Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
13 октябрь 2025, 20:03

Жәмит РӘХИМОВ. Әҗәл вагонында. Хикәя (2)

Нәҗип ялт кына борылып, яклаучысына карап алды һәм имәнеп китте. Башы ат башына, тешләре алашаныкына охшаган кып-кызыл битле, төп кебек таза бәндә, аксыл урман корты булып торган ике кашы өстеннән дә бурлат кызыл булып пычак эзе сузылган.

Жәмит РӘХИМОВ. Әҗәл вагонында. Хикәя (2)
Жәмит РӘХИМОВ. Әҗәл вагонында. Хикәя (2)

Тальянны кулына алгач, гадәтенчә, «Шахта»ны сузып җибәрәсе итте Нәҗип. Ярый әле, вакытында акылына килде. Урыс малаена синең «Шахта»ң ни. Үзләренчә бер көй уйнап күрсәтәсе иде менә. Бармакларын шоп-шома телләр өстендә йөгерткәләп, калынлы-нечкәле авазлар чыгаргалап бераз маташты да, өздереп Байкалны кичкән сукбай турындагы җырның көен сыздырып җибәрде.

Чит-ят көйне чын музыкантларча ук булмаса да, адәмчә яңгыратыйм дип, мавыга торгач, янында кешеләр барын да онытып җибәргән икән. Бервакыт бакса, урыс егетенең кабартма иренле авызы ачылган, күкчәчәкне хәтерләткән күзләре маңгаена менгән. Ул әле көйне тыңлап бетергәннән соң да, байтак кына исенә килә алмый торды. Аннан исә кисәк кенә Нәҗипнең җилкәсенә сугып алды:

– Ә син «Каким ты был»ны беләсеңме? – диде.

Белмәскә ни, ул елларда гади урыс арасында шуннан да тапталып беткән җыр юк та иде бугай. Кыстатмый-нитми генә уйнарга тотынды Нәҗип.

Көйнең ахырына җитәргә дә өлгермәде, егет сикереп диярлек аның муеныннан кочып алды һәм кош тоткандай шатланып кычкырды:

– Булды, җиңдең, туган, ал син бу гармунны, ал!

– Ничек инде «ал»?

– Шулай, бушка бирәм мин сиңа тальянны. Ул синеке булырга тиеш! Ә миннән барыбер гармунчы чыкмады инде, – дип уфтанып бетерде ул сүзен.

– Юк, бушка ярамый. – Нәҗип гимнастеркасы кесәсенә тыгылды, аннан бер төргәк акча чыгарды һәм аны көчләп диярлек егетнең учына йомдырды.

Әле уйный башлагач ук сизгән иде Нәҗип: гармун, чыннан да, уйнарлык, тик шактый бушаган. «Бер-бер остага күрсәтәсе булыр», – дип уйлады ул, үзе яши торган казармага кайткан чакта.

Икенче көнне ул әлеге күпне күргән гармунны парашют ефәге кисәгенә төрде дә, җаен чыгарып, шәһәргә китте. Спасск-Дальний ярыйсы ук зур шәһәр. Мәгәр монда гаскәриләрдән башкалар гел диярлек җирле халык булганлыктан, кайда нәрсә ятканын яхшы беләләр. Гармун төзәтү остасын тиз эзләп тапты егет.

Калининныкына охшаш сыек кәҗә сакаллы, калын пыялалы күзлек кигән карт оста гармунның эчен ачып җибәрде, аның ялтырап торган телләренә бик озак бакты, озын нәзек бармаклары белән аларга баскалап-баскалап карады да:

– Хә-хи-нә! – дип куйды.

– Нәрсә, әллә саф көмешме? – дип сабырсызланды Нәҗип.

– Көмеш?! Нәрсә ул көмеш? Аның ише чүп-чарың ерак торсын моңардан, дип сөйләнде карт.

Нәҗипнең кызыксынуы чигенә җитте:

– Нәрсә соң? Нәрсә соң алайса? – дия-дия остаханәнең тишеге-тәрәзәсеннән эчкә кереп китә язды хәтта.

– Булат! Ишеткәнең бармы? Чын Шәрекъ булаты, егеткәем. Бу телләр инде, егеткәем, салкыннан карлыкмый, җылыдан гыжламый. Да-а, бу-лат!

Гармунны ошатты карт һәм озын-озакка сузмый карап-көйләп тә бирде. Шуннан бирле инде өченче ел менә шул тальянны суза Нәҗип. Рас, соңгы вакытта айдан артыграк тотмады тотуын. Аның каравы, бүген рәхәтләнеп суза менә. Тиздән, бик тиздән туган Кәминкәсенә кайтып төшәр, беренче кичне үк сугышта югалган Харис абыйсы урынына авыл урамнарын урар. Әнә ич, инде Новосибирскига да якынлашып киләләр.

Новосибирск вокзалы исә аларны халык диңгезе белән каршылады. Олы юллар чатындагы вокзалда халык беркайчан да бетеп тормый анысы. Күр инде, әйтерсең лә, кыямәт көне җиткән дә, бөтен әрвахлар каберләреннән кубарылган – кассалар янына якын килермен димә. «Зыян юк, хәрбиләр өчен махсус касса бар, – дип юатты үзен егет, – анда исә чират зур булмый. Алай да ашыгуың хәерле».

Үзара килешкәч, операциядән соң савыгып җитмәгән Мөстәкыйм әйберләр янында торып торырга булды. Нәҗип исә хәрбиләр кассасына йөгерде.

Ике сәгать чамасы чиратта торуның нәтиҗәсе булмады – якындагы ике көнгә урыннар юк иде. Аптырады-йөдәде дә Мөстәкыйм янына киңәшкә килде. Анысының исә, хәлнең шулайрак икәнен чамалап, үз ниятләрен ниятләп утыруы икән.

– Вокзал начальнигына керәм, вәт шул, – дип кайнап чыкты Мөстәкыйм. – Операциядән соң терелеп җитмәгән совет солдатын тоткарларга не имеют права! Миңа покой кирәк! – Һәм ул, бөгелә төшеп, вак-вак адымнар белән каядыр китеп югалды.

Аннан шактый озак торып һәм ярсып диярлек кайтты Мөстәкыйм, полкташы янына җиткәнче үк кемнәрнедер тозлап-борычлап сүгә башлады:

– Санламаган була… сволочь… ил өчен гомерен бирә язган совет солдаты белән! Тукта, монда хәрби комендант та булырга тиеш, – дип, кабат китәргә талпынды ул.

– Син… ни… кызма, эшне бозып куюың бар, – дип озатып калды аны Нәҗип.

Тегесе исә кемгәдер яный-яный китеп барды. Җәрәхәтен дә онытты бугай, шактый кызу атлый.

Чирек сәгать тә үтмәгәндер, ул тагы килеп җитте һәм вокзалда гөр итеп торган тавышны да басарлык итеп кычкырына башлады:

– Карга күзен карга чукый димени?! Барысы да бер җырны җырлый: урын юк, имеш. Мине төшеп калганнардан, диләр бугай. Комендантның борын төбенә үк төрттем госпиталь кәгазьләрен… Не имеешь право, мин әйтәм…

– Син, якташ, кайнарланмый гына сөйләш алар белән. Эшне бөтенләй чуалтып ташлама, дим.

– Сез нәрсә, сүз берләшкән кебек… Комендант та әйтә әнә: әтәчләнмә, югыйсә кызык итәм мин сине, ди. Вокзалда кунарсың, диюдер инде үзенә калса. Тукта, монда бит әле партком да бардыр… Кереп тагы бер якасыннан алам да комендантның…

Мөстәкыйм баягыдан да тузынып китеп барды. Кайларда йөреп беткәндер, озак торып килде. Мәгәр йөзендә елмаю иде.

– Менә бит, сөйләшә белгәч… – дип масайды ул ерактан ук һәм кулындагы билетларын югары күтәреп күрсәтте. – Бүген кич үк китәбез!

Билетларны җентекләп карый-тикшерә башладылар. Аларга насыйп поезд тагы сәгать ярымнан киләсе икән. Вокзалны карап өлгермәсләр өлгерүен, алай да кайнар аш капкалап алырлык вакытлары бар. Шөкер, тәүлекләр буе вокзалда аунамаячаклар!

Тик шөкер итәргә ашыкканнар икән. Үзләре утырырга тиешле бишенче вагонда ниндидер сәер хәлләр барын башта ук чамалады Нәҗип. Ишекне ачуга, йөзенә мунча төтене булып тәмәке исе килеп сыланды. Үзенең һәм якташының чемоданнарын, капчыктагы гармунын текә баскычтан сөйрәп маташканда, кайдадыр якында гына бер марҗаның күкле-яшелле әче тавыш белән чинаганы ишетелде…

Өч ел армиядә, гел ир-ат арасында хезмәт итеп, мондый ук оятсыз такмазаны ишеткәне юк иде Нәҗипнең. Җитмәсә, хатын-кыз такмаклый бит әле. Ул, бите кызышканын тойган хәлдә, өскә күтәрелде, әйберләрен идәнгә куйды да Мөстәкыймгә вагонга менәргә булышты. Шул арада эчтән ниткәндер ят телдә кычкырышулары ишетелде. Әллә соң чит ил кешеләре арасына туры килделәрме? Юк икән, вагонда кайсысыдыр өч-дүрт катлы итеп сүгенде, кайсыларыдыр шөкәтсез хахылдады. Төшенде егет: үзебезнекеләр – болай әшәке итеп дөньяда тик урыс Иван гына сүгенә ала. Чемоданнарын һәм гармунын күтәреп, эчкә үтте. Туктап торгангамы, монда ярыйсы ук караңгы, эңгер-меңгер диярлек. Шул тонык яктылыкта да гаҗәп бер нәрсәне шәйләде Нәҗип: мондагы халык, игезәкләр сыман, барысы да бер төсле. Тукта, нидән бу? Ә, әһә, бөтенесенең дә өстендә сырма һәм сырган чалбар, ачык изүләреннән кешеләр эшләрендә генә кия торган киҗе-мамык пинжәкләре күренеп тора. Аякларында зур-зур кирза итекләр. Өс-башлары болай чиста булса да, күренә ки, эш киемнәреннән болар! Бер-берен ничектер аңлап, үзара туктаусыз сөйләшәләр, бәхәсләшеп тә китәләр, ыржаеп көлешәләр. Араларында шактый гына кызып алганнары да байтак. Шунда гына башына барып җитте Нәҗипнең: тукта, болар бит зеклар – төрмә каргалары. Ә, әйе, гәзитләрдән укыган иде шул: бөтен тоткыннарга да амнистия була дип. Димәк ки, шуның нәтиҗәсе болар. Менә кемнәргә бәйрәм, әй, менә кемнәргә шатлык даһи Сталинның үлеме. Мөстәкыймне кызык итәм дигәне шушы мәллә комендантның?! Тач шулай, билетларны юри шушы поездга көйләгән, каһәр. Ул, әйберләре белән урта юлга якынрак утырган зекларның тез башларына бәрелә-сугыла, алга узды, Мөстәкыйм аның артыннан теркелдәде. Артларында берсеннән-берсе имәнгеч янау-сукранулар ишетелеп калды:

– Да ты осторожней, падлы!

– Син, сука, йодрык тансыклагансың бугай!

Җикеренүләргә игътибар итми генә, эңгер-меңгердә караштыра торгач, билетларында билгеләнгән урыннарны таптылар. Менә шушы бүлемтекнең ике ягындагы урта сәндерәләр аларныкы. Тик аларның сул яктагысына болай да чуен китеге кебек битен кап-кара сакал-мыек баскан такыр башлы берәү яткан, уң яктагысына шулай ук чәчсез кавын башлы әзмәвер туңкайган.

Чемоданнарын һәм гармунны идәнгә куеп, сулу алды Нәҗип, үзенә тиешле урында яткан бәндәнең китек ирененә, нурсыз-чорсыз күзләренә карап алды. Тегесе йокламый иде.

– Сәндерәне бушатырга туры килер, агай-эне!

Китек ирен, гүя, ишетмәде, өченче каттагы сәндерә астындагы оятсыз рәсемгә карап ятуында булды.

– Йә, дип баштагы сүзләрен кабатлады Нәҗип, шинелен сала- сала. Шул арада борылып каршы якта ятучының иңенә кагылды. Бу сүз сезгә дә кагыла, дускай, урынны бушатырга туры килер. Минем служак госпитальдән генә югыйсә – аңа тынгылык кирәк.

Әзмәвер, борыла төшеп, башын калкытты. Кыяфәте карап торуга ук ушыңны алырлык булса да, карышмады тагы, акрын кыймылдап, астагы катка төште.

– Бер кадерсез башка кайда да кадер юк инде ул, дип мыгырданды үзе.

Мөстәкыймнең чемоданын сәндерәсенә күтәреп, полкташына өскә менәргә булышты Нәҗип, якташының шинелен башы астына салып, аны ипләп яткырды. Бу кадәресе әйбәт килеп чыкты, әмма Китек ирен яткан җиреннән кузгалырга да уйламый иде.

– Ярар, назланма, агай-эне, күрәсең ич урын безнеке, – дип тегеңә билетын сузды Нәҗип. Ул исә аның билетын йонлач кулы белән этеп кенә җибәрде дә:

– Син, падлы, кем буласың соң әле ул кадәр? – диде.

– Күреп торасың ич, хәрбиләр без – дәүләт кешеләре. Ялга кайтып барышыбыз.

Китек ирен ничектер авыр гыжлап көлеп җибәрде, бастырыкка охшап калган кипкән гәүдәсе калтырап куйды.

– Без дә дәүләт кешеләре анысы. Сездән кадерлерәкләре дә. Синең сыман форма кигән йөзләрчә мельтләр саклап кына тордылар безне. Мужыт син әле үзең дә ынкывыдышниктыр.

– Син ир-ат, хәрби билгеләрне аерасың – авиаторлар без.

– Хезмәт дигәнен Колымада үттек без, иптәш янарал. Синең погоннарың, ялтыравык тәтиләрең бәдрәфкә барырга гына миңа. Ярый, төшәм мин, төшәм. Без үрәнгән халык. Тегендә гел аста, салкында йокларга туры килде миңа. Түбәндәге сәндерәдә дә үлмәбез, алмашлап булса да йокларбыз. Идәндә черем итүе дә берни түгел безгә. Бушатам мин, бушатам урынны. Менә бу ялтыравыклы чемоданыңнан бер акбашны чыгар да…

– Акбаш юк, ярый, бәхәсләшмик.

Алар шулай тарткалашып торганда, Нәҗипнең колагы төбендә үк көр, яңгыравыклы тавыш ишетелде.

– А ну, бу ниткән тавыш монда, ә сугышучы юк. Ә, гаскәри?! Бергә кайтабыз алайса. Ә син, доходяга, тиз бул, урынны бушат. Аргандыр хәрби кеше, ял итсен, йокласын.

Нәҗип ялт кына борылып, яклаучысына карап алды һәм имәнеп китте. Башы ат башына, тешләре алашаныкына охшаган кып-кызыл битле, төп кебек таза бәндә, аксыл урман корты булып торган ике кашы өстеннән дә бурлат кызыл булып пычак эзе сузылган. Кызыл чырай аңа елмайгандай итте һәм сизелеп торган төчелек белән сөйләвендә булды:

– Хәрби кеше зекларны гына түгел, бөтен ил халкын дошманнардан саклый. Ул арган, аңа ял кирәк. Әй, Чалыш, аракы китер!

Әйтерсең, аның әмерен көтеп кенә торган, җилкәсе артында усал чырае гел сул якка каерылып торган кара мыеклы бер зат күренде, яртысына аракы салынган стакан сузды. Кызыл битле аны алды да, Нәҗипнең борын төбенә сонды:

– Имин отпускалар булсын, сержант.

Сасы ис укшытып җибәрде Нәҗипне. Күз алдына узган ел увольнениегә чыккач булып узган бер вакыйга килеп басты. Алар өч якташ өчесенә бер чәкүшкә аракы алып эчкәннәр иде ул көнне. Хәйран исерештеләр. Өстәвенә, сәгать буе укшып җәфаланды Нәҗип, бармагын авызына тыгып косканнан соң гына адәм рәтенә килгәндәй булды. Шуннан бирле исерткеч дигәнне авызына алганы юк.

– Гафу, мин эчмим, диде ул тыныч кына.

– Ах, эчмисең?! – Кызыл чырай кискен селтәнеп, аракыны Нәҗипнең битенә чәпәде. Егет ярый әле күзләрен йомып өлгерде. Кесәсеннән кулъяулыгын алып, битләрен сөрткәләде. Ә башы очында теге явызның дәһшәтле сүзләре ишетелде: – Биргәнне эчү генә түгел, киләсе туктальшта ук үзең алып менәрсең, падлы. Берне генә түгел, унны! Менә монда акчаң да мул күренә, паскуда. Ул тимер кыскычтай кулы белән Нәҗипнең гимнастерка кесәсен умырып тотты. – Угу, Уфага кадәр типтерергә җитә монда. Буаз чемоданыңда закускаң да мулдан бугай.

Нәҗип кызмаска, тыныч булырга тырышты:

– Казылык белән ипи бар анысы. Тамагыгыз ач икән…

– Ач булмасак та ашыйбыз аны. Тегендә унөч ел ач яткан өчен ашыйбыз аны, сержант. Ә сиңа наказ шул: тагы сәгать ярымнан зур станца – бер дистә яртың менеп җиткән булсын.

 

(Дәвамы бар.)

 

Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас