

14
Икенче көнне авылда немецларның егерме-утыз кешедән торган бер отряд кебек төркеме генә калган иде. Алар «фашистлар килә» дип авылдан күченеп киткән кешеләрнең буш торган йортларына урнаштылар. Таң белән бригадир Барбос, өй борынча йөреп, кемнең кайда эшләргә тиешлеген исенә төшерде. Кемнәрдер печәнгә, кемнәрдер уракка төште. Тәнзиләнең әнисенә солдатларның киемнәрен, түшәк-простыняларын юарга кушты. Әнисе: «Бармакларым сызлый, кулга су тидерергә ярамый», – дип баш тарткач, урман кисүчеләр янына билгеләде. Тәнзиләне дә шунда кушып куйды.
Агач аударучылар немецларның махсус бер төркеме иде. Болар сугышчылар түгел, хәтта автоматлары да юк. Яннарында берничә солдат кына саклап тора. Алар урман кисү, йортлар, күперләр, башка кирәк-яраклар төзү белән шөгыльләнә. Авылдагы медпунктны да шушыларның бер өлеше яңарта икән. Агачларны шушы төркем ир-егетләре аударды, ә хатын-кызлар ботак чаба, шул ботакларның утынга яраклысын, бер өемгә өеп, мичкә сыярлык итеп кисеп бара, машина яки ат килгәндә, төяп, авылга озата.
Тәнзилә әнисе белән ботак чабуга эләкте. Башта бик уңайсыз кебек тоелган иде, соңрак, кул өйрәнгәч, артык авырлыгы булмады. Балталары немецныкы – яхшы үтә, үтмәсләнә башласа, чарлап бирәләр. Кул тала талуын, ләкин бу ботакларны утынга кисеп торудан җайлырак. Аннан соң монда көненә өч тапкыр ашаталар, өйгә кайтканда паёк бирәләр: ит, консервы һәм сохари. Нәфесеңне бик сузмасаң, җыеп барырга да була. Өстәвенә атна саен акча да язылып бара икән. Немецлар килгәч, кибеттә товарлар артты. Кыйммәт, ләкин бар. Ризык та, кием-салым да алырга мөмкин.
Солдатлар аз булса да, полицайлар күбәйде. Урманнан кайтучылар да, күрше авыллардан килүчеләр дә полициягә керергә тырыша иде. Ни генә әйтсәң дә, власте бар, ашарына мулдан, кием бирәләр, акча да түлиләр, диләр. Эше дә бик авыр түгел. Урман кисмиләр, җир сөрмиләр, таш ташымыйлар бит инде. Мылтыкларын тотып, эшләгән кешеләрне каравыллап, документ тикшереп тик йөриләр. Беркемгә дә зур зыян салганнары булмаса да, авыл халкы алардан куркып тора. Тәнзилә дә шүрли. Кәнсәләр алдындагы теге вакыйгадан соң полициягә күз дә йоммый кеше үтерә торган башкисәрләрне генә сайлап җыялар кебек тоела. Шуңа күрә ихатага кереп тавык атсалар да, каз эләктерсәләр дә, башка вак-төяк мөлкәткә кызыксалар да, каршы килүче юк.
Беркөнне таң белән, өй борынча йөреп, хуҗалыктагы мал-мөлкәт исәбен алып чыктылар. Шуларга карап, һәр хуҗалыкка салым салачаклар икән. Җан исәбенә, йорт-курага, мал-туарга, кош-кортка… Аннан соң һәр хуҗалыкта бер сыер һәм бер бозау гына булырга тиеш дип игълан иттеләр. Шуннан артканын колхоз… түгел лә… авыл җәмәгатенә тапшырырга кирәк икән. Тәнзиләләрнең сыеры берәү генә булгач бәйләнмәделәр, ә бүтәннәрнекен алып киткәннәр. Хуҗалары карышып та маташмаган, терлек саны азрак булгач, салымы да азрак була ич. Тәнзиләнең әнисе борчыла, барысы өчен дә салым түләгәч, акча бөтенләй калмый бит, ди. Әмма комендант, бу – вакытлыча күренеш, сугыш тәмамлангач, салымнар кимиячәк, күмәк хуҗалык бетәчәк, җир кешеләргә бүлеп биреләчәк, ди.
Совет чорында радио тәлинкәсе кәнсәләр алдында гына булса, хәзер аны урам саен куеп чыктылар. Төрле телләрдә җырлар яңгырый, хәтта татарча да җырлаталар. Алар арасында рус телендә фронт яңалыклары белән таныштырып алалар. Совет власте юкка чыга, батыр немец солдатлары зур җиңүләр белән алга бара. Урындагы халык аларны икмәк-тоз белән каршы ала. Сталин Кремльдә ник туганына үкенеп, чәчен йолкып утыра. Кызыл армия солдатлары, командирларын үтереп, әсирлеккә төшә. Һәм дөрес эшлиләр дә: монда аларга җылы өй, кайнар аш, чиста түшәк әзерләп куелган. Яралыларны тәҗрибәле докторлар дәвалый.
Радио Германия яңалыклары белән дә таныштыра. Андагы матур йортларны, чиста урамнарны, уңдырышлы ялан-кырларны мактый. Гади авыл кешеләренең бәхетле тормышын сурәтли. Алар анда әллә нинди матур киемнәр киеп, тәмле-татлы ризыклар ашап, теләгән җирләренә сәяхәт кылып, бик бәхетле булып яшәп яталар икән. Сугыш вакытында бит әле бу! Их, бер генә барып күрсәң иде шул илне. Берәр атна гына шунда яшәп, алар кигәнне киеп, алар ашаганны ашап торсаң иде. Тизрәк сугыш бетсен дә тынычлык урнашсын иде. Андый тормыш монда да килер әле, әнә ич немецлар: «Без сезгә азатлык һәм цивилизация алып киләбез!» – диләр.
Әле беркөнне урман кисүче немецларның берсе шоколад белән сыйлады. Тәнзиләнең шоколад ашаганы бар инде, элек әтисе алып кайта иде. Сугыш чыкканчы, әнисенең дә алганы бар иде. Ләкин Тәнзиләнең мондый тәмле шоколад ашаганы юк. Һуштан яздырырлык дәрәҗәдә тәмле. Гомумән, немецларның бөтен әйберләре дә сыйфатлы бугай. Отто, теге немецның исеме шулай, аз гына русча да пупалый. Тәнзиләгә, ымлый-ымлый, түш кесәсеннән фото чыгарып күрсәтте. Хатыны, кызлары белән төшкән. Барысы да бәхетле елмаеп басып торалар. Бер кызы, чынлап та, Тәнзилә яшендәрәк кебек… Ун- унбер яшьтә. Тәнзиләне белмәгән кеше гел шулай уйлый бит, унөч дип уйламый. И, тизрәк үтсен иде инде бу яшь тә. Унөч ул – иң бәхетсез сан. Әллә шуңа Тәнзиләнең тормышында бер рәхәтлек юк. Ни буе, ни матурлыгы, ни бәхете…
Соңгы арада ахирәтләре белән дә очраша алганы юк. Элек, барысы да печән эшендә булгач, гел күрешеп торалар иде. Хәзер алай түгел. Кем печәндә, кем уракта, кем агач кисүдә, кем юл салуда, кем ком яки торф чыгара… Немецлар килгәч, эш төрләре артты. Эш вакыты да артты бугай: элек Барбос сәгать алтыда гына эшкә әйтә башлый иде, хәзер биштә үк чыгып китәләр. Караңгы төшкәнче эшлиләр – анысы элек тә шулай иде. Тик элек төшке аштан соң аз булса да ял итү бар иде. Хәзер юк, беразга туктап калганыңны, ял итеп торганыңны күрсә, идарәче шундук килеп җитә. Юк, тупас кыланмый ул. Хәлеңне сораша, ярдәм кирәкме әллә, ди. Бар да яхшы булса, эшләргә кирәк, дип киңәш бирә. Ни дип әйтәсең инде, кирәк, димәк, эшләргә туры килә.
Немецлар үзләре дә әйтеп тора ич:
– Бөек Рейх хакына һәркем нәрсәдер эшләргә тиеш. Кемдер кан коя, кемдер тир түгә…
Зарланып булмый. Ничә тапкыр уйласаң да, тир түгү белән кан кою бер үк нәрсә түгел. Әнә ич теге Отто да шуны сөйли: «Мин теләсә нинди эшкә дә риза, бары тик автомат кына тоттырмасыннар», – ди. Ә ул кызык немец булып чыкты. «Мин төзүче, ә җимерүче түгел», – дигән була. Ә үзе ил таларга килгән, Качкы янындагы юан-юан наратларны, кисеп, Германиягә озата. Хәер, Тәнзилә үзе дә шулай итә инде. Үз авылыңда калып, үз җиреңне матурлап тормагач, ул агачларны Берлинга озаттың ни дә, Мәскәүгә озаттың ни – барыбер түгелмени? Кем белә инде?..
Бу сугыш тизрәк бетсен иде. Әтисен азат итсеннәр иде. Кайда ак, кайда кара икәнен бары тик ул гына аңлата ала бугай. Әнисе аңламый да, аңлата да алмый. Ул үзе дә Тәнзилә хәлендә.
15
Эштән кайтуларына Тәнзилә белән әнисен капка төбендә дүрт полицай көтеп тора иде. Күреп алу белән, каршыларына атладылар да, бер сүз әйтеп тормастан ике яклап култыклап, Тәнзилә белән әнисен кәнсәләр ягына алып киттеләр.
– Җибәрегез, нишлисез сез?
Әнисе карышып, чәбәләнеп караган иде – файдасы тимәде, кулларын ныграк каерып тоттылар да, аякларын җиргә тидерер-тидермәс, күтәреп бара башладылар.
– Җибәрегез әнине! – дип кычкырды Тәнзилә. – Авырта ич аңа, күрмисезмени?
– Йом авызыңны, маңка! – Полицайларның берсе учы белән аның авызына тондырды. – Тагын бер сүз ычкындырсаң, атып үтерәм.
Шулай да әнисенең кулларын каерудан туктадылар, култыклап кына бара башладылар. Кәнсәләргә барып җиткәнче, беркем бер сүз әйтмәде. Бары тик полицайлар гына үзара мыгырданды:
– Читтән караганда, бер гөнаһсыз кебек кыланалар, ә үзләре…
– Урманнарда Кызыл армия калдыклары йөри, диләр. Бәлки, шулар белән элемтәдә торалардыр.
Кәнсәләргә җиткәч, полицайларның берсе сакта торган немец солдатына хәлне аңлатты. Теге эчтәге сакчыга нәрсәдер кычкырды. Бераздан кәнсәләр эченнән немец солдаты чыкты да аларны комендант бүлмәсенә озатып куйды. Полицайларның өчесе тышта калды, берсе генә алар белән узды.
– Тентү вакытында яшереп куелган пистолет таптык, – диде полицай. – Менә сезнең хозурга алып килдек.
Тәнзилә инде күңеле белән немец режимын кабул итеп бетергән кебек иде. Әмма үзләре эштә чагында полицайларның каралты-кураны тентеп йөрүе сәер тоелды. Күз алдында яткан нәрсә булса бер хәл, яшереп куелган әйберне тапканнар бит.
Комендант Саша, полицайлар биргән пистолетны кулында әйләндерә-әйләндерә, ана белән кызны күзәтте.
– Сәндерәдә, печән астына яшерелгән иде, – диде полицай. – Кызыл армия арсеналыннан.
– Рәхмәт, – диде комендант, – барыгыз, эшегезне дәвам итегез.
Полицай «Һайл Гитлер!» дип кулын күтәрде дә кырт борылып чыгып китте. Ә комендант дәшми-тынмый гына пистолетны кулында әйләндерүен белде. Шул рәвешле бераз утыргач, Тәнзиләнең әнисенә төбәлде:
– Кайдан килгән бу? Ник тапшырмадыгыз?
Әнисе иңнәрен генә җыерды:
– Белмим, беренче тапкыр күрүем.
– Аны мин алып кайттым, – диде Тәнзилә. – Олы юл буйлап Кызыл армия чигенә иде. Көтмәгәндә бер самолёт килеп чыкты да аларны кырып салды. Самолёт киткәч, мин, олы юлга килеп, солдатларның биштәреннән икмәк алдым, берсенең пистолетын да эләктердем. Алар ыгы-зыгыдан арынганчы, авылга йөгердем. Кайткач, әни күрмәсен дип, сәндерә түбәсенә яшереп куйдым.
Комендант аңа сынап карап торды.
– Икмәк кенә алдыңмы? Ә нигә тушёнка алмадың?
– Белмим, – дип чатнатып җавап бирде кыз. – Курыктым мин. Икмәк булгач җитте дип уйладым. Актарынып торсам, солдатлар ата башлар кебек тоелды.
Комендант аңа озак кына текәлеп торды.
– Ә пистолет сиңа ни өчен кирәк иде?
– Атып карыйсым килде.
– Аттыгызмы?
– Юк. Бер тапкыр да.
Комендант кычкырып көлеп җибәрде. Һәм Тәнзиләнең әнисенә борылды:
– Сез кайта торыгыз, ә без кызыгыз белән сөйләшеп алабыз. – Әнисенең йөзен курку каплаганын күреп елмайды. – Юк, юк, борчылмагыз, бар да яхшы булачак. – Әнисе теләр-теләмәс кенә чыгып китте, аның шиге барыбер таралмаган иде. – Менә нәрсә, Тәнзилә, – диде комендант, җитди итеп. – Әгәр син пистолеттан яки автоматтан атып карарга телисең икән, менә дигән мөмкинлек бар. Мин сине яшүсмерләрнең хәрби мәктәбенә урнаштырам. Анда син иң кирәкле һөнәрләргә өйрәнеп, чын солдат булып чыгачаксың.
Тәнзилә ни әйтергә дә белмәде. Кызыктыра иде, әлбәттә. Тирә-якта сугыш барган чакта, һич югында үз-үзеңне, якыннарыңны сакларлык дәрәҗәдә генә булса да хәрби һөнәр үзләштерү зыян итмәс иде. Тик әнисе ни әйтер бит әле. Хәер, комендант куша икән, әнисе нишли ала инде?
– Ә урман эше? – диде ул, нәрсә әйтергә белмәгәннән генә. – Ул бит…
– Яхшы, – комендант елмайгандай итте. – Уку вакыты ай-ай ярым чамасы. Бу вакыт эчендә синең хезмәт хакың сакланачак, ә көндәлек ашың һәм паёгыңны әниең алып барачак.
– Белмим, әни нәрсә әйтер бит әле… – диде кыз, кыюсызланып. – Әгәр баш тартсам?
Комендант теге пистолетны кулында уйнатырга кереште. Тәнзилә аның ни әйтергә теләгәнен аңлаган кебек булды, корал саклау – җитди җинаять, аның өчен атып үтерергә дә мөмкин, дип кисәткән иде теге офицер. Әгәр баш тарта икән, әнисен дә… Ләкин комендант бөтенләй бүтән сүз әйтте:
– Барысы да үз ихтыярыңда, – дип елмайды ул, – беркем дә мәҗбүр итми. Телисең икән, иртәгә сәгать тугызга мәктәпкә кил, теләмисең икән, урман эшенә чык. Сау бул, Тәнзилә.
Кыз бер мәлгә баскан урынында катып калды. Аннан соң саубуллашып ишеккә юнәлде. Урамга чыккач та, кайсы якка барырга белмичә аптырабрак торды. Комендантның соңгы сүзләре аны бөтенләй аяктан екты: «Барысы да үз иркеңдә. Телисең икән…» Юк, хурлап булмый инде бу немецларны. Берничек тә. «Барысы да үз иркеңдә» дигән сүзне аның власть әһелләреннән бер дә ишеткәне юк иде. Ә монда…
Утлы корал белән эш итә белсәң, сугыш алымнарын өйрәнсәң яхшы инде. Әнә ич, полицайлар кулларын каерып тоткач, әнисен дә яклый алмады. Әтисе әллә исән, әллә юк. Гаиләне кемдер якларга тиеш. Бер ай әллә ни күп вакыт түгел бит.
Әнисе аның өчен борчылып тора иде бугай, кайту белән кочаклап алды:
– Балакаем! – Һәм сораштырырга тотынды: – Нәрсә турында сөйләштегез, кызым?
Рөхсәт сораса, әнисенең каршы киләчәген белгәнгә күрә, кыз бераз хәйләләшергә булды:
– Бер айга укырга җибәрәләр, – дип елмайды ул. – Хезмәт хакы саклана. Көндәлек ризыкны һәм паёкны сиңа бирәләр.
– Туктале, кызым, нинди уку соң ул? – Әнисенең йөзендә тагын борчылу шәүләсе пәйда булды. – Хезмәт хакларын да сакларлык булгач…
Кыз шул шәүләне эретерлек итеп елмайды:
– Фельдшерга укыталар, әни.
Әнисенең йөзенә нур кайтты, тик шулай да:
– Сугышка җибәрмәсәләр ярый ла, – дип куйды.
(Дәвамы бар.)
Freepik.com