Төрмә ишекләрен кем ачар?
Җиһанны акка манып, тагын кыш якынлашты. Бераз кар төшүгә, бала-чага чанасын тартып тауга ашыга. Миңсылу да, укудан кайтып тамагын туйдырды да чана шуарга чыгып китте. Сәрбиямал аның артыннан кычкырып калды:
– Кызым, Миңсылу! Дөньяңны онытып йөрмә. Өй эшләреңне эшлисең бар!
Миңсылу әбисенә борылып кул болгады да, күрше кызы белән бер-берсен узышып, тыкрыкка кереп югалдылар.
Бер сәгать үттеме, юкмы, кызның әче тавышы Сәрбиямалның колагына килеп бәрелде. Ишек ачып өйгә кермәс борын, Миңсылу әбисенә сораулы күзен төбәп эндәште:
– Әбекәй, минем әнкәй ристанмыни ул?!
Болай да хәсрәт катыш уй эчендә утырган Сәрбиямал кинәт кенә сискәнеп китте.
–Түбән оч малайлары мине: «Синең әнкәң ристан», – дип үртиләр. «Әнкәңнең кулы озын, бур ул», – диләр. «Бурдан бур туа», – дип көләләр миннән. Ясәви үзенең әйберен мин күрмәгәндә генә яшереп куя да: «Син урладыңмы?» – дип, миннән таптыра. Башкаларга кызык. Тәгәри-тәгәри хихылдыйлар…
Бу малай-шалайлар чистый теңкәсен корыттылар баланың. Ул сүзләрне өйләрендә ишетмәсәләр, каян башларына килсен, җә! Шул сүзнең ни икәнен беләме инде алар? Бу Мөҗәһите дә берәр нәрсә күрергә ашкынамы инде?! Малае кем булып үсәр тагын?!
– Елама, кызым. Юкка елап, йөрәк итеңне ашама, йә әле, дәресләреңне караштырыйк, булмаса…
– Минем мәктәпкә дә барасым килми, әбекәй, мин әнкәйне сагынам. Әнкәй кайткач кына барсам ярамасмы соң, ә? Тагын да әйбәтрәк укыр идем.
– Юк инде, балам, әнкәң бит сине тырышып укый дип белә. Менә ныгытып язарга өйрәнгәч, аңа хат язып салырсың, боерган булса. Беләсеңме, ничек сөенәчәк ул.
Көндезен ару гына йөри, кич җиттеме, анасын сагынудан сыгылып елаганы үзәккә үтә. Менә бүген җитмәгәненә шушы хәл. Ниләр кыласы соң?!
Атна азагында Минвәлиенең Мөслим ягында яши торган туганы Мингали ат җигеп килеп җиткәч, өйдәгеләр аптырашта калдылар. Мондагы хәлләрне ярминкәдә ишеткән икән, аргы якның Гыйльметдине очрап сөйләп биргән. Сәрбиямал каударланып өстәл хәстәрләргә кереште. Арт якта нидер эшләп, кыштырдап йөргән Минвәлиен чакырып кертте.
Кунакның нәрсәдер әйтергә теләгәне, җитди сүзе барлыгы сизелеп тора. Сүз башлап җибәрергә генә җай тапмый кебек, әледән-әле тамак кыргалап куя.
– Карале, абзыкай, җиңги, тыңлагыз әле, менә шушы хәл килеп чыккан икән… Сезгә дә ике өй арасында йөрү авырга киләдер. Миңсылу безгә чит түгел, балага укырга кирәк, әбизәтелне. Әнкәсе кайтканчы бездә торып торыр. Бирегез баланы, менә шул. Фәгыйлә дә каршы түгел. Безгә дә бергә-бергә күңелле булыр. Миңа бәләкәчкә күз-колак булырга булышыр, алып кил Миңсылуны, дип калды. Мин инде МТСта эшләгәч, атналар буе кайтып булмаган чаклар да күп… Ашарга бар, Аллага шөкер. Сезне жәлләвем инде…
Миңсылу яңа җиргә, яңа өйгә ияләшә алмый җәфаланды. Хәзер инде әнкәсен генә түгел, әбекәсе белән бабыкасын да, өйләрен дә сагына ул. Әгәр әткәсе кайтса… Их, кайтсын иде дә, икәүләп инәкәен барып алырлар иде.
– Миңсылу! Кая олактың тагын?!
Кызның татлы уйларын җиңгәсе Фәгыйләнең чыелдык тавышы бүлде. Абау, бигрәкләр усал икән бу Фәгыйлә җиңгәчәй дигәннәре! Миңсылуны әллә яратмады, каты кагылырга гына тора.
– Хәсәнҗанга ботка пешереп куйдым, ашат! Кара аны, кайнар булмасын! Иманыңа ойыйсың да утырасың, бигрәк бер эшкә дә өйрәтмәгәннәр үзеңне.
Нишләп өйрәтмәсен ди әнкәсе эшкә Миңсылуны?! Әле ничек кенә өйрәтте! Чисталыкны, төгәллекне бик яратты. Һәрбер эшне җиренә җиткереп эшләргә өйрәтте ул кызын. Монда нигәдер бер дә булышасы килми шул җиңгәсенә. Нишләргә инде, өзелеп кайтасы гына килеп тик тора. Аннан соң, эш артыннан: «Булдырасың, кызым!» – дип үсендереп торучы да юк. Мингали абыйсы өйдә көннәрне рәхәт анысы, җиңгәсе ул кадәр үк күтәрелеп каты бәрелми. Бу атнада кайта, Алла боерса! Җиңгәсе: «Мунча ягарбыз, мәктәптән кайту белән мунчага су ташып куярсың!» – дигәч, сөенеп риза булды. Чиләкләр зур, көянтәсе җайсыз, иңсәләре суела мунча яккан көннәрне. Үзләрендә булса, әбекәсе: «Авыр күтәрмә, балам!» – дип кенә торыр иде. «Кыз балага авыр күтәрергә ярамый!» – дияр иде дә бит. Минвәли бабасы ясап биргән бәләкәй көянтәсе генә ни тора! Ә җиңгәсе суны тутырып алып кайтмасаң: «Юри кабат-кабат барып, урамда озак йөрер өчен суыңны түгеп бетерәсең!» – дип тирги. Алай түгел, бик тырыша Миңсылу түкмәскә, авырлыгына чыдый алмыйча, бер иңсәдән икенчесенә күчерә торгач, түгелеп бетә шул…
Җитмәсә, бүген мәктәптән кайтып бер стакан чәй дә эчә алмады ул. Ипи кисәргә пычак тапмады… Ипие тора өстәлдә, пычак юк. Җиңгәсе гел шулай яшереп куя аны. Миңсылу сорап алырга курка. Бервакыт шулай сорагач, әллә каян гына тартып чыгарды да: «Менә шушы пычакны да күрмәскә, күзең тонганмы соң синең әллә?» – дип бик кычкырган иде. Бу юлы сорамады инде. Чөнки белә Миңсылу: үрелеп алыр җиргә яшерми ул аны.
Мунча әзер булгач, җиңгәсе, бик озаклап юынып чыкты. Миңсылу аның янына Хәсәнҗанны алып барып килде. Ярый әле бәләкәч ярата, апа, дип сарылып кына тора. Җиңгәсе кайткач та, Миңсылуга мунчага барырга кушмады әле нигәдер. Башка чакларда: «Бар, күрше Хәмдия белән юынып кайтыгыз! Карагыз аны, суын күп тотмагыз!» – дип кычкырып калса да, мунча кереп кайткач, рәхәт булып китә иде.
Абзыйсы кайткач, кызның кәефе күтәрелеп китте. Күчтәнәчләр дә алып кайткан үзенчә. Өйгә бәйрәм төсе керә ул кайтса.
Мингали мунчага киткәч, озак та үтми, җиңгәсе кереп: «Бар әнә, абзыең янына барып юынып кайт! Сине юындырып йөрер хәлем юк!»
– дип, каты гына әйтеп чыгып китте. Миңсылу, өстенә салкын су койгандай, куырылып куйды. Ничек инде! Аның бит бер мәртәбә дә, хәтта бабасы белән дә мунча кергәне юк, бик бәләкәй чагында да. Аны гел әнкәсе, я булмаса әбкәсе бик кадерләп юындыра иде. Ничек инде?! Кыз дәшмәде, җиңгәсе кабатламады. Ә абыйсы аның мунча керми калганын белмәде дә. Шулай итеп, Миңсылу тагын бер атнага мунчасыз калды. Дәшмәде, әләкләшмәде. Җиңгәсенең бөтен кыланмышларына түзде дә түзде генә.
Икенче көнне абзыкае, ял көне булуга карамастан, китте. Миңсылуга бик күңелсез булып калды.
– Күлмәк ыштаннарыңны селтеле су белән ышкып куйдым, бар, бәкегә төшеп чайкап кайт! Укаң коелмас! Әйбәтләп чайка, мин киясе түгел, син киясе! Әнә, Саймә кызы ял саен шунда чайкый керләрен. Сиңа ни булган? Көн бик җылы!
И, Саймә апаның кызы алтынчыда укый шул инде…
Куллары өшеп, күшегеп кайтты Миңсылу. Бәкедән күпме бу чыкса да, казан булмас. Кызның тезләре юешләнеп катып бетте, аяк бармаклары сызлый башлады. Бишмәт итәкләре суланып, бозланып ялтырады. Төшеп китмәсәм ярар иде дип, үрелеп керен чылата да үзенә таба тартып алып сыгарга азаплана, каткан кулларының көче җитми.
Кызның чыланып бозланып беткән өс-башын күреп, җиңгәсе бу юлы нигәдер бер сүз дә эндәшмәде әле. Әллә кызганып куйды, әллә куркып.
Ял көне шулай үтеп китте. Миңсылу әз генә дә уйнарга чыга алмый калды. Аяк-кулларының сызлавы үзәгенә үтте. Кич җитүгә, җиңгәсе, кәрәчин бетә дип, лампаны да сүндереп куйды. Утлар сүнгәч, Миңсылуның кайтасы килүе бигрәкләр дә көчәйде. Еракта бүреләр улаган тавышлар ишетелгәли. Куркып бетте, кайчан йоклап киткәндер, иртәнгә шыбыр тиргә батып уянды.
Дүшәмбе мәктәптә дә гел кәефсез генә утырды ул. Укытучы апасына, башым авырта, дип җавап бирде.
Мәктәптән кайтып җитәрәк Миңсылуга җиңгәсе очрады. Хәсәнҗанны күтәреп, каршы якта яшәүче туганнарына кереп барышы иде. Күрмәмешкәрәк салынса да, соңрак борылып: «Үзең аш бүлеп аша!» – дип әйтте алай да.
Өстәлгә бер телем ипи кисеп куелган, мич авызында чуенда аш утыра. Бу юлы аш бүлә торган чүмечне таба алмый йөдәде кыз… Калай чәркәсен күтәреп күпме эзләсә дә, таба алмады. Яшереп куйган! Ипие өстенә бераз тоз сибеп, шуның белән тамак ялгап алды да өй эшләрен карарга утырды. «Их, инәкәем, кайчаннар кайтырсың да, мине килеп алырсың икән? Нигә җибәрмиләр инде сине һаман? Бик тә кайтасым килә бит… Ерак та түгел кебек авыллары югыйсә, әллә качаргамы икән? Юк… абау Аллам, бүреләр тотып ашар…» Миңсылу, бүреләрнең үзләрен күргәндәй, бөтенләй куркып куырылып куйды да еларга ук тотынды. И елады, и елады. Үкси-үкси елады…
Кышлар, язлар, бер-берсенә охшаш көннәре белән җәйләр дә үтте. Көз килде. Каеннар сары шәл ябынды. Җил искәндә, Миңсылуның сагыныч тулы көннәре сыман, агачлардан бер-бер артлы яфраклар өзелеп төшә дә сары келәм булып җиргә түшәлә.
Ниһаять, Миңсылу өченче класс укучысы булды! Беренче сентябрь көнне укытучы апасы аны үз янына чакырып алды да йомшак кына итеп: «Кызым, хәлләреңне аңлыйм, күрми, берни дә белми дип уйлама, әллә детдомга бирикме сине?» – дип сорады. Күргәне бар Миңсылуның детдом балаларының ничек итеп киенеп йөргәннәрен дә, көнгә өч-дүрт тапкыр ашатканнарын да ишеткәне бар анысы… Шулай да Хәсәнҗан энесенә дә ияләште инде. Мингали абыйсы да яратмас. «Юк, апа, мин бер җиргә дә бармыйм инде, абыйларда гына әнкәйнең кайтканын көтәм!» – диде. Шулай итеп, әнкәсен көтә-көтә, тагын бер ел үтеп китте.
Язлар якынлашты. Көннәр матурланып, яз кояшы елмаеп караган саен, Миңсылу авылны ныграк сагынды. Хәтта бертуктаусыз үзенә каныгып торган Ясәвине дә бик күрәсе килде аның.
Мең тугыз йөз илле өченче елның бишенче март көне бала күңеленә онытылмаслык эз салды. Ул көнне мәктәптә ниндидер ыгы-зыгы булып алды. Нидер булган! Тиз генә укучыларны тезеп бастырдылар. Директор уртага чыгып басты да: «Иптәшләр! Балалар! Сталин үлгән!» – диде. Аның тавышы калтыранып чыкты. Зуррак класс кызлары мышык-мышык еламсырый башлады. Укытучылар күз яшьләрен сөрткәли. Ә Миңсылуга нәрсә, укулар булмый дигәч, сөенә- сөенә кайтып китте. Өйдә дә шул ук хәл. Абзыйсы өйдә чак. Алар да җиңгәсе белән икәүләшеп Сталинның үлемен сөйлиләр, ничекләр яшәрбез, дип кайгырышалар. Урамда да шул ук сүзләр. Миңсылуга да бераз шом керде. Инәкәсе өчен кайгыра башлады. Сталин үлгәч, төрмәләрнең ишеген кем ачар икән? Онытмасалар гына ярар иде дә, инәкәе кайта алмый калмаса ярар иде…
«Әйтмә дә, сөйләмә дә!»
Урам коесыннан судан кайтып килгән Миңсылу, үзенә таба йөгерә-атлый ашыккан арык кына гәүдәле хатын-кызны күреп, сәерсенеп китте. Кемгәдер охшаган. Әллә?.. Әллә әнкәсе инде?!.
– Әнкәем! Инәкәем! Кайттыңмы, кайттыңмы, әнкәем?! Мин бит сине көттем дә көттем! Язгы урамда кызның шатлыклы тавышы яңгырады. Миңлебикә кызының иңсәсеннән шуып төшкән көянтә чиләкләрен читкә алып куйды да кызын кочагына алды. Миңсылуыннан да якын, Миңсылуыннан да кадерле беркем юк аның өчен.
– Әнкәем! Без бит өйгә кайтабыз, әйеме? Син бит мине калдырып китмисең, әйме?
– Әйе, балам, кайтабыз. Елама гына, мине дә елатасың алайса.
…Качып кайтып китәрдәй чаклары күп булса да, туганнары белән аерылышулары бик җиңел булмады. Хәсәнҗан: «Апа, апа!» – дип артыннан калмый. Миңсылуның ни усал җиңгәсе дә: «И Ходаем, ай Аллам!» – дип нәрсәгә барып тотынырга белми йөри. Өстәлгә чуенда пешкән бәрәңге килеп утырды. Ипине дә мулдан кисеп куйды җиңгәсе.
– Ашагыз, аша! Ерак юлдан килгәнсең, Миңлебикә! Кайтыр якка тагын шуның кадәр юл үтәсе. Атыгыз ял итсен. Хәзер инде көннәр озаеп килә, җитешерсез…
– Атны идарә кәнүшнәсенә вакытында илтеп тапшырырга кирәк, Фәгыйлә. Озакка сузмыйча гына юлга кузгалырбыз. Шулай бит, кызым?!
Шулай булмыймы соң! Тизрәк, тизрәк кайтыр юлга чыгарга кирәк! Миңсылуның йөрәге читлегеннән очып чыгарга теләгән кош кебек талпына. Озын-озакка сузсаң, кунып китәргә кыстый башларлар да, кайта алмыйча калырлар кебек тоела аңа.
Әнә, язгы кояш астында кары йомшара төшкән юлдан җигүле ат чаба. Чанада бабасының иске толыбына төренеп Миңсылу белән әнисе утыра. Алар бер-берсенә сыенганнар да юлны, юл буенда үскән карлы каеннарны, күзне чагылдырырлык юрган ябынган кырны күзәтәләр. Кояш та алар артыннан калмый, ияреп кайта. Менә-менә еракта күренгән әрәмәлек артына кереп качачак. Тик Миңсылуның йөзе май кояшыдай балкуыннан туктамый. Сөенече эченә сыймаган кызның кычкырып җырлыйсы, тыпырдатып биисе килә. Күңелләренә бетмәс шатлык төяп кайтып килгән юлчылар авылга кергәндә инде эңгер төшкән иде. И куаныштылар, и сөенештеләр әбкәсе белән бабасы: «Җиткән кыз булган Миңсылуыбыз!» – дип телләрен шартлаткан булалар.
Миңсылуның да теле телгә йокмый. И сөйләде, и сөйләде… Ләкин бер генә мәртәбә дә җиңгәсе хакында начар сүз ычкындырмады. Әнкәсе кайту шатлыгы, авылга кайту сөенече барысын да оныттырган иде.
…Бик күп яңалыклары белән көткән Миңлебикәне авыл. Югары оч Хәернисаның сугышта хәбәрсез югалган ире кайтып төшкән икән. Кайтканына елга якын ди инде. Безнең Сәрвәретдинне очратмадымы икән? Барып сораштырсаң, яхшы булмас инде. Һаман да шул ук бер сүз: ирсез хатынны сөеп тормаслар. Йә, ярар, очрамый калмас әле…
Мөҗәйне төрмәгә япканнар икән. Кояшка балчык атма, пычрагы үзеңә төшәр. Шулай инде, кеше «чагып» йөри торгач, үзе дә ятьмәгә эләккән. Шул кирәк, дип уйларга да курыкты Миңлебикә. Һәркемнең үз тәкъдире. Мөҗәһит кулга алынгач, гаиләсе каядыр Себер якларына ук чыгып киткән. Чыбык очы туганнары бар дип ишетелгән иде.
Амбар каравылчысы Хамматны да алып киткәннәр. Ишек алларында авызы бәләкәй генә тишекле бер чокыр булган. Шуннан гына икмәкне «агызып» яткан булган, ди. Кешеләрнең абзар-кураларына җен ияләшкән, төн җитүгә ихатадан ихатага йөри икән дип сөйләгәннәр иде, кешеләрнең һушларын алган җен-өрәк тә Хаммат булган икән, диделәр. Шулай кешеләрнең абзарларына посып, төн буе сагалап торып әләкләшә торган булган икән, баксаң.
Миңлебикә аптырый, ә Хамматны кем «чаккан» икән? Мөҗәйме? Карга күзен карга чукымый, диләр дә бит. Икесе бер булып йөрделәр югыйсә. Юллары да бер булган инде, алай булгач.
Миңлебикәгә эш табылды. Клубка тавык чебешләре кайтарып тутырганнар, көне-төне өерелешеп үлмәсеннәр өчен, шуларны болгатырга йөрде ул. Булышырга Миңсылуны да үзе белән йөртте.
Яшелчәдә дә эшләделәр. Кайда гына эшләсә дә, Миңлебикәнең эшеннән җитәкчеләр, бригадирлар канәгать булдылар, Аллага шөкер.
Гомер үтә торды. Миңсылу да, ай үсәсен көн үсеп дигәндәй, җиткән кыз булды. Кыз, хыялындагы әтисен күзаллап, әтисенең кайтып кереренә ышанычын бер дә киметмичә, әнкәсенең уң кулы, бердәнбер куанычы булып үсте.
Бер өй аркылы гына яшәгән Кәшифә малаеның кызы янында чуалуын күреп тора Миңлебикә. Басынкы гына, оялчан гына бала. Шулай да, атасы бик холыксыз шул, Кәшифәгә бер дә көн күрсәтми. Кул күтәрә торган гадәте дә бар, диләр. Атасына охшамасмы?
Шулай бер-бер артлы узган көннәрнең берсендә, Сәрбиямал карчык белән Минвәли картка авыл советында кизү торучы кыз авыр хәбәр алып килде. Мингали абзый белән бердәнбер малайлары Хәсәнҗан мунча кергәндә ис тиеп үлгәннәр. Аларны күз алдына китереп и кызганды Миңсылу. Әбисе белән бабасы, әнкәсе барып кайттылар. Бик аянычлы үлем булган, җиңгәләре шашар дәрәҗәгә җитеп, чәчләрен йолкый-йолкый елый ди. «Мин генә гаепле, мин генә гаепле», – дип бертуктаусыз кабатлый икән үзе. Менә шулай итеп, яши генә башлап, тормышның ни икәнен дә аңламаган көе, гүр иясе булды Миңсылуның яратып өлгергән энесе Хәсәнҗан.
Кәшифә малаен бөтен авыл олылап армиягә озатты. «И бала, исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп итсен берүк! Чын җегет булып кайт, Аллаһ боерса! Сугышлардан, афәтләреннән сакласын Аллам!» – дип, һәркем изге теләкләрен җиткерергә ашыкты. Миңсылу ямансулап калды. «Көтәрсеңме мине?» – дип сорагач та әллә нишләп сүзсез торды шул. Уңайсызландымы, теле бәйләнде, көтәм, дип вәгъдә бирмәде. Миңсылуга ерак диңгездән моряк сәламнәре белән җылы эчтәлекле озын-озын хатлар килә башлады. Ике арада конвертлар йөрде.
Гел өйдә генә боегып утырмассың бит инде, иптәш кызларың белән әзрәк күңел ачарга чыгып кайт, дигәч, Миңсылу, күрше кызларына ияреп, кичләрен яшьләр җыелган җиргә баргалый башлады. Яшьләр күп. Бииләр, күңел ачалар.
– Чибәр кыз нишләп берүзе генә күңелсезләнеп басып тора?
Миңсылу оялып кына борылса, бик матур, ыспай гына киенгән егетләр авызларын ерып аңа карап торалар икән. Болар аръякның түбән оч егетләре инде. Араларында Таһирҗан да бар. Ул Миңсылуга караганда алты-җиде яшькә олырактыр. Кайдадыр курсларда укып кайткан, ахры. Бик фырт күренә. Кыюрак та кылана.
– Әллә танышабызмы, сылу кыз? Исемең ничек соң?
– Ю-у-ук! Мин картлар белән танышмыйм, – диде дә Миңсылу, читкә китеп басты.
– Карарбыз! – диде Таһирҗан да, авызын ерып. Ул бик чибәр, үзенең матурлыгы белән башкалардан аерылып тора иде.
Көннәрнең берендә әнисе кызын үз янына чакырып утыртты да: «Тыңла әле мине, кызым! Аръяктагы түбән оч Сәлимҗан малае Таһирҗан читтән кайткан икән. Бик укымышлы да диләр. Үзе бик чибәр дә, акыл утыртканга да охшаган. Шул сине күреп бик ошаткан. «Миңлебикә апага кыз сорарга барабыз!» – дип әйткән ди.
– Соң, әнкәй, мин бит… минем бит…
– Әйтмә дә, сөйләмә дә, кызым! Бик иркен яшиләр. Мунчалары бар, мал-туар асрыйлар, баш бала. Өйләнешсәгез, башка чыгарырлар. Гомергә хәерчелектә интектек. Килсәләр, карышма, кызым!
Миңсылу бер нәрсә дә әйтә алмады. Нишли инде әнкәсе? Ул бит үзе сөйләгән иде ләбаса, минем рөхсәтемне сорап тормадылар, күрше авылның хатын аерган кешесенә бирделәр, дип. Әткәсе сорап килгәч, әнкәсенә авыз ачарга да ирек бирмәгәннәр бит әбисе белән бабасы. Нәрсә инде бу! Язмышлар кабатлануымы?!. Хәер, гомер иткән олы кеше белми әйтмәстер. Баласына бәхет кенә теләгән ана начар киңәш бирмәс.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com