

* * *
Мәктәпнең зур гына бер бүлмәсен спортзал итеп эшләгәннәр икән. Тәнзилә килеп кергәндә, 11-15 яшьләр тирәсендәге егермеләп кыз җыелган иде, стена буендагы эскәмияләргә тезелешеп утырганнар.
– Тәнзилә!
– Әйдә, монда кил!
Ахирәтләре икән. Наташа да, Ольга да, Катя да килеп җиткән. Кыз алар янына килеп хәл сорашуга, бүлмәгә комендант белән берничә солдат килеп керде. Саша кызларны барлап чыкты да тезелешеп басарга кушты. Шуннан: «Син! Син! Алга чык!» – дип, кызларны төркемнәргә бүлде. Янәшә басып торгангамы, Тәнзилә ахирәтләренең берсе белән дә бер төркемгә эләкмәде. Моңа бераз эче пошып куйды, тик каршы эндәшерлек түгел иде. Бишәр кешедән торган биш төркем хасил булды. Комендант дүрт төркемне дүрт стена буена күчерде, бер төркем уртада калды.
Уртада калган төркем алдына солдатларның берсе подноска салынган зур таяк колбаса куйды. «Безне сыйларга җыеналар икән», – дип уйлады Тәнзилә. Тик комендант аның өметен акламады:
– Сез хәрби һөнәргә өйрәнергә теләдегез, – диде ул кырыс тавыш белән. – Хәрби булу ул – сугышта булу. Сез сугыша белергә тиеш. Хәзер сез шушы колбаса өчен сугышырга тиеш. Кем аңа хуҗа була, шул – җиңүче. Бишегездән берегез генә аңа хуҗа була. Бишегездән берегез генә укуга бара. Сугышка әзерләнегез.
Тәнзилә уртадагы төркемдә иде. Димәк, ул беренчеләрдән булып сугышачак. Янындагы кызлар ярыйсы ук таза гәүдәле. Болар белән турыдан-туры сугыша башласаң, күрмәгәнеңне күрсәтеп куярлар. Бер мизгелгә ул төшенкелеккә дә бирелеп алды. Юкка гына әйтте әнисенә укырга барам, дип. Хәзер ул үзенең колбасаны эләктерәчәгенә, димәк, укуга бара алачагына бераз шикләнә иде. Тик үзен кулга алырга тырышты. Эш гәүдә зурлыгында түгел инде, бер карасаң. Сугышу бит ул көч сынашу гына түгел, сугышу ул – башны эшләтү дә. Кемнең башы яхшырак эшли, шул җиңә. Ә кемнең башы яхшырак эшли? Тәнзиләнеке, әлбәттә…
Ул шулай үз-үзен юатып торган арада, комендант команда бирде, һәм төркемдәге кызларның барысы да колбасага ташланды. Тәнзилә өлгерә алмый калды. Хәзер инде болар арасына башны да тыгарлык түгел иде. Колбаса әле берсенә, әле икенчесенә күчте. Кулына колбаса эләккәч, берсе аны куенына яшерергә тырышты, тик кызларның икенчесе тегенең күлмәген ертып җибәрде. Аннары бер-берсенең чәчләренә ябыштылар. Болар белән сугышу түгел, яннарына якын барырга да куркыныч иде. Тәнзилә читтән карап кына күзәтеп торды. Бер-берсенең чәченә ябышкан кызларны аерып алып булмый. – Болар бу юлы да шулай этләнделәр: беркая китә дә алмыйлар, чәчләрен дә ычкындырмыйлар, чыелдаша-чыелдаша тик селкенешеп торалар. Хәзер инде нәрсә өчен сугышканнарын да оныттылар бугай, бары тик бер-берсенә ныграк зарар китерергә, авырттырырга, хәлсезләндерергә генә булсын. Бермәлне боларның колбасалары идәнгә төшеп китте. Аның артыннан ташланучы булмады. Бер-берсенең чәчен тарта-тарта, алар әйләнергә тотындылар. Тәнзилә дүртаяклап урталарына керде дә колбасаны эләктереп алды. Кызлар анда да бер-берсен ычкындырмадылар. Тәнзилә аларны беркадәр күзәтеп торды да, колбасаны тотып, ишеккә юнәлде. Моны карап торган кызлар көлешә-көлешә кул чабарга тотынды:
– Молодец, Тәнзилә! – дип кычкырды ахирәтләре.
Комендант та, солдатлар да көлеште. Ниһаять Сашаның:
– Туктагыз! – дигән боерыгы ишетелде. – Житте! Жиңүче билгеле.
Әмма кызлар туктамады. Солдатлар аерып алгач кына, түгәрәк ясап басып, бер-берсенә нәфрәтле күзләрен төбәп, еш-еш сулап тордылар. Һәм карашлары белән җиңүчене эзләделәр. Колбасаның үзләреннән ике башка кечерәк кыз кулында икәнен күргәч, авызлары ачылып, күзләре маңгайларына менде.
– Сезгә кайтырга мөмкин, – диде офицер, Тәнзиләләр төркемен тезеп бастыргач. – Ә син, Тәнзилә, юлга әзерләнеп, сәгать уникегә килеп җит. Соңга калырга ярамый.
16
Машинага кергәнче үк, Тәнзиләнең башына капчык сыман нәрсә кидереп куйдылар да кирәкле җиргә барып җиткәч кенә салдырдылар.
– Үзара сөйләшергә ярамый, – дип кисәтте аларны китерүче офицер. – Көлешү-шаярышу тыела. Корыч тәртип булырга тиеш.
Кызлар бишәү иде. Арада Наташа да бар, алар бер-берсен күргәч шатланыштылар. Әмма яннарындагы офицерның кырыс карашын тоеп, артык шаулашмадылар, елмаешып кочаклаштылар да аркаларыннан сөешеп куйдылар. Бергә килгән кызлар спортзалдагылар түгел, ә бөтенләй ятлар иде. Бер-берсенә кызыксынулы карашларын төбәшеп торсалар да, авыз ачып сүз әйтергә кыймадылар.
Килгән җирләре мәктәп тә, башка уку йорты да түгел, ә шәһәр читендәге дача шикеллерәк нәрсә иде. Зур ике катлы йорт, аның каршысында – зур сарай. Икесенең дә ишек төпләрендә кораллы ике солдат сакта тора. Арткы якта – төрле спорт корылмалары тезелеп киткән мәйдан. Тир да шунда бугай.
Качкы авылыннан артык ерак булырга тиеш түгел, бик озак килмәделәр – берничә сәгать тирәседер. Кайдадыр тукталып та тордылар әле, озакка түгел, берничә минутка гына. Тәнзилә башта ник килгәненә үкенеп куйды, ә Наташа сөенә: авызы колагында. Офицердан куркып кына үзен тыярга тырыша.
Бераздан өйдән костюм кигән кеше чыкты. Озын буйлы, ябык, төз гәүдәле. Ул офицер белән нәрсәдер сөйләште дә кызларга үз артыннан иярергә кушты. Сарайга уздылар. Эчендә ике җиңел машина, ике йөк машинасы тора. Алгарак үткәч, тар гына коридор хасил була, анда ике яклап бүлмәләр тезелеп киткән. Костюмлы кеше тукталып калды һәм, елмаеп:
– Пётр Иванович Фёдоров булам, – диде дә ишекләрнең берсен ачты. – Ике кеше.
Тәнзилә Наташаны шунда сөйрәде.
– Без.
– Яхшы, – диде Пётр Иванович. – Бу – сезнең бүлмә. Ә монысы…
– Без өчебез? – Кызларның берсе әллә сорады, әллә ризалашты: – Өч кеше.
– Юк, ике кеше.
Ике кыз бүлмәгә кереп югалды. Ялгыз калганы үпкәләгәндәй итеп:
– Ә мин?
– Синең берүзеңә бер бүлмә. Кереп урнашыгыз да йорт алдына килерсез. – Пётр Иванович кинәт борылып китеп барды.
Бүлмәдә бернәрсә дә юк иде. Тумбочка да, карават та. Таш стена, такта идән һәм бетте. Хәтта тәрәзәсе дә юк. Кызлар үзләре белән алган биштәрләрен идәнгә ташладылар да коридорга чыктылар.
– Сездә дә буш бүлмәме? – дип аптырашты кызлар. – Кая килеп эләктек без?
Ул арада бер-берсе белән танышып та өлгерделәр. Кызлар күрше авылдан икән, Лена белән Фирдәвес һәм берүзе урнашканы – Эмма. Алар медик булырга әзерләнеп килгәннәр. Медиклар – хәрби осталыкны, хәрбиләр медицинаны белергә тиеш, дип шаяртышып та алдылар. Һәм йорт алдына чыктылар. Пётр Иванович көтеп тора иде инде.
– Мин сезнең инструктор булам, – диде ул. – Тәрбияче дип әйтергә дә мөмкин. Без бер ай яки ай ярым буена бергә эшләячәкбез. Тәртип кырыс. Өйрәнәсе әйберләр күп. Шуңа күрә һәрвакыт җыйнак һәм игътибарлы булыгыз. Көн тәртибе болай: сәгать җидедә уянасыз, туалет һәм зарядка өчен ярты сәгать, Сигезенче яртыдан сигезгә кадәр – иртәнге аш. Аннан – дүрт сәгать дәресләр. Бердән икегә кадәр – төшке аш. Аннан соң – дәресләр, алтыда кичке аш һәм унынчы яртыга кадәр – тагын укулар. Сәгать унда йокларга ятыш. Аңлашылдымы? – Кызлар баш какты. Пётр Иванович дәвам итте: – Хәзер киемнәр аласыз. Аннан бүлмәләргә урнашасыз. Юынып яңа киемнәрегезне кигәч, ашап чыгасыз һәм кинозалга керәсез. Әйдәгез.
Йортка уздылар. Тыштан зур күренгән, эче дә ялан хәтле икән. Бер бүлмә янына тукталдылар. Пётр Иванович ишек какты. Бүлмәдән таза гәүдәле ханым чыкты, кызларга күз йөгертеп алды да, шүрлектән киемнәр сайлап, һәркайсының кулына тоттырды. Аннан соң үзләре яшәячәк бүлмәгә уздылар. Монда шифоньер, биш тумбочка, биш карават, бер өстәл һәм берсе өстенә икенчесе өелгән биш табуретка бар иде.
– Менә монда туалет һәм юыну бүлмәсе. Юыну һәм кием алыштыру өчен ярты сәгать вакыт.
Иркенләп тормыйча гына чайканып чыктылар. Тәнзиләнең иң курыкканы киемнәрнең зур булуы иде. Тик барысыныкы да үзләренә үлчәп тегелгән кебек булып чыкты. Теге ханымга ирексездән хөрмәт уянды, бер караштан ничек шулай белеп була икән? Йокы киемнәрен тумбочкаларга төреп куйдылар. Монда әле эш киеме кебек нәрсә дә бар икән, анысы гамәли күнекмәләр өчендер инде. Ә зәңгәрсу-кара төстәгесе немец солдатларыныкына охшап тора, иңендә киң погоннары да бар, җиңендәге ак җирлеккә кара тәре төшкән бизәге дә үзенчәлекле, үзеңне чын солдат итеп тоярга рухландыра. Бу киемнәрне кигәч, Тәнзилә үзен бер башка үсеп киткәндәй сизде.
– Килешәме?
– Бу төше ничегрәк?
– Ә моннан тартып торган кебек түгелме?
Шулай бер-берсе алдында көязләнеп алдылар да, вакыт тарлыгын чамалап, залга чыктылар.
– Ашханә монда, – дигән таныш тавыш ишетелде. – Тиз булыгыз.
Аш тәмле иде, тик ул азрак булып тоелды. Ләкин өстәмә сорап утырып булмый, монда әнкәң юк – ни бирсәләр, шуңа ризалашырга туры килә.
Кинофильм урыс телендә иде. Монда Германия шәһәрләре, аның матур авыллары, истәлекле урыннары, бәхетле һәм фидакяр кешеләре турында сөйләделәр. Чынлап та, матур иде Германия. Качкының салам түбәле, нечкәреп беткән буралы өйләре белән чагыштырырлык түгел инде. Урамнары тип-тигез, ялтырап тора. Бер җирендә дә пычрак урын күрмәссең. Бар да пөхтә, бар да тәртип белән тезелгән.
Моның барысына да фюрерның алдан күрүчәнлеге, халык турында кайгыртуы, халыкның тырышлыгы сәбәпче икән. Әгәр Сталин һәм большевиклар буып тормаса, СССРда да шундый ук тормыш булыр иде. СССР аббревиатурасын болай дип уку дөрес булачак: «Смерть Сталина Спасёт Россию». Бәхеткә, Өченче рейхның кыю солдатлары бар, алар Русиядә яшәгән халыкларга азатлык алып килә. Большевикларны себереп түккәч, Русиянең дә нәкъ менә шундый матурлыкка, муллыкка, бәхеткә ирешер мөмкинлеге бар. Һәм һәр кеше, шушы көннәрне якынайту өчен, кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тиеш.
Кинодан Тәнзилә үзенең Германиядә тумаганы өчен чын күңеленнән үкенеп чыкты. Тизрәк бетсен иде бу сугыш, себереп түгәсе иде шул большевикларны һәм матур, бәхетле ил төзеп, шунда шатланып яшисе иде. Югыйсә үзен үзе белгәннән бирле курку, газап, ачлык, авыр эш, михнәт. Тагын әллә нәрсәләр. Ни гаебе бар инде аның шундый тормышта яшәргә дучар булгач. Әнә Германиядәге яшьтәшләре бер кайгы-хәсрәт күрмичә рәхәтләнеп яшиләр. Нинди булуың гына түгел, кайсы халык вәкиле булып, кайсы илдә тууың да мөһим шул.
Кинодан соң, күнегүләр өчен киемнәрен киеп, тирга чыктылар. Пётр Иванович һәркайсының кулын дөрес куеп, киңәшләрен биреп торды:
– Сулышыгызны тыегыз. Талгын гына итеп тәтене тартыгыз.
Колакны тондырырлык ату тавышлары яңгырады. Шул рәвешле биш-алты тапкыр аттылар. Тик берсе дә тидерә алмады. Борыннары бераз салынган кызларга карап, инструктор елмайды гына:
– Борчылмагыз, кызлар. Әле сезгә төз ату түгел, ә атып карау мөһим, өйрәнерсез.
Аннан соң спорт мәйданы тирәли берничә тапкыр йөгереп уздылар да җайланмаларда гади генә күнегүләр ясадылар. Бераздан инструктор, кулны алга сузып, өч килолы гантельләрне күтәреп торырга кушты:
– Мондый статик күнегүләр төз ату өчен файдалы, – диде ул. – Ләкин, кулга көч килмәсен өчен, статик күнегүләр белән динамик хәрәкәтләрне чиратлаштырып торырга кирәк.
Бер сәгать чамасы шулай шөгыльләнгәннән соң, класс бүлмәсенә керделәр. Монысы топография буенча лекция иде. Пётр Иванович һәркайсына калын дәфтәрләр таратып чыкты да язып барырга кушты, ә үзе топографиянең нәрсә икәне, җир өсте турында төгәл мәгълүмат алу, тауларны, урманнарны, елгаларны, кеше кулы белән төзелгән әйберләрне картада күрсәтү һәм әзер картадан файдалану алымнары турында сөйләде.
Беренче дәрестә берни дә аңлашылмаган шикелле иде. Тора-бара барысы да көйләнде, урманнарга чыгып, карта төзеделәр, карта һәм компас буенча яшерелгән әйберләрне эзләп табарга өйрәнделәр. Вакыт үткән саен, дәресләр кызыклырак, күнегүләр катлаулырак була барды. Элек Тәнзилә яткан килеш тә мишеньгә тидерә алмаса, хәзер ул йөгереп барган уңайга да төз атарга өйрәнде.
Кул сугышы күнегүләрен яратты. Һәр алымны йөзәр тапкыр кабатлады. Ахырдан аларны чын сакчылар янына алып бардылар. Кызларның бурычы, шушы солдатларны коралсызландырып, склад эченә үтү иде. Бик шома гына килеп чыкмады, әмма складны алдылар. Бу әле поездларны саклаган солдатлар белән дә кабатланды.
Аннан соң һәртөрле шартлаткычларны сүтеп җыйдылар, кул астындагы химикатлардан үзләре шартлаткыч ясарга өйрәнделәр. Махсус чакырылган сакчыларны коралсызландырып, төрле урыннарга шартлаткыч куйдылар.
Фронт сызыгы аша сиздермичә генә чыгарга да өйрәттеләр. Монда инде бөтен белгәнеңне эшкә җигәргә кирәк иде: кайда шуышырга, кайда сугышырга, кайда алдашырга, мескенгә сабышырга туры килә. Еш бирелә торган дежур сорауларга уйлап та тормыйча җавап кайтару серенә төшенделәр.
Әлбәттә, барысы да җайлы һәм кызык кына булмады, җиде кат тиреңне түгәргә туры килгән чаклар да күп булды. Урманда ничек төн үткәрергә, сазлык аша ничек чыгарга, парашюттан сикерергә… Һәм иң авыры – кыйнауларга ничек чыдарга.
Беркөнне Тәнзиләнең серен алырга теләп, әзмәвердәй ике солдат кыйнады. Тырнак астына энә тыктылар, тәнен пласкалар белән чеметтеләр, башын суга тыгып җәзаладылар, тагын кыйнадылар. Тик ул сатмады. Ахыр чиктә, аягына да басып тора алмас хәлгә җиткереп, беренче көнне биштәрен калдырган буш бүлмәгә кертеп ыргыттылар. Һушына килгәч тә чыгарырга ашыкмадылар, берничә көн торып, тәмам ачыгып, хәлсезләнеп беткәч, тагын сорау алырга чакырдылар. Ул барыбер сатмады. Бары тик шулай сынагач кына, йорттагы махсус бүлмәгә кертеп, табиб чакырдылар. Ул аны тиз аякка бастырды.
Кечкенә гәүдәле яклаучысыз кыздан Тәнзилә җен кебек сугыша торган солдатка әверелде. Ул моның өчен Өченче рейхка, аннан да бигрәк, фюрерга рәхмәтле иде. Большевикларны себереп түккәч, ул мотлак Германиягә барып яшәячәк. Чөнки андагы матурлык, андагы бәхетле тормыш, андагы камил кешеләр дөньяның бер илендә дә юк. Камиллеккә Тәнзилә үзе дә беркадәр якыная, азатлык хакына батырлыклар кылса, тагы да күтәреләчәк. Аңа Германиянең үзе теләгән шәһәрендә яшәү мөмкинлеге һәм бушлай фатир бирәчәкләр. Әнисен дә шунда күчерәчәк, әтисен дә азат итеп алып киләчәк. Халык дошманы булудан да, бернәрсәдән, беркемнән дә курыкмыйча шунда яшәячәкләр.
– Котлыйм, хәзер син Өченче рейхның асыл солдаты, – диде инструктор Пётр Иванович. – Бөек фюрер өчен зур эшләр башкарырга сәләтле кеше, чын ариец. Син илеңне азат итү хакына батырлык эшләргә әзерме?
– Әзер, Пётр Иванович! Хет хәзер үк.
Инструктор елмайды.
– Яхшы, яхшы. Бик яхшы. – Һәм ул карта чыгарып, кызның алдына куйды. – Кызыл армиянең танклар һәм артиллерия корылмалары төягән поезды менә шушы маршрут аша уза.
Тәнзилә баш какты:
– Аңлашыла.
– Менә бу станциядә ул ярты сәгать туктап тора. Пётр Иванович кызга текәлде: – Ярты сәгать эчендә өлгерергә кирәк. Димәк, бу унынчы яртыдан унга кадәр дигән сүз.
– Сакчылары күпме? – диде Тәнзилә. – Урнашу тәртибе ничек?
Пётр Ивановичның йөзенә борчылу билгеләре чыкты:
– Бездә андый мәгълүмат юк. Ләкин, шушы поездны шартлата алсак, без дошманның гаять зур техникасын һәм артиллерия җайланмаларын сафтан чыгарабыз. Бу искиткеч батырлык булачак.
– Яхшы, – дип елмайды Тәнзилә, – мин риза.
– Бу – пароль, – дип, нечкә җилем белән капланган тукыма кисәге сузды инструктор. – Үзеңнән калдырма, эшеңне бетереп бу якка чыкканда, үзебезнең солдатларга күрсәтерсең, алар сине тиешле җиргә илтеп куярлар. Әзерлән. Төнлә ташлыйбыз.
– Мин әзер, Пётр Иванович.
(Дәвамы бар.)
Freepik.com