* * *
Айназарның хәлләре дә әлеге алман слесаре хәлләренә тиң иде. Дөрес, бюргер агай бернинди гаеп гамәлләр дә кылмаган. Фәкать ата-анасы кушкан сансыз исеме өчен генә төрмә кошына әверелгән бәндә.
Ә Айназар баштанаяк гаепле. Әле ничек кенә?!
Тәнәфес вакытында кәгазь йомарламнары атышып уйнаганда, аныкы Сталин портретына барып тимәсенме! Нәкъ күз төбенә. Кылыйланды да калды юлбашчы. Кашы да киселде.
Класс аһ итте. Барысы да шомга калды. Дусты Илгиз генә:
– Исең китмәсен иске чикмәнгә, кәгазь портрет ертыла инде ул, – дип пышылдады.
Ул арада укытучы керде. Артыннан ишек ябылырга да өлгермәде, иң алгы партада утыручы кычыткан чыпчыгыдай тиктормас Мияссәмә яңалыкны очыртып та җибәрде.
– Апа, Айназар Ысталинның күзен чыгарды, – диде.
Ошбу хәвефле хәбәрдән мөгаллимәнең дә аяклары атламас булды, ахры, ярты юлда туктап калды.
– Пәртриткә кара, апа, – дип ярдәмгә ашыкты әләкче бетчә. – Иптәш Ысталин югары оч Әбелмәлих исәргә охшап калды бит, ыстырам…
– Әйдә, директорга! – диде мөгаллимә үтә бер кискенлек белән, җаваплылыкны үз өстенә алырга курыкты. Юлбашчы аларны исән күзе белән сөзеп карап озатып калды.
Директор кечерәк кенә буйлы, мул гәүдәле ирдәүкә ханым иде. Башында һәрвакыт – кубанка. Кавалерист булган дип сөйлиләр иде аның турында. Булса булгандыр, теле кылычтан да үткен. Мәктәпне генә түгел, бөтен авылны дер селкетеп тота.
Ул укытучының аңлатып бетерүен дә көтмәде, кыска кулын һавада уйнатып алды да өстәлгә китереп сукты. Бу шулай көтелмәгәндә булды ки, хәтта кара савытлары да сикерешеп, идәнгә тәгәрәште.
– Aһ, син, кулак көчеге!
Директор кабат йодрыгын йомарлады. Тик бу юлы өстәлне тынычлыкта калдырды, кулын авырттырган иде булса кирәк.
– Син бит, көчек, бу җинаятьне Әкрәм кулак коткысы буенча башкардың, шулаймы?
Ул яшькелт күзләреннән ут чәчеп, Айназарга текәлде.
Бу зәһәрле карашны күтәрү мөмкин түгел иде, башы үзеннән-үзе күкрәгенә салынып төште.
– Әкрәм кулак – әле хак җәзасын алачак, бу минем сүз, парторг сүзе, төшендеңме, көчек?
Әкрәм кулак – Айназарның картәтисе. Аның башка колхозчылардан бер генә аермасы бар – авылда алардан ары берәү дә мунчада яшәми. Элек бай булган анысы, әнә, капма-каршы салынган алты почмаклы ике зур өендә «Яңа тормыш» күмәк хуҗалыгы идарәсе, авыл Советы, агроүзәк урнашкан. Ләфкәсе дә исән-сау, тик ул хәзер совет карамагында.
Директор дошманга чыгарса да, халык Әкрәм картны үз итә. «Юмарт, хөсетсез, ярдәмчел ул, – ди картыйсы, – бөтен авылны бөтәйтеп яшәде».
Шуңа күрә булса кирәк, халык Әкрәм кулакны сөргенгә сөрүдән саклап калган, дәррәү яклаган.
Өстәвенә, фронтка гөрнәдирдәй дүрт улын биргән ата да әле ул.
Әлеге хәлләрнең шаукымы шактый озакка барды.
– Үзеңне түгел, ил өстендә абруйлы әткәңнең данлы Заһретдиннар ыруын хур итәсең бит, шунлык та акылың юкмыни соң синең? – дип орышты әнисе Айназарны.
Ул ирен һаман исән итеп күрә иде, хәлбуки, кара язуны былтыр ук алган булса да.
Кара язулар Әкрәм кулакның башка улларына да килде. Үзе дә, директор әйткәнчә, җәзасын алды, төрмәдә вафат булды. Заготзернога ашлык тапшырганда, җилләткәннән соң, кило ярым бодае өстенә чыккан, имеш. Хакимияткә, шулай итеп, теге вакытта җибәргән хатасын төзәтергә җай чыкты.
Кайгы багана башыннан йөрми, кеше башыннан йөри. Ә Ходай, шөкер, бәндәгә түземлек вә сабырлык насыйп иткән. Әйтәләр бит, газапны әүвәл тауга биргәннәр – күтәрә алмаган, ишелгән, аннары кешегә чиратлаганнар – күтәргән, сыгылмаган адәми зат.
Сугыш чоры кайгысы күмәк кайгы иде. Ул бер капканы да урап узмады. Кайгыны да кайгы баса иде. Шуңа күрә аны хәл кадәр җиңелрәк үткәргәннәр.
Сталинга бәйле теге хәвефле гамәлнең файдасы да тиде, шуннан соң, мәктәптә барлык портретларны да пыялалы рамкаларга куйдылар.
Тормыш елгасы бернигә карамый, ага бирә. Аңа кайгы-хәсрәт тә, шатлык-куанычлар да киртә куя алмый. Көннәр көннәрне саный, атналар – атналарны, айларга айлар алмашка килә, елларга – еллар…
Менә 1945 елның 9 нчы май таңы да атты. Көн искиткеч матур, нәкъ оҗмах көне. Кояш җиһанны җылы, мәрхәмәтле, илаһи нурлары белән иркә кочагына алган, балкыпмы-балкый!
Быел яз иртәрәк аваз салды шул. Әнә, инде алмагачлар да шау чәчәктә куанышып утыра. Тирә-як хуш искә төренгән, гүя табигать балга манчылган.
Дәрес башланырга күптән вакыт, тик нигәдер кыңгырау һаман шалтырамый.
– Күрегез дә торыгыз, эшкә алып китәчәкләр, – диде Илгиз белдекле кыяфәттә. – Директорның идарәгә кереп киткәнен үз күзләрем белән күрдем, атлы эш булмаса, ике аягымның берсен дә атламыйм.
– Мактанчык, әле дә телең бар…
– Малайлар, карагыз әле: директор апа, – дип әңгәмәне өзде Харис. – Ни булган аңа, әллә?..
Башлар урам якка борылды.
Чыннан да, директорның кыска юантык гәүдәсе тук ана үрдәк сыны шикелле як-якка чайкала, үзе ашыга да кебек, тик алдыра гына алмый.
Шулай да җаен тапты, тавышы үзеннән алданрак килеп иреште.
– Сугыш беткән, сугыш бет-кә-ә-н!
Бу куанычлы вакыйга уңаеннан укучылар, укытучылар сафларга тезелеп, әләмнәр күтәреп, быргылар кычкыртып, барабаннар кагып, урам әйләнделәр.
Уттай эш өсте, шуңа күрә авыл буп-буш иде, ашкын колоннаны урам тузанында хозурланган тавыклардан, ишегалларындагы бәйле этләрдән гайре күрүче булмаса да, директор әледән-әле карлыккан тавышын өзгәли-өзгәли өндәмә-лозунглар очырды:
– Иптәш Сталинга дан!
– Ура-а-а!
– Кызыл Армиягә дан!
– Ура–а–а!
Кичен болында сыер суеп, бөтен авылны итле аш белән сыйладылар.
* * *
Адольф тыны чыгарылган куыкка охшап калган иде. Унбиш яшьлек үсмер егет, димәссең, җилкәләре салынып төшкән, йөрүе дә атлар-атламас кына, әйтерсең лә, зәгыйфь бер карт адәм. Чыраена да карарлык түгел, саргаеп каткан. Күзләре генә, ниндидер дуамал курку катыш шөбһәлек шаукымы эчендә тозакка эләккән әрлән сыман, үз орбитасында бәргәләнә иде.
Чынында ул үзен кулга алуларын көтә иде. Тик, советлардан аермалы буларак, янкилар нигәдер ашыкмыйлар, автоматларын аркаларына асканнар да, хәрабәле Берлин урамнарын таптап-изеп йөриләр.
Берлинга Америка кул астындагы союздаш илләр һәм Россия хуҗа. Алманның кояшы сүнде. 8нче май көнне Германия җиңелүен танып, капитуляция договорына имза салды. Һитлер үзе казыган базга мәтәлде, немец халкының ышанычын акламады, ярык тагарак алдында калдырып, дөньядан китеп барды.
Адольфның әтисе Мартин Борман да эзсез-хәбәрсез, мөгаен, тотып япканнардыр. Әнисе белән сеңлесе ниндидер авылда качып яталар булса кирәк, шундыйрак сүз ишеттерделәр.
Хәзер аның ЗАГСтан кайтып килүе. Ни гаҗәп, шәһәр дошман кулында, ә ЗАГС эшли. Бу инде немец төгәллеге.
– Мин Адольф исеменнән баш тартам, – диде ул, – шуны рәсмиләштерергә килдем.
– Гариза языгыз, – диде хезмәткәр калын күзлеге аша текәлеп, – менә ручка.
– Минем үземнеке бар.
– Гариза кара төстәге кара белән язылган очракта гына кабул ителә, – диде хезмәткәр, – пошлина да түләргә кирәк булачак.
Бу шартлар да үтәлде.
Ул хәзер Мартин Борман. Яңа паспортка шулай теркәлде.
Ниндидер сәер көч аны чиркәү янына тартып китерде. Пастор да, гүя көтеп кенә торган, ишекне киереп ачып каршы алды.
– Рәхим ит, лютеран кавемем, хәзер немецларның бөтен юанычы Аллаһыга табыну, – диде, чал сакалын сыпыргалый-сыпыргалый. – Нишләмәк кирәк, алгарышыбызны тәүбәдән башларга мәҗбүрбез, чөнки гөнаһларыбыз хәттин ашкан.
Дөрестән дә, Мартин чиркәүдә үзенә таяныч тапты, җитди рәвештә дин тәгълиматын өйрәнә башлады. Шулай да, аның дине үз мәнфәгатьләрен генә күздә тотучы шәхси дин иде. Гыйбадәтләр дулкынында ул үз эченә бикләнде, йомырка сарысы хәленә калып, дөнья мәшәкатьләреннән тәмам читләште. Тик ил өстенә төшкән кара афәт сөременнән тәвә кошы кебек башыңны комга чумдырып кына котылып буламы соң?
Көннәрдән бер көнне чиркәүгә озын торыклы, аксыл йөзле, кисек кашлы, чәче коела башлаган бер кеше килеп керде. Шәүлә дә – шәүлә, ул да – шәүлә, яныңнан китүгә онытыла торган төссез кемсә.
Мартинның карашы да аның өслегендә тукталып тормады, йөгереп кенә узды, чөнки чиркәү – ул җыен гарип-гораба, тормышта таянычларын югалткан мескен вә бәхетсез бәндәләрнең, Ходай акыл өләшкәндә, читтә калган исәр затларның сыену урыны. Алар монда шактыйга җыела.
Ул аның килеш-килбәтен дә үзе сүз кушкач кына абайлап алды.
– Мин элекке вермахт солдаты Курт Мейер буламын, – дип тәкъдим итте керүче үзен, – сезнең ярдәм кирәк, яклауга мохтаҗмын.
Мартин: «Үзем дә сезнең хәлдә», – дияргә авызын ачкан иде дә, тегенең шакаюлы әфә карашы әлеге ниятеннән көчлерәк булып чыкты. Һәм ошбу караш тора-бара аның язмыш карашына әверелде. Ә хәзерендә:
– Сәбәбе нинди, шәрехләгез! – дип әйтергә мәҗбүр булды.
– Польшадагы Варшава восстаниесе вакытында безгә бункерларны дошманнан чистарту бурычы йөкләнде, – дип сөйләп китте Курт. – Шунда сыену урыныннан биш-алты яшьләр тирәсендәге бер кыз бала атылып чыкты. Тик ерак китә алмады, абынып егылды.
– Штыгың белән чәнче, нәрсә катып калдың, – дип акырды ефрейтор. – Һәм мин әмерне үтәдем.
Ул баланың коңгырт-кара күзләрендәге ялварулы карашы әле дә күз алдымда. Көне-төне тынгы бирми. Яшәвем яшәү түгел, өйләнмәдем дә, чөнки балаларга күтәрелеп тә карый алмыйм. Бу явызлыгымны Ходай кичермәстер, мөгаен, ярдәм итегез…
Мартин солдатны юатырдай сүз әйтә алмады. Ә атна узгач, Куртның үле гәүдәсен ул асылынган агач ботагыннан кисеп төшерделәр.
Солдатның фаҗигасе Мартинга авыр тәэсир итте, әмма бу немец халкы үзе сайлаган язмыш иде. Фюрер булып фюрер да үзенә кул салган. Әтисе өлкән Борман да ут булды да су булды.
Беркөнне Курт аның төшенә керде. Ниндидер шыксыз болытлы көн. Күктә сөңге башлы очлы болытлар йөзә, җир җебешкәктәй сазланган, гүя боламык, аяк атлармын, димә. Алар ашъяулык кадәрле генә таш өстендә басып торалар.
– Менә бу алман халкының хак язмышы инде, – диде ул нигәдер хихылдап, – һәр күсе үз койрыгын үзе сөйри, без дә кылган гамәлләребезгә бәрабәр җәза алырга тиеш…
– Бар халык турында сөйләү урынсыз, – дип бүлде аны Мартин, – мин, шәхсән, сугышта катнашмадым…
– Ха-ха, ә атаң, наци–№2?
– Атам Борман партбосс…
– Ха-ха, канлы куллы партбосс, – дип бүлде аны үз чиратында Курт, – атаң җинаяте – синең дә җинаять!
Мартин тирләп-пешеп, шушы урында уянып китте. Аннан әле ярый төш кенә дип, тынычланып, дога укыды да, янә йокыга талды.
Әлеге төш очраклы гына кермәгән иде, күрәсең. Чөнки шуннан соң күп тә үтми, аның кулына бер журнал тоттырдылар. Анда Берген – Бельзен концлагереннан нацистлар үзләре төшергән фотосурәтләр басылган иде.
Коточкыч күренеш. Күренеш кенәме, иң куркыныч әкиятләргә дә керә алмастай афәтле үлем утравы, зобанилар туе. Газ миченнән чыгарылган биниһая күп мәет скелетларын утын әрдәнәсе шикелле эскертләп өйгәннәр. Немецларга гына хас төгәллек белән, тип-тигез итеп, җентекләп, тәртипләп… Зурлар аерым, балалар аерым…
Йа Ходай!
Аңлатмасы да бар. Анда: «Түбән раса» дип мөһер сугылган бу әсирләр партгеноссе Мартин Борман фәрманы нигезендә һәм үзенең күзәтчелеге белән яндырылды», диелгән.
Ошбу мәгълүматтан Мартинның йөрәге козгын томшыгына эләккән кошчыкныкы сыман санаусыз тәртиптә өзгәләнеп алды да аяк табанына төшеп чатнады. Шул халәттә мәрткә киткән кебек каккан баганадай кымшанмыйча да төн чыкты.
Кешелеге калмаган Мартинны күргәч, пастор да куркуга төште.
– Бер-бер зур кайгыга юлыктыңмы әллә? – дип, кулларыннан тотып алды. Уртаклаш кайгыңны, җиңелрәк булыр.
Ир көченнән килгәнчә хәлен аңлатты. Сүзен: «Мин монда яши алмыйм, монда миңа бик авыр, киңәш бирегез», – дип төгәлләде.
– Ходайның рәхмәте киң, юлы да табылырга тора, – диде пастор. – Африкага миссионерлар җыю бара, бәлкем, сиңа да тәвәккәлләргәдер?
Өч айдан Мартин Конго дигән экзотик ил җиренә аяк басты. Биниһая зур Африка юрганы картасында Конго дип исемләнгән бу ил кечкенә генә бер ямаулыкны хәтерләтә иде. Халкы нибары миллион ярым чамасы кеше тәшкил итә, әлеге кыйтга өчен бик аз, әлбәттә. Әмма урыны, табигате, байлыгы – искиткеч. Аңлашыладыр, теш кайраучылары да шул байлыкка тиң булган. Алай да, французлар алданрак җитешкән. Шуңа күрә Мартин ана теле дәрәҗәсендә белгән француз теле – монда дәүләт һәм дә аралашу теле дә иде.
Дин касәфәтендә исә вазгыять катлаулырак икән. Халкының күбесе җирле гореф-гадәтләр нигезендә яшәүне өстен күрә. Динне күнегелгән рухи кыйммәтләрдән тыелу, үз-үзеңә тышау салу ысулы рәвешендә кабул итәләр. Шуңа күрә дин камыты кияргә атлыгып тормыйлар. Бу җөмләдән Мартинның хәле кулайрак иде. Ник дисәң, ул – протестант. Католиклар, православлар белән чагыштырганда, протестантизм күпкә либералрак. Ул катлаулы чиркәү иерархиясен танымый. Шулай ук дин әһелләрен никахтан тыю да юк. Тылсымлы йола – фәкать чукыну гына.
Мартин Африка кояшына гына авырлык белән ияләште. Ул туган Алман илендә кояш – романтик символ. Игелеклелек, мөкатдәс биеклек, эчкерсез мәрхәмәтлелек билгесе. Ә Африка кояшы – иләмсез казалы вә котсыз һәм дә искиткеч мәрхәмәтсез җисем.
Тәүге сәфәрендә үк бу җисем үзенең тәмуг кисәве икәнен күрсәтте. Ихтималдан ихтираз халәтендә эссе сугып, аңын галтты.
Күпме яткандыр, монысы мәгълүм түгел, айнып киткәндә, аңа таш җамыяктай түгәрәк, корым шүреседәй чем-кара ике күз төбәлгән иде.
– Кай җиреңә аттылар? – дип сорады күз иясе саф француз телендә. Ул сигез-тугыз яшьләрдәге туптай тыгыз гәүдәле, табак битле, шома иренле негр малае иде.
– Башым…
– Башыңда җәрәхәт юк, – диде малай аны җентекле карашы аша үткәреп, – каны күренми.
– Авырта, косасы килә…
– Акчаң бармы? – дип малай сүзне икенче юнәлешкә борып җибәрде.
– Бар…
– Алайса, әйдә, киттек, безнең маман фельдшер, – диде. – Яралылар аңа килеп тезләнә. Мин үзем Мугаба булам, синең исемең ничек?
– Мартин.
Мартин шулай да әлеге халәтеннән риза иде. Шөкер, Ходай минем мөрәҗәгатемне ишетте, менә тәүге сынавын да ирештерде дип, күңеленнән догага оеды. Африкага ул Тәңренең сынаулары аша әтисенең гөнаһларын ярлыкау өчен килде бит.
Конгоны да шушы мәсләктән сайлады. Бу илдә менә ничәнче ел инде гражданнар сугышы бара иде, сыналуларга мәйдан киң.
Мугаба аны өйләренә алып кайтты. Тик әнисе якты чырай күрсәтмәде.
– Йомби кайтты, вакытым юк, – диде.
– Аның кесәсе калын, европеец…
– Кем ул калын кесәле европеец?
Ишек уемында алып гәүдәле, нык бәдәнле, типсә, тимер өзәрдәй баһадир негр күренде.
– Аның исеме Мартин, – диде малай. – Башы авырта.
– Миссионер, димәк ки?
– Әйе, миссионер, – диде Мартин. – Кояш сукты, хәлем начар…
Баһадир аның зарын колак очыннан гына үткәреп җибәрде, игътибарга алмады.
– Менә нәрсә, миссионер, – дип якасыннан тотып, үзенә таба тартып китерде дә хәмер исе аңкыган тынын өрде. – Мин командир Йомби буламын, ферштейн? Без сатлык җан Нгуабиның марксистик революциясен кире кагабыз. Шуңа күрә үзен дөмектердек тә. Тиздән, бик тиздән хакимиятен дә туздырып ташлаячакбыз. Безгә алданган халыкны үз ягыбызга аудару кирәк. Менә бу эштә миссионерларга да өмет тотабыз. Чөнки бер Аллалы дин халыкны берләштерү, аны дәүләт кысаларына тарту максатында сыналган алым, үтемле гамәл.
Командир ат башыдай алагаем зур йодрыгын Мартинның борын төбенә китереп терәде.
– Тик шуны колагыңа киртлә, вәгазьләрен без кушканча алып барган миссионерлар гына исән калачак. Ферштейн?
– Ферштейн.
– Алайса, әйдә, уз, кунак булырсың.
– Рәхмәт, командор, сезнең үз юлыгыз, минем үз юлым, рөхсәт итсәгез, китәр идем, – дип, Мартин тизрәк бу йорттан таю ягын карады. – Башым да рәтләнеп килә…
– Ихтыярың, тик мин әйткәнне генә исеңнән чыгарма, безнең куллар озын, бик озын!
Хак, баш күтәрүчеләрнең куллары озын иде.
Шулай бервакыт хәтта үзләренә теләктәш миссионерларны да кулга алдылар. Аякларына тышау салдылар да эштән чыгарганчы тукмый-тукмый ундүрт чакрымдагы җыелу урынына бездәй очлы вак таш өстеннән ялантәпи кудылар.
Сүгенү, кычкырыш-бакырыш, ахылдау, ялвару, күз яшьләре…
Бәгъзеләр бу газапларга чыдый алмыйча тузан эчендә аунап калды. Мартин да егылыр хәлгә җитте. Җәза менә кайда сагалап торган икән аны. Ул күңеленнән туктаусыз догада иде.
– Ходаем, мин синең тугрылыклы вә эчкерсез холыклы колың, атамның кылган гөнаһлары өчен саф һәм пакь җанымны ал…
Ходай Мартинның җанын кабул итмәде, иртәрәк иде әле, күрәсең. Нәкъ шушы вакытта саф каршына үзенең отряды белән командор Йомби килеп басты.
– Миссионерларның гаебе юк, араларындагы бер провокатор агент өсләреннән торган, – диде, – ул сатлык җанны без тотып алдык, хәзер барыгызның да күз алдында җәзасын да күрер.
Әлеге коткы таратучы яшерен агентны читкә тибеп чыгардылар да маңгаена пуля чәпеделәр.
Исәннәр исән калды.
(Дәвамы бар.)
Фото: russianartsfoundation.com