Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
18 август 2025, 23:29

Рафаэль АБДУЛЛОВ. Каймак урлау

  – Йә Ходай, картлык көнемдә бар икән күрәселәрем!                                                 

Рафаэль АБДУЛЛОВ. Каймак урлау
Рафаэль АБДУЛЛОВ. Каймак урлау

Сугыш елларында авыл халкы, фронт өчен дип, ару-талу белми эшләде. Ферма сыерларыннан, аерым хуҗалыклардан җыелган сөтне озатырга олаулар җитешмәү сәбәпле, аертып, каймак итеп җибәрәләр иде. Кичтән каймак тутырылган фләкләрне ферманың каравыл өе алдына эшләнгән карбазына төшереп, санап, Тимергали бабайга тапшырып, йозагын биклиләр.

Кәжән бөркәнгән Тимергали бабай, каравыл өенең күтәрмәсенә утырып, үзе турап ясаган тәмәкәсен төреп кабызды.

– Ташлап булмый бит шушы зәхмәтне, – дип сөйләнеп алды. Ичмасам, ае да чыкмый! Күзгә төртсәң күренмәс, башка көннәрдә болай ук булмый торган иде. Монавы тавы да ышыклый, тау астына ферма төземәсәләр! – дип сукранды.

Тәмәкесен тартып бетереп, тын гына уйланып утырганда, ферманың икенче башында шатыр-шотыр агач сындырган тавыш ишетелде.

– Нәрсә бар икән анда? Берәр малны сөзеп ташламасыннар! –дип, тавыш килгән якка атлады.

Савым сыерлары ябылган утарны әйләнеп карап чыкты, ул-бу юк, кайберләре басып тора, кайберләре күшәп ята.

– Шайтаннар! Мине куркыттыгыз! – дип сукранды бабай.

Яшь башмаклар ябылган утарны да урады, анда да тәртип. «Шөкер, бар да тыныч», дип әйләнеп килсә, ни күзе белән күрсен - карбазының капкачы ачык, йозагы җирдә ята!

– Йө Ходай, картлык көнемдә бар икән күрәселәрем! – Тимергали карт, ачынып, базга төште. Биш фләкнең берсеннән җилләр искән. Ә бер фләктә күпме каймак!

– Ни дип җавап бирәм инде хәзер? Карт көнемдә төрмә юллары күрергә язган микәнни газиз башкаема! – дип үрсәләнде. Нәрсәмә кирәк булган миңа бу каравыл эше! Хатын сүзен тыңлап! «Бар, бар, янәсе, син дә каравылламагач, кем каравылласын аны!» – дип, колак итен ашады. Менә сиңа, каравылла! Сыерыңны сатып түләсөң дө җитмәс акчасы! Шулай әрни-әрни таң аттырды бабай. Эзләп китәр иде – карбазының ишеге биксез. Ниһаять, савымчыларның килгәннәре күренде.

– Балалар, бүген мине таладылар! – Картның тавышы да, куллары да калтырый иде. Хатыннар аптырашты:

– Сөт урлаганнары булгалады инде, каймак югалуы ишеткән- күргән хәл түгел! Кемнең эше икән бу?

Тимергали карт «ah-уһ»лап идарә йорты алдына барып җитте. Идарә башлыгы Батырша кордашы тыкрыктан төшеп килә иде.

– Кемне көтәсең таң тишегеннән? Минеме? –дип сорады ул, аптырап.

– Бетте баш, Батырша! Үтерделәр мине!

– Кемне үтерделәр?!

– Мине үтерделәр, кемне булсын!

– Бәй, менә бит исән-сау басып торасың!

Тимергали бер фләк каймак урланганын сөйләп бирде.

– Шулай диген. Кеше-фәлән үтергәннәрме дип, котым очты. Бер фләк – энә түгел, эзләп табарбыз. Һич тә булмаса, районнан милиция чакыртырбыз.

Шунда гына бабайның эченә җылы йөгерде.

– Әй, Тимергали, Тимергали! Шул хәтле шөрләп төшмәсәң! Үзең урламагансыңдыр бит?

– Аллам сакласын, каймакларын бармак та тыгып капканым юк!

– Арбага салып еракка гына алып китмәсәләр, табарбыз, авыр бит, – диде Батырша карт һәм, идарә кешеләрен җыеп, эшне аңлатты. Бер төркем халык ферма ягына юнәлде. «Ат эзе юкмы, ат белән йөрмәгәннәрме» дип, ферма тирәсен урадылар. Ат-арба эзе күренмәде. Тирә-юньдәге чүп өемнәрен, чокыр-чакырны сәнәк белән төрткәләп чыктылар, ферма эчләрен карадылар – эзләгәннәре табылмады.

– Фләк авыр, ерак алып китәлмәгәннәрдер, – диде Шәмсетдин бабай.

Ленинградтан эвакуацияләнеп килгән урыс хатыны Ольгага бу хәл бигрәк авыр тәэсир иткән иде:

– Ну тапмасак! Ул оятсыз кеше ничек ашар икән каймакны! Аның сүзен күтәреп алдылар:

– Фронт өчен әзерләнгән ризык!

– Тамагына аш булып түгел, таш булып батсын!

– Авыл халкыннан, колхоз фермасыннан стаканлап җыелган сөт бит ул! Солдат ризыгын урларга ничек куллары күтәрелгән!

– Сатлык җан! Кеше талап, җиңел яшәмәкче булдымы икән. Тотсалар, иң каты җәза биреп, төрмәгә утыртсыннар үзен.

Эзли-эзли, арып, барысы да бер урынга җыелдылар. Шулчак Ольга апа сүз башлады:

– Иптәшләр! Уйлап карыйк әле. Бөтен җирне карап чыктык – фляга юк. Сез ничек уйлыйсыздыр, белмим. Минемчә, каймак елгада булырга тиеш. Ни өчен дисезме? Ул кеше бик уйлап эшләгән. Каймак салкын суда ачымый да, кеше күзенә дә күренеп ятмый.

Колгалар алып, ферма яныннан гына агып яткан инештән эзли башладылар. Аһылдап төшкән Тимергали карт бертуктаусыз:

– Табылсын гына! Сезне соңгы тавыгымны суеп булса да сыйлыйм, Аллаһы бирсә, – дип сөйләнә.

Иң алдан барган Шәмсетдин картның сәнәгенә нәрсәдер «зең» итеп бәрелде.

– Тимергали, йөгер өеңә. Теге тавыгыңны тота тор!

– Туктале, Шәмсетдин, башта нәрсә икәнен күрик! Әллә берәр буш мичкәдер?

– Бернинди буш мичкә дә түгел! Әнә бит нинди авыр кузгала. Хәзер алып чыгам, – дип, Шәмсетдин карт күлмәген сала башлады.

– Бабай, тукта! Үзем алып чыгам! – Яшүсмер егет Хәмит, ялт чишенеп, суга кереп китте.

Ярдагылар, Хәмитнең башы судан күренү белән:

– Нәрсә? Фләкме? – диештеләр.

– Әйе, шул үзе! Бәйләп тартырга бау кирәк, болай күтәрерлек түгел, авыр.

Бау табып алып килеп, күмәкләшеп тартып чыгардылар. Ачып карагач, күрделәр – фләк тулы каймак.

– Болай булгач, күңелем басылды, мин киттем карчык янына кайтып. Эш беткәч, бөтенегез дә безгә! – дип, Тимергали бабай алдан кайтып китте.

Фләкне тәгәрәтеп каравыл өенә алып килгәндә, Мөнирә җиңги, калган фләкләрне арбага төяп, безне көтеп тора иде. Безне күреп, йөзе кояштай балкыды.

– Уф, Аллам, зур бәладән котылдык бит!

Аны:

– Юлда тагын югалта күрмә инде, – дип озатып калдык.

Аннан Тимергали бабайларга тавык ашарга киттек.

Бабай яшь вакытыннан ук бик оста куллы кеше булганга, каралты-курасы бик төзек, җимерелеп-тузып яткан бер нәрсә дә юк. Йорты көлеп, тирә-якка ямь чәчеп утырa.

Ишектән Йөзлебикә әби күренде:

– Ә-әй, кунаклар килгән, әйдәгез, үтегез, үт, нишләп анда туктап калдыгыз, чит кеше түгелсез ләса.Тимергали, чык, каршы ал кунакларны! Өй эче матур итеп җыештырылган, зур якның түр ягында зур сәке, ул йортның яртысын диярлек алып тора. Аңа ак киез җәелеп, почмакка таудай түшәк-ястыклар өелгән. Сәке уртасындагы ашъяулыкта җиз самавыр җырлап утыра.

Тимергали бабай безгә аякларны салырга кушып, түргә әйдәде.

– Әйдәгез, тартынып тормагыз инде, – дип, җиз таз өстендә комганнан су коеп, кулларыбызны юдырды.  Шәмсетдин бабай иң түргә үтте, без дә сәкегә, аякларыбызны картлар кебек бөкләп, менеп утырдык. Ольга апаны гына сәке кырына утыргыч куеп утырттылар. Йөзлебикә әби казан ягыннан, парлары чыгып торган тавык ите тулы зур агач коштабак алып килеп, картының каршына китереп куйды:

– Әтисе, үзең өлешләргә бүлгәләп, кунакларга таратырсың, яме!

– Ярар, ярар, – дип, бабай җәһәт кенә өйалдын урап керде. Кулында –  олы кара шешә. Менә, берәр эш булып, йә туганнар килеп чыкса дип сакланган нәрсә иде, сезнең ризыкка язгандыр.

– Әлдә эзләшеп табып бирдегез. Сыерны саттыралар иде сугыш ризыгын урлаткан өчен. Ул үзе кеше әйберен, аягы астына ташла- салар да, ала торган кеше түгел. Рәхмәт инде сезгә, – дип, сүзгә кушылды Йөзлебикә әби.

Бабай кара шешәдәге бал балын тустаганнарга койды. Табадагы көлчәне, икмәк кисәкләрен, тавык итен өлешләргә бүлгәләп, һәркемнең алдына якынрак куйды.

– Йәгез, кунаклар, «бисмилла» әйтеп җитешик, – дип, балны урт- лады, тавык ите белән кушып, шулпаны тәмләде. Уртага куелган зур табактагы шулпаны һәркем үзе бүлеп алып ашарга тотындылар.

– Их, нинди тәмле!

– Маңгайлардан тирләр бәреп чыкты…

Мәҗлес гөр килеп торды. Аштан соң юкә балы белән чәй килде. Телләре чишелгән Шәмсетдин бабай белән Тимергали бабай үзләренең егет чакларындагы мутлыкларын сөйләп киттеләр.

– Их, әле булса иде безнең яшь чаклар! Белер идек бит, ә! Авыл тулы җиткән кызлар, тормышның тәмен дә белеп өлгермәгән киленнәр…– дип сөйли башлаган Шәмсетдин картны туктаттылар:

– И бабай, яшь булсагыз, монда сыйланып утыра алмас идегез, сугышта йөрер иде башларыгыз.

– Шулаймы? Әйе шул, балалар, дөрес әйтәсез, дип ризалашты картлар.

– Әлдә сез бар әле авылда! Бөтен кеше сезгә карап тора. Безнең киңәшләшергә сез бар. Сугыш турында сүз кузгатмыйк инде, болай да авыр бит, – диештек.

Шәмсетдин бабай сузып кына җыр башлады:

Җирән генә атым, һай, арымый,

Алларында солысы бар чакта.

Үсеп тә генә җитеп егет булдык,

Хур булмадык дуслар каршында…

 

Марсель КӘЛИМУЛЛИН рәсеме.

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас