

Ул исемен атады, әмма бер дә колакка ятышлы булмагач, Тәнзилә хәтерендә калдыра алмады. Ә офицер, аңа җавап биргән шикелле итеп, әгәр күнегелмәгәнчә яңгыраса, «Саша» дип атарга да яравын әйтте. Болай диюе күпләрнең күңеленә ятты. Ләкин Саша монда гына туктап калмады:
– Мин сезгә карыйм да сокланам. Сез шундый матур кешеләр. Киң күңелле, эшчән, кыю йөрәкле. Сез бәхеткә лаеклы кешеләр. Әмма өстегездә сәләмә киемнәр, үзегез яланаяк яки чабаталы. Күзләрегез моңсу. Авыр эштән йончуыгыз, ачлыгыгыз йөзләрегезгә чыккан. Германиядә дә кешеләр эшли, илнең икътисадын күтәрергә, аның куәтен ныгытырга тырыша. Ләкин алар сезнең кебек ач түгел. Алар нәрсә теләсә шуны алып ашый ала. Алар карасаң күзне сөендерерлек матур, зур һәм уңайлы йортларда яши. Ә сез, бер караңгыдан икенчесенә кадәр җигелеп эшләсәгез дә фәкыйрьлектән чыга алмыйсыз. Ни өчен? – Комендант бер мизгелгә тукталып калды. Карашы белән тагын халыкны айкап чыкты. Һәм көлемсерәп куйды. Сүзләре халыкка барып җиткән, кешеләрнең күзләрендә инде сизелер-сизелмәс очкыннар кабына башлаган иде. Хәтта Тәнзилә дә колакларын торгызып сөйләүчегә төбәлде. Чөнки комендант нәкъ менә кызны борчыган сорауларны күтәрә иде. Саша дәвам итте: - Боларның берсе дә сезнең гаеп белән түгел. Бу – надан большевикларның акылсыз сәясәте нәтиҗәсе. Шултиклем зур һәм бай табигатьле илдә яшәп тә халыкны хәерчелектә яшәтү, ачка интегергә мәҗбүр итү җинаятькә тиң. Бу ярлылык сезнең ялкаулыктан килеп чыккан нәрсә түгел. Большевикларга сезнең хәерче булуыгыз кирәк, чөнки ачка интеккән хәерчеләр белән идарә итү җиңелрәк. Алар сезгә беркайчан да җитеш тормышта яшәргә ирек бирмәячәк иде. Бәхеткә, без килдек. Без сезгә азатлык алып килдек. - Бу сүзләрне ишеткәч, кешеләрнең бер өлеше кул чабып куйды. Көчле алкышлар килеп чыкмады, әмма шушысы да комендант сүзләренең тәэсирен күрсәтергә җитәрлек иде. Ул дәвам итте: – Большевикларның бюрократик системасы кешене изүгә, ялганга һәм террорга корылган иде. Вәгъдә ителгән демократия һәм азатлык урынына СССРда кешене тарихта моңарчы күрелмәгән кимсетүгә дучар иттеләр, бер гаепсез кешеләрне төрмәләргә яптылар, атып үтерделәр. Шул сәбәпле Совет җәмгыятендә рухи деградация барлыкка килде: үзе һәм якыннарының язмышы өчен дер калтырап яшәргә мәҗбүр ителгән совет кешесе эгоистка әйләнде, әләкчелек белән шөгыльләнә башлады. Алар якыннарына, хезмәттәшләренә, хәтта дусларына сәяси йомшаклыкта, шпионажда, дошманлыкта гаепләп яла яктылар, хәвефсезлек органнарына донослар язып, аларны төрмәгә утырттылар. Ә партия һәм Совет органнары моны хуплап торды, үстерергә, киңрәк җәелдерергә тырышты.
Җыелган хатын-кызларның кайберләре яулык очы белән күз читләрен сөртеп куйды, кайберләре ачыктан-ачык мышкылдап җибәрде. Тәнзиләнең әнисе, аскы иреннәрен кысып, күзләрен йомды, күз читләреннән бер бөртек яшь чыгып яңагы буйлап тәгәрәде. Комендантның тавышы да матур, сөйләү осталыгы да зур, сүзләре дә дөрес иде.
Тәнзиләнең дә тамагына төер тыгылды, күзләренә яшь килде. Бер гаепсез кешеләрнең кайсын атып, кайсын төрмәгә утыртып, иректә калганнарын дер калтыратып тоткан Совет власте юкка чыкты. Немецлар хакимияткә килгәч, хәлләр үзгәрәчәк, әле аның әтисен дә азат итеп, гаиләсе янына кайтарып җибәрерләр. Бу немецлар кемнәрдер сөйләгәнчә ерткыч та, кыргый да түгел. Әнә бит авыл халкының проблемаларын белеп торалар, ярдәм итәргә тырышалар. Һәрхәлдә, алар азатлык алып килә.
Русча сөйләгән бу комендантны халык алкышлап озатты. Озак алкышладылар, немецлар үзләре дә кушылып кул чабып торды. Аннан соң сүзне икенче офицер алды. Монысы бераз юантыграк гәүдәле иде, ул немецча сөйләде, ә янына баскан гражданский киемдәге кеше тәрҗемә итеп торды.
– Без сезгә дошман түгел. Без сезне кол иткән Совет властена каршы сугышабыз. Без сезне большевиклар коллыгыннан азат итәргә телибез. – Юантык офицер халыкка күз йөгертеп чыкты. Һәм дәвам итте: - Без сезнең белән бергәләп яңа тормыш төзибез. Шуңа күрә тәртипләр дә бераз үзгәрәчәк. Тик әлегә күнегелгән тормышыгыз белән яшәгез, яңа системага өйрәнегез. Без сезнең авыл җитәкчелеген дә әлегә шул килеш калдырабыз. Тик аларның вазифалары беркадәр үзгәрәчәк. Элекке колхоз рәисе хәзер авыл җәмәгатьчелеге старостасы булып кала. Аның ярдәмчеләре - казначей, писарь һәм полиция хезмәте. Элекке счетовод казначей урынында булыр. Полиция хезмәтенә керергә теләүчеләр булса, старостага килеп теркәлү узсын, соңрак без аларны кабул итәр- без. Яңа тәртипләр турында без аерым хәбәр итәрбез. Ә хәзер барыгызга да теркәлү узарга кирәк. Менә бу өстәл янында сезне көтәләр.
Юантык офицер сүзен тәмамлауга, колхоз рәисе комендант Саша каршына килеп басты:
– Герр офицер… – диде ул, дулкынланып. – Без моңа кадәр бригадир белән эшли идек, аны үз урынында калдырсак, яхшы булачак. Бик булдыклы кеше, халык та бик ярата.
Комендант бер мәлгә уйланып торды да:
– Кая ул, күрсәтегез әле, – диде.
– Барый! – дип кычкырды элекке колхоз рәисе. – Кил әле монда! Барбос чатанлый-чатанлый аның янына килеп басты. Комендант аңа бик текәлеп, сынап карап торды да:
– Сез беренче дөнья сугышында катнашмадыгызмы? – дип кызыксынды.
Барбосның күзе маңгаена менде:
– Катнаштым дип… Әсирлеккә эләктем мин анда… Бер алпавытка эшләп яттым. Ә сез каян беләсез?
– Барый Васил улы Борханов! – дип, елмаеп колачын җәйде комендант. – Сез бит минем әтидә эшләдегез. Русча сөйләшергә дә сез өйрәттегез бит мине. Татарча да беләм әле бераз. Кечкенә Сигмундны хәтерлисезме? Мин шул малай инде.
Моңа кадәр ни әйтергә, ни кылырга белми аптырап торган Барбос колачын җәеп кочаклап алды:
– И бәләкәч… Сигезмут!
Һәм алар, сөйләшә-сөйләшә, читкәрәк киттеләр. Бу мизгел авыл халкына өмет өстәде: Барбос белән кочаклашып күрешерлек булгач, бу немецлар бик үк куркыныч булмас әле.
Ул арада халык юантык офицер күрсәткән өстәл янына чиратка басты. Тәнзилә, кечкенә буйлы бөтерчек кебек кыз булгач, кешеләр арасыннан җайлы гына узды һәм, беренчеләрдән булып барып басып, әнисен чакырды.
– И кызым, бу хәтле булырсың икән, – дип елмайды әнисе. – Мин аңгыраеп калган идем әле…
Өстәл артында берничә офицер утыра иде. Берсе документлар биреп тора, икенчесе нәрсәдер яза, калган өчесе кешегә сораулар бирә. Берсе тәрҗемә итә. Алар артында, ярымтүгәрәк ясап, алты солдат баскан. Автоматлары төзәүле. Ялгыш кына кискен хәрәкәт ясасаң да атып үтерерләр кебек тоела. Сүзләре ничек кенә матур, үзләре нинди генә ягымлы булмасын, автомат төзәп торган кешеләрдән барыбер шикләндерә икән. Алдашырга да куркыта, ялганыңны сизү белән атып үтерерләр сыман.
Чират аларга да җитте. Исем-фамилияләрен сора- дылар. Коммунистмы? Яһүдме? Кайда эшли, ничә яшьтә? Тәнзиләнең әнисе ни өчендер кызының яшен киметеп әйтте:
– Ун яшь. Офицерларның берсе текәлеп карап торды да баш кагып куйды. Тәнзилә бераз гарьләнде, ул, чынлап та, кечкенә гәүдәле, чынлап та, ун яшьлек бала шикелле иде шул. Их, үсәргә иде ул әнә Наташа яки Ольга шикеллерәк матур булып. Ун яшь… Ичмасам, унбер дә димәде бит. Әнисе дә инде…
– Ирегез фронттамы?
– Юк, фронтта түгел.
– Кайда?
– Төрмәдә.
– Бандит, димәк?
– Бандит түгел.
– Халык дошманы?
– Әйе.
– Ул коммунист идеме?
– Юк.
– Коралларыгыз бармы?
– Нәрсә? – дип аптырады Тәнзиләнең әнисе. – Нинди корал?
– Автомат, мылтык, пистолет, граната…
Тәнзилә дертләп китте. Ярый әле әнисе әйтеп өлгерде:
– Юк, бездә нинди корал булсын…
– Булган очракта старостага китереп тапшырыгыз, – диде офицер тыныч кына. – Югыйсә бәлагә таруыгыз бар. Моның өчен атып үтерергә дә мөмкиннәр.
– Юк, юк… Безнең бернинди корал да юк…
– Паспортыгыз бармы? Әнисе паспортын чыгарып бирде. Офицер аны актарып карады да нәрсәдер язып утыручыга сузды. Тегесе битләрен җентекләп актарып чыкты, аннан соң язарга тотынды һәм ике якка ачылмалы бер катыргы сузды.
– Аусвайс. – Таныклык бу, паспорт урынына, – дип төшендерде тәрҗемәче. – Һәрвакыт үзегез белән йөртегез. Караңгы төшкәч, урамда йөрү тыела. Башка авылларга барасыгыз булса, старостадан белешмә алырга кирәк. Шулай ук фронт сызыгына якын барырга ярамый. Яңа тәртипләр турында сезгә җентекләп аңлатырлар, ә әлегә сез ирекле.
Таныклык бирә торган урыннан берничә адым киткәч, алар янына бер солдат килде дә, елмаеп, әнисенең терсәгеннән алды:
– Фрау, битте, – диде ул, бер читтәрәк әзерләнгән өстәл ягына ымлап. – Кушать.
Тагы нәрсәләрдер әйтте. Хатын аңлап җиткермәгәч, култыклап алып, өстәл янына китерде дә пешекчегә нидер әйтте. Тегесе баш какты һәм Тәнзиләгә карап елмайды:
– Мы угощать мать с маленький ребёнок.
Әнисе аптырабрак калды. Өстәл артында утырган хатыннарның берсе аны үз янына чакырды:
– Әйдә, утырыгыз, – дип урын күрсәтте ул. – Балалары белән килүчеләрне ашаталар монда. Ризыктан зур булырга ярамый, әйдәгез.
Ул арада елмаеп торган немец аларга поднос сузды. Анда төеп пешерелгән бәрәңге өстенә консерв балыгы салынган ике тәлинкә, юка гына итеп теленгән ике телем икмәк һәм ике стакан компот бар иде. Баскынчыларның мондый кунакчыллыгы бик сәер кебек тоелса да, ашыйсы килү теләге көчле булып чыкты.
Кай арададыр фронтка барудан качып урманга киткән ирләрнең бер өлеше төшеп, полицай булып теркәлергә өлгергән. Аларга әле корал да, махсус кием дә бирмәгәннәр, бары тик беләкләренә генә кара тәре төшкән ак бәйләвеч такканнар. Алар әлегә бишәү генә бугай. Һәрхәлдә, кәнсәләр баскычы янында биш ир-егет басып тора. Кыяфәтләрендә канәгатьлек… Бәй, анысы булыр инде, урманда яшәү дә бик җиңел түгелдер, хәзер сөенәләрдер инде, авылда, үз йортларында яшиләр, җылы йомшак түшәктә йоклыйлар, теләгәннәрен ашыйлар… Юк, канәгатьлек кенә түгел, горурлык, хәтта бераз тә- кәбберлек тә бар: урманнан чыгу белән, кулыңа шундый власть тоттырсыннар әле! Болар хәзер качкыннар түгел, ә яңа хакимиятнең яңа законнарын саклаучылар бит.
Бераздан, барысы да теркәлү узып аусвайслар алгач, халыкны кабат кәнсәләр күтәрмәсе янына тупладылар. Староста чыгып исемлек укырга кереште, исеме чыкканнарга бер читкәрәк барып басарга кушты. Ул укып бетергәч, теге юантык офицер сүз алды. Тәрҗемәче аның сүзләрен халыкка җиткерде:
– Теркәлү вакытында берегез дә үзен коммунист дип атамады, – диде ул җитди, әмма дустанә тавыш белән һәм исемнәре аталган унлап кешелек төркемгә борылды: – Ә чынында сез бит барыгыз да коммунистлар. – Жыелган халык шым булды. Нацистларның яһүдләрне һәм коммунистларны яратмавын барысы да белә иде. - Ләкин фюрер һәм Рейх киң күңелле, - дип дәвам итте юантык офицер. – Коммунистлар – актив кешеләр, ә һәр эштә актив булучылар безгә бик кирәк. Сез үз вазифаларыгызда каласыз. Әмма хәзер коммунистлар партиясенә, Советларга һәм алдакчы Сталинга түгел, ә бөек фюрерга һәм Рейхка хезмәт итәчәксез.
Коммунистлар арасында өч бабай, ниндидер сугышларда гарипләнеп кайткан дүрт ир, ике хатын һәм бер әби бар иде. Авылда алар болай гына түгел инде, калганнары, күрәсең, качып өлгергән. Боларның исемен Тәнзилә хәтерләми, ләкин кайбер җыелышларда ярсып-ярсып нотык тотканнарын, аңлы булырга, Совет властеның яшерен дошманнары белән аяусыз көрәшергә өндәгәннәрен күргәне бар иде. Коммунистлар бу юлы эндәшергә ашыкмады.
– Сез шуңа ризамы?
Офицерның бу сүзеннән соң карт коммунист бер адым алга атлады һәм трибунадан нотык тоткан кебек көр тавыш белән:
– Мин – коммунист! – дип күкрәк сукты. – Мин партиягә революция елларында ук кердем. Һәм партияне дә, ватанымны да сатарга җыенмыйм. Сез минем дошманым. Һәм мин сезгә хезмәт итмәячәкмен. Кызыл армия сезне иртәме-соңмы себереп түгәчәк, ә мин соңгы сулышыма кадәр җиңү хакына көрәшәчәкмен.
– Браво! Браво! – дип кул чапты юантык офицер. Сезнең арада тагын кемнәр шулай уйлый? –
Чебен очканы да ишетелерлек тынлык урнашты. Кинәт тынлыкны теге әбинең тавышы бүлде:
– Мин! – ул, төркемне ерып, бабай янына килеп басты.
Юантык офицер әлеге төркемне энә күзеннән үткәрде дә җыелган халыкка эндәште:
– Шулай уйлаучылар, бәлки, сезнең арада бардыр? – Ул бераз сүзсез торды, кешеләрне күзәтте. Әмма беркем бер сүз әйтмәде, бер хәрәкәт ясамады. – Яхшы, – диде офицер. – Бик яхшы. Ә хәзер сез менә бу яккарак килегез.
Һәм ул, күтәрмәдән төшеп, полициягә килгән ирләрнең берсе янына тукталды да аңа пистолетын сузды:
– Ат.
– Нәрсә? – полицай коелып төште. – Юк… Юк, юк… Мин булдыралмыйм.
Юантык офицер, елмаеп, кулын сузды, полицай аңа пистолетны кире бирде. Офицер полицайның маңгаена пистолет төзәде. Бөтен халык селкенергә кыймый тынып калды. Барысын да дертләргә мәҗбүр итеп, аткан тавыш яңгырады. Полицай булырга теләп урманнан килгән ир җиргә тәгәрәде. Юантык офицер икенче полицай янына килеп пистолетын аңа сузды. Ләкин тегесе пистолетны алмады, кулларын артка яшерде. Офицер, елмаеп, ары узды һәм пистолетны өченче полицайга сузды:
– Ат!
Өченче полицай теләмичә генә пистолетны кулына алды да карт белән карчык ягына атлады. Әмма юантык офицер аны туктатты:
– Менә моны ат, – диде ул, пистолетны алудан баш тарткан полицайга күрсәтеп. – Ул – хыянәтче.
Егет үзе белән бергә урманнан килгән иптәшенә борылды. Пистолетны күтәрде. Аның кулы калтырана иде. Күзләрен йомды һәм тәтегә басты. Ату тавышы яңгырауга, икенче полицай җиргә ауды һәм авыртуга чыдый алмый тыпырчынырга тотынды.
–Үтер! – дигән тавышы ишетелде юантык офицерның. – Интектермә кешене, ат.
Өченче полицай пистолетын ике куллап тотты да җирдә аунаган иптәшенә пуля яудырды. Патроннары беткәч тә, берничә тапкыр тәтегә басты. Офицер аның кулыннан пистолетны алды да янында торган солдатка сузды. Тегесе каядыр китте һәм тиз арада пистолетны корып, кире алып килде.
Бу вакытта полицай булырга теләк белдерүчеләрнең берсе беләгендәге тасманы сүтеп маташа иде. Юантык офицер аңа пистолет сузды, тегесе, коты алынып, башын чайкады:
– Юк, юк… Мин кире уйладым…
Ул арада бишенче полицай үзе кулын сузды. Пистолетны алгач, ашыкмыйча гына алга чыкты да һаман тасмасын чишеп бетерә алмаган егетне атып екты, аннары карт коммунистлар янына килде.
– Хәтерегездәме, сез минем бабайны кулак дип Себергә сөргән идегез? - диде ул астыртын тантана белән. – Әтине «халык дошманы» дип әләк язучылар да сез идегез. Сезнең аркада әни ачлыктан һәм чирдән үлде, ә мин детприёмникта үстем. Сез социализм төзедегез һәм кешеләр язмышын җимердегез. Сезнең бәхетле киләчәк белән агуланган җаныгыз йөзләрчә кешенең бүгенге бәхетен үтерде. Сез үзегезнең гомерегезне кешеләрне бәхетсез итүгә багышладыгыз. Җаннарыгыз җәһәннәмгә очсын!
Һәм ул карт белән карчыкның маңгайларына төбәп бер-бер артлы атты да пистолетны офицерга сузды:
– Рәхмәт, герр офицер!
Офицер пистолетын алды да кәнсәләр баскычына күтәрелде, тәрҗемәче аңа иярде. Халыкны тагын бер кабат күздән үткәргәннән соң сүз башлады:
– Болар Рейхның дошманнары һәм кеше булып җитмәгән нәрсәләр иде, – диде ул тантаналы бер кыяфәт белән. – Сез андый түгелдер дип ышанам. Без сезнең белән яңа җәмгыять төзибез. Ә моның өчен берсүзсез буйсыну һәм корычтай тәртип таләп ителә. Тәртип бозучылар, караклар, астыртын эш йөртүчеләр, партизаннар һәм Кызыл армия белән бәйләнештә торучылар хәрби вакыт кануны буенча атып үтереләчәк. Сез тәртипле булыгыз, һәм без килешеп яшәрбез. – Ул, туктап, халыкны беркадәр күзәтеп торды да дәвам итте: – Белүебезчә, авылда урын өстендә ятучы өлкән кешеләр, күп кенә яшьләр арасында да чирлеләр һәм инвалидлар җитәрлек. Без, әлбәттә, медпункт эшчәнлеген киңрәк җәелдерербез, элек анда бер генә кеше эшләсә, хәзер Германиядән килгән докторлар һәм урындагы белгечләрдән торган җитди коллектив булыр. Медпункт бинасын зурайтып, хастаханә рәвешенә әйләндерербез. Ә каты чирлеләрне Германиягә алып барып дәвалау мөмкинлеге бар. Анда медицина алга киткән, һәм мөмкинлекләр бик зур. Әгәр теләсәгез, старостага килеп язылыгыз, без аларны тиз арада озату җаен карарбыз. Сезнең сәламәтлек безнең өчен бик мөһим…
Тәнзилә нәрсә уйларга, нинди фикергә килергә дә белмәде. Сәер иде бу немецлар. Бер караганда, җанга үтәрлек сүзләр сөйлиләр, ашаталар, кайгыртучанлык күрсәтәләр. Ә икенче караганда, чырай да сытмыйча кеше үтерәләр. Үтерергә мәҗбүр итәләр. Гамәлләре берничек тә башка сыярлык түгел. Болар бөтенләй икенче төрле кешеләр бугай.
Болар, чынлап та, бүтән төрле иде. Төшкә кадәр авыл кешеләрен әллә нинди исемлекләргә бүлеп бетерделәр, шул төркемнәрнең кайсы кая эшкә чыгарга тиешлеген билгеләделәр. Ундүрт яшькә чаклы балалар исемлеге дә төзелде, аны тагын әллә ничә төрлегә бүлделәр… Төштән соң медпунктны киңәйтү буенча эш башлап җибәрделәр, монысында авыл кешеләре түгел, ә немецларның махсус төркеме эшли иде. Юантык офицер тәкъдиме буенча, авыл халкы авыр чирлеләрне Германиядә дәвалау өчен исемлеккә яздырды. Кайбер йомры башлар бик үк чирле булмаганнарны да шунда тыгарга тырышты, әмма докторлар андыйларны кире кактылар һәм башка хәйләләшмәскә куштылар, югыйсә бу фаҗига белән тәмамланырга мөмкин, дип кисәттеләр. Кич җитүгә, авыруларны, йөк машиналарына утыртып, район үзәгенә алып киттеләр.
(Дәвамы бар.)
Фото: stihi.ru