

Бераздан каты итеп тукылдаттылар, һәм өй ишеге ачылган тавыш ишетелде. Ул да булмый, лап-лоп атлап берничә кеше керде. Икәүме, әллә өчәүме – Тәнзилә аера алмады. Берсе алгы якта калды бугай, берсе, түргә узып, бүлмәне әйләнеп чыкты, Тәнзилә яткан сайгакка да басып узды. Нәрсәләрнедер кузгатты, күчерде, ачып карады. Бераздан алгы якта дәһшәтле тавыш ишетелде:
– Таң алдыннан сезгә ниндидер кыз кергәнен күргәннәр. Кайда ул?
– Юк монда бернинди кыз да, – диде бабай салкын тавыш белән. – Кем күргән, шул кереп карасын, едрит-кудрит.
– Ун яшьләр тирәсендә, – монысы бүтән тавыш иде, бераз ягымлырак, – такыр башлы.
Тәнзилә бу сүзләрне ишетүгә дертләп китте, җиргә ныграк сеңәргә тырышты. Тавыш кына чыгармаска кирәк. Үч иткәндәй, мондый чакта ниндидер хәрәкәт ясыйсы килә. Өстәвенә бөтен тәнен кычыту алды. Авыртуга түзеп була, кычытуга түзеп булмый. Кашыйсы килә. Әмма ул сулышын да әкрен генә ала. Йөрәге дөп-дөп тибә. Аны бөтенесе дә ишетәдер шикелле тоела. Бу үзе үк күңелгә шом өсти, тик йөрәк тибешен ничек тыясың?
Бабайның тавышы айнытып җибәрде. Бу юлы ул салкын да, ачулы да түгел, хәтта бераз шаянрак та иде бугай:
– Әллә мин сантыймы монда теләсә нинди чирле-чорлы, бетле берәдәкләрне җыеп ятарга?!
Бу Тәнзиләне беркадәр тынычландырды, әмма теге дәһшәтле тавыш сүзне бөтенләй бүтән якка борып җибәрде:
– Әле син үзеңне акыл иясенә чутлыйсыңмы? Акыллы кеше ул куркыныч була.
– Әйт син, яшермә, – дип кушылды теге ягымлы тавыш. – Алдашуыңны сизсәк, ни көткәнен үзең дә беләсең бит. Дөньяң җитеш, хатының менә дигән. Ниндидер бер йолкыш өчен шуларны коры сәкегә алыштырырга телисеңме әллә?
Беркадәр вакытка тынлык урнашты. Кинәт дәһшәтле тавыш көчле итеп кычкырып җибәрде:
– Кайда ул кыз?
Моны ишетүгә, Тәнзилә дерт итеп куйды. Бар дөньясын курку алды. Ул үзе өстендәге сайгакка бәрелгәндер дә бик каты тавыш чыгаргандыр, хәзер аның кайда икәнлеген барысы да беләдер кебек тоелды. Бер мизгелгә тынлык урнашты. Бу мизгел мәңге бетмәс кебек озын иде. Ниһаять, бабай телгә килде:
– Кычкырма син алай, – диде ул җанны өшетерлек тавыш белән. – Мине куркыталмыйсың, ә карчыкның әнә йөрәгендә чир бар. Әбиләр үтереп йөрмисездер бит?
– Фамилия? – тавыш дәһшәтле, әмма бу юлы тынычрак иде. – Исемең?
Бабай дәшмәде. Өченче тавыш телгә килде. Димәк, тикшереп йөрүчеләр өчтән дә ким түгел. Өченче тавыш беркадәр ялагайрак:
– Богданов Фәрит. 57 яшь.
– Ярый, Богданов, – дәһшәтле тавышта астыртын тантана чалымнары сизелеп алды. – Без синең белән аерым сөйләшербез әле.
Бераздан аның боерыгы яңгырады:
– Тентегез! Астын өскә китерегез. Бер җирне дә калдырмагыз. Кызны табыгыз.
Бу сүзләрне ишетүгә, Тәнзиләнең йөрәге жу итте. Бигрәк тә «астын өскә китерегез» дигән сүзләр куркытты. Базны өскә күтәрерләр дә кызны күреп тартып чыгарырлар кебек тоелды. Ә аннан соң… Аннан соң нәрсә көткәнен күз алдына китерү дә авыр иде.
Тентүчеләр дөбер-шатыр килде. Нәрсәләрдер күчте, нәрсәләрдер ауды, ватылды… Бу озак дәвам итте. Өй артык зур булмаса да озак маташтылар. Бер генә тишек-тошыкны да, бер генә почмакны да калдырмадылар бугай. Берсе хәтта базга да төшеп карады. Нәрсәләрнедер селкетте, аударды, төрткәләде. Тәнзилә ул якка карамаска, тавышларны ишетмәскә тырышты. Хәтта сулыш та алмады. Сулыш алса калтырана башлар, теше тешкә тиеп тавыш чыгар, йә булмаса куркуыннан үзе кычкырып җибәрер кебек иде. Күзләрен йомды да тешләрен кысып тынып калды ул. Бәхеткә каршы, базга төшүче озак маташмады. Озакласа да, ул Тәнзиләне күрә алмас иде, әлбәттә. Нигез буе баздан күренми. Бабай моны нәрсәдер яшерер өчен махсус эшләгән, ахрысы. Тәнзиләнең әтисе дә өй базына әллә ничә төрле яшерен урыннар, кереп-чыгып йөрү юллары ясап бетергән иде. Белмәгән кеше аларны берничек тә таба алмый. Әмма кызның түземлеге бетеп, ниндидер хәрәкәт ясавы, аваз салуы бар – шунысы куркыныч иде. Баз капкачы ябылды. Озакламый тавышлар да тынып калды. Бераздан карчыкның:
– Алланың ачы каргышы төшсен сезгә! – дип әрнүе ишетелде.
* * *
Баздан чыгу белән, Тәнзилә юлга җыена башлады. Өлкәннәрнең сораулы карашына ул:
– Китәм, – диде, кистереп.
– Кал, кызым, хәзер бүтән килмәсләр инде, – диде карчык. – Авылыңа кайту да куркыныч бит.
– Юк, монда калсам, сезне алып китәчәкләр. Бу сүзне ишетүгә, карт белән карчык телсез калып, бер-берсенә карашып алдылар.
– Әй кызыкаем… – дип өзгәләнде карчык. – Өлкәннәрдә булмаган акыллар бар бит синдә.
– Шундый баланы эзәрлеклиләр бит! – дип ярсыды бабай. – Бер ипкә киләме бу Совет власте, юкмы, ә?
Тәнзилә алай дип әйтергә теләмәгән иде бугай. Тик хисләре үзеннән-үзе сыгылып чыкты. Бу яшәүнең бөтен матурлыгын тартып алган тормышка рәнҗүе дә, үз-үзенә ышаныч өстәргә тырышуы да иде бугай. Тавышында ниндидер якты өмет тә, ачы күз яшьләре дә чагылып китте:
– Мин бала түгел.
Бу сүздән бер мизгелгә барысы да тынып калды. Кызның сүзләре дә, тавышы да, кыяфәте дә сәер, балалык дигән матур дөньяга сыя торган түгел иде. Ул: «Балалык мондый була алмый, мондый булырга тиеш түгел!» – дигән фикерне дәлилләү өчен махсус ясалган сыман иде. Әмма бу балалык иде… Тәнзиләнең балалыгы. Ә урамда ачы тормыш көтә. Аны балачактан сөйрәп алып, ун яшьлек кеше иткән тормыш.
– Тукта инде, кызым… – Карчык, кабаланып, өстәл әзерләргә кереште. – Тамагыңны туйдырып булса да кит. Бабай син берәр янчык алып кер, юлына биреп җибәрик. Аның бит көтеп торучысы юк.
Бераз уңайсыз сыман тоелса да, Тәнзилә барысына да ризалашты: ашарга пешкәнне дә көтте, аркага асмалы янчыкка төялгән ризыкларны да алды. Ашамлык беркайчан да комачауламый. Ә аны көткән бердәнбер нәрсә билгесезлек иде.
Әти-әнисе кочагында матур гына үсеп килгән кыз баланың язмышы кыска гына вакыт эчендә ун яшьлек кешенең билгесезлек белән көрәшенә әйләнде.
9
Кайда икәнен төп-төгәл беләм дип уйласа да, Тәнзилә Тылсымлы йортны тиз генә таба алмады. Катнаш урманлы тау итәген абага ише үләннәр каплап алган, аларны ерып чыгуга кура җиләге, гөлҗимеш куаклары, тагын әллә нәрсәләр чытырман ясап бетергән. Соңгы вакытта бу якларда көтү йөрми, шуңа урманның да тәртибе юк. Хәер, шулай булуы яхшы да инде аның, югыйсә әлеге җир асты йортының бөтен кызыгы бетәр, тылсымы югалыр иде. Ә болай ул тоташ сер шикелле.
Йөри торгач, үзе дә аңламыйча, ишек төбенә килеп чыкты. Тирә-ягына каранып бертын күзәтеп торды, ул-бу юк иде, аннан аяк астында яткан баш зурлыгындагы ташны тәгәрәтеп җибәрде. Таш бер карыш чамасы күчте дә кабат урынына кайтты. Бу мөһим түгел иде. Моңа кадәр мәңге ватылмастай тоелган зур таш акрын гына аска төшә башлады. Тәнзилә, аның урынына утыруын көтеп тормыйча, эчкә узды. Караңгы иде. Ишектән кереп сул якка өч-дүрт адым атлау белән, стена буендагы сәке өстендә – куыклы лампа, аның янында шырпы булырга тиеш. Моны Тәнзилә яхшы хәтерли, әтисе кабат-кабат кисәткән иде.
Кыз утны кабызып җибәрде дә аркасындагы янчыкны сәкегә куйды. Жиңел булып калды. Моңарчы бик игътибар итмәсә дә, капчык бавы җилкәсен кискән икән. Бабай да ризыкны кызганмаган: бәрәңгенең пешкәнен дә салган, пешмәгәнен дә. Ярты күмәч. Ике ит консервы. Бер литрлы савыт белән әйрән. Монысы да җитеп ашкан иде, әмма Тәнзиләне хәйранга калдырганы бөтенләй бүтән нәрсә булды. Янчыкка бабай бинокль дә салган иде. Кыз аны кулына алып әйләндереп-әйләндереп карады да елмаеп куйды. Рәхмәтләр генә яусын!
Тәнзилә сый-нигъмәтләрне аз гына түрдәрәк урнашкан кечкенә өстәлгә тезеп салды да ашарга тотынды. Ачыктырган икән. Сусаткан да. Ашаган арада бүлмәгә күз йөртеп чыкты. Эре ташлардан күтәрелгән стеналар. Түбәсендә ни икәнен бик аңлап бетерерлек түгел, әллә тимер юл рельсларын тезгәннәр анда, әллә башка нәрсә. Тәнзиләнең каршысында, ишектән кергәч тә уң якта, хуҗалык кирәк-яракларын куя торган зур булмаган бүлмә. Әле түр якта да өч бүлмә бар. Берсендә рәхәтләнеп йокларга була – бөтен кирәк-яраклары белән ике карават тора. Калган ике бүлмәдә нәрсәләр барлыгын Тәнзилә белми, моңа кадәр күрергә туры килмәде. Ярый, өлгерер әле. Вакыты муеннан хәзер.
Чынлап уйласаң, бу йортта рәхәтләнеп яшәргә була инде. Эчендә дә бөтен уңайлыклары бар, тышкы яктан да чит-ят күзләргә күренеп тормый. Өстәвенә чишмә дә якында гына. Караңгы төшкәч, берәр канистр су алып кайтып куйдыңмы, әллә ничә көнгә җиткерергә була. Куыклы лампаны да җаның теләгән кадәр яндырырга мөмкин, керосин бетә дип кайгырасы юк, ул әнә теге бүлмәдә ике мичкә утыра. Керосин лампасында калай кружка белән ашарга пешерергә дә, чәй кайнатырга да була. Кыскасы, бу чынлап та тылсымлы йорт һәм аны эшләгән кешеләр барысын да күз уңында тоткан, бөтен нечкәлекләрен исәпкә алырга тырышкан.
Шушы йортка карап соклануга кыз әтисен исенә төшерде. Бу йортның тылсымын арттыруга аның да өлеше кергән бит, ул аны бүгенге заманга яраклаштырып эшләгән, бөтен уңайлыкларны тудырырга тырышкан. Тик нигәдер качып өлгермәде. Алып киттеләр. Их, күн курткалы кешеләр килгәнгә кадәр үк өчесе дә шушында күченгән булса… Урман кешеләре булып яшәрләр иде әле, ашарга да табылыр иде. Әнә теге бүлмәдә әтисенең мылтыклары бар, һич булмаса, ауга чыгар иде. Йә балык тотарга. Йә Тәнзилә йөгереп кенә күрше авыл кибетенә барып килер иде. Жан биргәнгә җай биргән, дип әйтәләр бит. Ник алдан ук шушында күчмәделәр икән?!
Кинәт Тәнзиләнең күңелендә сәер бер уй балкып китте. Ә хәзер соңмыни шушы йортта бергә яшәргә? Соң, әлбәттә. Әтисе дә, әнисе дә фуражкалы, күн курткалы кешеләр кулында. Тик Тәнзилә кача алды бит! Димәк, аларны да ничектер коткарырга мөмкин. Дошманнар тырнагыннан тартып алып монда кайтырга да урман кешеләре булып бергә яшәргә. Бүтәннәр кирәкми. Аклары да, кызыллары да, башкалары да… Тәнзиләнең әбисе белән бабасын да кулак дип Себергә сөргәннәр. Хәзер менә әтисе белән әнисен алып киттеләр. Шуңа кирәкми бүтән кешеләр. Алар тыныч кына яши алмый. Әле бер власть килә тәхеткә, әле – икенче власть. Һәркайсы үз тәртибен кертергә тырыша. Ә кеше гомере берәү генә. Шушындый киң күңелле һәм матур урман да берәү. Урманда яшәргә кирәк, Тылсымлы йортта. Монда син беркемгә дә бәйле түгел. Монда син үзеңә үзең хуҗа.
Кызның нияте яхшы иде, әлбәттә. Әмма әтисе белән әнисен кайлардан эзләп табарга да ничек азат итәргә? Шушы сорауларга аның җавабы юк һәм кайчан булуы да билгесез иде. Ярый, табылыр әле. Барысы да берьюлы килми. Хәзергә үз халәтеңә күнегергә, тормышка җайлашырга, анда үз урыныңны булдырырга кирәк. Әле ул нечкә генә җеп белән күккә асып куелган шикелле. Аз гына хәрәкәтләндеңме, җеп өзелә дә, лапылдап җиргә килеп төшәсең. Үзеңә үзең хуҗа булырлык итеп тормышны җайлап җибәрергә кирәк.
* * *
Тәнзиләнең бу уйлары ул чакта бик җитди булып тоелган иде. Тик ул берни дә майтара алмады. Тамагы туйгач, йокы басты да, түр яктагы йокы бүлмәсенә кереп ятты. Рәхәтләнеп, изрәп йоклады ул, әллә нинди татлы төшләр күреп бетерде. Күпме вакыт узгандыр, тагын торып тамак ялгады да тагын кереп ятты. Әлегә бу бердәнбер дөрес юл булып тоелды: беренчедән, хәл җыярга көч тупларга кирәк, икенчедән, күпмедер вакытка адәм күзенә күренмичә тору хәерлерәк.
Шул рәвешле бер атна чамасы хәл туплагач, ул үзләренең өйләренә кайтып килергә булды. Иске-москы киемнәрен киеп, хәер сорашучы кыяфәтенә керде дә авыл урамы буйлап китте. Танымадылар бугай. Каткан икмәк, бәрәңге бирүчеләр булды. Кайберләре капка төбеннән үк куып җибәрде. Өй борынча килеп, үзләренең өйләренә җитте. Өй янында карап-күзәтеп торучылар күренмәде. Бәлки, элек тә булмагандыр инде алар, булсалар да киткәннәрдер. Шулай да кыз ишек аша түгел, ә абзардан өй базына чыга торган яшерен юл аша керде. Дөньялар болганып торгач, андый-мондый хәл була калса дип, әтисе эшләгән иде бу юлны. Үзенә файдасы тимәде, ә менә Тәнзилә өчен бу бик кулай булды. Артыңнан эзләп килсәләр дә, ишектә йозак тора, өйдә кеше бармы-юкмы икәнен белерлек түгел.
Йорт эчендә тентүдән соң калган тәртипсезлек иде. Тәнзилә барысын да җыештырды, һәрнәрсәне үз урынына куйды, идәнне юып чыгарды. Өй эче кунак көткәндәге шикелле пөхтә, матур булып калды. Аннан соң ул янчыгындагы ризыклар белән тамак туйдырып алды, калганын кабат янчыгына салып, юлга әзерләп куйды да караватка аркылы ятып тынып калды.
Моңсу иде. Туган йортында булса да, Тәнзилә үзен төрмәдәге кебек хис итте. Әтисен алып киттеләр. Хатыны, баласы елап кала бит, ятим булып калалар дип тә тормадылар. Бераздан әнисен… Тәнзиләнең үзен… Бер дөньяда булып та, бер-берсен күрә алмый яшәгән Сак-Сок турында әнә бәет тә чыгарганнар. Ә аларның өчесен өч тарафка ташладылар, өчесен өч якта саргаерга мәҗбүр иттеләр. Һәм үзләренең шушы өчәүгә никадәр бәхетсезлек китерүе турында уйлап та бирүче юк. Кемнәр генә бәет чыгарыр икән?
Ул, чынлап та, төрмәдәге кебек иде. Рәхәтләнеп урамда йөри, ахирәтләре, иптәш малайлары белән уйный алмый. Аның бернәрсәгә дә хакы юк. Ул – бу дөньяның бер хокуксыз баласы. Шундый түбәнлеккә төшерерлек нинди гөнаһ кылды да, нинди ярамаган эш эшләде соң ул? Барсына да әтисе белән әнисе гаеплеме? Аларның да бер гаебе юк бит… Бабасы гаепледер, күрәсең. Ул бит кулак булган…
Кинәт ишектә нәрсәдер чылтыраган тавыш ишетелде. Тәнзилә башта ни икәнен аңламый торды. Йозак! Кемдер йозакны ачарга азаплана иде. Кем? Караклар булырга мөмкин. Алар күп һәм караучысыз калган нәрсәләргә тынгылык бирми. Фуражкалы кешеләр… Юк, алар ишек дөбердәтерләр, ачучы булмаса ватып керерләр иде. Тәнзилә моны белә, үзенең күргәне бар. Чоланга чыгып карасаң, кем икәне күренә дә бит, тик анда үзеңне дә күрәләр. Хәер, кем икәне мөһим дә түгел әле. Күзләренә чалынмаска кирәк. Тәнзилә, төенчеген алып, җәһәт кенә базга төште. Сайгакны ябуга, өй ишеге ачылып китте. Шау-шу, дөбер-шатыр аяк тавышлары ишетелер кебек иде. Юк, алай булмады. Керүче, аякларын көчкә сөйрәп, берничә адым атлады да караватка барып утырды. Бераздан нечкә генә булып бәгырь төбеннән сыгылып чыккан елау авазы ишетелде.
Тәнзилә бер мизгелгә катып калды. Аннан сизелер-сизелмәс кенә итеп сайгакны күтәрде. Караватта ябыгып, чыра кебек кенә калган хатын утыра иде. Ул учлары белән йөзен каплаган да үксеп елый.
– Әни! – дип, сайгакны атып бәрде кыз. – Әнием! Кайттыңмы, әнием?..
Тәнзилә баздан атылып чыкты да караватта калтырана- калтырана елап утырган әнисен барып кочаклады. Әнисе башта аны читкә этәрде, аннары янында кем икәнен аңлагач, тезләренә утыртып куенына кысты да кызының чәчләреннән үбә-үбә такмакларга тотынды:
– Кызым! Кызым… Тәнзиләм…
(Дәвамы бар.)
Мөнир Вафин фотосы.