

7
Ирекле икәнеңне белү өчен, аның бөтен ләззәтен күзәнәкләреңдә тою өчен, күзләреңне йомарга кирәк. Тәнзилә дә күзләрен йомды. Күк йөзендә җемелдәшкән йолдызларны күз алдына китерде. Әнә тегендә Җидегән йолдыз балкый. Чүмечкә охшаган җиде нокта. Ә мондарак – Зөһрә йолдыз. Монысы таң атканда да сүнми. Әнисе сөйләгән әкиятләр аша җанына сеңеп калган йолдызлар. Шушы йолдызларны күрү өчен дә ирекле булу кирәк. Алар бары тик менә монда, авыл читендәге юл чатында гына күренәләр. Детприёмник дип аталган төрмәдә аларны күреп булмый.
Тәнзилә күзләрен ачты. Күк йөзе ул күз алдына китергәнчә түгел иде. Бөтен дөньяны томан каплап алган. Һавада бер йолдыз эзе дә юк. Жидегән дә… Зөһрә дә… Аларның барысы да куе томан артында, болытлар артында.
«Һаваны бикләп куйганнар», – дип уйлады кыз. Күкләрнең шулай биктә булуы табигый кебек тоелды. Аны да бикләргә тырышканнар иде. Ул качты. Ачык һавага чыкты. Ләкин һава да ул теләгәнчә түгел иде. Һава бикле иде. Шушы бикле дөнья аның әтисен алып китте. Әнисен. Үзен… Ул качты. Тик бу дөньядан беркайда да качып котылу мөмкин түгел икән. Хәтта иреккә чыктым дип, колачларыңны җәеп ятсаң да, йолдызларны күрә алмыйсың. Йолдызсызлыктан арыган үләннәрнең сизелер-сизелмәс кенә итеп җилгә зарлануын гына ишетәсең.
Үләннәр зарын озак тыңларга туры килмәде. Юл буйлап якынлашкан машинаның яктылыгы күзләрен чагылдырып үтте. Тәнзилә үзе дә сизмәстән юл читенә тәгәрәде. Шундагы әрекмән ышыгына яшеренеп тынып калды. Машина аның дөньяда барлыгын белмичә узып китте. Бу «эмка» иде. Кинәт Тәнзиләнең арка үзәгенә салкын йөгерде. Бәлки, мине эзләп чыкканнардыр, дип уйлады ул.
Нәни генә Тәнзилә өчен шундый затлы машина куулары сәер иде. Юктыр инде, аны эзләп түгелдер. Кемгә кирәк инде ул? Бер карасаң, шулай… Ә икенче карасаң… Үзенә кирәкле кешеләрнең кадерен белмәгән җәмгыять үзенә кирәксезләрне эзәрлекләп гомерен үткәрә. Тәнзилә дә үзенең әтисе һәм әнисе шикелле бу дөньяга кирәксез кеше иде. Фуражкалы, күн курткалы адәмнәр дөньясында аңа урын юк. Алар хәтта күкне дә бикләп куйганнар…
Ләкин күк һәрвакыт болай бикле булып тормаячак, иртәгә ул ачылачак, һәм йолдызлар пәйда булачак. Иртәгә булмаса, аннан соң. Йолдызлар балкыр өчен туган бит инде. Ә балкыр өчен туучылар гомер буе биктә яши алмый. Бер булмаса, бер калкып чыгалар да дөньяны нурга күмәләр. Тәнзилә кебекләрнең күзләрен шатланырга мәҗбүр итәләр. Озын төннәрдән соң кояш чыга. Кояштан соңгы төн башка төрле була. Барысы да үзгәрештә.
Бу уйларының беркадәр уйдырма икәнен сизенсә дә, Тәнзилә үзе өчен җирнең бикле икәнен төшенә иде. Аларның авылына өч төрле ысул белән кайтырга мөмкин. Елга аша. Анда пароходлар да, теплоходлар да йөри. Әтисе аны үзе белән еш ияртә иде. Көймә белән дә, салда агып та кайтканнары бар. Тик бу юлы алай итү мөмкин түгел, янында әтисе юк. Яр буенда аның өчен көймә дә әзерләп куймаганнардыр. Ә Тәнзилә сал ясый белми иде. Аларның авылы яныннан поездлар да уза. Читтәрәк инде бераз, күрше авылга якынрак. Шулай да җәяүләп кайту әллә ни кыен булмас. Әмма Тәнзилә поездлар тирәсендә сирәк була иде. Кайсы кая киткәнен дә чамалап бетерми. Аннан соң, поезд станциясенә барсаң, эзәрлекләүчеләр дә табылырга мөмкин. Детприёмниктан качучыларны эзләгәнлекләрен ул белә, бер малайны хәтта, авылга кайтып җиткәч, капка төбеннән үк эләктереп алып киткәннәр иде.
Олы юл бар. Жәяүләп йә ат белән йөри торган. Сирәк кенә аннан «полуторка»лар да уза. Әнә бит «эмка» дигәне дә шул юл буйлап килгән. Тик хәзер Тәнзилә үз авылына олы юл буйлап кайта алмый. Ышыкланырга, яшеренергә, узгынчыларны үткәреп җибәрергә туры киләчәк. Элегрәк әтисе белән район үзәгенә барганнары бар иде. Үзләренә кайтканчы, өч авыл аша узарга кирәк. Тәнзилә моны белә. Хәзер шул өч авылны урап узарга туры киләчәк иде. Аны беркем дә күрергә тиеш түгел. Күрсәләр, әләкләүче табылачак.
Бәхеткә каршы, ике авылны ул төнлә узды. Юл буйлап килгән берничә атны яшеренеп үткәреп җибәрде. Боларның берсе дә аны эзләп килүчеләр түгел иде. Эзләмиләрдер инде. Бәлки, аның дөньяда барлыгын да онытканнардыр. Әмма кеше күзенә күренмәскә кирәк. Бу куркыныч. Ни өчен икәнен аңламаса да, Тәнзилә кешегә күренүнең куркыныч икәнен чамалый иде.
Өченче авыл аша узганда, таң беленеп килә иде инде. Йортларның тәрәзәсендә ут юк. Башта урап узарга дип уйласа да, Тәнзилә авыл аша үтәргә булды. Урасаң, озакка китәчәк иде. Бу авылны урап та узарга булгандыр, тик анда ниндидер тәмле ис чыккан: кемдер ипи салганмы, тәмле әйбер пешергәнме, әллә Тәнзиләнең генә тамагы ачканмы… Бөтен әйбер аңа ризык булып, тәмле әйбер булып күренәме…
Тәнзилә тирә-ягына карана-карана атлады, тәмле ис чыганагын эзләде. Бер морҗадан төтен чыга иде. Ис тә шул тирәдә көчлерәк, эчеңә үк үтеп керә, бөтен күзәнәкләреңне ләззәтле тибрәнергә мәҗбүр итә, буыннарыңны йомшарта. Тәнзилә, шул кечкенә йортка карый-карый, көч-хәл белән узып китте. Кереп, берәр чеметем генә ризык сорыйсы килде. Бирерләр, бирми калмаслар иде әле. Әмма, такыр башлы кызны күреп, тиешле җиргә хәбәр итүләре дә бар. Узып киткәч тә, артына кабат-кабат борылып карады ул. Ә соңыннан башында бер уй гына бөтерелде: «Кайдан табарга? Кайдан ризык табарга?» Нәрсә булса да ярый: бер сынык икмәк, ярты чынаяк катык яки аз гына эремчек, ярты бәрәңге… Хәтта чи бәрәңге булса да ярый. Ашказаны тәкатьсез булып нидер таләп итте, күзләре туктаусыз эзләнде. Бакчаларны, өйләрне, өй артларын күзәтеп барды. Һәм, ниһаять, күреп алды.
Таңның кызгылт нурларында кызыл балчык тагы да кызгылтрак булып балкып торган сыман иде. Бу кар базын яңарак кына казыганнар инде. Хуҗалары татлы төш күреп йоклыйдыр әле. Йоклауларына бераз шиге булса да, хыялын чынбарлык итәргә теләп, кыз ул шикне шундук куып җибәрде. Яңа кар базында ашарлык ризык булырга тиеш. Югыйсә аны эшләп азапланмаслар иде бит.
Тәнзилә ач иде. Ул койма буйлап кына килде дә кар базы авызына капланган сырманы алып ташлады һәм нәзек имәннәрне тезеп эшләнгән капкачның тоткасына үрелде. Баз бикле түгел иде. Капкачны алып читкә куйды да баз эченә сикерде. Аста ни көтүе дә, ничек менәчәге дә мөһим түгел иде. Кар базы, гадәттә, өлкәннәрнең ике-өч колачыннан да тирәнрәк булмый. Ә Тәнзилә биек агачларның башыннан да сикерә ала. Кулын ычкындыргач кына: «Аста кадаклы такта юкмы икән?» – дигән уй башыннан узды. Бәхеткә күрә, бернинди капкын да юк иде. Төшү белән кармаланырга кереште. Катык! Кечкенә балчык чүлмәкне күтәреп эчкәч, Тәнзиләгә хәл кереп киткәндәй булды. Житте, үзләренә дә калсын, дип уйлады ул, чүлмәкне урынына куеп. Тик шунда кар базына кемдер төште дә Тәнзиләне күтәреп күккә чөйде. Кыз бөтерелеп чыкты, тик аягында басып калды. Аның шулай аякта калуы теге кешегә дә кызык иде бугай, ул сүгенеп алды да елмаеп җибәрде:
– Әй шайтан кызы… Мин сине кеше дип торам…
Көчле кул тагын Тәнзиләнең җилкәсеннән эләктереп алды. Күтәрде. Кул көчле, Тәнзилә кечкенә иде. Тәнзилә үзенең шулкадәр кечкенә, яклаучысыз һәм көчсез булуы өчен гарьләнде. Көчле кул өйгә кадәр күтәреп алып керде дә Тәнзиләне идән уртасына ыргытты.
– Менә кем ашый безне…
Тәнзилә идәнгә барып төште дә авыртуга игътибар бирмичә аягына басты. Аягына баскан хәлдә дә ул кечкенә буйлы һәм бик ябык иде. Шуны күреп, картның хатыны кеткелдәп җибәрде:
– Күп ашамаган бу, хе-хе-хе…
Карт Тәнзиләне җилкәсеннән алды да югары күтәрде:
– Арт сөягенә утыртам.
Хатыны кызны кочаклап алды:
– Карт, дим… Сиңа әйтәм… Бала гына бит…
– Бур! Карак! Берәрсе кушып төшергәндер. Утыртам!
Тәнзилә үзен нәрсә көткәнен белә иде. Урлашып тотылган кешеләрне электән үк арт сөякләренә утыртканнар. Алар гарипләнеп калган. Бөтен гарипләр дә – караклар. Бөтен караклар да – гарипләр. Тотылганнары. Ул да тотылган карак һәм гарип булып калырга тиешле кеше иде.
– Карт, тимә! – дип килеп кочаклады апа кеше. – Сабый гына бит…
Һәм, картының җавабын да көтмичә, кызны күтәреп алып китте. Ирнең үртәлеп эндәшкәне ишетелде:
– Карчык, дим… Карак кыз бу… Әнә бит башын да такырга кырганнар…
Карчык Тәнзиләнең такыр башын сыйпады:
– Каракмы син, сабыем?
– Юк, – диде Тәнзилә, – мин ашыйсым килгәнгә урлаштым.
– Ә чәчеңне…
– Детприёмниктан качтым…
– И бала…
Бу сүзләрен ул үзәк өзгеч наз белән әйтте. Тәнзиләнең тамагына төер утырды. Күзләренә яшь килде. Карчыкның кулы да назлы, җылы иде. Ул арада карт та тынычланган кебек булды:
– Ярый, карчык… Үзең кара… Ул-бу була калса, мин әйтмәде димә…
Ул, тәмәке янчыгын угалап, тышка чыгып китте.
8
Пары чыгып торган бәрәңгене катык белән сыпыртып куйгач, кызның кәефе күтәрелеп китте. Өй җылы, хуҗалары ягымлы, дөнья матур иде. Ул үз башыннан кичкәннәрне сөйләп бирде. Әйбәт итеп сөйләргә тырышты, берсен дә төшереп калдырмыйча. Хәтта бабай да: «Телгә оста, шилма кыз», – дип, башын чайкап куйды, ә карчык кеткелдәп аркасыннан какты.
– Тамагың туйгач, бераз йоклап алырсың, балам, – диде ул. – Төне буе кайткансың бит, арыгансыңдыр.
Кыз чынлап та арыган иде. Әмма күңеле авылга ашкынды. Анда йә әнисе, йә әтисе кайткандыр да Тәнзиләне эзләп йөриләрдер, таба алмагач борчылалардыр кебек тоелды.
– Юк, арымадым, – ул шат булырга тырышты. – Авылга кайтам.
– Башта ял ит, кызым. – Карчык аналарча кайгыртучанлык белән кызның аркасыннан сөйде. – Аннары кайтырсың. Йә бабаң илтеп куяр. Без бит сине мәҗбүриләп тотмыйбыз.
– Юк…
Кыз нәрсәдер әйтмәкче булган иде дә, бабайның катгый тавышы бүлдерде:
– Мәҗбүриләп тотабыз, карчык. Кайтармыйбыз. – Әбинең һәм кызның сәерсенүле карашын күреп, тавышын йомшарта төште: – Анда куркыныч сиңа хәзер, кызым. Өең тирәсендә саклап торулары бар. Алай итмәсәләр, күрше-күләнгә, авылдашларыңа әйтеп куярлар. Син күренү белән тиешле җиргә хәбәр салырлар да килеп алып китәрләр. Куркыныч сиңа анда кайту.
Тәнзилә дәшмәде. Бабайның сүзләрендә хаклык бар иде. Әнә ич теге малайны да… Детприёмниктан качып, район үзәгеннән җәяүләп кайткан да өйләренә кереп су эчеп тә чыга алмаган, капка төбеннән алып киткәннәр… Бабай тулысынча хаклы иде.
Әмма Тәнзиләнең үзе генә белгән яшерен урыны бар. Ул урынны бермәлне әтисе күрсәткән иде. Авыл янындагы урман эчендә ул. Читтән карасаң да, янына килеп бассаң да, берни сизәрлек түгел.
Бу бик борынгы корылма нәселдән-нәселгә күчкән. Заманында нәрсә өчен хезмәт иткәндер, ә Тәнзиләнең бабасы анда умарта саклый торган булган. Монда хәтта салкын кышларда да умарта кортлары өшемәслек җылылык саклана икән. Стеналары эре-эре ташлардан өелгән бу йорт әкиятләрдәге тау куышлыгын хәтерләтә. Үзенә күрә бүлмәләре дә бар. Бер бүлмәдә корыган утын да җыеп куелган. Мичкәләр белән су утыра. Дөньялар болганган чакта, Тәнзиләнең бабасы ашлыгын, кадерле мөлкәтен шушында яшергән. Кирәк чакларда үзе дә гаиләсе белән шушында яшәгән.
Тәнзиләгә боларны әтисе сөйләгән иде. Берничә тапкыр ияртеп алып барып: «Юлны онытма, кызым. Дөнья бик тыныч түгел, артык дулап китсә, шушында яклау табарсың», – дип кисәтеп тә куйган иде. Кыз, әлбәттә, барысын да аңлап җиткермәде ул чакта. Шулай да бу борынгыдан калган җир асты дөньясы күңелен алгысытып торды, уйланырга мәҗбүр итте, хыялларын кузгатып җибәрде. Бу урынның серлелеге дә, борынгы булуы да ниндидер тылсымга ия сыман иде. Ташларына гына кагылсаң да, үткәннәргә кулың тигән кебек тоела бит! Тәнзилә аны шулай атады да: Тылсымлы йорт.
– Кызым…
Әби белән бабай аңа текәлеп карап торалар иде. Тәнзилә бераз уңайсызланып калды. Шушы бер таныш түгел кешеләрнең үзе турында кайгыртуы чиксез рәхәтлек булып күңелен тутырды. Ләкин өйгә кайту теләге дә көчле иде. Бәлки, әнисен дә чыгарганнардыр. Бәлки, әтисен… Ә ул өйгә туры кайтмас, Тылсымлы йортка барыр да, төн җиткәч кенә үзләренең өен тикшереп килер…
– Монда кал син, – диде бабай. – Күзәтеп торучылар да – кеше, алар да ялкыр, таралышыр. Шау-шу бераз басылгач кайтырсың.
– Әйе, тамагың да тук булыр, – дип өстәде карчык. – Хәвеф-хәтәр дә янамас.
Менә кызык инде: өлкәннәрнең хаклы икәнен, сүзләре дөрес икәнен аңлап торасың, ә барыбер үзең теләгәнчә эшлисе, үзеңә язган тырмага басып карыйсы килә. Тәнзилә дә шундыйрак хәлдә иде. Акылы белән ул өйдә беркем дә көтеп тормавын, әтисе дә, әнисе дә тиз генә кайтмаячагын чамалый, үзләренә ашкынуның ахмаклык икәнен аңлый, ә күңеле барыбер авылга әйди, күңеле могҗиза көтә, ашкындыра.
Шулай да, тамагы туеп, тәненә җылы кергәч, Тәнзилә үзенең изрәп, йокымсырап китүен тойды. Күңеле ничек кенә ашкынмасын, тәннең буйсынасы килмәде, аяк-кулларына таш аскандай тоелды, хәтта урыныннан кузгалырлык та хәле юк сыман иде. Моны сизгән карчык:
– Балам, әйдә, башта бераз черем итеп ал, – дип, урын җәеп бирде. – Ял ит башта, соңыннан күз күрер.
Тәнзиләнең бүтән чарасы юк иде бугай. Калырга туры килер. Юк, алай гына түгел. Калырга кирәк. Күңеле ничек кенә теләнмәсен, ул акыл белән эш йөртергә тиеш. Ул инде теләкләре артыннан ияреп йөри торган сабый түгел. Әти-әнисеннән аерган мизгелдә аны балалыктан да аердылар. Ул хәзер беркемгә дә кирәкми һәм үз көнен үзе күрергә тиеш. Ә моның өчен акыл, саклык, сабырлык кирәк. Һәр адымыңны үлчәп атлау, һәр сүзеңне чамалап әйтү. Ул хәзер сабый да, бала да, кызчык та түгел, ә ун яшьлек кеше иде.
Тәнзилә уйларына бирелеп торган арада, карчык сөлге китереп тоттырды:
– Кызым, башта менә монда юынып ал, тәнең җиңеләеп калыр.
Тәнзилә, әби күрсәткәнчә, кәбәртке арасындагы тагаракта юынып чыкты да урынга барып ятты. Җылы урын шулкадәр рәхәт, әниләр куены сыман иде. Ул ләззәтләнеп күзләрен йомды. Күзләрен йомгач, ләззәт икеләтә көчәйде. Кызның иреннәренә татлы елмаю кунды. Ул бөтенләй бүтән дөньяга күчкәндәй булды, бу дөнья чынбарлыкка караганда мең мәртәбә яктырак та, татлырак та иде.
Күпме вакыт үткәндер, Тәнзилә ярым пышылдашып сөйләшкән тавышка уянып китте. Үзенең кайда икәнлеген аңларга тырышып, тирә-ягына күз салды. Таныш урын түгел иде. Акрынлап кына хәтере кайтты, һәм ул барысын да үз урынына куйды. Сөйләшүчеләр әби белән бабай иде. Тәнзилә, күзләрен ачмый гына, аларның сүзен тыңлап ятты. Сүз аның турында иде.
– И бабай, әллә китсен генәме соң бу бала?.. Аны сыендырганны белеп алсалар, үзебезне дә илтеп тыгачаклар бит.
Бабай тирән көрсенде:
– Алып киттеләр бит инде.
– Улларыбыз исән булса, бәлки, безнең дә шундый оныгыбыз булыр иде, – карчыкның тавышы калтыранды. – Каһәр генә суксын инде бу кызылларны. Властька килгән көннәреннән алып кан кою да зар елату.
Бабайның тавышы шулкадәр йомшак, назлы иде:
– Сабыр итик, карчык. Бар да уза…
Тәнзилә барысын да аңлап бетермәде, әмма бу сөйләшүнең гади түгеллеген чамалады. Җентекләп уйланырга, барысын да аңларга тырышып ята торгач, ул тагын йокымсырап китте. Бу юлы өйдәге ыгы-зыгы уятты. Дөресрәге, әбинең коты очып кычкырып җибәрүе:
– Бабай, дим, кил әле. Тикшерү йөри бугай. Безгә таба киләләр.
– Ах, едрит-кудрит… – дип куйды бабай. – Карчык, кер элгечен җый. Кызның өс киемнәрен дә, аяк киемен дә яшер. Безгә керәләр бугай.
– Юк, бабай, күршеләргә…
– Өй борынча йөриләр, едрит-кудрит, әйткәнне тыңла. – Һәм ул Тәнзилә янына килде: – Тор, кызым. Тикшерү йөри, мин сине нигез буена, сайгак астына яшерәм. Бер тавыш та чыгарма.
Һәм ул кызны урыныннан кубарып алып, идәнгә җәелгән иске шинельгә төрде дә күтәреп алып китте. Нигез буеның сайгагы ачык иде.
– Син мине аңладыңмы? – Карт аның аякларын шинель итәге белән каплады, сулыш алырга җиңел булсын дип, йөзен ачып куйды. – Тыныңны да чыгарма. Алар тиздән китәләр.
Һәм ул елмайгандай итеп күз кысты да сайгакны каплап, кадаклап куйды. «Әле генә җылы караватта рәхәтләнеп ята идем, – дип уйлады Тәнзилә. – Хәзер менә караңгы базда». Монда бераз салкынча, тычкан сидеге исе килә. Тик нишлисең… Өстә карт белән карчык зык кубып нәрсәләрнедер яшерделәр, нәрсәләрнедер күчерделәр. Шуннан тынып калдылар.
– Ярый, Аллага тапшырдык, – диде карт. – Тыныч булырга тырыш, карчык. Гадәттәгечә бул.
– Керәләр, – дип пышылдады әби. – Дошманнарның күзен капла, Ходай.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com