Ул шулай гайрәт орган арада, арттарак тавыш купты. Тәмам исереп җиткән шадра битле бөкере бәндә бүлемтек алдына җыелган зекларны этә-этә эчкә ыргылды.
– Кем эчерә?! Кызыл түрәләрнең кызыл этләрен син сыйлыйсың мәллә, фиксатый? Аларны сыйларга түгел, корсакларын пычак белән айкарга да вагоннан томырырга кирәк!
Кыска гына булып алган тынлыкта Мөстәкыймнең тешен шыгырдатканы ишетелде. Нәҗип аның кулын учына алды, мәгънәле итеп кысты. Чыда, дәшмә, янәсе.
– Әтәчләнмә, Шадра! Мин түгел, алар үзләре сыйлаячак безне. Тимә! Бар, тереклек суыңны имеп бетер.
Бу кызыл чырай, чыннан да, вагондагыларның башлыклары бугай, Шадра тынды, ава-түнә вагонның түр ягына китеп барды. Кызык күрергә җыелышкан ачык авызлар кайсы кая таралышты. Шулчак кабат тешләр шыгырдавы ишетелгәч, Нәҗип Мөстәкыйм өстенә иелде:
– Түз, тыныңны чыгарма, диде ул аңа шыпыртлап, – эшне катлауландырмаска кирәк безгә. Бу адәм имгәкләре үтереп ташларга да күп сорамаслар югыйсә. Түз. Чукынып китсен акчасы. Аракысын да алырбыз – баш кына исән булсын.
Нәҗипкә тиешле урын бушаган иде инде. Ул чемоданын һәм гармунын сәндерәгә күтәрде, шинелен дә шунда ыргытты да аптырап калды. Менә син, әй, очып-канатланып, шатланып-сөенеп кайтып барганда бит. Нишләргә соң әле? Талчыгу да җиткән, тик кая инде монда йокы кайгысы. Башларын сакларга кирәк аларга, башларын. Тик ничек итеп? Мөстәкыйм чирле, ялгыз башың боларга каршы тору хакында уйлыйсы да юк. Тыныч юл, хәйлә белән хәл итәргә кирәк мәсьәләне. Аракы алып менәргәдер үзләренә. Ярый, алдың да ди. Булганы белән генә бугазлары тыгылырмы соң бу ачәрвахларның?! Тагы сораячаклар бит алар. Янә һәм янә алып та котылырмын димә, Уфага бит әле ике тәүлектән артыграк барасы. Нишләргә соң, нишләргә?
Ул, ярдәм эзләгәндәй, як-ягына карангаланды да тәрәзәгә иелде поезд Новосибирск вокзалыннан кузгалып маташа иде. Корыч машина рельслар ботакланган чатларда лакыр-локыр килеп тизлеген һаман саен арттыра барды һәм даласы ала-колаланып яткан Себер киңлегенә килеп чыкты. Нәҗип җиңел сулап куйды, мәгәр бу әле аларның эшләре әйбәтләнүне аңлатмый иде. Вагон тулы сәрхуш төрмә ябалаклары арасында кайтулары, зиндан баландасы чөмерә-чөмерә вөжданнарыннан ваз кичкән бу бәндәләрнең теләсә кайсы минутта килеп, теләсә нинди сәбәп табып бәйләнү мөмкинлекләре һич кенә дә башыннан чыкмады аның. Үзләре әйтмешли, әлеге шешурада һич кенә дә өмет юк: бар кадәр акчаңны каерып алырга да, якыннарыңа дигән бүләкләреңә ия булырга да тартынмас болар. Дөнья малыннан колак кагу белән генә чикләнсәң, бер хәл иде дә. Каршы сукмасаң да сылтау табып, пычак белән эчеңне айкарга, ул гына да түгел, үле гәүдәңне язгы юл өзеклегендә җәйрәп яткан далага ташлап калдырырга да күп сорамас бу адәм актыклары. Нишләргә, ничек котылып калырга бу афәттән?
Уйлап-уйлап та бернинди карарга килә алмагач, артка чикте, ятагына бакты. Әх, бераз черем итеп алсаң иде ул! Юк, ярамый. Әллә ни кыланулары, үзеннән битәр авыру хәлдәге Мөстәкыймне харап итеп ташлаулары бар. Ул кабат тәрәзәгә иелде һәм ай нурында коенып утырган аклы-каралы даланы күзәтә башлады. Әмма башындагы уй өермәсе кимемәде, тәртипкә килмәде – миен әлеге дә баягы үзләренең мөшкеллекләре бораулап тора иде. Әнә шул хәлендә ничә чакрым җир үтелгәндер дә, күпме уйлар ми иләге аша үтмәгәндер анысын белмәде, тик үзенең эт булып арганын, бөтен тәненең авыртканын гына тойды. Тагы ятагы янына чигенде, урынына менеп аварга дип, ымсынып-ымсынып та куйды. Тик миенең әллә кайсы почмагында гына торган «сакчы» аны бу адымны ясаудан тыеп тора иде.
Ул инде сәгать-минутларны оныткан иде. Бүлемтек уртасында озак басып торганнан соң, үзенә-үзе хисап бирмәстән, сәндерәдәге арыш капчыгына үрелде, күнегелгән хәрәкәтләр белән аны ансат кына чиште дә, тальянын алып, астагы катның тәрәзә буена чүмәште. Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума дигәндәй, ник һәм нигә икәнен уйлап тормастан, «Шахта»ны сызып җибәрде.
Гармун тавышына янәшәсендә бөкшәнләп яткан Китек ирен торып утырды, чит галәмнән килгән җан иясен күргәндәй, беравык аптыраулы карап торды, аннан бөтен йөзенә елмаю чыкты – кара төк баскан бите нурланып китте хәтта.
– Бәй, туганым, татар икәнсең лә! – дип шәрран ярды бераздан. Аннан үзенең арттырып җибәргәнен сизде бугай, ярым шыпыртка күчте. Ә син туктама, уйна. Уйна гына!
Китек ирендәге үзгәрешкә карап, Нәҗип абайламый калды. Кавын баш та калыккан икән. Ул соскы көрәк кадәр кулы белән егетнең иңбашына орынды:
– Әйтмисең дә, үзебезнең мөселман икәнсең бит, җанаш. Сыздыр әле, сыздыр үзебезнең моңнарны!.. Карале, син мужыт «Сарман»ны да беләсеңдер, ә?!
Нәҗип туктап тормый гына «Шахта»дан «Сарман»га күчте һәм шул мизгелдә ниндидер кысанлык тойгандай булды. Башын күтәреп караса, бөтен тирә-юне такыр башлы зеклар белән тулган, алар хәтта өске каттагы сәндерәләргә дә менеп атланган, ул гынамы, гармун тартырга кыенлашкан иде.
– Сарман… Сарман… – дип чын артистларча сөйләнде каршысындагы Кавын баш һәм ыргакланып торган кара калын бармаклары белән күз төпләрен сөртеп алды. – Белсәгез, егетләр, һай, сагындырды Сарман! Ышанмасагыз, бер чиләк борчак өчен ун елга йомдырдылар бит, егетләр! – Һәм ул, һич оялмыйча, кычкырып елап җибәрде.
– Бер чиләк! Син әле, туганкаем, барга утырасың икән ичмасам, монысы хатын-кыз тавышы иде. Сүз иясе ике кулының да бармаклары белән генә икенче кат сәндерәгә тотынган да, кыска итеп кыркылган чәченә бер буй ак төшкән башын гармунчыга таба сузган. Күмер кара күзләрендә сагыш, ачы хәсрәт. Мин соң, мин. Кырга сөт алып барган шешәмә тутырып кайткан бер уч арыш өчен биш ел издем Себер сазын. Үземә дә түгел, көннәр буе ач яткан ике сабыема дип эләктергән идем бит мин аны. – Хатын сулкылдап кырыендагы ирнең җилкәсенә капланды.
– Булды, булды, чәчби, дип үзеннән этәрде аны зур авызлы, сынык тешле такыр баш, – чәрелдәмә. Ә синең, Кавын баш, ирлек медалең бар түгелме соң?! Аны таккансың икән, үкермә, чыда. Вупшем, гармунның ямен җибәрмәгез диюем. Яле, сержант, сыздыр әле бер безнең «Минзәлә»не!
Ул көй башлаганны да көтмәстән, ярыйсы ук иркен тавыш белән җыр суза башлады:
Барасызмы Минзәләгә…
Шуны гына көткәннәр диярсең, Нәҗип янына җыелганнарның күбесе җырны күтәреп алды. Гармунчы аларның әле берсенә, әле икенчесенә бакты. Әле шушы көннәрдә генә дөньядан китеп, үлеме белән дә халыкны өнсез иткән дәһшәтле зат таләп-әмере буенча күп кышлар һәм күп җәйләр кыргый зоналарда газапланган бәхетсез җаннар, үзләре узган мәхшәр азапларын да онытып, Аллага сәҗдә иткәндәй бирелеп, туган як моңын сузалар иде. Нәҗипнең дә күңеле нечкәреп, йөрәге әллә нишләп китте, ул булдыра алган кадәр тырышып, көйне үзе генә белгән урыннарында боргалап уйнады да уйнады. Иске тальян сайрады, бәгырьнең әллә кай җирләренә үтеп, чәч төпләрен чымырдатты, кимсенгән күңелләрне өзгәләде, әлеге бәхетсез бәндәләрне сулкылдатты, үксетте. Түзмәделәр: «Шул Минзәлә дия-дия, үзәгем өзгәләнә», дигәндә, әле берсе, әле икенчесе буыла-шашына елаша башладылар.
Кинәт кайнар табага чиләге белән салкын су капланды, гүя – арттан әлеге Шадраның тупас сүзләре ишетелде:
– Ха, татарва, расплакалась! А-ну, разойдись! Үзегезгә генә дип белдегезме гармунны?! – Ул сытык чырайлы кешеләрне этә-еша алгарак чыкты. Яле, филон, безнеңчә булдыра аласыңмы?!
Теленә күрә авызына сугасы гына иде дә, төрмәдә сакал агарткан бу кешеләр арасында абруйлы булып күренгән Шадраның күңелен тапмый булмый. Нәҗип «Минзәлә»не бүлеп, бармаклары белән ялтырап торган телләр өстеннән йөгереп үтте һәм әлеге дә баягы Байкал кичкән сукбай турындагы җырның көен чүпли башлады. Шадра гәүдә-бәдәненә һич йогышмый торган йомшак-ягымлы тавыш белән җыр башлады:
По диким степьям Забайкалья… Аңа кемнәрдер кушылды бугай, җыр көчәйде. Бераздан инде бөтен вагон, урысы-татары бер булып, ачынып-әсәрләнеп, сукбай язмышын моң итеп суза иде. Дистәләрчә ирләр һәм аларга ияргән хатыннар бугазыннан дәррәү ургыган җыр тәмам куәтләнеп, вагонга сыешмый башлады. Менә-менә ул түшәмне кубарып атар да, дала иркенә чыгып томырылыр сыман. Мәгәр кичәге тоткыннарның анда эшләре юк, һәркайсы, өй почмагындагы Гайса сурәте алдында торгандай, онытылып, тәмам мөкиббән булып, үзенчә көйли дә көйли. Тавышы-моны бармы-юкмы, колагына аю басканмы, анысы белән кызыксынучы юк – һәркайсы үзенчә үкерә, акыра, чиный. Әнә шул кыргый куәттән колагы тонып, байтак утырганнан соң гына искәрде Нәҗип: күрәле, күбесенең кайракланып беткән битләре буйлап гөрләвекләр ага, изүләре чыланып беткән ич боларның.
Тик әнә шул тәңрегә сыгынгандай изге, самими мизгелне юк итәрлек, тау-ташларны ишәрлек булып яңгыраган куәтле хор тавышын җиңәрлек тупаслык-җикеренү дә бар икән дөньяда. Җырны тәмамлап бетермәстән үк ишетелде ул Исрафил сурыннан чыккан аваз:
– Чего раскисли, суки?! А-ну, сөртегез күзләрегезне! Атаклы Себер зеклары түгел, елак барышнялар сез. Сержант, тарт әле «Барыня»ны!
Нәҗип аккорд алганчы ук, Кызыл чырай җиңел һәм килешле итеп тар аралыкта тыпырдый иде инде. Шөкәтсез хәрәкәтләр белән аңа Шадра кушылды, шул тирәдәге башкалары баскан урыннарында селкенгәләргә тотындылар. Бераздан инде бөтен вагон тыпырдый, дөберди, кыргый авазлар белән шашына иде.
Тәмам талчыгып, тальянын кысты Нәҗип – шашыну акрынлап басылды. Сулулары капкан бәндәләр мышнашып торган арада, алар өстендә стаканлы өч-дүрт кул берьюлы күренде:
– Яшә, браток! Мәле, синең исәнлек хөрмәтенә.
– Цыц! Сержант эчми, – дип җикерде аларга Кызыл чырай. Стаканнар юкка чыкты, ристаннар башлыгы исә Нәҗипкә «Ермак»ны уйнарга кушты.
Ул инде тәмам арыган, манма суга төшкән иде. Әмма берни эшләр хәлең юк, «Ермак»ны да уйнады, «Подгорная»сын да сызды, урысларның частушкаларын да сиптерде, «Әпипә»гә дә күчте. Ниһаять, бармаклары бөтенләй йөрмәс булды. Нәҗип тальянын шапылдатып япты да, аның күреге өстенә башын салды:
– Булды, егетләр, баста! Башка бүлемтекнекеләр теләр-теләмәс кенә таралдылар. Китек ирен белән Кавын баш исә, итагатьле аталар сыман, Нәҗипне кайгырта башладылар:
– Син ят әле, якташ, йокла.
– Йоклыйсы иде дә…
– Бу адәм тәганәләреннән шикләнәсең мәллә? Ике дә уйлама, ят. Калганы безнең эш.
Аларның киңәшләрен тыңлап ятуын ятты Нәҗип, тик йоклап китә алмады. Менә тегеләрнең берәрсе килер дә, бер-бер кабахәтлек эшләп ташлар төсле тоелды аңа. Алай да йокы ястык сорамый шул –арытып киткән. Оеп-онытылып күпме яткандыр, сискәнеп күзләрен ачты – тоткынлыктан котылган якташлары, әмир төрбәсе янындагы каравыл сыман, янында уяу басып торалар иде. Ул тагы изрәп китте, янә күзләрен ачты. Тегеләр каккан казыктай һаман да аның сәндерәсе янында. Тәмам изелеп, иртәнге якта гына тирән йокыга чумган икән.
Иртән уянуына, башлап гимнастеркасы кесәсен капшады Нәҗип. Шөкер, акчасы урынында. Стена буендагы чемоданына да, башы очындагы гармунына да берни булмаган. Полкташы Мөстәкыйм исә тыныч кына пуфылдап ятуында. Идәнгә төшеп басуына шаккатты Нәҗип: бүлемтекнең бәләкәй генә табыны төрледән-төрле нигъмәт белән тулы: сыр-казылык дисеңме, пешкән йомырка-май, кызыл балык-уылдык дисеңме – бар да бар, консервалары гына да дистәгә якын. Шулар арасында уч-уч сигарет, затлы папирослар да күргәч, егет ихтыярсыз елмаеп куйды. Бүлемтеккә әледән-әле зеклар кереп-чыгып тора, телләре исә башкала рестораннарындагы официантларныкыннан ким түгел:
– Юынып кына ал да, аша әле син, сержант, аша! Аннан инде безнең каткан күңелләрне йомшартып алырсың.
Урыс әйтә: гөмбә дип аталгансың икән, тырыска кер, ди. Ялындырмады, уйнады Нәҗип. Еллар буе салкын баракларда туңып, төрмәчеләрнең сүгенүләреннән йөрәкләренә таш каткан бәхетсез кешеләр тамаклары карлыкканчы җырладылар, йөрәкләре басылганчы биеделәр, күзләрендә яшьләре беткәнче еладылар. Көн яктысында гына абайлады Нәҗип: әлеге туң кешеләр башта күргәндәге сыман игезәкләр кебек түгелләр икән. Баксаң, аларның һәркайсы үзенчә сагышлана, үзенчә сагына, үзенчә сыкрый-сулкылдый, үзенчә елый белә икән.
Бу гадәттән тыш концерт Уфага кадәр дәвам итте. Монда инде Нәҗип белән Мөстәкыйм Казан поездына күчеп утырырга, ягъни көтеп алынмаган юлдашлары белән хушлашырга тиешләр. Ярый соң, хәерле булсын.
Вагоннан төшкәндә зеклар Нәҗипнең әйберләрен кулына да тидермәделәр, Мөстәкыймне исә вокзалга күтәреп кертеп куйдылар. Бу бәхетсезләр белән инде гомерлеккә аерылышабыз дигәндә, Нәҗип башына янә бәла төште – ирексездән юлдашларының һәркайсы аны кочаклый, кыса, изә башлады. Инде муеннары авыртып, буылып бетте, тизрәк качасы килде. Бакса, калганнары аның белән саубуллашу өчен чират торалар, имеш. Кыскасы, Нәҗипне тәмам исенгерәп беткәнче кыса-коча, аркасыннан чәбәкли-чәбәкли хушлаштылар алар. Авыр эштән тупасланып беткән куәтле кулларында сытылып-изелеп бетсә дә, бу хәлгә күңеле булды егетнең. Зекларның болай кыланулары аны яратканнан түгел түгелен. Алай да тальянга, моңга мөкиббәнлекләрен раслады ич алар!..
Әйе, ташны эретте тальян ул чакта, бичара тоткыннарның цемент тузаныннан каткан күңелләрен җебетте. Гармун шул ул, гармун!
Freepik.com