң безне күкләрдән күзәтеп тора. Еласаң, яратмас. И минем кызым бик елак икән, үсми калыр инде, дип борчылыр – дип, кызын ышандырып юатырга тырыша.
Чи тирегә ут капмый шул инде. Яшәргә, балаларны аякка бастырырга кирәк. Утынын кисәргә, печәнен чабарга.
«Безгә генә бәхетсез булырга димәгән», – дигән иде әнкәсе. Язмыш һаман сыный әле, исәбе бөтенләй сындырыргамы?! Юк, сыгылмаска, балалар хакына яшәргә кирәк! Әнкәсе әнә нинди авырлыклар каршында да сыгылып төшмәде.
Миңсылу да бирешмәде. Балалары хакына сабырлыгына таянды. Еллар үтте. Инде ике улы өйләнеп, үз дөньяларын кордылар, бик матур яшиләр. Өч кызы әлегә үз янында, шулар белән юана Миңсылу. Кече кызы Алсу да әтисенең инде кайтмаячагы белән килеште. Ә менә Миңсылу үзе әткәсен көтүдән туктамады әле. Өмет бит, өмет… Хөкүмәтнең сугыш чоры балаларына игьтибары булмавы әрнетә аны. Әткәләре сугыштан кайткан гаиләләргә төрле ташламалар бу- лып торды, ә аларны искә дә алучы булмады. Бәлки, киләчәктә аларга карата да караш үзгәрер әле. Өмет соңыннан гына үлә ди бит.
Утны сүндереп, бәләкәй кызын кочагына алып йокларга ятканда, бөтен гомерен күзаллап, керфек тә какмый чыккан төннәре күп булды Миңсылуның. Аны әнкәсе дә шулай кысып кочагына алып ята иде кайчандыр. Ул да шулай йокламагандыр. Күз алдына төрлесе килә. Ничек болай килеп чыкты соң әле? Матур яшәвебезгә кемнәрнеңдер күзе тидеме?! Әллә, инәкәе әйткәндәй, күрше Кәшифә малае Хәлилнең әрнүе көчле булдымы? Армиядән кайткан мәлләрне ачуыннан ярсып елап та йөргән, диделәр. Миңсылуның аны үзен генә очратканы булмады, Алланың рәхмәте. Өйләнде, өч баласы бар. Шулай да, холкы бер дә юк икән. Бу мәсьәләдә Миңсылуның әнкәсе хаклы булып чыкты.
Балаларга матур, тигез тормыш бирсен, берүк. Инәкәемнең язмышы миндә кабатланса да, балаларымны бәхетле ит, Аллам!
Барысы да истә
Яшьли генә тол калган Миңсылуны сорап килүчеләр булмады түгел, ләкин ул барысын да кире борып җибәрә торды. Беренчедән, Таһирҗаны ни әйтер?! Икенчедән, аның балаларын чит бер ир кеше кабул итәрме? Балалары авылга иркенләп кайта алырлармы? Кайткан хәлдә дә, нишләргә белмичә куырылып, кысага кертеп куелган кебек утырмаслармы? Юк, балаларын туган йорттан, әнкә җылысыннан мәхрүм итмәскә кирәк. Миңсылу балаларының кеше күзенә карап яшәүләрен теләми. Андый хәлләрне ишеткәне бар. Соңыннан, бик якын булса да, терсәкне тешләп булмас. Кешеләрнең дә, күршеләрнең дә, әнкәсенең дә сүзенә колак салмады бу юлы Миңсылу. Авыр булса да, түзде. Малын асрады, печәнен чапты, утынын кисте. Булдыра алган кадәр балалары кайтып булышты.
Әнкәсе Миңлебикәнең генә соңгы араларда хәле авыраеп тора әле. Миңсылу аны үз янына алып килде. Төннәрен күз-колак булырга да уңайлы. Үземнең өйкәем дип, өен ташлап китәргә теләмәсә дә, үзсүзле Миңлебикәнең бу юлы кызы белән килешмичә хәле юк иде. Көннәре санаулы гына калганын чамалап, кызына бертуктаусыз әйтеп килде: «Картаймыш көнеңдә ялгыз калулар җиңел булмас, берәр яхшы кеше туры килсә, бар, кызым! Балаларыңның үз тормышы… ә син… Әнә Кәримә тора бит әле, өч балалы иргә барды, тыннары да юк…»
– Соң, әнкәччәем, әйттем бит инде, миңа ул хакта бүтән кабатлама. Кәримә сабыр булганга гына «тын-нары» юк. Үз балалары кайтамы соң? Бүтән ул сүзне кузгатма. Миңа менә синең яныңда да бик рәхә-ә-әт!
– Соң, кызым, мин мәңгелек түгел бит.
Мәңгелек булмады шул әнкәсе. Матур бер кышкы иртәдә күзләрен йомды. Күп авырлыклар, сынаулар, газаплар кичергән инәкәе тыныч кына китеп барды. Миңсылу әнкәсенең тынычлап калган йөзенә карап беркавым тын торды да үкси-үкси елады. Якын, иң газиз кешесез калу авыр, бик авыр иде аңа…
…Озакламый кызы Нурия кияүгә чыгу турында сүз кузгата башлады. Сизенә иде Миңсылу, әмма кызының Тәлгать белән аралашуы вакытлыча гына буласына өметләнеп йөрде. Бер генәләр дә бирәсе килмәде кызын Тәлгатькә. Күңеле шуңа тыныч түгел бу арада. Ничек итеп әйтергә?
– Кызым, Нурия, бик яратасыңмы син ул Тәлгатьне? Аларның ничек яшәгәннәрен күреп, ишетеп торасың. Бер дә мактамыйлар, әрәм итәсең Нурияңне, дип йөрәккә шом салалар…
– Соң, әнкәй, Тәлгать нигә башкаларга охшарга тиеш соң? Ул бик йомшак телле, тәрбияле егет. Бөтен кеше дә бер төсле булырга димәгән бит инде.
Юк, кызын ничек тә җиңә алмады Миңсылу. Иртәгә кияү киләсе көнне соңгы тапкыр ялварыплар сүз катты ул Нуриягә:
– Кызым, тыңла әле мине! Кияүгә чыкканда, миннән ризамы син, барасың киләме шушы кешегә, дип сораучы булмады. Мин исә синнән сорыймын, ныклы карарга кил. Бәлки, кире уйларсың. Кунаклар чакырылган, туй билгеләнгән. Шулай булса да, әгәр син, әнкәй, кире уйладым, дисәң, шушы минутта ук кунакларның барысына да хәбәр салам. Һәм беркайчан да, син мине тыңламыйча шушы эшкә бармакчы булдың, дип исеңә төшермәм, уйла, кызым!
Юк, булмады, төшендерә алмады кызына Миңсылу…
Ана йөрәге алдан сизенә шул, аны бер нәрсә дә алдый алмый. Миңсылуның уйлаганы алдына килде. Йомшак кына сөйләшеп йөргән кияү дигәннәренең «теле ачылды», салгалап алган көннәрендә кулларын да «озайтты». Газап чигеп яшәп яткан кызына карап, Миңсылу да газапланды.
Кызы сабыр булды. Күз яшен башкаларга күрсәтмәде. Кыйналды, сугылды, сиздермәде. Озакламый биреште. Бүлнис юлын таптаучы чирле хатынны ире дә, ирнең туганнары да яратмадылар. Боларның азагы аерылышу белән бетте. Ни хәл кылмак кирәк? Кызы әнкәсен кочаклап бик озак елады…
– Гафу ит инде мине, сүзкәйләреңне тыңламадым. Нигә кешеләр шулай кансыз булалар икән ул? Югыйсә әйбәт хатын булырга тырыштым. Нәрсә җитми кешегә?! Гафу ит мине, зинһар, әнкәй!
Миңсылу ничек гафу итмәсен йөрәк парәсен. И, бала, бала дип, чәчләреннән, битләреннән сыйпады. Арык тәннәреннән кулы белән әкрен генә сыпырып үтте. Бигрәкләр дә ябыккан балакай, бөтенләй шыр сөяккә калган.
…Әкрен генә дөньялар жайга салына дип торганда гына, Миңсылуның үзенә әллә нәрсә булды. Кинәт кенә сәламәтлеге начарланып китте. Балалары тикшеренергә тегендә-монда йөрттеләр. Уллары-киленнәре, кызлары-кияүләре нишләргә белмәделәр. Балаларына рәхмәтләре чиксез Миңсылуның. Кадерле ана булып яшәде. Алга таба да яшәргә иде әле. Балаларының ирешкән уңышларына куанып яшәүләргә ни җитә?! Дөньялары яхшы, күпләр сокланып туймаслык. Бәхетләренә күзләр тия күрмәсен!
Нуриясе бик тәрбияли. Бала кебек итә гүпчим. Башкалары даруын-ниен дигәндәй, нәрсә кирәк, барын алып килеп торалар. Бар да бар. Аллакаема мең шөкер! Бер булып, бердәм булып яшәүләре генә дә ни тора. Бар бит ул, бер анадан туып та, берсен-берсе күрә алмаган, туганын санга сукмаган туганнар да, Аллам сакласын! Сынауларым күп нәрсәләргә өйрәтте мине. Тормыш дәресе бирде. Балаларыма да дөрес тәрбия бирергә тырыштым. Әбекәй-бабакайларым, инәкәем, җаннарыгыз тыныч булсын! Ятим кошыбыз дип йөргән кызыгыз, Аллага шөкер, үз балалары әйләнәсендә. Ятим кошыгызның җылы оясы бар! Миңа һәрвакыт яшәү көче, киләчәккә өмет биреп торган, бер генә мәртәбә дә күргәнем булмаган, әткәй дип әйтә алмаган әткәем, рәхмәт сиңа да! Әгәр син булмасаң, мин дә тумаган булыр идем. Минем газизләрем дә булмас иде. Мин бит сине гомер буе көттем. Теге дөньяларда очрашырбызмы? Мин сине бик тиз таныр идем. Минем күз алдымда хыялымдагы сурәтең гомер буе торды. Хәзер дә тора…
Фәгыйлә җиңгине дә күптән инде начар яктан искә алмыйм. Кем белә, бәлки, аның да үзәгенә үтәрдәй йөрәк яралары булгандыр. Дөнья бит ул, мин бала кеше, аңламаганмындыр гына. Бик кыен итеп, акылы җиңеләеп, олыгаеп кына картлар йортында үлгән диделәр. Балаларымның балаларына миһербанлык бир, Аллам!..
Миңсылу көн саен шушы сүзләрне мең кат кабатлый. Якыннарын күз алдыннан үткәрә.
Нурия әнкәсе яткан карават читенә килеп утырды.
– Ниләр уйлап ятасың, әнкәй?
– Барысын да уйлыйм, кызым! Ни хикмәт, бер нәрсә дә онытылмаган. Рәхмәт, балам, тәмле телеңә.
…Матур, кояшлы бер җәйге көндә зиратта яңа калкулык барлыкка килде. Бу – Миңсылу кабере. Авыр туфрагың җиңел булсын! Син инде хәзер балаларыңның, оныкларыңның ирешкән уңышларын, аларның халык арасында ихтирамлы кеше булуларын, кылган изге гамәлләрен күкләрдән генә күзәтеп белерсең. Күктән иңгән якты нур булып, балаларыңа якты юл күрсәтеп торырсың. Тыныч йокла, күпне күргән Миңсылу!
Фото: samtatnews.ru