Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
10 октябрь 2025, 23:06

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Бәсле чәчәк (Моңсу хатирә)

Сталинизм чорының бозык әхлак, ялган патриотизмы тагы да ныграк тамыр җәйде ул сугыш елларында. Болар турында әле без бик аз язабыз, аз беләбез.

Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Бәсле чәчәк (Моңсу хатирә)
Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН. Бәсле чәчәк (Моңсу хатирә)

Кырау бик кинәт һәм шактый иртә төште. Кичә генә кояш җәйдәгечә кыздыра, өскә кыска күлмәкчән, аякка нечкә каешлары белән генә эләктерешле җиңелчә табан гына эләктереп йөри идек.

Иртүк уянып китүгә тәрәзәгә карасам, бөтен җир ап-ак – кар яуган мәллә дип торам. Юл капчыгымнан йон күлмәгемне, җылырак аяк киемен актарып алдым да тизрәк тышка ашыктым. Кыраулы иртәләрен һава аеруча саф, салкынча-тансык була, туйганчы бер сулап калырга кирәк.

Санаторийның кичә генә шау чәчәкле, көләч ишек алды ап-ак. Бәсләре инде эрергә өлгергән чәчәк куаклары гына караеп шәлперәйгәннәр.

Сукмакта эзләремне аермачык калдырып, акрын гына атлыйм. Кинәт алдымда, ап-ак җир өстендә аеруча матур балкып, кып-кызыл чәчәк күреп алдым. Ничек кырау тими калган аңа? Исеме ничек ул батыр-чыдам гүзәлкәйнең?

Якынаер-якынаймас ук адымнарым акырынаеп калды. Юк, алай ук батыр-чыдам түгел икән. Кызыл-кәпәч тә түгел. Эре-эре ак таҗлы чәчәк. Лилия бугай. Кояш нурын шулай уңай-уңышлы чагылдырып, ерактан гына ул миңа кып-кызыл булып күренгән.

Читләре инде кара көйгән, яфрак каплаган ышыграк төшләре дә инде җәйге сафлыгын югалткан ялгыз чәчәк янында озак кына басып тордым.

Күңелне тирәнтен сызлаулы нечкә моңсулык биләп алды. Моңсу күңел моңсу хатирәләр уята иде.

*

Безнең артиллерия полкы болай да гел көпчәкләр өстендә. Пушкабызны машина артына тагып, үзебез өсте ябулы кузовка менеп утырабыз да, әйдә, яңа урынга, фронт сызыгында безнең утлы күчтәнәчләр аеруча кирәгрәк башка бер төшкә!

Бу тапкырга сәяхәтебез үзгәрәк булды. Полк вагоннарга төялде. Сизенәбез, юлыбыз шактый озын-озак булырдыр шикелле. Нараларга аякларыбызны рәхәтләнеп сузып ятып, адәмчә йоклар төннәр дә насыйп икән! Юкса, машиналарда барганда, аякларны сузу түгел, арканы терәтергә дә бик кыен була иде моңарчы.

Вагоннарга төялү мәшәкатьләре бетәр-бетмәс, безгә, элемтәчеләргә, яңа боерык: бөтен составка, паровоздан алып соңгы вагонга кадәр телефон үткәрергә.

Өстеңә ут явып тормый, бу эшне җиңел-тиз башкардык. Эшелоныбыз әле кузгалырга ашыкмый. «По вагонам!» дигән команда да юк. Сентябрьнең җылымса-рәхәт киче. Солдатлар, офицерлар гүя кичке биләмгә чакыралар, ашыкмый гына эшелонның буеннан-буена сөйләшеп йөриләр. Бик еш дәррәү көлешеп җибәрүләр ишетелә. Җае гына чыксын, безнең дә Молдабай белән сөйләшеп сүзләр бетәсе юк. Молдабай Оренбург ягындагы бер авылда туып-үскән казакъ егете, бер-беребезне яхшы аңлашабыз. Аңлашабыз дим дә… Бик тиз бәхәсләшеп тә китәбез. Бәхәсне, күбесенчә, Молдабай ачып җибәрә иде шикелле. Бу юлы да ни турындадыр бәхәсебез кызып кына килгәндә, яныбызда гына ифрат ягымлы, тансык хатын-кыз тавышы, өстәвенә, үзебезчә, саф татарча эндәшү ишетелде:

– Серләрегез берексен, якташлар!

– Уртасында бул!

– Сәламнәребез яусын! – диештек.

– Сез кайсы яктан?

– Зөя буе кызы мин. Ул авыллары исемен дә кушып әйткән иде дә, таныш булмаган ул исем ничек шул гомер истә торсын? (Ә менә үз исеме бик истә – Фидая.)

– Хәзер инде Фая булдым. Монда эләккәннән бирле чын исемем белән дәшүчене түгел, татарча бер авыз сүз ишеткәнем юк иде. Рәхмәт сезгә, рәхәтләнеп үзебезчә гәпләшеп йөрисез, – дип, күңелләрне үстереп җибәрде кыз.

Без исә артиллерия полкында хатын-кыз солдатлар бөтенләй юк дип белә идек. Юлда йөргәндә элек зенитчы кызларны, флажоклары белән юл хәрәкәтен көйләп торучы кызларны, ә иң күбе – санрота, санбат шәфкать туташларын гына очрата идек. Баксаң-күрсәң, менә бит, безнең арада да бар икән ич гүзәл җаннар!

Фидая, чыннан да, безнең өчен күктән иңгән гүзәллек фәрештәсе булды. Карлыгач канатыдай кыйгач кашлар, йомшак та, өздереп тә караучы кара-коңгырт күзләр. Аз гына да кер-тузан кунмаган хәрби кием аңа бик килешә. Билендәге киң солдат каешы җыйнак кына гәүдәсенең бар зифалыгын тагы да камилрәк күрсәтә сыман.

– Тупчы кызны беренче күрүебез. Бик авыр түгелме?

– Туп атмыйбыз без, – диде Фидая, бит урталарын көләч уймакландырып. – Монда да шул ук хатын-кыз эше: кер юабыз. Хозвзводта. Тагын ниләр сөйләшергә өлгергәнбездер, күптән көтелгән «по-вагонам» командасы яңгырады, сүзебез бүленде.

 *

Кайда телефон, шунда трубкасын бау белән колагына кысып бәйләгән элемтәче солдаты утыра инде аның. Безнең отделение полк штабы урнашкан вагонда кизү тора бүген. Бер як яртысы нәкъ башка вагоннарда кебек ике кат сәндерәләрдән торса да, икенче ягында бөтенләй башка дөнья монда. Зур гына өстәл, янәшәсендә безнең телефон тумбочкасы. Ә почмактарак йомшак юрганы җәелгән ятыравык шарлы, дугай-дугай бизәкле киң генә карават тора. Сәндерәләрдә, нәкъ безнең вагоннардагыча, шинельләрен түшәк тә, юрган да итеп, штаб офицерлары тезелешеп яткан. Бу яктагы сиртмәле карават исә полк командирыныкы икән. Әнә ул, ак җәймәне бер якка эшеребрәк караватына җайлап утырган да, юан папиросын көйрәтә, ара-тирә генә башка офицерлар әңгәмәсенә берәр сүз кыстыра. Минем үз эшем:

– «Фиалка»! Мин «Астра», мине ничек ишетәсез? – дип, линиянең төзеклеген  даими тикшереп торам, чакырсалар, трубканы подполковникка яки штаб начальнигы майорга тоттырам.

Штаб булгач, башка вагондагыларның да йомышы төшми тормый.

 

Шалтыраталар да, тукталуга килеп тә җитәләр. Менә бер тукталышта хатын-кыз тавышы керергә рөхсәт сорады. Таныш тавышка күтәрелеп карасам – Фидая Култык астына җәймәләр кыстырган. Керүгә, «рөхсәт итегез» дип, подполковникка сүзен әйтте дә, караваттагы җәймәләрне җыеп алып, яңаларын җәйде. Шуларны эшләгәндә татарчалап миңа дәште:

– Тиз бушыйсызмы әле, сержант?

– Бер сәгатьтән кимрәк утырасым калды.

– Безнең янга да сугыл, якташ. Бик сагындым үзебезчә сөйләшеп утыруны.

Шунда подполковникның бик кискен әмере яңгырады:

– Прекратить тара-бара!

– Есть прекратить тара-бара, – дидем мин көр тавыш белән. Нихәл итәсең, хәрби тәртибе шулай ич…

Подполковник усал итеп карап куйды.

Фидая башын иеп чыгып китте.

Алмашчым Молдабай килгәндә, поезд, авыр гына уфылдап, ялан кыр уртасында тукталып калган иде. Тизрәк хозвзвод вагоны ягына чаптым. Әллә күзәтеп торган, каршыма ук Фидая сикереп төште.

Балаларча җитәкләшеп, юл буе калкулыгы итәгенә килеп утырдык.

– Беләсеңме, Рафаил, бүген төшемдә әниемне күрдем мин. Тавыкларга җим сибеп йөри икән, дим. Безне чакыруы инде ул әни җанашымның. Ике абыйны, мине. Ә син нинди төш күрдең?

– Сине күрдем мин, Фидая.

– Тапкансың икән күрер төш! Фи… Минем әле тагын бер күрәсе килгән төшем бар. Ни телим, ни телим, керми генә.

– Нинди төш ул, Фидая?

– Әйтсәң дә инде… Габдрахман керсен иде төшемә. Дөресен генә әйткәндә, төштә генә түгел, үзе очрамасмы дигән өмет белән кул куйдым да инде мин теге язуга.

– Нинди язу ул?

– Ихтыяри-мәҗбүри китәм сугышка дигән язуга инде. Аның «мәҗбүри» дигәнен кәгазьгә язып тормыйсың, эчкә генә йотасың. Кул куеп чыккач та түккән күз яшьләре…

Фидая, ике кулы белән йөзен каплап, итәгенә иелде.

– Синең очратканың юкмы Габдрахманны? – диде, сизелер-сизелмәс кенә сулкылдап. – Аны бик тиз танып була. Иягенең менә бу төшендә ун тиен көмеш кадәр миңе бар аның. Бик матур зәңгәрсу миң. Яшькә синнән өлкәнрәк, гәүдәгә дә озынрак. Очратканың юкмы?

– Бәлки очрагандыр да. Танымагач, ничек беләсең? Очратырбыз әле без аны. Руслар әйтмешли, чем черт не шутит.

– Их, элегрәк очрасын иде шул ул! Хәзер инде… Үзең күреп-сизеп йөрисеңдер инде безнең хәлләрне. Ил сакларга китәбез, имеш… Баксаң, кәнизәкләр кирәк булган икән аларга… һай, белмәдем шул, белмәдем. Башыма да китерми идем.

– Син нәрсә турында, Фидая?

Фидая керфекләрен сирпеп миңа карап куйды да иңендәге противогаз капчыгында актарынырга тотынды.

– Онытып та торам икән, сезгә җылы эчке күлмәкләр алып чыккан идем мин. Көннәр суыкка таба бара бит. Менә, бер парын Молдабайга бирерсең. Төсем итеп киеп йөрерсез. Урынга барып җиткәч, очрашулар тагын язгандырмы, юкмы? Сез ут эчендә, без, ни әйтмә, арттарак. Ал, ал, сержант, бездә исәбе-хисабы юк аның.

«По вагонам!» командасы яңгырады да, ашыга-ашыга гына кул бирешеп, икебез ике якка йөгердек.

 

Чираттагы кизү торуым кичке караңгылык тәмам куерып җиткән чакка туры килде.

Мин килгәндә сәкеләрдәге офицерлар инде чыгып беткәндер, подполковник белән майор өстәл янында утыралар иде. Солдатның күзе тиз төшә бит, өстәлдәге чит ил консервалары, безнекенә охшамаган буынтыклы-бизәкле буш шешәләр күренде.

Бераздан майор хушлашып чыгып китте. Подполковник үзенең сиртмәле караватына барып утырды. Шырпы белән тешен казый-казый кырын ятты. Аннан миннән трубканы сорап алды.

– Егерме өченче, мин – беренче. Финикны минем янга! Әйе инде, аңгыра… Үтәгез! Тиз!

Эшелон туктап торган чак иде. Күп тә үтмәде, ишектә купшы мыеклы, тук йөзле, старшина погонлы киң иңбашлар күренде. Аннары мыек иясе, капчык чөйгәндәй генә итеп, җиңелчә бер гәүдәне вагон идәненә утыртып куйды да, подполковникка сүзсез генә честь биреп, күздән югалды. «Финик» торып басты. Шунда гына танып алдым. Капчык урынына чөелүче – Фидая иде.

– Сержант, ишекне яп! – дип боерды миңа подполковник.

Боерыкны кабатламыйча һәм честь бирмичә генә үтәдем.

– Астра! Мин – дуңгыз… сарык мин! Ничек ишетәсең? – дип, чакыру атамаларын бутый-бутый, линиянең төзеклеген тикшерә башладым.

– Лилия! Әллә акылдан шаштыңмы син анда, идит-кудрит… – чыбыкның теге очында катлы-катлы сүгенү ишетелде…

* * *

Ерактан күзне чагылдырырдай кызыл булып күренгән бәсле чәчәк миңа шушы вакыйганы хәтерләтте.

Еш искә төшә, еш уйландыра мине бу вакыйга.

Тиңдәшсез батырлыклар, миллион корбаннар, елга-дәрья булып аккан күз яшьләре бәрабәренә яулап алган Бөек Җиңү! Без әле һәлак булганнар санын да төгәл генә алып бетерә алганыбыз юк, ә канлы күз яшьләре, чәлпәрәмә килгән язмышлар, мәсхәрәле әмер-боерыклар нинди генә үлчәүгә сыя икән?

Сталинизм чорының бозык әхлак, ялган патриотизмы тагы да ныграк тамыр җәйде ул сугыш елларында. Болар турында әле без бик аз язабыз, аз беләбез.

Батырларга, корбаннарга башыбызны түбән үк иик!

Бәсле чәчәкләр турында да онытмыйк!

 

Фото: Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас