Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
12 октябрь 2025, 21:47

Жәмит РӘХИМОВ. Әҗәл вагонында. Хикәя (1)

Гармун аның гомерлек юлдашы, иң якын сердәше. Шулай гына микән, юктыр, ул аның кайсыдыр бик кирәкле әгъзасы сыман. Кулында, яисә янында тальяны булмаса, тыны кысыла, йөрәге сыкрый.

Жәмит РӘХИМОВ. Әҗәл вагонында. Хикәя (1)
Жәмит РӘХИМОВ. Әҗәл вагонында. Хикәя (1)

Канатлы аргамакларың бер якта торсын! Ике дистә чамасы яшькелт вагон таккан корыч машина, әкияттәге азау ярган айгыр кебек пошкыра-пошкыра, һаман алга ыргыла. Әй, кая инде ул мескен хайванга ут-пар куәте белән хәрәкәтләнә торган бу албасты белән тиңләшергә! Әнә бит, һәркайсысына көнбатыштагы биш-ун дәүләт шыплап кереп утырырлык кырыкмаса-кырык өлкә-крайлар инде артта калды, күпләр география китапларыннан гына укып, кинолардан гына күреп белгән Приморье белән Хабаровск та, исемнәре мәшһүр декабристлар хакында язылган роман-повесть битләреннән төшмәгән Чита белән Иркутск та, җырларда җырланган Байкал-Ангаралар да үтелде, ә кайтасы юлның иге-чиге күренми әле.

Кысан купеның түбәнге ятагында гасабиланып барган Нәҗип торып урынына утырды, ул да түгел, кисәк калкып, вагон тәрәзәсенә капланды. Тышта исә һаман да бер үк күренеш: ябалдашларын басып-сыгып торган кар япмаларыннан яңа гына арынган чыршы-карагайлар күз иярмәс тизлек белән артка йөгерешә. Үзең мәһабәтрәк дип санаган берәрсенә күз сирпеп өлгермисең, ул инде кайдадыр соңгы вагон турында эреп юкка чыккан була. Кичә дә шулай иде, өченче көн дә… Һай, иге-чиге бар микән бу тайганың, очы-кырые күренә микән бу Себер дигән ерак җирнең?!

Егеткә тагы да ямансурак булып китте, кире урынына кайтты, ятагына утырды һәм тәрәзә буендагы киндер капчыгына үрелде. Аның элмәкләп бәйләнгән бавын бер тартуда чишеп җибәрде дә кара лакка буялган тальянын тартып чыгарды. Хак, аның ялтыравыклары инде күптән тоныкланган, гармун үзе дә шактый бушаган. Мәгәр тавышы ифрат та көр әле аның. Ә моңы, моңы!.. Юк, аныкыдай тылсымлы аһәң, назлы тавыш Русиядәге башка бер генә гармунда да юктыр, мөгаен. Нәҗип күрекне тарттырып куйган элмәкләрне ычкындырды, киң каешны иңенә элде, тальянны киереп тартты да яңгыратып аккорд бирде һәм… кинәт телен тешләгән кешедәй, туктап калды. Ярый торган эш булмаса да, гармунның телләренә басмый гына күрекне кысты, шомланып ишеккә карады.

Чегәннеке кебек кара күзләрен күпе ишегенә текәп, кызларны көнләштерерлек озын кара керфекләрен һәм төн кошы канатыдай кара кашларын да селкетмичә шулай күпме утыргандыр, чандыр гәүдәсенә һәм кара-тут йөзенә салкын тир бәреп чыкканын тойды. Тирләрсең дә, ул хезмәт итә торган авиация полкында инде айдан артыграк кара кайгы-матәм. Кая ул гармун тавышы, тыелып кына көлгән кеше дә юк. Хихылдау сиңа тагы, кычкырыш сөйләшкән кеше булды микән? Эфир дулкыннары аша көне-сәгате белән Мәскәүдән килеп ирешкән коточкыч хәбәр аерым хәрбиләрне генә түгел, тулы бер полкны, хәтта Ерак Көнчыгышның төрле бистә-шәһәрләренә, кыр торлакларына сибелгән авиация частен өнсез итте. Итәр дә шул, анадан туганнан бирле бар һәм бер Алладан да бөегрәк кеше дип канына сеңдергән, туган атаңнан да газизрәк даһи дип миеңә тукылып торган илаһи зат – кояшка тиң Сталин үлсен әле! Кемгә дә булса дәшәргә шикләнгән, ни-нәрсә дип эндәшергә белмәгән гаскәриләр бер-берсеннән читләштеләр, тәмам бүкәйләргә әйләнделәр. Полкта көннәрне түгел, сәгатьләрне үткәрү дә искиткеч газапка әверелде.

Дөньяның ачысын-төчесен күп татыса да, бу ыгы-зыгылы тормышта ике дистә елдан артыграк яшәү дәверендә юлында гел генә җай чыгып тора иде Нәҗипкә. Бу юлы да бәхет елмайды аңа. Җир читендәге Спасск-Дальний дип аталган бу калада байтактан торганлыктан, полк әледән-әле яңа биналар җиткерә. Киң иркен биналарның янә берсе сафка баскач, моңа кадәр кысан урында торган бомбаларны билгеләнгән урынга төгәл ыргыту күнегүләре уза торган тренажерны күчереп монтажларга булдылар. Нәҗип писарь булып хезмәт итә торган штабның оператив бүлек башлыгы Сударенко соңгы көннәрдә гел әнә шул хакта сөйли. Шулаен шулай да, бу катлаулы электр җиһазлары монтажланган тренажерны күчереп куючы останы тиз генә кайдан табасың? Владивостоктан яисә Хабаровскидан китертәсеңме әллә? Башлыгының әнә шул рәвешле пошынып сөйләгән мәлләрендә теле кычыткалап куйгалады Нәҗипнең, тренажерны күчереп монтажларга рөхсәт сорыйсы килде. Ни гаҗәп, тотынса, ерып чыгарына ышана иде ул. Авылда туып, яшьтән теләсә нинди эшкә күнегеп үскәнгәме, һәммә нәрсәгә кулы ятып тора иде аның. Чистайда авыл хуҗалыгы техникумында бераз укып алуы да эзсез калмагандыр, мөгаен. Кызганыч, аны тәмамларга гына ирек бирмәделәр армиягә алып киттеләр. Алай да техника дөньясыннан нәрсәдер йогып өлгергән бугай. Һәрхәлдә, тотынса, тренажерны исән-имин күчереп куясына һәм аны кабат эшләтеп җибәрәсенә ышана егет. Тик менә бәла: илдә бөтен халык матәме башлаганнан бирле, Сударенко да тәмам телен тешләде, тренажер хакында ник кенә бер сүз кузгатсын. Мәгәр икәүдән-икәү штабта утырганда да бүкәйләр сыман бер-береңә дәшми торып булмый бит инде. Болай да кешеләр белән аралашырга ымсынып йөргән Нәҗип түзмәде беркөнне:

–  Иван Егорович, –  дип басынкы гына эндәште ул кара янып утырган бүлек начальнигына, рөхсәт итсәгез, мин теге тренажерны күчереп монтажлар идем. Штабта эшләрнең дә сыек чагы…

Башлыкның күзләре җанланып китте, чыраена нур инде, урыныннан торып, Нәҗип янына килде.

–  Ни диим, –  ул саллы кулын егетнең җилкәсенә салды. –  Бер айда күчереп куя һәм эшләтеп җибәрә алсаң, юл вакытларыңны исәпләмәстән ун көн ял сиңа!

Көтмәгән бәйрәм булды бу Нәҗипкә: ялгызы аулак бүлмәгә кереп бикләнде, сәгатьләрне санамый гына тренажер белән әвәрә килергә тотынды. Чыннан да, ул туганда ук күлмәк киеп туган бугай, эш көтелмәгәнчә көйле барды. Карап-игътибарлап сүтүнең дә ярдәме тигәндер инде, һәр тимер үз урынына килеп, һәр үткәргеч тиешенчә ятып торды. Эш башланганның уникенче көнендә тренажер тулысынча яңа бинага күчеп утырган иде инде. Тагы да гаҗәбе шул: ул карусыз эшләп тә китте.

Нәҗип исә бүлмәдән китәргә дә, ял сорарга да ашыкмады. Авыл кешесенең ни, ул бит кылган гамәле, башкарган эшенең әҗерен сорый белми –  егетебез башлыгы әйткәнне күптән оныткан иде инде. Ә яңа бинадагы тренажер янына бик теләп йөрде, ялгызы гына утырып «дошман тылындагы объектларны бомбага тотты». Беркөнне шулай ялгыз башы уйнап утырганда аның янына оператив бүлек башлыгы үзе килеп керде һәм шатлыклы калын тавышы белән бөтен бүлмәне тутырды:

–  Ба-а-а, Ханов ерып чыктың, ә? Менә молодец! Бар, йөгер, яз, ялыңны законлаштыр.

