

12
Чигенеп баручы солдатларның авыл аша узганнары да булган икән. Шундыйларның берничәсе Тәнзиләләргә дә кергән, ашарга сораганнар. Тәнзиләнең әнисе аларны кызганып бәрәңге пешергән, сөт савып биргән. Тәнзилә кайтканда, алар өстәл башында утыралар иде.
– Һо, кызыгыз да кайтты, – дип елмайды аларның берсе. – Мактап йөри икән. Безнең дә эшләр алга китәр әле болай булгач.
– Бигрәк матур бала, күз тимәсен, – дип өстәде икенчесе. – Бәхете булсын инде, берүк.
Тәнзилә саулык сорашты да, аларның сүзенә катнашмый гына, түр якка узды. Солдатлар үз сүзләрен дәвам итте.
– Алга китәрме-юкмы – анысын бер Ходай белә, – диде икенчесе. – Ну, шунысы көн кебек ачык: Совет власте бетте хәзер. Безгә дә сугыш дип йөрисе юк, өйләргә таралырга вакыт.
Кайсыдыр көлеп җибәрде:
– Рөхсәт иттеләр, ди, көтеп тор. Өйгә кайту турында уйлаганыңны сизеп алсалар, комиссарлар шундук атып үтерәчәк. На месте.
– Анысы, браток, куркыныч түгел. Нимес үтерде ни дә, кызыл комиссар үтерде ни. Болар сафында калсаң, точно исән калмаячаксың. Карале, дурак… Нимес пыр тузып һөҗүм итә, ә безгә атарга да рөхсәт бирмиләр. Без карап торабыз. Провокация, имеш. Командирлар гаепле барысына да. Сугышка безне солдат итеп түгел, ә мишень итеп алып чыкканнар. Чигенми нишлисең шулай булгач? «Бу юлы тидерә алмадыгыз, тагын атыгыз әле, пажалыста», – дип көтеп торасыңмыни?
– Анысы шулай… – дип көрсенде берсе. – Сугышырга рөхсәт булса, мондый тизлек белән бара алмаслар иде. Туктатыр идек әле, без дә төшеп калган малайлар түгел.
– Әйтәм бит, командирлар гаепле барысына да. Үз башларын сакларга тырышып, югарыдан боерык көтеп яталар. Соң, басып кергәннәр бит инде. Үтерәләр, аталар бит. Син дә каршы атарга тиеш бит инде. Юк, аларга өстән приказ кирәк. Аларның үз башы юк. Әнә бит буйсынмыйча каршы ата башлаганнарны нишләттеләр! Под трибунал, дип, машинага төяп җибәрделәр.
– Бер карасаң, Совет властена шул кирәк лә ул, – дип көрсенде карт тавышлы берсе. – Килгән көненнән башлап кан коя, юк кына гаебең өчен дә төрмәгә тыгарга тора. Утыз елдан артты, бер рәхәт күрсәткәне булмады. Нимесләр килсә, тормыш көйләнеп китмәсме, дим. Алар үзләре бик бай, бик рәхәт яши икән дип сөйлиләр бит. Бик культуралы халык, диләр.
– Белгән юк инде, малай, белгән юк… Берсе дә крәстиянгә рәхәт күрсәтергә тормый. Нинди власть килсә дә, үзе өчен генә тырыша.
– Совет власте дә, нимес власте дә ник чукынып катмый шунда. Өйләргә таралышырга кирәк. Безнең бөтен власть җир дә гаилә инде.
– Рәхмәт сиңа, ханым. – Солдатлар кинәт кенә табыннан кузгалдылар. – Безнең сүзләргә гаҗәпләнмәгез инде. Аптыраганнан сөйләнәбез. Көн күрсәтмәсә дә, Совет властена ияләшеп килә идек әле. Монысы тагын ничек булыр. Эч поша, барыбер, чигенәсе килми…
Тәнзиләнең әнисе сүзне озынга җибәрмәде:
– Шулайдыр инде, – диде дә ашамлыклар тутырылган биштәр сузды. – Менә монысы юлга булыр. Әллә нәрсәләр юк инде юклыгын, шулай да ярап торыр әле.
– О-о, рәхмәт, апа, шулкадәр мәшәкатьләнмәсәгез дә ярар иде, – диде яшьрәк тавышлысы. – Болай да табыныгызны ялтыратып куйдык бит.
Шуннан ул биштәр эчен тәртипкә китергән булып азакка калды да, башкалар чыгып киткәч, пышылдап кына әйтеп куйды:
– Ташлап китәләр дип борчылмагыз, апа, без кайтырбыз әле ул. Фашистларны куып җибәрербез. Власте советныкы булса да, җире үзебезнеке бит.
Бу егетнең соңгы сүзләре Тәнзиләнең күңеленә уелып калды. Шушы егетне күреп калырга дип бәләкәй якка ашыкты, тик өлгерә алмады, ул инде чыгып киткән иде.
Солдатларның бу сөйләшүе, гомумән, аның уйларын актарып ташлады. Күз алдына шундый картина килеп басты: фашистлар һөҗүм итә, ә командирлары боларга каршылык күрсәтергә рөхсәт бирми, югарыдан боерык көтә, үз белдеге белән каршы атканнарны хөкемгә тарттыралар… Ә немецлар ата… Безнең солдатлар үлә… Калганнары чигенергә, качарга мәҗбүр була… Ә югарыдан боерык юк… Болар ташландык бала хөкемендә…
Әнә бит олы юл буйлап чигенүчеләрне бер самолёт килеп кырып китте. Бер самолёт! Ә Совет властеның шул бер самолётка каршылык күрсәтерлек тә кодрәте юк. Адәм көлкесе. Һәлак булучылар да аның авылдашлары шикелле үк илемне яклыйм дип сугышка киткән кешеләр бит инде. Аларның да өйләрендә әниләре, хатыннары, балалары көтәдер. Кайберләре, бәлки, өйләнеп тә өлгермәгәннәрдер. Шуларның барысына да кул селтәп, язмыш иркендә… юк, сугыш хөкемендә калдырган ул властьның нәрсәсен яклыйсың да кай җирен хөрмәт итәсең? Үз кешеләренең кадерен белми торган дәүләт нигә кирәк? Кемгә? Һәрхәлдә, Тәнзиләгә ул кирәкми иде.
* * *
Күз бәйләнә башлау белән, кызлар елга буена җыелдылар. Тәнзилә, кеше-фәлән очраса дип, киндер капчыклар да алып килде. Коралларга беркем дә тимәгән, алар һаман кычыткан арасында яталар иде. Автоматлар дүртәү булып чыкты, аларны саклык белән генә бер капчыкка, гранаталарны икенчесенә тутырдылар. Аларның тукмакка охшаганы да, эре бәрәңге шикеллесе дә бар иде – барысын бергә куйдылар. Мылтыклар өчәү иде. Патрон тәлинкәләрен дә автоматлар янына салдылар. Ике пистолет… Кызлар бу коралларның ничек аталганын да, ничек атарга кирәклеген дә белми иде. Тәнзилә коралларны үзе җыярга кушса да, ни өчен шулай эшләгәнен аңлата алмый иде. Булсын, торсын, дигәндер инде. Сугыш чоры бит. Бәлки, кирәге дә чыгып куяр.
Башта елга буйлап килделәр дә, тыкрыктан күтәрелеп, ындыр артлап кына Тәнзиләләрнең абзарына чыктылар. Күпергә кадәр барып, урам аша ихатага керү турырак та, җайлырак та иде. Тик анда кеше күрергә мөмкин. Чит кеше очрамаса да, Тәнзиләнең әнисе каршы чыгар. Сораштыра башлар. Аннан соң: «Ихатага якын китерәсе булмагыз, күрсәләр, башыбызны ашар», - дип куып чыгарыр. Ә болай, абзар артыннан кереп сәндерәгә яшереп куйганда, әллә ни куркыныч юк иде.
Капчыкларны абзар башына күтәреп, өстен печән белән капладылар. Эшләрен бетереп урамга чыкканчы, беркем бер авыз сүз дәшмәде. Аннан соң дүртесе бергә иңнәреннән кочаклашып тынып калдылар.
– Рәхмәт, кызлар! – дип пышылдады Тәнзилә. – Булдырдык. Тик бер кешегә дә сөйләнмибез, яме.
– Сөйләнмибез! – диде Наташа. – Мин ант итәм.
– Ант!
– Ант!
Һәркайсы ант итеп чыкты.
– Менә хәзер безгә сугышка барып та торасы юк, – дип елмайды Тәнзилә. – Хәзер без үзебез бер армия.
– Кызыл армияме? – дип авызын турсайтты Ольга. – Ул бит качарга гына оста.
– Кызлар армиясе, – дип елмайды Тәнзилә. – Чая кызлар армиясе.
