Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
1 август 2025, 12:04

Марат КӘБИРОВ. Кайту. Повесть (16)

Көтмәгәндә мәетләр өемендә кемдер селкенеп куйды. һәм бер хатын тырмаша-тырмаша, дүртаяклап басты да күтәрелергә маташты. Күзләр аның ягына төбәлде. Бер мизгелгә хәтта немецлар белән полицайлар да катып калды. Ә хатын чайкала-чайкала аягына басты да полицайларга таба килә башлады. Аның кыяфәте коточарлык иде. Киеме ертылып челтәргә әйләнгән, битенең бер ягын этләр умырып алган, ботларыннан, балтырларыннан ит кисәкләре асылынып тора, ялангач күкрәкләре ит һәм кан боткасына әйләнгән.

Марат КӘБИРОВ. Кайту. Повесть (16)
Марат КӘБИРОВ. Кайту. Повесть (16)

Полицайлар җыеп алып киттеме, кай арададыр этләр юкка чыкты. Бары тик мәйдан уртасында ыңгыраша-ыңгыраша чәбәләнүче ярым үле кешеләр, җан бирә алмыйча тартышып ятучы гәүдәләр һәм бу тәмугтан котылган мәетләр генә торып калды. Бу күренеш озак дәвам итте. Бәлки, коточкыч булганга гына озак кебек тоелгандыр. Әмма авыл халкы тын да алмыйча күзәтте. Аларның башларын читкә алырлык та йә күзләрен йомарлык та чарасы юк, әлеге коточкыч күренеш барсының да аңын томалаган иде.

Бераздан мәйданда тартышып яткан кешеләр янына бер төркем полицайлар килеп автоматтан сиптерде. Тынлык урнашты. Кешеләр селкенергә, сулыш алырга да куркып каккан казык кебек басып тора иде.

Гауптштурмфюрер тавышы тынлыкны бозды:

– Безгә каршылык күрсәткән һәр кешене шундый һәм моннан да хәтәррәк язмыш көтә, – диде ул.

Аның тавышы тыныч һәм шушындый коточкыч хәлдә дә тыныч һәм битараф кала алуы белән куркыныч иде.

Көтмәгәндә мәетләр өемендә кемдер селкенеп куйды. һәм бер хатын тырмаша-тырмаша, дүртаяклап басты да күтәрелергә маташты. Күзләр аның ягына төбәлде. Бер мизгелгә хәтта немецлар белән полицайлар да катып калды. Ә хатын чайкала-чайкала аягына басты да полицайларга таба килә башлады. Аның кыяфәте коточарлык иде. Киеме ертылып челтәргә әйләнгән, битенең бер ягын этләр умырып алган, ботларыннан, балтырларыннан ит кисәкләре асылынып тора, ялангач күкрәкләре ит һәм кан боткасына әйләнгән. Ул полицайлар алдына килеп басты да:

– Атыгыз мине, – дип ыңгырашты һәм, тегеләрнең өнсез торуын күреп, җан әрнүе белән ярып салды: – Атыгыз… Зинһар, үтерегез… Жәзаламагыз…

Бер мизгелгә дөнья тынып калды. Бераздан җыелган халык арасыннан шундый ук җан өзгеч тавыш ишетелде:

– Әнием! Әни…

Тавыш дәвам итте, хәзер инде сүзләре аңлашылмый, бары тик күз яшьләре аша ыңгырашу гына һаваны телә…  Бу Тәнзилә иде. Бераздан ул хәлсезләнеп сулкылдарга кереште.

– Атмаска! – дигән тавышы ишетелде гауптштурмфюрерның. – Бандитлар белән бәйләнгән авыл кешеләре үзләрен ни көткәнне күрергә тиеш. Якынрак китерегез.

Ике полицай хатынны, ике ягыннан тотып, авыл халкы янына ук алып килде. Хатын чайкалып куйды, әмма егылмады, хәлсез, чалыш адымнар белән Тәнзиләгә таба килә башлады. Тәнзилә тыпырчынды. Үзен тотып торган куллар бушап калды, һәм кыз, төркемнән чыгып, әнисен кочаклады.

– Ән-ни-ем!…

– Кыз-зы-ым… – диде әнисе, иреннәрен көч-хәл белән кыбырдатып. – Кайт-тың-мы?..

Ул, кызының чәчләреннән сыйпарга теләп, калтыранган хәлсез кулларын өскә күтәрә башлады. Нәкъ менә элекке чаклардагы шикелле итеп, әниләрдә генә булган ярату белән тагын бер тапкыр кызының чәчләреннән сыйпау, иркәләү, ана назын тапшырып калдыру иде аның теләге. Бу назлары, бәлки, соңгысыдыр… Ул, иреннәрен кысып, бар көченә кулларын күтәрде. Кызының чәчләренә кагылды. Һәм кинәт нәрсәдер өзелде. Буыннары йомшарды, сулышы кысылды, күкрәгендә нидер шартлаган кебек булды. Һәм ул акрын гына сыгылып төште дә җиргә ятып тынып калды. Тәнзилә дә аның белән бергә егылды һәм әнисен кочаклап үбә-үбә үксергә кереште:

– Әни!.. Ән-ни… Әйе, мин кайттым, әни… Ташлап китмә, әни…

 

 

22

 

Кайгы-газапның чиге-чамасы юк иде. Газизләрдән газиз әниеңне этләрдән талатып, вәхшиләрчә җәзалап үтергәнне үз күзләрең белән күреп тор инде… Ичмасам, атып кына үтерсәләр дә бер хәл әле… Ә монда… Әнисенең әрнү-сызланулары Тәнзиләнең үзенә күчеп, бөтен булмышын көйдергәндәй булды…

Мәйдандагы корбаннарны полицайлар йөк машинасына ыргыта башлаганнар иде, Барбос, полиция начальнигы янына килеп, аларны җирләүне авыл халкына калдыруны үтенде. Озак кына ялынганнан соң, гауптштурмфюрер кул селтәде: «Теләсәгез нишләгез». Бөтен авыл халкы зиратка китте. Мәрхүмнәрне һәркайсына аерым кабер казып җирләделәр.

Тәнзилә берни эшли, берни уйлый алмыйча, кояш баеганчы әнисенең кабере янында утырды. Хәрәкәтләнерлек хәле, уйларлык уе юк иде. Хәтта әрнү-сызланулары, җан газаплары да юкка чыккан сыман булды. Үзен тормыш читенә ташлап калдырылган буш савыт шикелле тойды ул.

Кинәт кемнеңдер кулы иңенә кагылганга Тәнзилә сискәнеп китте. Бу Наташа иде. Ул да кайгыдан кара көйгән, елый-елый күз төпләре шешенеп беткән. Шулай да Наташа бераз тынычланып өлгергән иде:

– Әйдә, кайтабыз, – диде ул, Тәнзиләнең кулыннан алып. – Әйдә…

Тәнзилә дәшмәде, шулай да Наташага иярде. Бу дөньяда ахирәтенең дә булуы, аның янына килеп хәл белешүе, кул сузуы бөтен дөньяны каплап алган өметсезлек пәрдәсен шудырып төшергәндәй булды. Ул әле япа-ялгыз түгел, тормыш белән бәйләп тотучы җепләрнең барысы да өзелеп бетмәгән. Менә бит Наташа бар… Башка ахирәтләре… Әтисе фронтта… Ә әнисе юк…

Ләкин, ничек кенә авыр булмасын, моңа күнегергә кирәк иде. Әнисен җәзалап үтергән кешеләрдән үч алырга, үзләрен дә иң ачы газапка дучар итәргә кирәк. Әнә бит Наташа ничек нык тора. Әтисен алып китеп атып үтергәннәр, әнисен этләрдән талатып… Ә ул Тәнзилә кебек җебеп төшми. Нык булырга кирәк.

– Безнең кораллар бар иде, – диде Наташа, аның уйлар агымын сизенгәндәй. – Аларны кулланырга вакыт җитә бугай.

Тәнзилә дә нык булырга тырышты, әмма тавышы мескен чыкты:

– Бар алар.

Наташа кире каккысыз бер катгыйлык белән әйтеп куйды:

– Үч алырга кирәк.

Наташаның бу сүзләре иң зур юаныч шикелле яңгырады, хәтта күңелдәге газапларны да арткарак күчереп куйгандай булды. Үч алырга кирәк. Бу инде бушлык эчендә яшәү түгел. Бу – максат. Әгәр кешенең максаты бар икән, ул хәрәкәт итәргә тиеш.

– Алырбыз. – Тәнзиләнең дә тавышы ышанычлы иде.

– Бүген үк! – диде Наташа. Аның йөзендә – тәвәккәллек, күзләрендә ярсу очкыннар пәйда булды. – Мин бүген үк гауптштурмфюрерны үтерәм. Полицайлар отряды авыл клубын казарма кебек итеп ясаган, аларны да шартлатырга була.

– Ашыкма, – диде Тәнзилә. – Монда барысын да уйлап эшләргә кирәк.

Наташа аңа текәлде:

– Нәрсәсен уйлап торасың?! Бардың, аттың, шартлаттың…

– Юк… Ашыгырга ярамый. – Тәнзилә кабат үз хәленә кайта баруын тойды. Менә бит ничек: әгәр максатың бар икән, ул иң коточкыч кайгылардан да сөйрәп чыгара, җаныңдагы бушлыкны яшәү мәгънәсе белән тутыра һәм уйларга, хәрәкәт итәргә этәрә. Тәнзиләнең дә бөтен уйлары үч алу максатын гамәлгә ашыру өчен эшли башлады.

– Ашыгырга кирәк, – дип карышты Наташа. – Бүгенге вәхшилекләре җавапсыз калды дип шатланмасыннар.

Наташа да хаклы. Тик алар авылда хәлләрнең ничек торуын төгәл белмиләр, хәрәкәт итү планы да, алда торган эшкә ярашлы кораллары да юк. Ә автомат белән гранаталар гына әллә ни файда китермәскә мөмкин. Китергән хәлдә дә, аларны Тылсымлы йорттан барып алырга кирәк әле. Шуңа күрә артык ашыгу куркыныч иде. Ләкин Тәнзилә бу хакта әйтеп тормады.

– Наташа, әйдә, хәзер безгә кайтабыз. Шунда барысын да уйлап бетерербез.

Наташа бу юлы ризалашты:

– Карале, – аның күзләре очкынланып китте, – бәлки, Оля белән Катяга да әйтербез?

Тәнзилә уйга калды. Кызлар, әлбәттә, ышанычлы иде. Кешенең күбрәк булуы да әйбәт.

– Риза булмасалар?

– Ә без әйтеп карыйк. Ризалашмасалар да сатмыйлар ич алар.

– Әйдә, башта икәү уйлашыйк әле. Иртәгә аларга да әйтербез.

Ләкин Наташа үзенекендә нык торды:

– Юк, Тәнзилә, сузарга ярамый, – дип кырт кисте ул. – Мин хәзер кызларны җыеп киләм. Син шунда берәр нәрсә әзерли тор, тамак ачты.

Тәнзилә кул гына селтәде дә, өенә кайтып, бәрәңге пешерергә куйды. Һәм, түземсезләнеп, ахирәтләрен көтә башлады. Өй салкын да, котсыз да кебек тоелды. Кай почмакка гына күзе төшсә дә, анда әнисе басып торадыр кебек иде. Аның юклыгы күңелен тырнады. Өйдә торасы килми иде. Ул ихатага чыкты. Абзарда сыер мөгрәгәне ишетелде. Шайтан алгыры! Ул бит бүген савылмаган да, ашатылмаган да. Тәнзилә, чиләк алып, сыер саварга кереп китте.

Савып, малларның ашарына салып чыгуга, капка ачылып китте. Тәнзилә ахирәтләре дип уйлаган иде, әмма бу Барбос булып чыкты. Ул тирә-ягына каранып алды да, чатанлый-чатанлый, кыз янына ашыкты.

– Тәнзилә кызым, кайгыңны уртаклашам, әниең бик әйбәт кеше иде, – диде ул, килеп җиткән уңайга аның аркасыннан сөеп. – Әтиең белән дә бик тату яшәдек. Тик килүемнең сәбәбе ул гына түгел.

– Рәхмәт, Барый абый… – диде Тәнзилә. – Әйдәгез, өйгә керик. Менә яңа сауган сөт… Бәрәңге дә пешеп утыра…

Барбос өй ягына бер адым атлады да туктап калды:

– Юк, кызым, кереп тормыйм, – диде ул һәм сөткә ымлады: – Берәр кружка салып бирсәң ярый. Сусадым бик нык. Ә өйгә кереп тормам, караңгы төшкәнче йөреп чыгасы җирләрем күп.

Барбос Тәнзилә салып биргән бер чынаяк сөтне голт итеп эчеп куйды да бишмәт җиңе белән авызын сөртеп алды һәм:

– Иртәгә немецлар бик хәтәр план кора, – дип, Тәнзиләгә текәлде. – Унбиш яшьтән утыз бишкә кадәрге хатын-кызларны каядыр алып китмәкчеләр.

– Германиягәме әллә? – диде Тәнзилә. – Шунда кол итеп эшләтәләр дип әйтәләр бит.

– Смоленскины сөйләделәр шикелле. – Барбос аклангандай башын иде. – Немец теле бераз онытыла төшкән, барысын да төгәл аңлап бетермәдем. Анда булса, хәлләр бик хәтәр, диләр. Син үзең ышанган кешеләргә хәбәр ит тә урманга качу ягын карагыз.

Хәбәр яхшы түгел иде, тик Тәнзилә сер бирмәскә тырышты:

– Барый абый, миңа унбиш яшь юк бит әле, – дип елмайган булды ул. – Әни бөтенләй унбер дип яздырды.

Әмма Барбос җитди иде:

– Монда калучыларны нәрсә эшләтәселәрен дә әйтеп булмый, –  аның хәтта тавышы калтыранып китте: – Өмет юк бу палачларда. Немецлары да башкисәрләр, полицайларын әйтеп тә торасы юк.

– Тагын эттән талатырлар микән?

– Юк, алай итмәсләр хәзер, – дип җиңел сулап куйды карт. – Этлеләр командасы район үзәгенә китте. Тик боларның кеше мәсхәрәләү ысуллары чикләнмәгән бит. Син, кызым, качарга тырыш. Алып китсәләр дә, монда калсаң да юньлелек көтмәс.

– Рәхмәт, Барый абый! – диде Тәнзилә ихлас күңелдән. – Ә үзең соң? Монда каласыңмы?

Карт җавап бирмәде, «нишлисең инде» дигәндәй, иңнәрен генә сикертеп куйды да хушлашырга ашыкты:

– Ярый, кызым, мин урап килим инде. Кабат күрешәлмәсәк, рәнҗемә. Әтиеңә сәлам әйт. Әтиең кайтыр, ул – мировой кеше…

Тәнзилә аның артыннан беркадәр карап торды да өйгә атлады. Күтәрмәгә җитүгә, бакча ягыннан кызларның тавышы ишетелде:

– Пс-с-с.

Тәнзилә, елмаеп, ишекне киереп ачып куйды да «узыгыз» дигән ишарә ясады. Ахирәтләре тавыш-тын чыгармый гына өйгә үттеләр. Кереп ишекләрне бикләп куйгач, Наташа телгә килде:

– Күрдеңме, мин хаклы булып чыктым, – диде ул, Тәнзиләнең борынына җиңелчә генә чиртеп. – Ашыгырга кирәк безгә, тиз булырга кирәк. Хәлләр күз ачып йомганчы үзгәреп тора.

 

(Дәвамы бар.)

 

Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас