

17
Вакыт җитәрлек иде әле. Кыз ашыкмыйча гына киемнәрен алыштырды. Кояшта уңып, нинди төстә икәнен дә төгәл әйтеп булмаслык күлмәк, ертылып беткән иске бишмәт, соры төстәге яулык… Уңайлы хәрби киемнән соң мондый иске-москы кию ничектер үз-үзеңне кимсетү кебегрәк тоелды, әмма бүтән чара юк иде. Тәнзилә парашютын, хәрби киемнәрен җиргә күмде дә көрәген якындагы куак төбенә ыргытты. Иске биштәрен ачып, әйберләрен барлап чыкты: өч кисәк ташкүмер, өч брикет, болары – шартлаткычлар, атналык ризык, 400 сум акча, карталар, компас… Кире кайту планын Пётр Иванович белән билгеләгәннәр иде, тик вакыйгалар үзгәреп тора, көтелмәгән хәл килеп чыкса, ул, урындагы вазгыятькә карап, үзенчә хәрәкәт итәргә тиеш.
Тәнзилә биштәрдән карта белән компас тартып чыгарды да, айдан төшкән яктылыкка туры китерергә тырышып, барасы юлын билгеләде. Җил аны бераз читкәрәк алып киткән икән, хәтсез генә җәяүләргә туры киләчәк.
Шәһәргә ул таң атканчы кереп җитте. Туп-туры станциягә бармады, урамнарны әйләнде, артыннан күзәтүче юкмы, берәрсе иярмәдеме, дип, кабат-кабат тикшерде. Шикләнерлек нәрсә күренмәде. Шәһәр котсыз иде. Хәтта таң атып алтын бизәк булып кояш нурлары сибелгәч тә, берни үзгәрмәде. Ярым җимерек агач йортлар, салам түбәләр. Ара-тирә очраштыргалаган икешәр катлы кирпеч йортларның да нуры юк. Теге киноларда күргән немец өйләре түгел инде, алар үзләре үк матурлык таратып тора, ә мондагы өйләр, киресенчә, кояш нурларының, табигатьнең гүзәллеген йотып торалар шикелле.
Тәнзилә туп-туры станциягә барып кермәде, якындагы калкулык сыманрак урынга басып күзәтергә тотынды. Башта шулай танышып, үз хәрәкәтләреңне билгеләп куйсаң, уңайлырак булыр сыман тоелды.
Станция дә котсыз иде. Таштан булса да, буявы уңып беткән, кайбер урыннарында штукатуркасы кубып төшкән. Зур тәрәзәләрен үрмәкүч пәрәвезе сырган, пыялаларын тузан баскан. Бина алдында да, перроннарда да кешеләр кайнаша. Өсләрендә – иске-москы киемнәр, кулларында – төенчекләр. Карап күз сөенерлек бер генә нәрсә дә юк. Шулай булуы, бәлки, яхшыгадыр да. Германиядәге кебек матурлык булса, шартлаткыч куярга кул бармас иде. Ә монда… Бу чын тормыш түгел, ә аның күп хаталы караламасыдыр кебек тоела һәм аны кичекмәстән чүп савытына ташлыйсы килә.
Перроннарда сакчылар да, милиция хезмәткәрләре дә күренми. Станция бинасы алдында гына ике милиционер ары-бире йөреп тора. Әмма бу куркыныч түгел, бинаны читтәнрәк урап узарга да мөмкин. Туктап торган поездлар тирәсендә пассажирлардан башка кеше күренми. Кайберләре иркенлән кереп-чыгып йөри. Тикшергән кеше юк. Читтән караганда, барысы да җайлы кебек. Әмма бу – пассажир вагоны. Танклар төяп фронтка китеп барган составта сакчылар булмый калмас.
Тәнзиләне уйларыннан бүлеп гудок тавышы ишетелде. Станциянең сул ягыннан, санап бетергесез вагоннар тагып, «Эшка» паровозы якынлаша иде. Тәнзилә утырган урыныннан ничек сикереп торганын да сизми калды. Йөрәге дөп-дөп типте. Тамагы кибеп киткәндәй тоелды. Бу аның поезды иде. Тәнзилә аны тагын бер кат күздән кичерде. Алдарак ике «теплушка», өч пассажир вагоны, алардан соң танклар төялгән биш платформа, унга якын артиллерия корылмалары төялгәне һәм тагын өсләре брезент белән капланган ярым ачык һәм ябык вагоннар…
Тагын гудок тавышы ишетелде. Уң яктан түбәсенә «ИСталин» дип язылган тагын бер паровоз станциягә кереп бара иде. Кыз, станциягә төшеп, үз поезды туктаган перронга чыкты. Бәхеткә каршы, анда кеше күп, яңа туктаган поезддан төшүчеләр, «Эшка» вагоннары астыннан чыгып, станциягә таба атлый. Каршы алырга килүчеләр теге якка чыга. Кораллы сакчылар аларны кисәтә, әмма каршы төшмиләр, туктатмыйлар. Ә кешеләр бик игътибарлы, чөнки башка юл юк, ә беркемнең дә көтеп торасы килми. Тәнзилә дә, поездның койрыгына табарак барып, артиллерия корылмалары төялгән ярым ачык вагоннар астыннан күршедәге перронга шуышты.
– Әй кызый! Анда керергә ярамый! – дип кисәтте кораллы сакчы. Тик Тәнзилә илтифат итеп тормады, поезд астына чүгәләп керде дә сумкасыннан магнитлы брекетны алып, вагон астындагы тимергә беркетеп куйды. Күршедәге перронга чыккач, алгарак китеп, танклар төялгән платформа астына керде. Игътибар итүче табылмады. Кешеләр ашыга, башкаларда эшләре юк иде. Ә сакчыларның күзләре шиклерәк тоелган өлкән кешеләрне күзлидер, бот буе кызчыктан кем шикләнсен инде? Тәнзилә, тагы да алгарак китеп, вагон астына өченче брикетны беркетте дә паровоз ягына атлады. Хәзер, топкага кереп, ташкүмер кисәкләрен ташларга кирәк иде. Монысы иң мөһиме, чөнки әле генә беркеткән брикетлар ташкүмер рәвешендәге шартлаткыч мичкә кереп шартлагач кына хәрәкәткә киләчәк, шунсыз алар түшкә тагылган значок кебек файдасыз. Кешеләр таралышып беткәнче, тизрәк өлгерергә кирәк иде. Әмма паровоз янына җиттем генә дигәндә, юлына кораллы сакчы аркылы басты:
– Кая барасың? – диде ул, кызның җилкәсеннән эләктереп. – Анда барырга ярамый.
– Жибәр! – дип кычкырды Тәнзилә. – Анда минем әти. Миңа ярый.
Сакчы моны көтмәгән иде бугай, бераз шикләнеп, кызга текәлде.
– Әти! – дип кычкырды Тәнзилә, паровоз ишеге янында кемнедер күргән кебек итеп. – Әти, әйт әле… Мине җибәрсен әле…
Сакчы артына борылып карады. Беркем дә юк иде. Шуннан Тәнзиләгә иелде:
– Бар, тиз бул, – диде ул, аны ишеккә таба этәреп. – Кеше күрмәсен.
Тәнзиләнең паровоз эченә кергәне юк иде, бер мизгелгә тукталып, өскә күз салды: төтен кайдан чыга, мич шул тирәдә булырга тиеш. Иң түргә үтәргә кирәк икән. Ишектән керү белән, фуражкалы абзый очрады, машинистыр инде.
– Син кая? – дип көлемсерәде ул. Кечкенә кызның монда атылып керүе сәер тоелгандыр инде.
– Әти янына, – кыз эчкә узды. Мич янында кеше юк иде.
– Нинди әти? – Фуражкалы кеше бу якка атлады: – Кем ул?
Тәнзилә алдан ук җайлап әзерләп куйган шартлаткычларны тиз генә ташкүмер савытына бушатты. Үзе шул арада җавап бирергә ашыкты:
– Виталий. Кочегар.
– Юк монда андый кеше, – диде фуражкалы абый, ачуланмый гына. – Бәлки, син паровозларны бутагансыңдыр?
Тәнзилә тирә-ягына каранып алды. Хәйләләшергә кирәк иде.
– Юк, – диде ул, тавышын беркатлырак итәргә тырышып. – Нәкъ шушы. Иосиф Сталин паровозы.
Фуражкалы кеше кычкырып көлеп җибәрде:
– Бутагансың шул, кызый. «ИСка» менә ул, күршедә тора. Бар, йөгер тизрәк, кузгалып китмәсен.
Тәнзилә шатлыгыннан ишеккә ташланмакчы булып талпынып куйды да тукталып калды. Нәрсәдер дөрес түгел иде монда, тик кыз аның ни икәнен генә аңлый алмады.
– Бар, бар тизрәк, – дип ашыктырды абзый.
Тәнзилә перронга сикереп төште дә станция ягына таба атлады. Хәзер аның йөгерәсе, бу урынны тизрәк ташлап китәсе һәм мәңгегә онытасы килде. Әмма сабыр итәргә кирәк иде. Ашыкмаска, берни булмагандай тыныч кына атларга.
Нәкъ шул вакытта тагын бер фуражкалы кеше очрады. Тәртип сакчысы түгел, машинистмы, ярдәмчесеме шунда. Паровоз ишегендә карашы белән кызны озатып торган теге абзыйга карап:
– Аз гына соңларга туры киләчәк, – дип кычкырды ул. – Штрафникларны безнең белән җибәрәләр. Әлегә килеп җитмәгәннәр.
– Шайтан алгыры!.. Ул солдатлар болай да ике вагон бит инде.
– Болары өченче вагонга.
Тәнзилә барган җиреннән шып итеп туктап калды. «Теплушка»лардан соң тагылган вагонга солдатлар кереп бара иде. Икенчесе янында да бер төркем тәмәке тартып тора. Менә шунда гына ул нәрсәнең дөрес түгел икәнен чамалады. Кешеләр!
Тәнзилә кешеләр турында бөтенләй дә уйламады бит. Ул танкларны, башка төрле коралларны шартлатам да Рейхка файда китерәм дип санады. Ә монда пассажир вагоннары да бар, имеш. Поезд шартлый икән, бу кешеләрнең барысы да һәлак булачак бит. Ә анда – үз авылларыннан сугышка киткән ирләр кебек кешеләр. Бер генә мизгелгә аның күз алдына Ләйсәниянең Ревмирны озаткан вакыты килеп басты. «Иптәш офицер… – Ләйсәния, ярсып, хәрбинең изүеннән эләктерә дә, куллары салынып төшә. Ул хәлсез адымнар белән Ревмиры ягына атлый, егет инде аның янына килеп җиткән, кыз аның муенына асылына да сулкылдап еларга керешә: – Кайт, кадерлем. Бөтен үлемнәргә үч итеп кайт. Мин сине көтәрмен. Мин сине үлгәнче көтәрмен».
Боларның да көтәр кешеләре бардыр. Әниләре, хатыннары, сөйгән ярлары, балалары… Хәтта беркем көтеп тормаса да, аларның яшәргә хакы бар. Һәрхәлдә, аларның гомерен Тәнзилә өзәргә тиеш түгел. Өченче рейх та өзәргә тиеш түгел. Бернинди кешенең дә, бернинди дәүләтнең дә кеше гомерен өзәргә хакы юк. Кешегә гомерне халык та, дәүләт тә бирмәгән.
Тәнзилә кинәт борылды да, каударланып, паровоз ягына атлады.
– Нәрсә инде тагын, – дип каршылады аны фуражкалы кеше. – Әтиең китә бит инде.
– Кәшилүгем төшеп калган…
Абзый аны җилкәсеннән генә күтәреп алды да паровоз ишеге төбенә бастырып куйды:
– Йөрисең инде шунда, эч пошырып, – дип көлемсерәде ул. – Бар, тиз бул.
Тәнзилә мич янына ташланды. Ташкүмер кисәкләре баягы урында яталар иде. Тәнзилә аларны тиз генә биштәренә яшерде.
– Аһ, син, карак кыз! – дигән тавыш ишетелде артыннан. –Урынына куй әле ташкүмерне…
Тәнзилә чүгәләгән җиреннән торып басты да әтисенә иркәләнгән кыз сыман:
– Алыйм инде, сезнең күп бит әле… – диде.
– Нигә кирәк ул сиңа?
– Икмәккә алыштырам, – диде кыз, аңа мөлдерәп карап. – Зинһар…
Фуражкалы кеше кул селтәде һәм, ниндидер тартманы актарып, зур гына кисәк икмәк тартып чыгарды:
– Мә, ал, – диде ул кайгыртучан тавыш белән. – Болай булгач, әтиеңне тиз генә күрә алмыйсың инде син.
Тәнзилә бер икмәккә, бер абзыйга карап катып калды. Ни өчендер тамагына төер утырды, керфекләренә яшь эленде. Ул икмәкне алып биштәренә салды да рәхмәт тә әйтә алмыйча чыгып китте. Күз яшьләре сөенечтән иде. Үзен кызганып, икмәк сузып торган шушы абзый да шартлаячак иде бит… Ә ул… Ярый әле вакытында өлгерде. Вакытында… Жебеп торырга вакыт юк… Тегеләренә дә…
Бәхеткә каршы, «ИСка» китеп өлгермәгән иде әле. Элек поезддан төшүчеләр булса, хәзер утырырга теләүчеләр сырып алган. Шуңа күрә магнитлы брикетларны җыеп алуның кыенлыгы булмады. Менә хәзер алардан ничек котылырга? Станциядән уңышлы гына чыгып җитә алсаң, бу бик кыен булмас иде, әлбәттә. Тик анда милиция, НКВД хезмәткәрләре арта бара.
18
Пассажирлар ыгы-зыгы килгән чакта, станциядән чыгып китү хәерлерәк иде. Әмма Тәнзилә алай итә алмады. Вагоннарга керүчеләрнең һәркайсын җентекләп карарга тырышты, таныш йөзләр эзләде. Ләкин кешеләр күп, һәм аларның барысын да күзләп бетерү мөмкин түгел иде. Танышлар да күренмәде. Хәер, монысы артык мөһим дә түгел, үзе үлемнән аралап калган бу кешеләр аңа шулхәтле якын иде. Хәтта поезд да якын. Тыштан караганда гына ул вагоннар тезмәсе булып күренә, ә эченә керсәң, үзе бер дөнья икән. Кешеләр дөньясы.
Немецлар янына кайткач, башыннан сыйпамаслар инде. Җәзага тартырлар. Ләкин Тәнзилә бәхетле иде. Ярый әле вакытында аңлап өлгерде. Ярый әле Ходай саклап алып калды. Шушы өч вагон кешене җәһәннәмгә очырсаң, ничек яшәр идең? Ни намусың белән кешеләр күзенә карар идең? Шунда ул олы юл буйлап чигенеп барган солдатларны кырып киткән самолётны исенә төшерде. Ул самолёт эчендә дә кеше утыргандыр бит инде. Немец кешесе. Ә ул бер кызганусыз ут сиптерде.
Очучы… Тәнзилә…
Ул очучыга да шундый бурыч йөкләнгән булгандыр инде: большевикларны себереп түгәргә, Өченче рейхның куәтен арттыру хакына шул солдатларны юк итәргә, дигән әмер булгандыр. Югыйсә беркем дә тик торганнан гына мондый эшкә алынмас иде.
Тәнзиләгә дә шундый бурыч йөкләделәр бит. Өченче рейх йөкләде.
Бер карасаң, Тәнзиләнең ул очучыдан әллә ни аермасы юк инде. Хәер, бар… Очучы үз бурычын намус белән башкарып чыкты. Яклаучысыз солдатларны кырып кына салды. Кайткач, мактаганнардыр инде аны, бәлки, түшенә орден такканнардыр. Эшен батырлык дип бәяләгәннәрдер. Шулхәтле дошманны юк итте, дигәннәрдер. Батырлыкмы соң бу?..
Ә Тәнзилә булдыра алмады. Үз бурычын башкарып чыгарга аның йөрәге җитмәде. Югыйсә әллә нәрсәсе дә юк бит, ул – бары тик башкаручы гына. Солдат кына. Аның эше – боерыкларны җиренә җиткереп үтәү. Ул түгел, ә боерык биргән кеше гаепле.
Ә икенче яклап карасаң… Нәрсә соң ул батырлык? Кешеләрне үтерүме, әллә гомерләрен саклап калумы? Әгәр поездны шартлатса, Пётр Иванович аның бу гамәлен батырлык дип бәяләр, мактар, башкаларга үрнәк итеп куяр иде. Хәзер ул аны җинаять дип билгеләячәк. Боерыкны үтәүдән баш тарту, хыянәт…
Ләкин Тәнзилә өчен кешеләр гомерен саклап кала алу батырлык кебек тоела. Батырлык ук булмаса да, җинаять түгел. Ә шартлатса, бу җинаять булыр иде. Үз-үзен җинаятьтән, гөнаһтан, пычраклыктан саклап кала алу да кешеләрне бәхетле итә ала.
Тәнзилә бәхетле иде. Ләкин күңелен тырнап торган нәрсә дә бар. Өченче рейх… Үзенә хезмәт итүчеләрнең җинаятен батырлык дип бәяләүче шул түгелме соң? Шул бит… Тәнзилә уйларын бер җепкә тезәргә тырышты. Кәнсәләр алдындагы хәлләр… Полицайларны һәм ике коммунистны атып үтерү күренеше… Уйламый да аттылар бит. Чебен үтергән кебек кенә… Олы юл буендагы самолёт та шулай… Тәнзиләгә дә үтерү бурычын шулай йөкләделәр. «Кызым, менә бу тәлинкәләрне күрше апаңа кертеп бир әле» дигән кебек. «Әнә шул поездга шартлаткыч куеп кайт әле…» Монда нәрсәдер дөрес түгел иде.
Перронда кешеләр азая башлаган иде инде. Паровоздан соң ук тагылган ике вагон алдында солдатлар юкка чыккан, өченчесенә керүчеләр дә берничә генә кеше калган. Болары штрафниклардыр инде, тирә-якларында мылтык тоткан НКВД хезмәткәрләре сакта тора. Поезд баскычыннан менеп барган ир Тәнзиләгә таныш кебек тоелды. Аның йөзе күренмәде, әмма гәүдәсе, хәрәкәтләре кемнедер хәтерләтә кебек иде. Бәлки, тоелган гынадыр. Таныш кеше юкмы дип карасаң, бөтен кеше дә таныш кебек күренә башлый бит. Тәнзилә барыбер якынрак килде, эндәшүче булмагач, баскыч янына ук килеп басты. НКВД хезмәткәрләренең берсе нәрсәдер әйтте, тик Тәнзилә ишетмәмешкә салышты һәм, вагоннар тәрәзәсеннән теге кеше күренмәсме дип, ары-бире йөрергә тотынды. Бераздан сакчылар да вагонга кереп китте. Ишекләрне яптылар. Паровоздан чыккан төтен көчәя төште, һәм ул гудок биреп алды да көчле итеп пошкырып җибәрде.
Поезд кузгалды. Тәнзилә, туктап, иркен сулап куйды. Ул шартлатырга тиешле поезд исән-имин кузгалып китте. Барасы җирләренә хәвеф-хәтәрсез барып җитсен, исән-имин әйләнеп кайтсын. Гомумән, үлемнән калган бу поездның юллары озын, уңышлы булсын. Хәзер бу гади генә поезд түгел инде, ә Тәнзиләнең поезды.
– Тәнзилә!
Кыз башта берни аңламый торды. Тавыш әллә тыштан, әллә үзенең күңел төбеннән ишетелә иде:
– Тәнзилә!
Тыштан ишетелә. Тик монда аны кем белергә мөмкин? Беркем дә. Шулай да кыз ирексездән тавыш ишетелгән якка карады. Әле генә штрафниклар кереп утырган вагон тәрәзәсе ачылган, шул тәрәзәгә капланган ир кычкыра иде:
– Тәнзилә! Кызым!
Кинәт дөньяның асты өскә килгәндәй тоелды. Өн түгелдер бу. Өндә болай була алмый. Төштер. Саташудыр. Ничек инде аның әтисе монда була алсын, ди. Ул бит… Әмма тавыш тагын кабатланды:
– Кызым, Тәнзиләм! Мин монда…
Кыз үзе дә аңышмыйча тавыш артыннан иярде, башта тиз-тиз атлады, аннары йөгерергә тотынды.
– Әти! Әтием!..
Тик поезд тизлеген арттыра барды.
– Кызым! Мин фронтка китәм. Үзем сорадым. Фронтка китәм, кызым! Мин хәзер тоткын түгел…
Әтисе тизрәк сүзләрен әйтеп бетерергә теләгәндәй, ашыгып-ашыгып кабатлады:
– Мин хәзер иректә, кызым! Сез ничек? Әниең ничек?
Тәнзилә башта бер сүз дә әйтә алмады. Соңыннан ничектер теле ачылды, тамагына утырган төер йотылган кебек булды.
– Без әйбәт, әти! Әйбәт! Без сине сагындык, әти. Син кайт, әти.
– Исән-сау торыгыз, кызым! Әниеңә сәлам әйт. Мин кайтырмын.
Поезд инде тизлеген арттырды. Вагон ераклаша барды. Ничек кенә шәп йөгерсәң дә, куып тотарлык түгел иде. Бераздан әтисенең сүзләре дә ишетелмәс булды. Бары тик аның бер сүзе генә Тәнзиләнең колак төбендә яңгырап калды:
– Кыз-зым!.. Мин фронтка китәм… Мин кайтырмын…
Тәнзилә, үзен үзе белештермичә, поезд артыннан йөгерде. Поезд инде бик еракка китеп кечерәя төшсә дә туктамады. Бары тик ул күздән югалгач, үзе хәлсезләнеп, сулыш алганда үпкәсе сызгыра башлагач кына, туктап, җиргә чүгәләде. Кулларын поезд киткән якка сузды да, тигезлеген тота алмыйча, җиргә капланды. Бераздан ул сулкылдарга тотынды һәм хисләренә хуҗа була алмыйча кычкырып елый башлады.
Күңелендә давыл котырды Тәнзиләнең. Үкенечнең чиге юк иде… Их, нигә генә шул вагон төбендә күзәтеп тормады икән? Әтисен күргән булыр иде. Күрешерләр, кочаклашырлар, аз булса да сөйләшерләр иде. Нигә генә шунда тормады соң?.. Теге кеше… таныш кебек тоелган кеше… шул әтисе булган инде аның… Нигә артыннан бармады икән Тәнзилә, нигә кычкырмады икән?.. Их, күрешә алмадылар… Шулкадәр сагына иде бит ул әтисен…
Шул ук вакытта күңелендә шатлык та әйтеп бетергесез иде. Әтисе исән аның. Исән-сау… Исән-сау һәм ирекле… Ирекле! Төрмәдә түгел! Бөтен ирекле ирләр шикелле үк фронтка китеп бара.
Һәм Тәнзиләнең бөтен булмышын тетрәнергә мәҗбүр иткән бер яктылык кабынды. Яшен суккан кебек кинәт кабынды ул һәм җанының үзәгендә кинәт пәйда булган яшен ташы сыман тоелды. Ул яшен ташы кебек кайнар да, якты да, нурлы да иде. Шул яктылык күңелен назлап узды, күз яшьләре булып, керфекләренә кунды, сүз булып, иреннәреннән саркылды:
– Әти… Мин сине дә үтергән булыр идем бит… Әти…
(Дәвамы бар.)
Фото: “Аргумент һәм факт”