Авылның эш-мәшәкать белән төнәтелгән һавасы, җиде бала арасында һич иркәләнә белми тәгәрәп үсү, әтисе Дәүләт белән әнисе Фатыйманың, балалыкка һич кенә дә ташлама ясамыйча, ир кеше белергә тиешле бөтен һөнәрләрне өйрәтүләре бик тә ярап куйды бит, әй. Нәҗип карыша-карулаша белмәде, кушылганны җиренә җиткереп, хәтта арттырып үтәде. Ә инде тегенди-мондый дорфалык – кул озайту, тәртип бозу башына да килмәде, хәмер эчүне исә бөтенләй белми иде. Командирлары яратты үзен һәм менә өч елга – өченче ял…

 

Туган авылы исенә төшү галәмәтеме, әллә соң курка-өркә карап торган ишекнең ачылмавы, шулай ук аның артыннан бернинди кисәтү авазы яңгырамавы батырайтып җибәрдеме, Нәҗип акрын гына гармунын тартып куйды, күптән таныш һәм күңелгә сеңеп беткән авыл көен сызды. Алай да егет чагында урам әйләнгәндәй тальянының күреген киереп тартмады-сагышлы көй талгын гына агылды да агылды. Хисләнүе җиткән иде егетнең, үзеннән-үзе күңеленә җыру иңде:

Машинага бер утырсаң,

Бара да бара икән.

Хәсрәт уты бер кабынса,

Яна да яна икән.

Һәй, әттәгенәсе, кайдан башка килә диген шундый җыру! Хак, машина бар, ул бара да бара. Ә менә, шөкер, бернинди хәсрәте дә юк. Киресенчә, сагышлы шатлык йөрәгендә. Сүз дә юк, машина дигәнең ул өметләнгәннән акрынрак бара сыман. Тик зыян юк, кояш чыгып, ул баткан саен, поезд аны үзе туып-үскән Чирмешән буйларына якынайта лабаса. Әнә ич, инде Томск да артта калды, тиздән –  Новосибирск. Насыйп булса, анда тиз генә күчеп икенче поездга утырырлар. Аннан инде тагы ике-өч тәүлек селкенсәң, Уфа каласы. Һай, Уфага җиткәчме! Аннан инде Чирмешәнгә кул сузымы гына!

Үзеңне рухландыра белсәң, һәрчак күңелгә җиңел ул. Нәҗипнең дә кәефе күтәрелеп китте, кабат гармунын тартты –  бәләкәй купены шахтер егетнең иңрәү моңы тутырды. Янә хис дөньясына чумса да, башындагы акылына күз-колак булып торучы «сакчы»сы уяу иде егетнең. Ул гармунын суза-суза, икенче кат сәндерәдә чалкан ятучы якташы һәм полкташы Мөстәкыймгә күз салды. Керфекләре йомык: әллә уйланып бара, әллә соң күптән тансыклаган туган як аһәңнәрен тыңлап ятамы? Ничек кенә булмасын, аның үзен тотышыннан канәгать Нәҗип: ник кенә бер зарлансын да, ник кенә бер ыңгырашсын. Ә бит хәле шәптән түгел Мөстәкыймнең. Ул әле күптән түгел генә бөеренә операция ясатты, җөйләре дә абылып җитмәгән, авырта, ди. Әнә шул сәбәпле бөтенләйгә өенә кайтып барышы. Шул шатлыгы тыеп торамы аны, кеше алдында сызланганын сиздерәсе килмиме?

Ярый, йокласа йокласын, тыңласа тыңласын. Нәҗип исә уйный менә. Күптән тотканы булмагангамы, онытылып-илһамланып уйный. Башы җитте –  гармунын үзе белән алды. Тагы бер ел хезмәт итәсе бар, калсын, дип уйлады башта. Әти-әниләргә, агай-энеләргә, апа-сеңелләргә бүләккә дип җыя торгач, вак-төяге дә шактый тупланган –  чемоданы буаз тана, көчкә-көчкә генә ябып бикләде. Кыска вакытлы сәфәрдә гармун дигәнең артык иде, билгеле. Алай да, алды ул аны, авылда калдырып ук килә, янәсе. Аңардан аерыла алмаганга калдырмаганын яхшы белә бит югыйсә.

Шулай, гармун аның гомерлек юлдашы, иң якын сердәше. Шулай гына микән, юктыр, ул аның кайсыдыр бик кирәкле әгъзасы сыман. Кулында, яисә янында тальяны булмаса, тыны кысыла, йөрәге сыкрый Нәҗипнең, әлеге теге китапларда язган су кешесенең ярга чыкканы кебек хис итә үзен. Юк, һич тә яшерен-батырын түгел, гармун инде егетнең йөрәк тибеше, яшәеше.

Язмыштыр инде, атасы Дәүләт үз гомерендә уйнап караганы булмаса да, гармун дигән нәрсәгә битараф түгел иде. Гадәте –  Чирмешәнгә, яисә башка берәр якка базар-ярминкәгә барды исә, бер-бер гармун күтәреп кайту. Рас, ул аны үзе шыңгырдатып та карамый, мәгәр гармунчыларга биреп-биреп тора. Моң чишмәсе еш кына өйгә атнасы-атнасы белән кайтып керми, аның ватылып калу очраклары да булып кына тора. Мәгәр авылның танылган ат духтыры Дәүләт һич кенә дә боекмый, базар-ярминкә җитүгә, яңа гармун белән әйләнеп кайта. Хәтерендә Нәҗипнең: әле ул үзен-үзе белә башлаган чагында да әтисенең ике тальяны бар иде. Аларның берсен гадәте буенча, башкаларга биргәләп торса да, икенчесен өйдән чыгармады. Тирә-якның оста гармунчылары аларга килеп кенә уйнап карыйлар иде анысын. Сыздырып-сыздырып алалар да әйтәләр:

–  Ай, гармуның, Дәүләт агай!

Әнә шул сүзгә күңеле була торган иде әтисенең. Мактау авазын ишетүгә, йөзенә генә түгел, бөтен кыяфәтенә мәгърурлык иңә һәм ул вәкарь белән генә әйтеп сала:

–  Телләре –  чын көмеш!

Ни гаҗәп, туган нигезендә әнә шул рәвешле тальянга табыну яшәп килсә дә, малай чагында Нәҗип аларны кулына алып карамады, гармун кычкыртып карау башына да килмәде хәтта. Ходайдан вакыт җитте күрәсең, беркөнне исә кисәк кенә шул мактаулы уен коралы хакында уйлана башлады.

Аңа унбер тулып, ил өстенә зур афәт килгән – сугыш чыккан елның җәе иде ул. Кичен, гадәттәгечә, хуш исләр аңкытып торган печәнлеккә менеп ятты Нәҗип, һәрвакыттагыча, йоклап китә алмый аунады. Шулай җәфаланып ятканда, кинәт бер нәрсәгә игътибар итте. Бәй, урамнар тып-тын ич бүген. Башка төннәрдә авылның әле югары очыннан, әле су буеннан тальян моңы агыла, һәм кайчак кемдер аңа кушылып җырлый. Һәм бу хәл гел генә диярлек беренче әтәчләргә кадәр дәвам итә торган иде. Кичке урамда гармун тавышы ишетелүгә, өлкәннәрнең сөйләшкәннәрен үзе тыңлап торганы булды Нәҗипнең:

–  Әхмәди Харисы моңая.

Харис кына түгел, бөтен авыл моңая иде әлеге тальян тавышыннан. Яп-яшь килеш егетләр кулы да тота алмый калган күпме кызлар, пешкән алма кебек чагында тол калган күпме хатыннар мендәр почмагын тешләп елаганнардыр ул кичке назлы авазлардан. Бүген исә урамнар тынып калган, ник кенә бер шылт иткән тавыш ишетелсен. Әллә соң Харис абыйны да алып киткәннәрме утлы җәһәннәмгә?!

Сорауларга җавап иртәгәсен үк табылды –  әйе, сугышка алганнар авылның бердәнбер гармунчысын. Бу хәбәр исә малайлыктан чыгып килгән Нәҗипнең миендә буыннар әмере булып яңгырады. Шул көнне ул беренче тапкыр әтисенең көмеш телле тальянына үрелде.

Утырдым да уйный башладым дисә, ялган булыр. Мәгәр ул бик тиз өйрәнде гармунга. Туганда ук музыкант булып туган диярсең, ике-өч атнадан малай инде авыл көйләрен ярыйсы ук шома сыздыра иде. Юк, бөтенләй ятим калмады Түбән Кәминкә –  оста Харис урынына яшь гармунчы Нәҗип басты. Алай да, мәшһүр авылдашы сыман, кичке авылны моңга күмеп урамнар урамый әле малай. Урамаса урамас, мәгәр мәҗлесләрдә, башка кирәкле урыннарда гармун тавышы чыгарырга ярар. Ә гармун дигәнең бик тә, бик тә кирәк иде ул елларда. Көн тудымы, Түбән Кәминкәдән кемнәрдер Чирмешәнгә комиссиягә бара. Ерак юлга чыгасы атларга колхозның яхшы юртаклары җигелә, арбаларның дүрт ягына да ышкыламаган каен такталардан утыргычлар ясала. Никрут егетләр тезелешеп, берсен-берсе җилкәләреннән кочаклап утыра шуларга. Нәҗипнең исә урыны түрдә, көмеш телле тальяны кулында.

Егетләрнең әле кичә, яисә өченче көн «күренергә» барганнары бүген инде яуга китә, комиссиягә башкалары җыена. Малай-гармунчыны олауларның берсеннән дә калдырмыйлар, җырлары исә тегеләренең дә, боларының да бер үк:

Без авылны чыккан чакта…

Гармунчы булу, аның данын күтәрү бик җиңелдән түгел. Аңа ирешкәнсең икән, ул исем-дан сине гомерең буе озатып йөри. Уен-көлкеле каз өмәләре, җырлы-биюле аулак өйләр, иске мәчетләрнең түрләренә тактадан әмәлләп куелган сәхнәләр, төрле конкурс-смотрлар… Әлеге мәшәкатьле даннан туган авылыңнан чыгып киткәч тә котылырмын димә.

Хәтерләми, полкташларына үзе сөйләп ташлагандырмы, аның гармунчы икәнен тиз белеп алдылар Ерак Көнчыгышта. Һәй, әйтеп торуның хаҗәте бар идеме соң?! Русиядә татар булмаган тишек тапмыйсың: Спасск-Дальнийда да бар иде алар. Шәһәрнең бер читендәге цемент заводында аеруча күп иде татар яшьләре. Хәер, алар полкта да аз түгел, араларында якташлар да җитәрлек. Әнә ич, Мөстәкыйм Госманов Зәй-Каратае янындагы Үзбәк авылыннан, Фәһим Галимов шул тирәдәге Тимештән, Шөгер-Әлмәт егетләре дә күренгәли. Җае килеп, калага чыктылар исә, якташлар бергәрәк тә булырга тырышалар һәм инде, мәгълүм ки, аяклары үзеннән-үзе татарлар яши торган цемент заводы бистәсенә тарта. Килеп җитүләренә, Нәҗип кулына күпне күргән, баса торган телләре ашалып беткән бер-бер тальян китереп тоттырдылар. Нәҗипкә ни, уйный егет, сайрата – җае, урыны, тотарга коралы гына булсын. И, кинәнделәр дә соң биеп заводтагы татар кызлары.

 

Шулай бер көнне Нәҗип штабтагы бихисап кәгазьләре белән әвәрә килеп утыра иде. Сак шыгырдап, сыза гына ишек ачылды һәм аннан таныш мышнау ишетелде. Борылып карамаса да белде Нәҗип – якташы Мөстәкыйм. Аның тырпайган кыска чәчен күз алдына китерергә өлге мәде, тегенең ярымпышылдап дәшкәне ишетелде:

–  Карале, Чирмешән, чыгып кер әле! –  Әнә шулай үз итеп, «Чирмешән» дип эндәшә иде якташы.

Алар Фәһим белән икәүләр икән. Ашыкканнар, күрәсең, сулулары капкан. Бер-беренә өсти-өсти «сер»не чиштеләр:

–  Анда…

–  Бер урыс…

–  Гармун кычкырта, –  диделәр икесе берьюлы.

–  Нинди гармун?

–  Чып-чын тальян, –  дип кызуланды Мөстәкыйм. –  Ну, малай, тавышы да тавышы…

Бу алыс җирләрдә урыс егетенең тальян тотып утыруына гаҗәпләнмәде Нәҗип. Ул инде белә: Себер һәм Ерак Көнчыгыш тарафларындагы күп кенә урыслар ике рәтле гармун белән түгел, нәкъ менә тальян белән мавыгалар. Шуңа да якташларының хәбәренә һич кенә дә исе китмәде:

–  Шуннан ни? дип кенә куйды.

–  Ул бит адәм рәтле уйный да алмый, дип кайнарлануында булды Мөстәкыйм. Гармуны шә-әп! Кем белә, мужыт сатып та җибәрер.

Штабтан чыккач та күрделәр: аргы казарма янындагы ялгыз карагай төбендәге эскәмиядә, чыннан да, берәү гармун шыңгырдатып утыра. Сөйләшми генә шунда таба атладылар.

Такыр башлы, табак битле бүтәкә егет шәһәргә каршы якта рәшәләнеп торган офыкка карап дөньясын оныткан, үзе ниндидер көй чыгарырга азаплана – сагышлануы инде бахырның. Янына гаскәри егетләр килеп басканын тоемлап, ул туктап калды, зәңгәр күзләрен чакырылмаган кунакларга төбәде. Сипкелле битендә: «Йә, ни кирәк? Тыңлыйм», дигәне ярылып ята иде.

Күрде Нәҗип: гармунның тышкы кыяфәте әллә ни түгел, буяулары уңган, телләре ашалып шомарган, мәгәр тавышы искиткеч.

–  Сат миңа тальяныңны, –  диде ул урыс егетенә, бернинди кереш-ураусыз. –  Барыбер уйный белмисең бит…

–  Шту син, –  егет утырган урыныннан чәчрәп торды. – Ул бит әти төсе!

–  Атаң… гармунчы идеме?

–  Егет чагыннан уйнаган ул бу тальянда, кызлар йөрәген җилкеткән.

–  Үзе ясаган алайса?

–  Ясамаган, гармун аңа бабайдан калган. «Миңа кадәр кемнәр вә күпме уйнаганнардыр, мин ул хәтлесен белмим, –  ди торган иде әти, инде менә минем кулда чирек гасыр». Шунысын да өстим: әти белә-белгәннән бирле төзәтмәгәннәр аны.

Нәҗип ихтыярсыздан янә тальянга карап алды. Аның кыяфәтенә караганда, егетнең сүзендә хаклык барга охшый. Әй, эш тышкы ягындамыни соң. Тавышы диң, тавышы. Сандугачыңны көнләштерер, валлаһи! Телләре нәрсәдән икән? Көмештер, мөгаен.

–  Сат миңа, күпме сорасаң да бирәм!

Алдашмый иде Нәҗип, акчаны мул алды ул хезмәтендә –  аена 550 сум. Гаскәри кешенең исә чыгымнары юк диярлек: ашау – байдан, үлем –  Ходайдан. Акча дигәнең гимнастерка кесәсен бүлтәйтеп, уңайсызлап тора.

Мәгәр урыс егете дә акчага кызыга торганнардан түгел икән:

–  Әткәй истәлеге дип әйттем ич мин сиңа! Истәлекне сатып була димени?

Сатулашуга Мөстәкыйм белән Фәһим дә кушылып киттеләр. Юмалап та карадылар тегене, үзең уйный да белмисең дип, гарьләндерәсе дә иттеләр, акча белән дә кызыктырдылар. Егет исә һаман да бер балык башын чәйни: истәлек һәм вәссәлам. Ярты сәгатьтән артык сөйләшү берни дә бирмәгәч, Мөстәкыйм соңгы хәйләсен айкап чыгарды. Аныңча, урыс кешесен җиңсә шул хәйлә генә җиңә алачак иде:

–  Ярый соң, син уйный тор, туган, –  диде ул, полк урнашкан шәһәрчекне уратып алган койманың теге ягына ымлап. –   Мин барып бер-ике чалмалыны алып килим булмаса.

Әмма аның бу хәйләсе дә, атылмый калган мылтык сыман, файдасыз булып чыкты.

–  Йөрмә, эчмим, –  диде егет һәм гармунын күн букчасына салырга әзерләнде. Шулчак кисәк кенә моңынчы сатулашудан читләшебрәк торган Нәҗип телгә килде.

–  Тукта, ашыкма, брат. Бир әле, һич югы бер уйнап карыйм…

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: sarman-rt.ru

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас