Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
21 октябрь 2025, 22:10

Наилә ВӘЛИЕВА-ХӘКИМОВА Миңсылу. Бәян (2)

– Чибәр син, Минлебикә! Чересчур чибәр! Шуңа ирәясең! Мин бит сине майда йөздерәм! Аңлыйсыңмы! Майда! Синең белән җокламасам, исемем Мөҗәй булмасын!

Наилә ВӘЛИЕВА-ХӘКИМОВА Миңсылу. Бәян (2)
Наилә ВӘЛИЕВА-ХӘКИМОВА Миңсылу. Бәян (2)

* * *

Ниһаять, суыклар артта калды. Яз кояшы күзгә тутырып караганда алдагы көннәргә өмет уяна. Илдә сугыш барганлыгын да оныткандай буласың кайвакыт. Тик бик тиз искә төшерәләр. Әнә тагын таң тишегеннән тәрәзә кагалар.

– Миңлебикә, тор! Әҗәкүлгә заготзернога чәчүлек орлыгына барасыз.

Бригадирның кызгану өне иңгән усал тавышын ишетеп, хатын сукрана-сукрана урыныннан торды. Бишмәтен кигәнче, чабатасын бәйләгәнче, баласын уятып, имезеп бишеккә салды. Күрше карчыгына кереп, балага күз-колак булырга кушты да бәләкәй чанасын сөйрәп кәнсәгә йөгерде.

Килеп җиткәндә, аның кебек үк бәләкәй чаналарын тартып җыелышкан хатын-кызлар бригадирны тыңлый иде. Миңлебикә дә аларга кушылды.

Уфтанып басып торган юлдашларының күзләре дымланганын күреп, ни булса да булыр дигәндәй, бригадирга сүз катты:

– И Низаметдин абый! Ник бу нәрәтләрне юл бетәр алдыннан гына бирәсез соң? Язгы ташу вакыты җитеп килә. Тагын бата-чума барырга, чабаталар тузып, тишелеп беткәннән соң, карлы-бозлы юл ерып, яланаяк кайтырга туры киләчәк.

– Үзем дә беләм, Миңлебикә, аңлыйм хәлләрегезне. Районнан кушмыйча, сезне юлга чыгарып булмый бит. Алар хәл итә. Без нәрсә инде? Кем инде? Кушалар, үтибез. Ирләрегез сугышта булмаса, сезгә кушар идемме соң?! Каһәр суккан сугыш аркасында тормыш арбасын хатыннарга, менә шушы сабыйларга тартырга туры килә, – дип, бригадир карт урам буйлап кәнсәләргә таба чана тартып менеп килүче үсмерләргә ишарәләде.

Бригадир карт белмиме соң инде аларның аяныч хәлләрен?! Орлык ташучылар арасында хаста булып урын өстенә калганнар да, чирләп үлүчеләр дә булды. Кемне гаеплисең?! Ил тынычлыгын, мир тынычлыгын алган фашистларга булган нәфрәт, үч тойгысы менә шушы юка җилкәле хатыннарга, балалыктан иртә аерылган үсмерләргә ил йөген тартырлык көч бирә дә инде. Яратып, яратылып, балаларын назлап үстерәсе урынга, хатыннар юл газапларын күреп җәфа чигәләр.

– Ярар! Озын сүз бозау имезә. Кузгалырга вакыт. Барасы юлыгыз ерак. Якты күздә барып җитсәгез, кайту мәҗбүри. Капчыкларыгызны ныклап карап, тикшереп алдыгызмы? Симәнәгез юл буйлап коелып кайтмасын. Баш белән җавап бирәсе икәнен онытмагансыздыр, шәт.

Беренче Бөтендөнья сугышында бер аягын, бер кулын калдырып кайткан Низаметдин карт, таягына таянып, сәфәргә кузгалган төркем күздән югалганчы карап озатты. Фермага, ындыр табагына барганда да уйлары үзеннән калмады. Авылда калганнарга да эш җитәрлек: басу кырыйларыннан печәнне фермага ташу, җыелган көл, тирес, кош тизәген басуга чыгару алар өстендә. Эш бар кешегә дә җитәрлек. Тик халык ач, ялангач. Ягарга утыны, суккан тиресе, саламы, ут тергезергә шырпысы, лампага салырга керосины, ашарга икмәге, тозы булмаган авыл кешесенең хәле бик авыр. Дәүләткә мәҗбүри һәм бушка дүрт йөз кило ит, ике йөз литр сөт, йөз данә йомырка, йон, тире, бәрәңге тапшырырга тиеш. Әгәр колхоз дәүләткә планын үтәп җиткерә алмаса, һәр гаилә үз хуҗалыгыннан дүрт кило ит, егерме литр сөт тапшырырга мәҗбүр. Ә акча бурычларының барысын да санап бетерерлек түгел. Авыл хуҗалыгы налогы, страховой, үзара салым, хәрби налог. Моннан тыш мәҗбүри заем. Фронт өчен җылы киемнәр җыеп җибәрү дә халык өстендә. Тун, киез итек, солдат бияләе, борын яулыгы, тәмәке янчыгы җыеп, фронтка озаталар. Бәлки, якыннарыбызга эләгер дигән өмет эштән арып кайткан хатын-кызга сукыр лампа яктысында кул эшләре тотарга булыша. Үзләренә калмаса калмый, фронтка җибәрәләр.

Әле тамаклары тук булса, бер хәл. Колхоз хезмәт көненә өч-дүрт пот арыш оны бирә. Семьяда бер-ике үсмер дә эшләсә, бу сан йөз-йөз утыз килога җитә. Хезмәт көненә акча түләү юк. Гаиләне туйдыру, дәүләткә бурычларны түләү өчен акча туплау чыганагы да сыер булды.

Өстәмә ризыкны ул елларда халык болыннардан, урман аланнарыннан, күл читләреннән, язгы басулардан, бакчалардан эзләде. Юа, гөлҗимеш, үлән, бәрәңге кәлҗемәсе, камыш төпләре яздан алып көзгә кадәр ач кешегә ризык, ак алабута – ачлык елның бодае булды. Алабута кушып пешергән икмәк бик күпләрне ач үлемнән саклап калды. Иген кырларында башакта кышлаган бөртекне ашап агуланганнарның гына гомерләре вакытсыз өзелде.

 

* * *

Сугыш бетте! Май башының гөлгә күмелгән чагында авылга шатлыклы хәбәр килеп иреште. Кәнсә янындагы биек төз багана башындагы кара тәлинкәдән ишетелгән хәбәр бар халыкны бергә җыйды. Кайгы һәм югалту тәме кушылган шатлыклы  көн һәркемнең күңелендә өмет уятты. «Ирең үлде», «улың үлде» дигән кара хәбәр алганнар да, бәлки, исәндер, бәлки кайтыр дип, олы юлны күзәтә. Юл капчыгы аскан кеше күренүгә, бала-чага каршы йөгерә. Авылдаш икән, аннан алда чабып кайтып, сөенче алалар. Сугыш тәмамланды, кемнәрдер кайтты, кемнәрдер мәңгелеккә ятып калды…

Эх, исән кайтучыларны каршы алу шундый күңелле. Әнә күршесенең ире дә кайтканнан бирле ихатасын төзекләндерә. Түбәләре тузып, авышып килгән лапаслары да турайды. Тактасын да, саламын да кай арада юнәлткәндер. Ишегаллары да көлеп тора. Хәтфәдәй үлән өстендә каз бәпкәләре белән бергә кызлары, малайлары тәгәрәшеп уйный. Балалары элеккеге кебек баш иеп, аска карап йөрмиләр. Аталы бала – аркалы бала шул, аңа җил дә, яңгыр да тими.

 

* * *

Миңлебикәнең ире хәбәрсез югалды… Сәрвәретдиннең кайдалыгын кемнәр әйтер?! Бәлки, исәндер… Күңел һаман көтә. Ишетелгәли бит һаман: югалган дигән хәбәре килсә дә, кайтучылар бар икән.

Хатынның төнге уйларын бүлеп, кызы саташулы сөйләшеп алды. Һаман шул Ясәви белән саташа бала. Чистый бәгыренә төшә бу Миңсылуның. Әллә иртәгә атасы белән сөйләшеп караргамы? Юк, юк, юк! Эндәшәмме соң! Болай да кая гына барса да, каршысына чыгып җәфалый Мөҗәһит! Аллам сакласын!

– Чибәр син, Минлебикә! Чересчур чибәр! Шуңа ирәясең! Мин бит сине майда йөздерәм! Аңлыйсыңмы! Майда! Синең белән җокламасам, исемем Мөҗәй булмасын!

Көн саен юлында очраса, шул ук бер сүзләр, шул ук аңкып торган сарымсак катыш сасы ис… Буе буймы, йөзе йөзме?! Төнлә төшеңә керсә, куркып уянырсың. Сирәк чәчле кабакбашта киң маңгай, тырпаеп торган куе кашлар астында акайган күзләр, шадра битенең уң ягында кап-кара миң, калын иреннәр арасында саргайган эре тешләр күренеп тора. Шул хәсис авыл хатыннарының канын эчте. Сугыш бетсә дә, колхоз рәисе булып эшләп йөри. Райондагы җитәкчеләргә ярагач, тимәделәр.

Ярар, безнең урамда да бәйрәм булыр әле! Яңгырдан соң ялт итеп кояш та чыга. Ай да гел болыт артында гына тормый. Сәрвәретдинем генә кайтсын! Бар кылган гамәлләре өчен җавабын тотмый калмас. Чибәрлеген җуймаган хатыннан ирләрен көнләүчеләр дә булмады түгел. Ләкин Миңлебикәнең беркем алдында да гаебе юк. Сәрвәретдине алдында да намусы чиста аның. Кайтсын гына. Мөҗәй кебек шакшы авызларның селәгәйләре агып, күл булырлык итеп яшәрләр, Алла боерса!

Ярый әле кызы бар. Кичке ашны ашагач, кызын кочаклап йокларга ятты. «Без гомер буе көтәргә дә риза, әйеме, кызым?!» Ул кызына ныграк елышты да, өметле хыялларына бирелеп, йокыга китте.

 

Бар да әйбәт иде югыйсә…

 

Көннәргә тоташып айлар, ай артыннан еллар үтә. Тагын бер җәй, бер көз үтеп китте. Инде кыш та үзенең йокысыз озын төннәре белән әкренләп язга авыша бара. Көннәрнең җылына башлаганлыгы сизелә, кошлар да кар өстенә төшеп, үзенә күрә яз якынлашуга сөенеп чыркылдашкан кебек. И-и-и, язын күңел генә түгел, табигать тә җанлана шул. Өй кыегындагы боз сөңгеләреннән тамган тамчылар, кояш нурында җем-җем килеп, күзләрне чагылдыра. Инде кар эреп бетеп килә. Тиздән, бик тиздән кар сулары инешләргә барып кушылыр. Инешләр елгага, елгалар диңгезгә кояр.

Әнә кетәклектәге әтәч белән тавыкларның тавышларына кадәр үзгәрде. Әтәч сугышта җиңеп кайткан генерал кебек күкрәк киереп йөри. Аякларын тып-тып итеп басып атлавын күр! Горур кыяфәт белән тавыкларын барлаганнан соң куначага менеп сузып кычкыруга, ирләре фронттан кайткан хатыннармыни – тавыклар да кыт-кыт килеп аның тирәсендә бөтерелә башлый.

Миңлебикәнең мәшәкатьләре күп. Кызын мәктәпкә әзерләргә кирәк. Карлар эреп, җирләр кибүгә, өс-башын карап куясы булыр. Миңсылуның кыш буе кар астыннан җыйган сөякләре байтак, үзенә бер-ике пар оекбаш алырга җитәр. Бик тырышып, урам малайларыннан калышмыйча җыйды ул аларны. Хезмәтенең әҗерен күрсен инде.

Аяк киеме мәсьәләсен генә ничек хәл итәсе булыр, җәй буе берәр рәте чыгармы?

Бертуган энесе Сәлимгәрәй карап торышка ук күз явын алырдай, кеше кызыктырырлык чабаталар үрә. Авылда аның кебек ыспай, тыгыз итеп чабата үрүче юк та бүтән. Аяк киеме өчен артыгын борчыласы түгел анысы, берәр чүәк хәстәрли алмаса, энесенә Миңсылуның аяк үлчәвен илтәсе булыр. Сәлимгәрәйнең гомерен бирсен инде, Миңлебикәне ташламый. Яклаучысы да, саклаучысы да шул. Мөҗәһит ише комагайларны сыңар кулы белән дә борып кына атар иде югыйсә, курка Миңлебикә. Әләкләшергә базмый. Кыенсыну да бар инде. Авыл җирендә гайбәте дә тиз таралыр. Дөрес аңламаучылары да бар бит аның. Кеше хәлен кеше беләме?..

Өй каршындагы карт тупыл яфрак ярды. Юан кәүсәсенә колга белән бергә кадаклап куйган сыерчык оясында күңелле ыгы-зыгы сизелә. Җылы яктан кайткан пар сыерчыкларның әле берсе, әле икенчесе, безне күрәсезме дигәндәй, оядан башын чыгарып карый. Сирень яфрак яра. Яшел яфраклар арасыннан чәчәк бөреләре дә керфек кагып дөнья күзләргә җыена. Табигать яшәрә, матурлана. Озак та тормас, бакчаларда, кырда кызу эш башланыр. Бәрәңге утыртсаң, тамак тук була анысы. Орлык бәрәңгесен барлап куясы бар. Күбрәк утыртырга кирәк. Сәрвәретдине әйләнеп кайтса, җитәрлек булсын. Бәлки, сыер да алып җибәрерләр. Кош-корт белән генә дөнья көтеп булмас. Миңлебикә, җир сөргәнче шыта торсын дип, орлык бәрәңгесен баздан чыгарып, бәләкәй бакчага, кояш төшкән ышык урынга таратып куйды.

 

* * *

Мәшәкатьләре, бетмәс сынаулары белән җәе дә үтеп китте. Миңсылуның өстен-башын караулы итте Миңлебикә, шакмаклы шәлдән букча да тегелде. Чүәк тә ала алды кызына, саклап кына кияр инде. Сәлимгәрәй шыгырдап торган чабата үреп китерде. Бизгәк чиренә каршы өй борынча учлап дару өләшкәннәр иде, бу юлы яшел төстәгесе туры килде. Миңлебикә саклап кына тоткан марляны сүтеп, даруны суга салып сыеклап, шуңа манды. И, матур да чәчүргеч килеп чыкты! Беренче сентябрь көнне кызын киендереп, чәчен ике толымлап бантиклап үреп җибәрде.

Түбәноч Зәйнулла, сугыштанкайтканда, балаларына курчак алып кайткан икән, эчендә җаны гына юктыр, дип сөйләделәр бервакыт. Миңсылу да: «Әнкәй, әйдә барып карыйк!» – дип, байтак теңкәсенә тиеп йөргән иде. Ничекләр барсын инде, ни дипләр барсын?! Бала күзе кызыктырып йөрүне кирәк дип тапмады Миңлебикә. Ә менә бүген үзенең Миңсылуы сылуларның сылуы булып, каршысында басып тора!

–  Бәпчегем! Син бит үзең курчак төсле!

Миңлебикәнең шатлыгы күз яшьләре булып төелде…

 

* * *

…Урак өсте башланганнан бирле өйдә торырга җае юк, Миңлебикә көне-төне ындыр табагында. Ярый әле инәкәе Сәрбиямал кызына да, дөньясына да күз-колак була. Яңа уку елы башланды. Миңсылу, мәктәптән кайтып, әбисенә сарылып озак кына басып торды. Бик сагына ул әбисен дә, әнисен дә. Таңнан алып караңгыга кадәр кайтып кермәгән әнисен бигрәкләр дә нык юксына. Тагын сораулар белән әбисен тинтерәтергә тотынды:

– Әбекәй, әнкәй бүген дә мин йоклаганда гына кайтамы?

– Әле әйтермен дигән идем, кызым, әнкәң бүген иртәрәк кайтыр кебек, бар уйный тор! Әнкәң кайткач керерсез, ул, кайтып капкалагач, төнге эшкә барам диеберәк әйтте. Дәфтәрләреңне, язуларыңны күрсәтерсең, әйбәт укыганыңны күреп, сөенер әле әңкәң.

– Ә әткәй, минем әйбәт укыганымны ишетеп, кайткан чагында миңа матур курчак алып кайтыр микән, әбекәй?

Сәрбиямал дәшмәде. Нәрсә дисен? Сабыйны өметләндереп, алып кайтыр, дисенме? Өметен кисеп, кайтмас инде ул, дисенме? Дәшмәде…

Ирләр тавышы ишетеп, баскычка чыгып басса, капка төбенә берничә чит кеше килгәнен күреп аптырашта калды. Кемнәр булыр? Миңсылуның: «Әбекәй, әнкәй кайта!» – дигән тавышы да колакка чалынды. Каударланып, капка төбенә үк чыкты ул. «Я Ходам! Болар бит тентүчеләр!»

Кинәт кузгалган җил урам тутырып уйнаган балалар төркемен тузан өермәсе эчендә калдырды. Миңсылу, тузан пәрдәсен ертып, капкага таба томырылды. Ят кешеләрне күреп, күңеленә курку йөгерде. Өзелергә торган яфрак кебек калтыранган кыз, көч-хәл белән бәләкәй капкага тотынып басып торган әбисенә таба атларга да, әнисе каршысына йөгерергә дә белми аптырап туктап калды.

Миңлебикә кайтып җитүгә, тегеләр аны икесе ике ягыннан тотып алдылар. «Әнкәй!» – дип кочагына атылырга торган кызын якын да җибәрмиләр! Китте елаш, кычкырыш! Күршеләр җыелышты, Тентүчеләрнең берсе ихатага кереп, өйалдыннан сыңар кулына күтәреп бер янчык алып чыкты да, менә күрәсезме дигәндәй, эшлекле кыяфәттә башкаларга күз йөртеп алды.

Миңлебикәгә бер чынаяк чәй эчеп чыгарга да ирек бирмәделәр алар. Ишегалдына да кертмәделәр, кызыннан каерып алып, җигүле атка утыртып, районга алып киттеләр. Бер атнадан авылга алып кайтып, күргәзмә суд ясап, алты елга төрмәгә үк ябу турында хөкем карары чыгардылар. Миңсылуның клуб сәхнәсендә башын иеп басып торган әнкәсен йөгереп барып юатасы килде. Чәчләреннән сыйпап: «Әткәй кайткач, без сине әткәй белән барып алырбыз, әнкәем!» – дип, бер генә җөмлә булса да әйтәсе килде. Әнкәсен бу юлы ябулы машинага утыртып алып киттеләр. Җиргә ятып, ярсый-ярсый елап калган сабыйның ачы күз яше алып китүчеләрнең керфеген дә селкетмәде! Менә шулай итеп, әткәйсезлек өстенә әнкәйсезлек дә өстәлде.

Миңлебикәне Казан төрмәсенә үк озаттылар. Юлда барганда барысын да бер җепкә тезәргә тырышты ул. Кем эше булыр? Әллә… Һаман да шул комагай Мөҗәй эшеме? Беркөнне генә әйтеп торды бит, минем талканым коры, миңа синең кебек берәүнең дә каршы килгәне булмады, дип. Әмәлен табармын, һич югы төрмәгә олактырырмын, дип янады…

Югыйсә, чүпле, арыш дисәң хәтере калырлык кына әйбер иде инде ул. Алып кайткалады шул. Димәк, гаепле…

…Теге атнада арт урам Закир абзыйларга тентү кереп, бер капчыкка якын бодай табып та, чүп кенә булган дип, аны ярлыкадылар. Урынлырак эштә эшли торган туганы бар икән, диделәр шул. Миңсылуның исә шул көннән балачагына бер селтәнүдә нокта куелды. Ул әле үзен алда нинди язмыш көткәнен белмәве белән беркадәр бәхетле дә иде…

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас