Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
31 июль 2025, 20:55

Марат КӘБИРОВ. Кайту. Повесть (15)

Авыл ягыннан, ярсып өрә-өрә, этләр килеп чыкты да, тоткыннар төркеме өстенә ташланып, сорау алудан чыккан кешеләрне җирдә ауната-ауната таларга тотынды. Аларның барысы да хатын-кызлар иде. Чырылдашкан, авыртудан әрнеп кычкырган, ыңгырашкан тавышлары һаваны ярып торды. Киемнәре, канга батып, кып-кызыл төскә керде, кемнәрнеңдер эт умырудан асылынып төшкән балтыр итләре, беләкләре күренеп алды. Ә этләр ырлый-ырлый таладылар, инде кычкырырлык кына түгел, ыңгырашырлык та хәлләре калмаган ярым үлек хатыннарны җирдә тәгәрәттеләр.

Марат КӘБИРОВ. Кайту. Повесть (15)
Марат КӘБИРОВ. Кайту. Повесть (15)

– Ә сез? – Тәнзилә моны сүз таба алмаганнан гына әйтте. – Сез ни өчен?

Пётр Иванович бераз уйланып торды. Аннан бокалына коньяк койды, тик эчмәде.

– Совет власте өметләрне акламады, – дип авыр сулады аннан соң. – Илне канга батырды. Унҗиденче елдан алып халык, кан һәм күз яшьләренә батып, туктаусыз курку эчендә яшәргә мәҗбүр булды. Мин бу властьның дошманы идем. Сугыш башлангач, әсирлеккә төштем. Үз теләгем белән түгел, шулай туры килде. Һәм, немецларның матур сүзләренә алданып, хезмәттәшлек итәргә булдым. Бүтән чарам да юк иде: концлагерьда көн саен иллеләп кеше үлә, ачлык, ялангачлык, авыр эш һәм мәңге бетмәс чирләр. Ләкин «большевиклар коллыгыннан азат итәбез, ирекле тормыш бүләк итәбез» дигән сүзләре булмаса, мин чәнечкеле тимерчыбык артында үләргә дә риза идем. – Пётр Иванович бокалыннан коньяк авыз итеп куйды да дәвам итте. – Минем Русияне ирекле һәм бәхетле кешеләр иле итеп күрәсем килде. Юк, патша дәверенә кире кайту мөмкин түгел, мин ул хакта башыма да китермәдем. Ниндидер яңалык, яңа юнәлеш кирәк иде. Гитлер иле шуны бирер шикелле тоелды. Һәм мин, Россиянең якты көннәрен якынайту хакына… Һе… Сазлык шикелле нәрсә инде бу, читтән караганда үләннәр, чәчәкләр үсеп утыра, суы да чиста кебек. Ә эченә керсәң батасың… Хәрәкәтләнсәң дә батасың, тик торсаң да батасың… – Пётр Иванович бераз йомшара иде бугай. Ләкин ул тагын бокалыннан коньяк йотып куйды. – Русиянең иң зур проблемасы менә нәрсәдә: ул уйлый белми, акыллы кешеләренә таяна белми, аларны күрми. Башта уйларга кирәк. Шуннан соң – эшләргә. Ә Русия башта эшли. Пыр туздыра. Ә аннан соң… Аннан соң – соң. Уйладың ни дә, уйламадың ни – берни дә үзгәртеп булмый. - Ул, «тыңлыймы бу, берәр нәрсә аңлыймы» дигәндәй, Тәнзиләгә текәлеп торды. Һәм елмаеп дәвам итте: – Ә син маладис кыз! Кечкенә булсаң да, вакытында уйлый белгәнсең. Вакытында уйлап өлгермәсәң, шартлаткач, соң булыр иде. Ә мин менә уйлый белмәдем… – Соңгы сүзләре калтыранып чыкты. Тик ул үзен тиз кулга алды: – Тәнзилә, – диде Пётр Иванович, иң ышанычлы кешесенә сер чишкән кебек итеп. – Бу – синең җирең. Тик җир ул үзең хуҗа булганда гына синеке, әгәр аңа ятлар хуҗа була икән, ул синеке түгел. Шуңа аны сакларга кирәк. Һәртөрле хакимнәр килә дә китә ул, аларның хәтта каберләрен дә белүче юк, ә җир кала. Син җиреңне сакла. Җиреңә кайт. Син боларга хезмәт итмә, кызым. – Тәнзилә нәрсә әйтергә дә белмичә аптырап калды. Моңа кадәр немец тормышына дан яудырган, шундый кинолар күрсәткән, Совет солдатларына каршы сугышу серләрен өйрәткән остаз авызыннан бу сүзләрне ишетү сәер, хәтта акылга сыймаслык хәл иде. Тик ул аларны әйтте. Бәлки, исерек булганы өчен генәдер? – Ә хәзер кит, Тәнзилә. – Кыз баскан урынында бераз аптырап торды да ишеккә юнәлде. – Хуш!

– Сау булыгыз, Пётр Иванович.

– Бәхил бул. Үзеңне сакла.

Өй ишеге төбендә дә, капка алдында да икешәр сакчы тора иде. Урамга чыгып тәрәзә яныннан узганда, өй эчендә аткан тавыш ишетелде. Тәнзилә бер мәлгә тукталып калды. Шунда гына Пётр Ивановичның «бәхил бул» дигән сүзләренең ниндидер мәгънәгә ия булганын аңлады.

Их! Һәркемнең үз нияте, үз хыяллары. Тормыш давылында шул хыяллар челпәрәмә килә дә, кыйпылчыклары йөрәгеңә кадала…

 

 

* * *

Авырту әле бер җирне камчылап алды, әле икенчесен… Күзләрдән утлар күренде… Утлар төрле төсләргә кереп биеште дә юкка чыкты… Һәм кайдандыр атылып кергән көч тагын һөҗүмгә этәрде… Алар сугыштылар… Күзләренә ак-кара күренмичә, бер-берсен бәргәләделәр…

Тәнзилә, кечкенә гәүдәле булса да, ут кебек иде: бер арада кызның аякларына типкәләде дә, изүеннән алып, Наташаны җиргә сузып салды һәм өстенә менеп утырып буарга тотынды:

– Анда минем әти бар иде, – дип ыңгырашты үзе. – Әти, аңлыйсыңмы?… Кешеләр бар иде анда…

Тик Наташа да бирешергә җыенмый иде, ул дошманының бармакларын каерып муеныннан аерды да, мәтәлчек атып, Тәнзиләне аста калдырды. Тик сугарга да, буарга да уйламады, бары тик бөтен авырлыгын салып кызның кулларын җиргә беркетеп куйды һәм:

–Тәнзилә! – дип ялварды. – Син мине ишетәсеңме? Син бит мине ишетмисең… Тыңла әле… Әтиең юк иде анда, аларны башка поездга күчерделәр. Мин күрдем аны, аз гына сөйләшеп тордык, аннан соң конвой алып китте. Штрафбатта ул. – Штрафбат сүзен ишеткәч, Тәнзилә һаман да карышып, тыпырчынып маташкан кулларын йомшартты. Машинистларның: «Штрафникларны китерәләр», – дигәне исенә төште. Димәк, күргән… Димәк, алдамый… – Мин өч вагонны да карап чыктым, беркем дә юк иде… – Наташа Тәнзиләне ычкындырып торып басты. – Әйтеп торам бит, кеше юк иде ул поездда.

Тәнзилә дә сикереп торды. Һәм тагын ахирәтенең якасына үрелде:

– Кеше юк иде? Ә «теплушкалар»?

Наташа аңа текәлде:

– Ә анда НКВД офицерлары иде, – дип ысылдады ул, нәфрәтенә тончыгып. – Аларга минем үз исәбем. Алар әтине үтерде.

– Ә машинистлар? – дип җикеренде Тәнзилә. – Аларның ни гаебе бар иде?

Наташа тыны чыккан туп кебек җебеп төште.

– Гаепле мин, беләм… – диде ул әрнү катыш ярсу белән. – Ялгыштым. Бөтенләй тиясе юк иде. Тик нишлим соң хәзер, асылыныйммыни?

Тәнзилә аңа карап үзе дә җебеп төште. Буыннары йомшады. Кызганыч иде Наташа. Ә гаепләргә хакы бармы Тәнзиләнең? Үзе дә бит аның хәлендә, хәтта аннан күпкә авыррак хәлдә калырга мөмкин иде. Ышандылар алар, алдандылар. Әгәр тыныч, матур, җитеш тормышта яшәсә… Хәтта авыр, ямьсез, ярлы тормышта яшәсә дә… әгәр бер гаепсез әтисен алып китеп атып үтермәсәләр, Наташа мондый адымга барыр идеме соң? Уйлар идеме ул үч алу турында? Гаеплеләрне эзли башласаң, тормышның әллә нинди катламнарын актарырга туры киләчәк әле, шунсыз гадел хөкем чыгару мөмкин түгел. Ә кирәкме соң ул хөкем? Кем белсен. Тик Наташа кызганыч иде. Тәнзилә аны кочаклап алды да аркасыннан сөеп юатырга кереште. Күзләренә яшь бәреп чыкты. Наташа да сулкылдый иде.

Бераздан алар тынычландылар һәм Наташа кинәт:

– Аһ, Тәнзилә… – диде, нәрсәнедер исенә төшергәндәй. – Безгә ашыгырга кирәк.

– Нигә?

– Әйдә, йөгердек… Юлда сөйләрмен…

 

21

 

Кызлар, йөгерә-атлый, кәнсәләр ягына киттеләр. Наташа, анда барып җиткәнче, барысын да сөйләргә ашыга иде. Юлда полицайлар очраганда, ярым пышылдауга күчә, аннан тагын кычкырып сөйли башлый, кайчагында тавышы калтыранып куя да күзләрен сөртеп ала…

Алар укырга киткәч, авылда шактый үзгәрешләр була. Немецлардан качып баручы кызылармиячеләр, коммунистлар, каза күргән авыл ирләре, урманда берләшеп, партизаннар отряды оештыра. Аларның әле Совет гаскәрләре белән бәйләнеше юк, башка төркемнәр белән дә үзара килешеп эшләмиләр. Бөтен максатлары –илбасарларга күбрәк зыян салу, аларның көчен киметү…

Күптән түгел генә алар урман кисүче немецларга һөҗүм итәләр. Барысын да үтереп бетергәч, агач төялгән вагоннарны шартлаталар. Качкыда немец солдатлары егермеләп кенә, авыл халкы белән мөнәсәбәтләрен көйләп җибәргәч, алар хәтта автоматларын да үзе белән йөртми башлыйлар. Авылга һөҗүм итеп, партизаннар немецларның барысын да үтереп бетерәләр. Хәтта староста белән бригадир Барбосны асар өчен, дар да әзерләп куялар.

– Фашистлар табанын ялаучыларга үлем! – дип кәнсәләр янына җыелган халык алдына чыгаргач, авылныкылар каршы төшә.

– Алар безгә начарлык кылмадылар, киресенчә, бәла-казадан аралап килделәр, – дип, яклап алып калалар.

Партизаннар кабат урманга китә, ә авылга ССның полиция батальоны килеп тула. Болар инде элекке немецлар түгел. Боларны хәтта Вермахт солдатлары да күралмый, «палачлар» дип атый икән. Алар хәтта чын немецлар да түгел, ә төрле илләрнең җинаятьчеләреннән җыелган башкисәрләр төркеме икән. Шулар килгәч, авылда мәхшәр башлана. Кешеләрнең мал-туарын, каз-үрдәген талап алалар, хәтта сандыкларына кадәр актарып, йөзек-беләзекләренә кадәр алып чыгып китәләр.

Әмма боларның килү максаты кешеләрне талау гына түгел. Алар партизаннар белән бәйләнгән кешеләрне эзли, шиклеләрне алып китеп җәзалыйлар, атып үтерәләр. Менә бүген дә урман кисүчеләрне партизаннар белән элемтәдә гаепләп сорау алалар икән. Гаеплеләрне кәнсәләр алдындагы мәйданда җәзалаячаклар, шуны күрсеннәр өчен, бөтен авыл халкына килергә кушканнар. Килми калучыларны өй борынча йөреп атып чыгачаклар икән.

Наташаның дулкынлана-дулкынлана сөйләвеннән Тәнзилә шуларны аңлады. Һәм йөрәге жу итеп куйды: аның әнисе дә урман кисүдә иде бит, аннан да сорау алалар микәнни? Шулай булып чыга инде. Нишләргә соң хәзер? Пётр Иванович та юк, ичмасам. Ә бәлки, әнисен бүтән эшкә күчергәннәрдер? Шактый вакыт узды бит, әнә нинди үзгәрешләр булып өлгергән. Бәлки, әнисе дә… Болай уйлау бераз тынычландырса да, шикләрне тарата алмады. Тыныч булырга кирәк. Салкын канлы булырга. Берәр җае чыкмый калмас әле.

Ләкин бернинди дә җай чыкмады.

Кәнсәләр янында халык җыелган иде инде. Полицайларның бер төркеме тыгыз түгәрәк ясап, аларны уратып алган, калганнары төркем-төркем булып өйдән өйгә йөриләр. Ишегалларында ара-тирә ату тавышлары ишетелеп куя. Кәнсәләр алдындагы мәйданда да тыныч түгел, җиде-сигез полицай этләр тотып чыккан. Аларны халыкка өстереп алалар, этләр өрә-өрә ыргыла, хуҗалары көч белән генә тотып тора. Этләр өргәнгә балалар елый, хатын-кызлар да куркуларыннан кычкырып җибәрәләр. Шул рәвешле, шау-шу барлыкка килә.

Халыкны әйләндереп алган полицайлар чылбырын үткәндә үк, кызларны төркем эченә төрткәләделәр:

– Тиз булыгыз! Нәрсә йоклап торасыз…

Тәнзилә әнисен эзләде. Полицайлар халыкны тыгыз итеп кысып бетергән, хәрәкәтләнү мөмкинлеге юк иде. Тәнзиләнең кемне табарга тырышуын сизеп, Наташа:

– Безнең әниләр монда түгел, – дип пышылдады. – Аларны иртән үк җыйдылар. Сорау алалар.

Бераздан кәнсәләр ишеге ачылып китте, һәм партизаннар белән бәйләнештә гаепләнгән кешеләрне чыгардылар. Болар, нигездә, урманда эшләүчеләр иде. Барысының да йөзләрендә күгәргән урыннар, кан эзләре, кайберләре аягында чак басып тора. Тәнзилә әнисен күреп алды да мәйдан уртасына ташланды:

– Әни!

Ләкин шундук аяк астында пулялар биешергә тотынды. Берсе дә тимәде, әмма кызны тукталырга мәҗбүр итте. Шундук полицай тавышы ишетелде:

– Тукта! Урыныңа бас!..

Тәнзилә тагын алга омтылды. Бу юлы атмадылар. Полицайның көчле кулы кызны, җилкәсеннән эләктереп, җыелган халык өстенә ыргытты. Тәнзиләне кемнәрдер тотып алды да ипләп кенә җиргә төшерде. Башкалар мәйдан уртасына омтылмасын диптер инде, этләр тоткан команда халыкның каршысына ук килеп басты. Шау-шу тагын көчәйде. Ул бераз дәвам итте дә кинәт тынып калды.

Кәнсәләр күтәрмәсендә гауптштурмфюрер күренде. Халык тын да алмыйча аның сүзен көтте. Бары тик этләр генә һаман өрә иде. Полиция начальнигы ым какты, һәм эт сөйрәгән полицайлар элекке урыннарына барып бастылар.

Тәнзиләне кемнәрдер тотып тора иде. Мәйдан уртасына талпынып куйса да җибәрмиләр. Аның бәлагә таруыннан, полицайларны нәфрәтләндерүдән куркалар, күрәсең. Кыз беркая да китә алмады, тыпырчынды-тыпырчынды да тынып калды. Тик күзләрен әнисеннән ала алмады.

Әнисенең кыяфәте коточкыч иде: Чәчләре тузган, сул як күз төбе, шешеп, күзен каплаган, өске ирене күбеп ярылган, борыныннан да, авыз читеннән дә куе кан агып төшкән. Менә хәзер егылам дигәндәй, чайкалып басып тора. Боз кебек туңып калган сыңар күзен Тәнзилә ягына төбәгән, тик ул берни дә күрмидер, берни дә сизмидер кебек тоела. Юк… Сизә икән… Әнә сизелер-сизелмәс кенә итеп башын кагып куйды. Күз читләрендә ике тамчы пәйда булды. Ул тамчылар керфек очларына шуышып, бераз дерелдәп тордылар да яңаклары буйлап агып киттеләр.

–  Без сезгә азатлык алып килдек, – дип сүз башлады гауптштурмфюрер. – Үзегез теләгәнчә яшәргә мөмкинлек бирдек. Ләкин алар… – Гауптштурмфюрер сорау алудан чыккан төркемгә төртеп күрсәтте һәм чиксез җирәнү белән чыраен сытып куйды. Аңа ияреп, тәрҗемәче дә чыраен сытты һәм дәвам итте: – Алар, килешүне бозып, авылга партизаннар алып килде. Партизаннар, коммунистлар һәм башка дошманнар белән бәйләнешкә керүчеләрнең барысын да шушы язмыш көтә.

Гауптштурмфюрер янындагы офицерга ым какты. Тегесе, сорау алудан чыккан төркем янына барып, саф русча команда бирде:

– Бегом марш!

Сорау алудан чыгучыларны полицайлар төрткәли башлады:

– Бегом! Бегом!

– Шнель!

Полицайлар басымы астында тоткыннар авыл ягына карап йөгерергә тотынды.

– Шнель! – дип, кемдер аларның аяк астына автоматтан сиптерде. Тоткыннар тизрәк йөгерә башлады. Ярсып өргән этләр тоткан команда алар артыннан төште. Йөз илле метр чамасы баргач, тоткыннарны, кире борып, кәнсәләр ягына куалый башладылар, этләр белән өркетеп, автоматлардан сиптереп ашыктырдылар. Болай да хәлләре беткән тоткыннар, бөтен көчләрен туплап йөгерә-йөгерә, кәнсәләр алдындагы мәйданга килеп керделәр. Аларның бөтен күзәнәген курку ялмап алган, үзләрен үзләре белештерерлек хәлдә түгел иде алар. Шуңа авыртуны да, хәлсезлекне дә тоймыйлар, бары тик, гомерләрен саклап калу өчен, җан-фәрманга чабалар.

Калганы мизгел эчендә булды. Авыл ягыннан, ярсып өрә-өрә, этләр килеп чыкты да, тоткыннар төркеме өстенә ташланып, сорау алудан чыккан кешеләрне җирдә ауната-ауната таларга тотынды. Аларның барысы да хатын-кызлар иде. Чырылдашкан, авыртудан әрнеп кычкырган, ыңгырашкан тавышлары һаваны ярып торды. Киемнәре, канга батып, кып-кызыл төскә керде, кемнәрнеңдер эт умырудан асылынып төшкән балтыр итләре, беләкләре күренеп алды. Ә этләр ырлый-ырлый таладылар, инде кычкырырлык кына түгел, ыңгырашырлык та хәлләре калмаган ярым үлек хатыннарны җирдә тәгәрәттеләр.

– Әни! Ән-ни-ем!..

Тәнзилә, аяклары белән җиргә бәрә-бәрә чәбәләнергә кереште. Үзен тотып торган куллардан арынырга тырышты, тик алар көчле иде – җибәрмәделәр.

– Күзеңне йом! – дип пышылдады кемдер. – Тынычланырга тырыш…

– Син берни дә эшли алмыйсың, үзеңне генә…

– И бала… – дип куйды кайсыдыр.

 

(Дәвамы бар.)

 

Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас