19
Фронт сызыгында әллә ни үзгәрешләр булып өлгермәгән иде әле, шуңа Тәнзилә, алдан билгеләнгән план буенча хәрәкәт итеп, район үзәгенә маҗараларсыз гына кайтып җитте. Кызылармиячеләр күзенә дә, партизаннарга да, немец солдатларына да бик чалынмаска тырышты. Хәзер ул аларның барысы өчен дә дошман икәнен чамалый иде.
Район үзәгеннән җәяүләп кайтырга туры киләчәк. Әллә ни авырлыгы булмас аның, әмма, солдатлар кулына эләксәң, документ күрсәтергә кирәк. Ә Тәнзиләнеке юк. Ул хәзер теләсә кайсы якта хәрәкәт итә белә, биштәрендә карта да, компас та бар, шуңа урман аша элдерергә булды. Болай күпкә турырак та чыгачак әле. Урман да хәзер бик тыныч түгел, бүленеп калган кызылармиячеләр төркеме дә, партизаннар да, немец солдатлары да йөри. Тик анда яшеренер урыннар күп, һәм, саклык белән генә барсаң, бәла-казага юлыгу куркынычы азрак.
Тәнзилә, урманга кергәч, иркен сулап куйды. Рәхәт иде монда. Жиргә сузылып ятарга да күктәге зәңгәрсу болытларга карап онытылырга иде. Болытлар агымы һәрвакыт серле була. Аларга озаграк карап ятсаң, үзеңне мәңгелекнең бер өлеше итеп тоясың. Җаның шул болытлар аклыгына төренеп, чистарынып кала, иңнәреңнән йөк төшә, тормышың җиңеләеп киткәндәй тоела.
Ләкин Тәнзилә хисләргә бирелмәскә кирәген аңлый иде. Уяу булырга тиеш ул. Урман һәм күкләр мәңгелек булса да, заманы бүтән иде. Ул артык ашыкмыйча гына, саклык белән генә атлады. Бик тавышланмаска, кирәкмәгән ботакларга басмаска, кемнәрнеңдер тозагына эләкмәскә, күзләренә чалынмаска тырышып атлады. Тавыш-фәлән ишетелсә, тынып калды, яшеренде. Ә узгынчылар бар иде. Кызылармияче киеме кигәннәре дә, авылча киенгәннәре дә, немец солдатлары да… Тәнзилә аларны сулыш та алмыйча уздырып җибәрде. Киеменә карап кына кемнең кем икәнен әйтә торган заман түгел. Хәзер урманда гади кеше сирәк йөри, шуңа күрә монда йөрүчеләрнең һәркайсыннан сакланырга туры килә. Бары тик Качкы урманнарына кергәч кенә, бераз иркен сулады кыз. Монда ул үз кеше иде. Бу аның үз урманы иде.
Елның кайсы фасылында килсәң дә, урманның һәрвакыт үз матурлыгы. Ул сине сихерли: тормыш мәшәкатьләреннән, ыгы-зыгылардан, җаныңны телгән газаплардан аралап, үз дөньясына чакыра. «Табигатькә якынрак бул, син үзең дә табигать баласы бит, аның кануннарыннан артык ераклашма, ясалма өстенлекләргә, ялган биеклекләргә алданып, үзеңне корбан итмә, адәм баласының һәр мизгеле берәү генә бит, шуларның кадерен белеп кал, тәмен тоеп яшә» дигән сыман тоела.
Урман ул бөтенләй икенче дөнья шикелле. Әкият кебек серле, тылсымлы, әниләр кебек юмарт. Һәр адымда нәрсәдер тәкъдим итә. Әнә алтынга манылган каен яфраклары бөтен тирә-якны яктыртырга теләгәндәй балкып утыра. Эчтәрәк җимешләре тулышып тәмләнгән миләш агачы үзенә чакыра. Җимешләремне тәмләп кара әле, синең өчен генә үстердем бит, дигән сыман була. Арырак узсаң, балан җимешләре кызгылт нурлар сибеп җемелди. Кая гына атласаң да, нәрсәгә генә карасаң да, күз сөенә, матурлык җанны иркәли.
Табигать һәрвакыт кешеләр белән аралашырга тели, нәрсәдер тәкъдим итә: нур, җылылык, күңел иркенлеге, гүзәллек, тагын әллә нәрсәләр… Тик кешеләр генә аның белән сөйләшергә, ул биргән байлыкны кадерләргә теләми. Кешеләр аны кол итәргә, файдаланырга тели… Их, табигатьтән шулкадәр ераклашкан бу адәм балалары. Алар хәтта бер-берсен файдаланырга, бер-берсен кол итәргә тырыша. Шуның өчен талаша, сугышлар оештыра, тоташ илләр һәм халыклар язмышын канга һәм күз яшенә батыра. И урман… Булдыра алсаң гафу ит син адәм балаларын. Син мәңгелек булып та, алар бала гына бит әле. Алар үзләренең нәрсә кылганын үзләре дә аңлап бетермиләр…
Шулай уйларына бирелеп кайта торгач, ниндидер ис сизде Тәнзилә… Башта ул сизелер-сизелмәс кенә иде, борынны кытыклап кына узган кебек булды. Аннары көчәя барды. Тәнзилә үзе дә искәрмәстән яулык чите белән борынын каплады. Чыдап булмаслык бу сасы иснең кайдан килгәнен ачыкларга теләп, тирә-ягына каранды. Һәм күрде…
Үләт базы… Кайчан казыганнардыр инде аны, элек-электән үк бик тирән булдымы икән, әмма Тәнзилә үз-үзен белгәннән бирле бәла-казага юлыгып җан биргән малны авыл халкы шушы үләт базы дигән җиргә китерә иде. Авыл зур булып, маллар күпләп каза күргән елларда да бу баз болай сасы ис таратып ятмады. Хәер, ул чорда каравылчысы да бар иде бугай, нәрсәләрдер сибеп, эшкәртеп торгандыр инде. Тик бүген монда чыдап булмаслык сасы иде.
Тәнзилә тизрәк китәргә ашыкты. Ләкин кинәт туктап калды. Күңелендә ниндидер шик яралган кебек булды, кызыксынуы да көчле иде. Ул башындагы яулыгын салып авызын бәйләде дә үләт базына таба атлады. Баз ким дигәндә ун метрга ун метр зурлыгында, ә авызы эре маллар да сыярлык итеп эшләнгән иде. Тәнзилә сак кына баз авызына килеп басты да түбәнгә карады һәм чайкалып китте. Үз-үзенә ышанмыйча күзләрен ачып-йомып алды, күренеш үзгәрмәде: үләт базында кеше мәетләре ята иде. Кайберләренең өстендә юка гына нәни тукыма, калганнары анадан тума ялангач. Өлкән яшьтәгеләр дә, сабыйлар да бар. Аларның күбесе инде шешенеп шартлар чиккә җиткән, кайбер гәүдәләр тишелеп, теткәләнеп беткән. Кемнәрнеңдер яңак очлары ярылып, тиреләре шуып төшкән дә, сөякләре күренеп тора. Шулай да кайсыларының йөзе үзгәрмәгән һәм кем икәнлекләрен танырга мөмкин иде.
Тәнзилә аңына килә алмыйча озак торды. Бу – куркыныч, чиркангыч, коточкыч күренеш… Ул кешене һушсыз итә, аңын томалый, хәрәкәтсез калдыра, мондый чынбарлык башка сыя алмый. Кешеләр үзләрен нинди генә бөек затка санамасын, беркемнең дә үз ишләре белән болай кыланырга хакы юк. Мондый нәрсәләрне эшләргә генә түгел, ә башка китерергә, уйга кертергә дә ярамый. Ләкин бу уй гына түгел, ә кылынган гамәл, һәм хәзер инде бернәрсәне дә төзәтеп, кире кайтарып булмый иде. Тәнзилә, укшып, акрын гына артка чигенде. Битендәге яулыгы иягенә шуып төште. Ул аны күтәреп куя алмады. Хәзер инде сасы ис сизелми иде. Аңы томаланган, күзләрендә томан, борыны ис сизми… Ул китәргә ашыкты… Кая булса да… Бары тик бу урыннан ераккарак китәргә… Тәнзилә йөгерергә омтылды. Тик аяклары тыңламады. Ул исерек шикелле чайкала-чайкала ашыгып атлады…
Күз алдында төрле төсләрдәге ут шарлары биеште. Шул шарлар арасыннан юантык офицерның сөйләгәннәре калкып чыкты: «Каты чирлеләрне Германиягә алып барып дәвалау мөмкинлеге бар. Анда медицина алга киткән һәм мөмкинлекләр бик зур. Әгәр теләсәгез, старостага килеп язылыгыз, без аларны тиз арада озату хәстәрлеген күрербез».
Әлеге чыгышны үләт базындагы күренешләр алыштырды. Һәм тагын күз алдына юантык офицер килеп басты. Ул инде кәнсәләр баскычына таянып түгел, ә үләт базындагы мәетләр өеме арасыннан чыгыш ясый иде: «Әгәр теләсәгез, старостага килеп язылыгыз… Без аларны тиз арада озату хәстәрлеген күрербез… Сезнең сәламәтлек безнең өчен бик әһәмиятле…»
Шулай үз-үзен белештерми йөгерә-атлый бара торгач, Тәнзилә нәрсәгәдер абынып җиргә тәгәрәде. Авыртуны сизмәде, тик кабат аягына басарлык хәле юк иде.
– Германиядә дәваларбыз, – дип пышылдады ул нәфрәт белән. – Кабахәтләр! Ка-ба-хәтләр…
Аның соңгы сүзләрен күкрәк түреннән ургылып чыккан әрнү дулкыны юдырып алып китте дә үксеп елауга әйләндерде. Бу күз яшьләрендә барысы да – алдану ачысы да, үкенү дә, өметсезлек тә бар иде. Бераздан ул хәлсезләнеп тынып калды. Еларлык күз яшьләре дә, көче дә калмады, бары тик ыңгырашу авазлары гына сытылып чыкты, һәм:
– Урман… Урман… Гафу ит син кешеләрне, урман… – дигән сүзләре ишетелде.
20
– Әй, нишләп ятасың монда! – полицайларның берсе Тәнзиләнең кабыргасына типте: – Тор! Кем син?
Кыз күзләрен ачты. Аңын каплаган караңгылык пәрдәсен кояш нурлары ертып үтте. Тәнзилә, күзләрен кыса төшеп, тирә-якка каранды, үзенең кайда икәнен хәтерләргә тырышты. Тик аңа ирек бирмәделәр, теге полицай җилкәсеннән күтәреп алып китте.
– Әйдә, кайткач ачыкларбыз, – монысы ат арбасында дилбегә тотып утырган полицай тавышы иде, – сал арбага, киттек.
Җилкәсеннән эләктергән кул кызны ат арбасына ыргытты.
– На-а! – дип ат куган тавыш ишетелде. – Әйдә!
Тәнзилә шунда гына үзенең нинди хәлләргә тарыганын исенә төшерде. Әрсезләнеп күз алдына килгән үләт базы корбаннарын куып җибәрергә тырышты. Хискә бирелергә ярамый, салкын акыллы булырга кирәк. Ашыгырга, кабаланырга, кызып китәргә дә ярамый. Акылсыз кыюлык ахмаклыкка бәрабәр.
Кыз уйланды. Немецларның ничек кабул итәчәге хәзер билгесез, әмма Пётр Иванович биргән парольне күрсәтергә мөмкин иде әле. Кирәктер дә. Шулай эшләмәсәң, документсыз, димәк, рөхсәтсез йөргән, димәк, режимга каршылык күрсәткән дигән сүз, ә андый кешене нинди җәза көткәне билгесез. Штраф салырга да, төрмәгә ябарга да, атып үтерергә дә мөмкиннәр. Барысы да илбасарларның кәефеннән, очраклы хәлләрдән тора… Ә очраклылыкка таянырга ярамый.
Качкыга кайткач, Тәнзиләне кәнсәләргә керттеләр. Атларга да, хәтта тирә-якка караш ташларга да ирек бирмәделәр. Теге әзмәвердәй полицай култык астына бөгәрләп тыкты да, ниндидер бүлмәгә алып кереп, идән уртасына ыргытты һәм өстәл башындагы кешегә кайдан табуларын сөйләп бирде. Биштәрендәге ташкүмер һәм брикет динамитларны да күрсәтте.
Монда барысы да үзгәргән иде бугай. Элекке комендант та, күз өйрәнгән солдатлар да күренмәде. Комендант өстәле артында таза, әмма төз гәүдәле СС гауптштурмфюреры утыра иде. Полиция начальнигы инде бу. Димәк, элекке хуҗалар каядыр киткән, хәзер авылда СС хакимлек итә.
Гауптштурмфюрер Тәнзиләгә карап нидер әйтте. Өстәлнең икенче ягында утырган тәрҗемәче аңлатып бирде:
– Кем син? Урманда нишләп йөрисең? Тәнзилә торып басты. Итәген аз гына күтәрә төшеп, яшергән урыныннан җилемгә төрелгән кәгазь кисәген тартып чыгарды һәм полиция начальнигы өстәленә куйды. Гауптштурмфюрер чирканып кына кулына алды, күз йөгертеп чыкты да Тәнзиләгә текәлде. Елмайгандай итте һәм алдында торган телефон трубкасына үрелде. Кем беләндер нәрсәдер сөйләште дә тәрҗемәчесенә борылып нидер әйтте. Тәрҗемәче аны тыңлап бетерде дә Тәнзиләгә эндәште:
– Хәзер синең арттан килеп җитәрләр. Аңарчы үзеңне тәртипкә китер. – Һәм ул полицайга борылды: – Илтеп урнаштырыгыз. Анда беләләр.
Тәнзилә бу йортның кемнеке икәнен төгәл хәтерләми инде. Кечкенә чакларында урамда да уйныйлар, өлкәннәр дә үзара аралаша торган иде. Тик соңыннан, кешеләрне дошманлыкта гаепли башлагач, аралашу сирәкләнде, ә сугыш чыккач, бөтенләй диярлек бетте. Шуңа күрә ул авылдашларын йөзгә таный, ә исемләп белми иде. Болар да немецлар килер алдыннан йортларын ташлап киткәннәрдер инде. Хәзер монда кунакханә шикеллерәк нәрсә иде. Аны немец солдатлары тәртиптә тота икән.
Тәнзиләне бер бүлмәгә кертеп урнаштырдылар, яңа киемнәр, сөлге китерделәр һәм мунчага озатып куйдылар. Мунча яхшы иде. Тәнзилә бөтен дөньясын онытып, рәхәтләнеп юынды, мул итеп эссе салды, аннан салкын су белән коенып кинәнде. Тәнендәге керне, арыганлыкны гына түгел, ә күңелен тырнап торган, җанын әрнеткән газапларны да юып төшерергә теләгәндәй, кабат-кабат эссе салды, коенды…
Мунчада юынып, чиста киемнәр киюгә, тормыш беркадәр матурланып киткәндәй булды. Бүлмәгә кереп бераз хәл алгач, ашарга керттеләр. Тәнзилә ачыккан иде. Тамчысын да калдырмый, тәлинкәне ялтыратып куйды. Тамагын туйдыргач, бөтен тәне изрәп киткәндәй булды, йокы баса башлады һәм ул, иснәнә-иснәнә, караватка барып ятты. «Хәзер ни әйтерләр инде, нинди хөкем көтәр?» – дигән уй калка башлаган иде, тик шундук каядыр китеп югалды. Тәнзиләнең бөтен булмышын йокы биләде. Төшләнмәде дә ул, саташмады да, бары тик йокы хөкеменә бирелде. Әйтерсең табигать аны аз гына вакытка сүндереп торырга, фани дөнья газапларыннан бераз гына ял иттерергә тели иде.
Тәнзилә йокысыннан торып залга чыкканда, Пётр Иванович түрдәге өстәл башында утыра иде. Алдында – яртылаш бушаган коньяк шешәсе һәм тулы бокал.
– Уяндыңмы? – дип елмайды ул, кызны күрүгә. – Яхшы. Бераз һушыңа кил дә сөйләшеп алыйк. Кыз елмайды.
Пётр Ивановичның үз-үзен тотышы начарлыкка юрарлык түгел иде. Тәнзилә юынып, өстен-башын тәртипкә китерүгә, ул кофе ясап китерде. Өйдә алар икесе генә иде.
– Йә, сөйлә, – диде Пётр Иванович, бокалыннан коньяк йотып. – Нәрсәләр майтарып кайттың?
Тәнзилә барысын да җентекләп сөйләп бирде. Яшереп торуның мәгънәсе юк, аннан соң күңелдә җыелган уй-кичерешләрне кем беләндер уртаклашу теләге дә көчле иде. Ул хәтта үләт базында күргәннәрен дә яшереп тормады. Германиядә дәваларга дип җыеп алып киткән чирле кешеләрне шунда илтеп ташлаулары башка сыймаслык хәл иде. Ул аны берничек тә үз эчендә генә саклап тота алмый иде.
Пётр Иванович бүлдермичә генә тыңлады. Ул бүген элекке кебек түгел, ниндидер сәер, авыру кешегә охшап тора иде. Бәлки, коньяк тәэсире генәдер, бәлки, чынлап та, авырыйдыр… Кыз ул хакта сорашырга кыймады. Бурычын үти алмаган өчен аклану теләге дә бар иде, шуңа да ул сүзен:
– Анда минем әти бар иде… – дип тәмамлады. – Мин аны берничек тә шартлата алмый идем.
Пётр Иванович көрсенеп куйды.
– Ярый… – диде аннан соң, – син борчылма. Сугыш бу. Ә сугышта беркем дә бөтенесен дә дөрес кенә эшли алмый. Гомумән алганда, бу башлангыч уңышлы тәмамланды, һәм киләчәктә мондый эшчәнлек киң колач алачак. Абвер инде җирлек әзерли.
– Ничек уңышлы? – Тәнзилә урыныннан ук сикереп торды: – Поезд бит шартламады. Әллә?.. – Пётр Иванович дәшмәде. – Әллә шартладымы? – Тәнзилә үзен кулда тота алмады, ул ярсуның чигенә җиткән иде: – Кем? – Пётр Иванович дәшмичә озак торды. – Кем шартлатты? – дип кабатлады кыз. – Кем дип сорыйм…
– Наташа.
Тәнзилә үзен үзе белештермичә ишеккә ташланды да кире борылды:
– Кайда ул?
– Тәнзилә, тынычлан. Утыр… – Пётр Ивановичның кыяфәте җитди, ул хәтта бераз үтенеп сораган да кебек иде, Тәнзилә утырырга мәҗбүр булды, ир дәвам итте: – Утыр да тыңла. Беренчедән, Наташа әйтүенчә, поездда пассажирлар булмаган. Икенчедән… Авылда хәл үзгәрде, документсыз килеш урамга чыгасың икән, сине шундук кулга алачаклар. – Пётр Иванович өстәл читендә торган портфелен өстәлгә куйды. Бераз актарынгач, бер катыргы тартып чыгарды һәм Тәнзиләгә сузды: – Моны үзеңнән калдырма, – диде ул, – бу сиңа немецлар кул астындагы биләмәдә бер каршылыксыз хәрәкәт итәргә һәм өстенлекләрдән файдаланырга мөмкинлек бирә.
– Рәхмәт.
– Беләсеңме нәрсә… – Пётр Иванович бераз текәлеп торды, аның күзләре мөлдерәмә иде. Тәнзилә хәтта бераз уңайсызланып куйды. – Менә син ни өчен немецларга хезмәт итәсең?
Немецларга хезмәт итәсең… Тәнзилә бер мизгелгә катып калды. Әйе, ул моңа кадәр әтисен төрмәгә япкан, әнисен, үзен һәм үзе кебек бик күп кешеләрне шом һәм курку эчендә яшәтүче Совет властен яратмый иде. Әле дә өнәп бетерми. Элек аңа матур сүзләр сөйләп, якты тормыш вәгъдә итүче немецлар ошый иде. Ул аларга өметләнә иде. Әйе, ул алар файдасына эшли иде. Авыллары белән шулай итәләр бит. Ләкин беркем дә, СССР тылына барып, поездларга шартлаткыч куеп йөрми. Куйса ни, кире алды бит инде, шартлатмады. Шулай да Пётр Ивановичның «немецларга хезмәт итәсең» дигән сүзе сәер ишетелде. Гаепләү карары кебек…
(Дәвамы бар.)
Freepik.com