– Кем яклы булып сугышабыз соң? – Катяның кыяфәте көләсене китерерлек дәрәҗәдә җитди иде. – Кем өчен?
Бу сорауга Тәнзиләнең җавабы юк иде. Дөресен әйткәндә, әлегә аның беркем өчен дә сугышасы килми. Ә кораллар үзеңне яклау өчен дә кирәк булырга мөмкин. Әнә ич, Кызыл армия чигенә, гитлерчылар куа килә. Урманда да сугыштан качып ятучылар мыжгып тора. Тагын әллә кемнәре бардыр әле. Урманда бернәрсәне дә өеп куймаганнар. Урлашырга яки авыл кешеләрен таларга килүчеләр дә җитәрлек булыр. Шуңа күрә корал беркайчан да комачау итмәс. Ләкин ул боларны ахирәтләренә сөйләп тормады:
– Вакыт күрсәтер, – дип кенә куйды.
– Кем өчен сугышу түгел, ә батырлык эшләү мөһим! – диде Наташа. – Батырлык ул…
Кыз сүзен әйтеп бетерә алмыйча тынып калды. Урам буйлап гөрелдәү ишетелде, ул якынайганнан-якыная барды, һәм борылыштан танк килеп чыгып, кызларга таба килә башлады. Әле берсенең дә чын танкны болай якыннан күргәне юк иде, алар бер-берсенә карашып алдылар да өнсез булып катып калдылар. Өстенә берничә солдат утырган танк алар яныннан җилдереп узып китте. Солдатларның берсе нәрсәдер кычкырды, калганнары көлеште. Танк урам очына кадәр барды да олы юлга борылды. Олы юлның буеннан-буена шундый танклар бара иде.
– Немецлар, – дип куйды Катя, – алар инде килеп тә җиткән…
Танклар, төрле кораллар таккан машиналар таңга кадәр агылды бугай. Һәрхәлдә, Тәнзилә өйгә кереп, тамак ялгап йокларга яткач та, аларның тавышы тынмады. Таң алдыннан сусап уянып киткәндә дә ишетелә иде әле. Кыз, әнисен уятмаска тырышып кына, ихатага чыкты. Сәндерә түбәсенә менеп, капчыктагы коралларны җайлап тезде, шалтырамаслык итеп бәйләде дә Тылсымлы йортка китте. Урманга керер алдыннан, тагын олы юлга күз салды. Машиналар, рәт-рәт булып тезелгән солдатлар агымы туктамаган иде әле. Жәяүлеләре юл буйлап та, читтән дә баралар һәм аларны санап та бетерерлек түгел.
Таң алды йокының иң тәмле вакыты диләр иде. Чынлап та шулайдыр. Тәнзиләгә беркем дә очрамады. Ул коралларны Тылсымлы йортка бернинди каршылыксыз илтеп куйды. Ни өчен икәнен үзе дә аңламастан, сәндерәдә бер пистолет калдырган иде, анысын яшереп куярга кирәк булыр…
Урманнан әйләнеп чыкканда да, юл буйлап килүче солдатлар агымы туктамаган иде әле. Әллә бөтен Германия монда күчеп килгән инде, аларның чиге-чамасы юк. Тәнзилә инде кызылармеецларның ни өчен чигенүен аңлагандай булды, бу хәтле көчкә каршы тору мөмкин түгелдер. Боларның кешеләре дә күп, кораллары да санап бетергесез һәм читтән караганда да куәтле булып күренә иде. Аларны күрүгә үк: «Совет власте бетте», – дип уйларга мөмкин. Дөньядагы бөтен властьны җир белән тигезләрлек гаскәр иде бу.
13
Урманнан чыгу белән, Тәнзилә авылга таба йөгерде. Яктырганчы авылга кереп калу хәерлерәк иде, югыйсә, күреп калучы булса: «Иртә белән урманда нишләп йөрдең?» – дип тинтерәтүләре бар. Алай итмәсәләр дә, кеше күзенә күренмәвең яхшырак. Үзләренә кайтып җиткәч, абзарга кереп пистолетны яшерергә уйлаган иде, урам башында шау-гөр килгән тавышлар ишетеп туктап калды.
Урам буйлап немецлар килә иде. Алар ни өчендер олы юлга якын торган кәнсәләр ягыннан түгел, ә авылның икенче башыннан кергәннәр иде. Алдан йөк машинасы килә, аның артыннан җиңел машина, аннан – тагын йөк машинасы, азактан – берничә җигүле ат һәм җәяүле солдатлар. Тәнзилә боларның таң белән кинәт авылда пәйда булуына аптырап авызын ачып калды, күпме икәннәрен төгәл саный алмады, чама белән йөзләп булырлар. Алар ашыкмый гына, үз биләмәләре буйлап баргандай иркен атлыйлар. Бернәрсәгә дә артык исләре китми бугай. Үзара сөйләшәләр, шаярталар, каядыр төртеп күрсәтеп көлешәләр.
Машиналары яхшы. Тәнзиләнең мондый машинаны беркайчан да күргәне юк. Йөк машинасы да «полуторка»дан күпкә зуррак, җиңеле дә «эмка» ише генә түгел. Солдатларның киемнәре дә күпкә матуррак та, затлырак та. Кызыл армия төбе тезгә төшә язып торган капчык кебек чалбар киеп йөрсә, боларныкы үз тәннәренә ятып, кешене зифа буйлы, матур гәүдәле итеп күрсәтә. Пиджакларында да, фуражкаларында да, хәтта пилоткаларында да матур булып ялтырап торган бизәкләре күп. Болар читтән караганда да хөрмәт уята алалар.
Таң алдыннан гына туйдан кайтып килүче тәртипле ирләр шикелле, немецлар урам буйлап шау-гөр килеп уздылар да кәнсәләр янына барып туктадылар. Тәнзилә ындыр артлап кына чыкты да елга буйлап турыдан гына кәнсәләр ягына барып күзәтә башлады. Монда уңайлы иде: үзең бик күренмисең, ә барысын да күреп-ишетеп торасың.
Немецларны кемдер тәрәзә аша яки койма ярыгыннан гына күзәтсә, кемнәрдер урамга ук чыгып басты. Урамга чыгучылар күп иде. Алар сәлам дә бирмәделәр, баш кагып та исәнләшмәделәр, бары тик авызларын ачып катып калдылар һәм яңа хуҗаларын күзәттеләр. Ә Хәтмулла карт, йокысыннан торып, юл буена ук чыгып баскан иде.
– Хуш килдегез, – диде ул, тавышын ягымлырак чыгарырга тырышып. – Рәхим итегез. Озаккамы, узып барышлый гынамы дигәндәй?..
Аңа игътибар итүче булмады. Жиңел машинадан чыккан юантык офицер урам буендагы пычрак эткә карагандай караш ташлады да кәнсәләр ягына атлады. Берничә кеше аңа иярде. Солдатлар урыннарында калды. Бераздан кәнсәләрдән бер немец чыкты да бабайга карап саф рус телендә:
– Ключ от сейфа? – диде.
– Хәзер, хәзер… – дип, Хәтмулла карт кабалана-кабалана ишек ягына атлады. Алар кереп югалуга, тагын бер немец чыкты һәм үз телендә нәрсәдер кычкырды.
Моңарчы тыныч кына көтеп торган җәяүле немецлар арасында да кычкырган тавышлар ишетелде. Кече офицерлар солдатларга боерык бирде бугай, аларның бер өлеше, өчәр-дүртәр кешедән торган төркемнәргә бүленеп, авыл урамнары буйлап китте. Бер өлеше, йөк машиналарыннан ящиклар алып, кәнсәләргә ташый башлады. Икенчеләре, машина әрҗәсеннән зур казан шикелле нәрсә чыгарып, аны елга ярындагы яланга таба алып китте. Торбалар утыртып асып куйгач, ул, чынлап та, ашарга әзерли торган зур казан булып чыкты. Аның янына өстәлләр, утыргычлар, шкафлар һәм тагын шундый кирәк-яраклар әзерләп куйдылар.
Урам буйлап киткән немецлар, өйләргә кереп, андагы кешеләрнең барысын да урамга куып чыгардылар. Өлкәннәр инде торып өлгергән иде, ә йокыдан уянмаган бала-чаганы юрган астыннан йолкып алдылар. Урамга чыккач, кәнсәләр ягына төртеп күрсәттеләр дә күршедәге йортка кереп киттеләр.
Шул рәвешле, өйдән өйгә йөреп, тиз арада бөтен авыл халкын кәнсәләр янына җыеп бетерделәр. Тәнзилә ахирәтләрен барлап чыкты. Аларның барысы да үз гаиләсе белән бергә басып торалар иде. Аннан соң төркемнән әнисен эзләп тапты. Ул борчулы, әле анда, әле монда каранып, нәрсәдер күзәтә. Төркемнең бер башыннан икенче башына бара. Аннан, эзләнә-эзләнә, тагын кире китә. «Мине эзли», – дип уйлады Тәнзилә һәм урыныннан кузгалды.
Җыелып торган кешеләр немецлар килүен чамаласа да, моның яхшымы-яманмы икәнен, нәрсә вәгъдә иткәнен тәгаен белми иде әле. Алай гына да түгел, моның чынбарлык икәненә дә ышанмаучылар шактый булгандыр. Чөнки адым саен: «Без дөньяда иң бөек дәүләт! Без иң көчле ил! Без…» – дип кабатлый торгач, бу сүзләргә кешеләрнең күбесе чынлап ышана башлаган иде. Иң көчле дәүләт һәм… менә кинәт – немецлар… Тиз генә ышанырлык та түгел бит инде. Кайдадыр еракта сугыш баруы әле ул – бер нәрсә. Әгәр сугыш еракта бара икән, җиңү мөмкинлегенә ышанырга, рухыңны нык тотарга, җиңүгә өмет белән яшәргә мөмкин. Ә монда… Менә ул немец, кул сузымы арада. Шуңа күрә җыелган халык арасында авыз ачып сүз әйтүче табылмады. Әйтерлек сүзләре дә юк иде бугай.
Тәнзилә әнисенең кай тирәдәрәк булуын чамалап, төркемне ерып, эчкә узды.
– Әни!
Әнисе аны күрү белән кочаклап алды да күкрәгенә кысты. Башыннан сыйпап алды, чүгәләп, битен кызының битенә терәп торды. Тәнзилә үзен олы кешегә саный һәм бик иркәләнергә тырышмый иде. Ә бу юлы читкә тайпылмады, зур кыз булсаң да, әниеңнең назлары рәхәт инде, әниләрдән тылсымлы җылылык, яктылык ургыла, алардан берничек тә аерыласы килми. Кыз да шушы ләззәткә изрәп торды. Бераздан әнисе аны куеныннан чыгарды да шелтәләргә тотынды:
– Кая чыгып олактың син таң белән? Уянып китсәм, син беркайда да юк. Котым очты. Дәшми-тынмый шулай чыгып китәләрмени?
Кыз аңа ягымлы елмайды.
– Гафу ит, әни. Мин тышка чыккан идем, урам буйлап немецлар килә. Аларны күзәтергә дип елга буена киттем. Сине күргәч, монда йөгердем.
Тәнзилә үзенең шулай шома гына алдаша алуына үзе дә сокланып куйды. Нишлисең инде… Коралларны Тылсымлы йортка илтеп яшердем, дип әйтеп булмый бит. Ул әле хәтта олы юлда солдатлар белән булган хәлне, үзенең үлемнән калуы турында да сөйләмәде. Әнисен санламаган, аның белән борчаклары пешмәгән өчен түгел, юкка борчылмасын дип. Булган, узган бит инде. Үлмәгән, исән калган. Шулай булгач, ник аны сөйләп торырга?
– Ярый, – дип, аркасыннан кагып куйды әнисе. – Хәзер янымнан да китәсе булма. Яңа властьның нәрсә кыласын белгән юк, кайбер авылларны яндыралар икән дип тә сөйлиләр. Беркая да китмә.
– Ярар, әни, – дип елмайды Тәнзилә. – Гел янында булырмын…
Солдатлар, халыкны уратып алып, бер тирәгәрәк тупланырга боердылар. Сүзләре аңлашылмаса да, автоматлар белән ишарәли-ишарәли төрткәләгәч, кешеләр үзләре үк җыйналды. Ул арада кәнсәләр күтәрмәсендә фуражка кигән берничә немец пәйда булды. Колхоз рәисе белән бригадир Барбосны да чакырып менгерделәр.
– Тынычланыгыз! – дип боерды колхоз рәисе немецның ишарәсеннән соң. – Күрүегезчә, бүген безнең авылда зур үзгәреш. Бүген бездә Өченче рейхның тугры вәкилләре. Алар яңа тормыш вәгъдә итә. Ә ул тормышның нечкәлекләре белән безне… э-э-э… герр… офицер таныштырып үтәр. Сүзне аның үзенә бирәбез.
«Гер офицер» русча яхшы белә иде. Ул алгарак атлап, карашы белән җыелган халыкны айкап чыкты да елмаеп куйды.
– Мин сезнең авылның коменданты булам, исемем Сигмунд Шульц…
(Дәвамы бар.)
Freepik.com