Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
20 октябрь 2025, 21:13

Наилә ВӘЛИЕВА-ХӘКИМОВА Миңсылу. Бәян (1)

Бу – ирнең хатынга әйткән соңгы сүзләре иде…

Наилә ВӘЛИЕВА-ХӘКИМОВА Миңсылу. Бәян (1)
Наилә ВӘЛИЕВА-ХӘКИМОВА Миңсылу. Бәян (1)

Әткәй нигә кайтмый?..

 

Зәмһәрир суыклар, күз ачкысыз бураннар бераз басылуга авыл урамнары бала-чага тавышы белән тула. Әнә Каенлы авылы уртасындагы Мәчет тавы да балалар тавышыннан гөрләп тора. Үрәчәле чанага төялеп, малайлар-кызлар рәхәтләнеп тау шуалар. Кар көртенә килеп төртелгән чана авып киткәндә, балалар тәгәрәшеп ак карга чумалар. Аннан кагына-кагына торалар да, янәдән чана тартып, кабат җилләрне дә узып, кар бураны туздырып шуып төшәр өчен тау башына менәләр.  

Дөнья ап-ак. Урамнар, яланнар, тирә-як кырлар, офыкта күренгән әрәмәлекләр ак юрган ябынган. Өй түбәләре дә кар белән капланган. Түбәләрдәге морҗа торбасыннан сыек кына зәңгәрсу төтен күтәрелә. Һавага төтен катыш яңа пешкән икмәк исе тарала.

Чана эзе сызылып калган урам уртасыннан чабып кайтучы биш-алты яшьләр тирәсендәге кызчыкның өстендәге бишмәте дә, аягына кигән соры итеге дә, карда аунап, ак буяуга манып алган кебек булган. Кыз, тыкрык башындагы кечкенә генә дүртпочмаклы өй янына җиткәч, бәләкәй капканы ачып, ишегалдына узды. Өй ишегеннән керүгә, илереп әнисенә эндәште:

– Әнкәй! Безнең әткәй юкмыни ул? Булса, нигә һаман кайтмый?

 Урамнан күз яшьләренә буылып кайтып кергән кызының бу катгый соравы Миңлебикәнең бөтенләй һушын алды. Көн саен булмаса да, көн аралаш яңгыраган бу сөәлгә бала бәгыренә йомшаграк ишетелешле итеп ничекләр җавап бирергә?

Миңлебикә, җавап көтеп төбәлгән шомырттай кара күзләргә ничек карарга белмичә, сабыен үзенә таба тартып китерде. Үз яшеннән шактый кече күренгән, ябык гәүдәле, озын толымлы, сызылып киткән кыйгач кара кашлы кызны уймак авызы, нечкә иреннәре арасыннан ялтырап күренгән энҗе бөртекләредәй тешләре бигрәк самими, ягымлы, курчак кебек матур күрсәтә. Миңлебикә кызының ямаулы бишмәтен мич арасына киптерергә элде. Олтанлы бәләкәй киез итеген салдырып, эчендәге карын какты да мич башына бастырып куйды. Баласын юатырга теләп, кочаклап алды һәм өй түрендәге сәкегә килеп утырды. Кызының юешләнгән чәчләреннән, арык иңнәреннән җыерчыклы җылы куллары белән сыйпап, тынычландырырдай сүзләр эзләде:

– Кызым, кызыкаем! Тукта әле. Елама да. Син бит инде хәзер үскән кыз. Күр әле, кулларың туңып беткән, кил, өреп җылытам. Кая бияләең? Бүген дә югалтып кайттыңмы? Нәрсә булды? Йә, сөйлә…

Кыз, борын тартып, җавап кайтарды:

– Түбәноч Ясәви белән сугыштым…

– Сугышып йөрү кызлар эше түгел, дип ничә мәртәбәләр әйтә киләм, кызым, алай ярамый! Кызлар тәртипле булырга тиеш, балам.

Бала, күгәрчен тәпиедәй кызарган кулларын угалап, әнисенә күтәрелеп карады. Алсу битләрендә тамчылар җемелди. Сулык-сулык килгән кыз, үксүен тыялмый, әнисенә җавап итеп, эченә җыелган зарын түкте:

– Ясәви мине көн саен: «Синең әткәң юк», – дип үрти. «Әткәң булса, кырык ямаулы бияләй киеп йөрмәс идең», – ди. Ясәвигә әтисе Ижаудан тире бияләй, җонлы ыштан алып кайткан! «Безнең дә Ижауда туганнар бар, минем дә нәкъ синеке сыман бияләем, ыштаным булачак!» – дигән идем: «Сиңа кем алып кайтсын, синең бит әткәң юк», – дип үчекли. Аңа ияреп башкалар да көләләр…

– Ә бияләең кайда, кызым?

– Бияләйләремне карга күмеп, үзем яшереп куйдым… Әнкәй! Кайда соң инде ул безнең әткәй? Син бит аны кайта дигән идең!

Ана кеше кызын тагын да кысыбрак кочаклады. Кызга күрсәтми генә, керфек очына эленгән яшьләрен алъяпкыч итәге белән сөртеп алды.

– Сабыр бул, кызым, әткәйсез бер син генә түгел бит. Ул начар малайларның белер-белмәс сөйләгән сүзләренә бер генә дә шаккатма моннан ары. Тора-бара алар үзләренең хаксыз икәнлекләренә төшенерләр. Ясәви белән дә үчекләшмә, балам, ишеттеңме? Без синең белән бик дус, тату гына яшәп ятабыз бит әле. Менә бу кышны исән-сау чыксак, Аллаһ боерса, сине әкренләп мәктәпкә әзерләрбез. Сиңа дәфтәр, каләм салып йөрер өчен букча тегәргә дип саклаган шакмаклы шәлем бар, боерган булса. Ә бияләй белән ыштанга калса, алар синең күптән бар инде, укырга барсаң, кышлыкка шуларны киеп йөрерсең, барысын кызыктырып. Мин инде аларны быел җәйдән юнәлтеп куйдым, кызым.

– Ә әткәй кайчан кайта соң?

Тәмам бәгыренә төшкәннәр икән баланың.

– Кызым, кара әле, тыңла мине. Син аларга әйт: бар минем әткәем диген! Озакламый кайтачак диген! Әле сугыш беткәнгә дүрт кенә ел булып килә, көтәбез бит. Мин дә көтәм, кызым! Миңа да җиңел түгел… Мин бит сине аңлаучым, иптәшем, сердәшем дип беләм. Син булганга миңа җиңелрәк тә әле. Идәннәрне ялт итеп себереп куясың менә. Булышчым бит син…

Миңлебикәнең тамак төбенә йотып булмастай төер тыгылды. Әллә нигә генә каныкты шушы балага түбән оч Мөҗәһит малае Ясәви. Эштә – атасы, урамда – баласы…

– Йә, кызым, әтиеңне бергәләп көтәрбез! Өметне генә өзмәскә кирәк! Менә күр дә тор, көннәрнең берендә бөтенебезне шаккаттырып кайтып та керер әле атаң. Көтәбез бит…

Миңлебикә, күпме генә тырышса да, күз яшьләрен тыеп кала алмады.

Сугышта хәбәрсез югалган Сәрвәретдинен сагынуданмы, кызы – балакаеның бер генә мәртәбә дә күрмәгән атасын көтеп газапланганын кабат күрүдәнме, эшенә барса, тол хатынның «хәленә керергә» теләүчеләрнең мут карашыннан туюданмы – барысы бергә кушылып, Миңлебикәнең күз яшьләре буасы ерылган елгадай акты. Кызын кочагына алып, туйганчы елады да елады.

– Ярар, әнкәй, елама… Бүтән алай сугышып йөрмәм. Әткәй кайткач, җитәкләшеп түбән очтан урарбыз әле, яме. Ясәви күрсен өчен. Әткәсе белән җитәкләшеп үткәндә, ул үзе миңа гел тел күрсәтә.

– И, бала, бала, бер түгел, биш урарсың. Бүтән алай кеше белән ачуланышып йөрмә, яме. Синең бит әткәң тынычлык өчен сугышкан. Сугышып йөргәнеңне белсә, яратмас

–- Безнең әткәйгә дә сугышка барасы калмаган ла. Ясәвинең атасы гел бармаган бит әнә… Язга чыккач, сиңа ияреп, сепарат аерткан җиргә дә бармыйм Ясәвиләргә. Сепаратның иң майлы өлешен гел аңа гына бирәләр. Миңа биргән көнне дә ул тартып ала, безнең сепарат ул, бик беләсең килсә, ди. Их, әткәй кайтса, үзебез сепарат алсак, туйганчы ялар идем дә Ясәви кебек шартлатып кикереп куяр идем…

Миңлебикә кызын кочагыннан  ычкындырды да, бераз тынычланган төсле бер җиңеллек белән мич алдында чуенда томаланып пешкән кысыр ашны кызына да, үзенә дә салып, өстәл артына килеп утырды. Тамагыннан аш үтәрме-юкмы, кызын ашатып тынычландырырга дигән ният иде аның уенда. Бәлки, бүген: «Минем әткәй кая ул?» – дип кабатлап сорамас инде…

 

Ялгыз хатын язмышы

 

Миңлебикәнең керфек тә какмый үткәргән төннәрен исәпләсәң, чуты да юк. Бүген менә чираттагы озын төн. Әтиле кешеләрдән көнләшеп сабыйлыгы узып барган кызының бүгенге илерүе барлык уйларының астын өскә китерде. Язмышының ачылыгы өчен кемгә үпкәләсен соң, җә? Барысы да аның тәкъдиренә язылган, күрәмсең… Шулай булмаса, күрше авылның хатын аерган иренә барыр идеме? Әллә үз авылында юк идеме аңа күз атып йөрүчеләр?

Миңлебикә чибәр иде. Уртача буйлы, калын ике толымга аерып үрелгән кап-кара чәчләре, сагыш белән каймаланган шомырттай күзләре, пешкән чиядәй иреннәре, елмайганда ялтырап күренгән тип-тигез, керәчтәй ап-ак тешләре, чит карашларны тойган чакта алсуланган ике бит алмасы кызны бик гүзәл итеп күрсәтә иде. Буй җиткән чибәркәй, иңнәренә көянтә салып, аккош канатыдай ике беләген көянтәсе өстенә куеп чишмәгә суга төшкәндә, егетләр тал арасына посып кына күзәттеләр, читтән генә кызыгып йөрделәр. Чибәрлеге өстенә горур да була белде ул. Теләсә ничек чытлыкланып йөрмәде. Бәйләнерлек сәбәпкә юл калдырмады. Йөрәгенә ачкыч яратырдай, күңелен яулап алырдай үз тиңен көтте.

Көннәрнең берендә аларның капкаларын ят бер адәм ачып керде, ә аның артыннан кыяр-кыймас тагын бер шәүлә күренде. Юри вакытын чамалаганнар диярсең, барысы да өйдә чак. Әнкәсе Сәрбиямал баскычта тавыкларга тугым туглаган җиреннән, кулын тиз генә сөрткәли-сөрткәли ишек ачып, әткәсе Минвәлине дәшеп чыгарды. Мич каршында кер юып азапланган Миңлебикә кунакларны күреп өлгергән иде инде, кызыксыну катыш аптыраган йөзен тәрәзәгә төбәде. Ишек алдындагылар тыныч кына нидер турында гәпләшәләр, бәхәсләшеп тә алалар сыман. Кемнәр булыр бу таныш түгел чакырылмаган кунаклар?

Бераздан әтисе белән әнисе, кунакларны ияртеп, өйгә керделәр. Кунаклар түргә үтте. Сәрбиямал, мич арасындагы чаршау читен ачып, кызына эндәште:

– Кызым, әйдә, кунакларга чәй ясап эчер әле! Үзең дә безнең белән бергә утыр.

Миңсылу керфек сирпеп кенә кунакларга күтәрелеп карады. Нәфис хәрәкәтләр белән чынаякларга сөтле чәй ясап, башта әнисе белән әтисе, аннары кунаклар алдына куйды. Кыенсынып кына үзе дә бер кырыйда урын алды. Сөйләшү чәй өстәле янында дәвам итте. Минвәли, йорт хуҗасы буларак, килүчеләргә сүзен өздереп әйтте:

– Ярый, кем, барысы да килешенгәнчә булыр. Изге эшне озакка сузмавың хәерле. Сәрбиямал белән тагын бер кат утырып киңәшербез дә сөйләшеп бетерербез.

– Ярый, димәк, килешендек. Рәхмәт, сүзебезне аяк астына салмадыгыз. Без кузгалыйк инде. Кабат күрешкәнчегә кадәр хушыгыз. Улым, әйдә!

Кунаклар киткәннән соң, әтисе белән әнисе Миңлебикәгә хикмәтнең серен ачтылар. Баксаң, аның кулын сорарга килгәннәр икән. Әйтәм җирле, егет сиздермәскә тырышып кына Миңлебикәне күзәтте. Имәндә икән чикләвек.

…Их, нигә генә риза булды Миңлебикә ул көнне, нигә генә әнкәсе белән әткәсенең сүзләренә каршы килә алмады?! Сәрвәретдиндә ирләргә бик үк хас булмаган ниндидер бер матурлык, мөлаемлык бар иде. Киң җилкәле, озын буйлы егетнең бөдрәләнеп торган күперенке кара чәчләрен, үткен карашлы коңгырт-кара күзләрен, җанга ниндидер тынычлык өстәүче сабырлык бөркелеп торган йөзен күрүгә, кызның күңеле әллә нишләде шул. Әнкәсенең бертуктаусыз: «Әйбәт кешегә охшаган, бик акыллы, төпле күренә!» – дигән сүзләрен ишетмәде дә инде ул…

 

* * *

Ир эшкә оста булып чыкты. Ихаталары ялт итеп тора. Кулында ут уйнаткан Сәрвәретдин йортны курчак өенә әйләндерде. Җиһазларны яңартып, өстәл, урындык, шкаф, карават ясап куйды. Миңлебикәсе бирнәгә алып килгән чигүле ак пәрдәләрне, үзе бәйләгән челтәрләрне элеп, тәрәзә төпләренә яран гөлләр тезеп утырткач, дүрт почмаклы өйнең эче яктырып китте. Карават өстенә дә йоннан сугылган, күз явын алырлык төсле җәймә җәелгән. Җәймә өстендә уттай янып торган роза чәчәкләре чигелгән пар мендәрләр кукраеп утыра.

Сәрвәретдин бер тапкыр да, авыр сүз әйтеп, Миңлебикәне җәберләмәде. Тик бәхет дигәннәре генә озын гомерле булмады шул. Фин сугышы башланды, ирне яуга алып киттеләр… Сугыштан Сәрвәретдин бик үзгәреп, боегып кайтты. Аның сураеп калган йөзенә, эчкә баткан моңсу күзләренә карарга да авыр иде. Миңлебикә ирне ничек юатырга да белмәде. «Бар да әйбәт булыр!» – диде ул, иренең җилкәсенә сарылып. Бүтән сүз таба алмады.

Инде җай гына яшәп ятканда, тагын бер коточкыч хәбәр илне генә түгел, мирне селкетте! Сугыш! Тагын сугыш! Раббым Аллам! «Тагын ниләр күрәсе бар икән?» – дип ачынып сулкылдады Миңлебикә. Карынындагы сабые, монда мин дә бар дигәндәй, тибенеп алды. Йә Аллам, мин… без нишләрбез?..

Сугышның ни икәнен үз күзләре белән күреп кайткан Сәрвәретдин нәрсә әйтә алсын?! «Барысы да Ходай ихтыярында, Миңлебикә, ни язса шул, Аллага тапшырдык!» – диюдән ары уза алмады ул.

– Исән-сау әйләнеп кайтсам, яшәүнең тәмен белеп яшәрбез, Алла боерса! Малай туса – Муса, кыз туса Миңсылу кушарсың… Сиңа охшаса, ул бик сылу булыр!

Бу – ирнең хатынга әйткән соңгы сүзләре иде…

 

* * *

Миңлебикә сугыш чорының бөтен авырлыгын үз җилкәсендә күтәрде, тозлы-борычлы тәмен туйганчы татыды. Нинди генә эшләрдә эшләмәде! Кырдан кайтып кермәде. Ире сугышка киткәннән соң гына дөньяга аваз салган кызын да кырда тапты ул. Баласын өстенә кигән юка кофтасына төреп имезде дә көлтә өстенә илтеп салды. Яулык белән эчен бәйләп, үзе кабат уракка тотынды. Авыл хатыннарының балалары да камылга тотынып үсә. Бер аның гына язмышы шундый түгел. Илгә килгәнне ил белән күтәрделәр.

Кышларын бигрәк тә кыен. Аяклар туңа. Аякта тула оек белән чабата. Зәмһәрир суыкларда кияргә җылы кием юк. Кырык кат ямау салган сырган бишмәт өстеннән шакмаклы калын шәл урап бәйлисең дә эшкә чыгып китәсең. Бармый гына кара, башың төрмәгә эләгәчәк.

Кышын фермада мал караган Миңлебикә кырдагы эскерттән салам алып кайтырга ат җигеп китте. Ачлы-туклы ат та хатын кебек үк хәлсез, авырсынып кына йөкне тарта. Салам йолкыганда бияләйләре тишелгән, куллары туңган Миңлебикә ялан кул дилбегәне тарткалап, атны алга әйдәкли. Әле бер кулын, әле икенчесен куенына тыгып җылыта. Ярый фермада ышык. Йөгерә-йөгерә малларга салам салганда, тәненә дә җылы керә. Шунысы рәхәт, сыер сауган хатын кеше күрмәгәндә генә сөт эчеп куя. Җан асрарга шул җитә. Җае туры килгәндә, бер стакан сыешлы шешәгә тутырып, кызына да алып кайта. Кыш айлары бик озын булса да, көн язга авыша башлагач, күңел дә күтәрелеп киткәндәй була. Ә инде Сәрвәретдиннән хат килгән көн бәйрәмгә тиң.

Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас