

Ә бер төндә ишек шакыдылар. Алар лампага ут алдылар да бер мәлгә тынып калдылар. Ишек кагу тагын кабатланды. Тагын… Торган саен ул катырак, түземсезрәк булып ишетелде. Тәнзиләнең башыннан шатлыклы уй узды: «Әти кайтты!» Моңа куәт биреп, тышта ирләр тавышы ишетелде. Сүзе аңлашылмады, тик ирләр тавышы икәне билгеле иде. Тәнзилә сикереп торып ишеккә ташланды. Калтыранган куллары белән келәне ычкындырды. Ишектә күренгән ир-атны ул кочаклап алырга әзер иде. Әти!..
Ләкин ишектән узган ир-ат аны дорфа гына читкә этәрде дә өйгә үтте. Аның артыннан тагын ике ир иярде. Болар да кызга илтифат итеп тормадылар.
– Нигә ачмыйсыз? – дигән тавыш ишетелде өй эченнән. – Ни белән шөгыльләнәсез?
– Йоклый идек, – диде әнисе.
– Жыеныгыз! – дип боерды алдан кергән ир. – Вакыт җитте.
Бу сүздән әнисе бераз аптырап калды. Әле анда, әле монда барып тотынды. Шул рәвешле бераз тинтерәгәч, ашыга-ашыга киенә башлады.
– Туктале, барысы да әзер иде бит… Төенчегем кайда иде соң әле… – дип пышылдады үзе.
– Баланы да җыендырыгыз! – дип боерды ир.
Күрер күзгә кечкенә булып тоелса да, Тәнзилә инде бала түгел иде. Ул хәзер күп нәрсәләрне аңлый, күпне белә. Шуңа, әнисен көтеп тормыйча, үзе киенә башлады.
– Жылырак киенегез, – диде керүчеләрнең берсе. – Алмаш киемнәр дә алыгыз.
– Әзерләп куйдым барысын да… – Әнисенең тавышы аклангандайрак чыкты. – Менә монда бераз икмәк калган иде, аны да алсам ярыймы?
Керүчеләрнең берсе баш какты:
– Ярый, алыгыз. Баланы хәзер үк ашатсагыз да була. Әнисе, нәрсәнедер исенә төшергәндәй:
– Ә… әйе шул… – дип, Тәнзиләгә икмәк сузды.
Кызның тамагы тук түгел иде. Соңгы вакытта ризык ягы начарайды. Әтисен алып киткәннән бирле, туйганчы ашаганы юк. Әмма аның тамагыннан ризык үтмәде. Әлеге кешеләрнең, төн уртасында килеп, каядыр алып китәргә маташулары барысын да оныттырды.
– Әни, кая барабыз?
Әнисе аның аркасыннан какты:
– Белмим әле, кызым… Син аша, аша…
Тәнзилә кулындагы икмәкнең яртысын әнисенә бүлеп бирде.
– Син дә аша. Әйдә, икәү ашыйбыз.
Әнисе аңа беркадәр сокланып карап торды да икмәкне алып ашый башлады.
– Тиз булыгыз! – дип ашыктырды башлыклары. Таңга кадәр ашарга уйладыгызмы әллә?
Капка алдында ике машина тора иде. Әнисе арттагы «эмка»га атлады. Ишек тоткасына үрелүгә, кырыс тавыш ишетелде:
– Баланы калдыр! Кая барасың?
Моны ишеткәч, Тәнзилә әнисенә ныграк сыенды. Әнисе дә аны кысып кочаклады.
– Аермагыз безне! Кечкенә бит әле ул! – Әнисенең тавышы күз яшьләренә чыланган шикелле җебек иде. – Кызым!
– Әни! Тимәгез минем әнигә!
Әнисе аның битләреннән үбәргә тотынды, үзе туктаусыз:
– Кызым, балакаем… Бердәнберем минем… – дип пышылдады.
Кинәт көчле куллар Тәнзиләне әнисе куеныннан йолкып алды да каядыр алып китте. Кыз чәбәләнде, кычкырды, үзен эләктергән кулларны тешләргә тырышты. Тик берни дә үзгәрмәде. Бары тик әнисенең җан өзгеч тавышы гына ишетелде:
– Кызым! Балакаем!
– Әни! Әнием! – дип өзгәләнде Тәнзилә дә. – Әтием, кайт! Коткар безне!
– Кызым…
6
Район үзәгенә җиткәч, машина бер катлы агач йорт янына килеп туктады. Бу чамадан тыш озын йорт такта койма белән әйләндереп алынган, ишегалдында эскәмияләр, атынгычлар эшләп куелган. Озаклап күзәтергә ирек бирмәделәр, янында утырган күн курткалы ир:
– Килеп җиттек! – дип, кызны машинадан сөйрәп диярлек төшерде дә җилтерәтеп алып кереп китте.
Ишектән керүгә, аларны озын буйлы, таза гәүдәле ханым каршылады:
– Контрамы? – диде ул, усал карашы белән кызга күз йөгертеп. – Әйдәгез.
Ханым артыннан бер бүлмәгә уздылар. Түрдә, Сталин портреты астында – зур өстәл, бер як стена буенда – урындыклар, икенчесендә – зур шкаф. Башка бернәрсә дә юк.
Күн курткалы ир Тәнзиләне урындыкларның берсенә утыртып куйды да папкасыннан кәгазьләр чыгарып өстәл башына кереп утырган ханымга сузды. Ханым аларга күз йөгертеп чыкты, нәрсәдер язды һәм берничә кәгазьне иргә сузды:
– Кул куегыз.
Аның тавышы да кырыс, салкын, кеше тавышына охшамаган иде. Тәнзилә шушы хатынның кыяфәтенә, йөзенә, хәрәкәтләренә карап кына да монда үзен рәхәтлек көтмәячәген чамалады. Ә тавышы моны тулысынча куәтләде. «Контра» сүзенең нәрсә аңлатканын ул төгәл белми, әмма дошманнарга карата кулланылганын аңлый иде. Ишектән керү белән, аны дошман итеп каршыладылар…
Эшләре беткәч, хатын күн курткалы ирне ишек төбенә кадәр озатты да коридорга кычкырды:
– Надя!
Хатын үз урынына барып утыруга, ишектә ябык гәүдәле, уртача буйлы, утыз яшьләр тирәсендәге ханым күренде:
– Әйе, Галина Герасимовна… «Галина Герасимовна…» – дип кабатлады Тәнзилә эчтән генә. Һәм өстәл башында утырган хатынга тагы бер карап алды да: «Гадина…» – дип өстәде. Хатын моны сизмәде, әлбәттә.
– Менә сиңа тагын бер буржуй мунчаласы, – диде ул, Тәнзиләгә ымлап. – Эш итеп куй, иртәгә килергә мөмкиннәр.
Надя аны кулыннан эләктерде дә утыргычтан йолкып алды һәм җилтерәтеп бүлмәдән алып чыгып китте. Коридорга чыккач, кулын бераз йомшартты, адымын да акрынайтты. Күп тә үтми, кечкенә бер бүлмәгә керделәр. Уртада – аркалы урындык, түрдә - кечкенә өстәл, бер як читтә – зур булмаган шкаф…
– Чишен!
Надя кызны ишек төбендә калдырды да шкафта актарынырга кереште. Тәнзилә, җылы киемнәрен салып, күлмәктән генә калды. Бераздан Надя, шкафтан ак җәймә алып, аның янына килеп басты:
– Утыр әнә шунда.
Кыз утыруга, иңенә җәймә япты да кайчы уйнатырга тотынды. Чәчен алалар… Тәнзиләнең күңелендә ниндидер рәхәтлек тойгысы кабынды. Ул инде шәһәрдән кайткан апаларныкы шикелле матур итеп чәчен кистерергә күптән хыяллана иде. Менә, ниһаять… Бу урын әллә бик начар җир түгел инде? Шулай гына булсын иде. Кызганыч, көзге юк. Ниндирәк причёска ясый икән, күрәсе иде.
Бераздан Надя эшен тәмамлады. Тәнзиләнең башы җиңеләеп калгандай булды, бераз туңган да кебек. Шулкадәр калын чәчне юкарткач, туңар да инде. Күрәсе иде… Һәм ул Надяга карады:
– Надя апа, ә көзге мөмкинме?
Надя пырхылдап көлеп җибәрде һәм кечкенә көзге алып кызның йөзенә китерде.
– Менә…
Йа Ходай! Тәнзиләнең башы ялтырап тора иде. Малайларныкы кебек. Авылга кайтса, ахирәтләре ирештерәчәк инде хәзер, «Бетле!» диячәкләр. Авылда бетле кызларны гына шулай пеләшкә әйләндерәләр. Ә монда…
– Мин бетле түгел! – Кыз көзгене читкә этәрде.
Надя тагын елмайды:
– Монда тәртибе шундый. Бөтен баланы да пеләшкә алалар.
Надя, шкаф янына барып, тагын нәрсәләрдер актарырга кереште.
– Тамагың ачмы? – диде ул бераздан һәм бер сынык икмәк тоттырды. – Шушында гына аша, тегеләр күрмәсен. Аннан эшне дәвам итәрбез.
Тәнзилә бер Надяга, бер икмәккә карап алды.
– Аша, аша… – дип елмайды хатын. – Монда сиңа әти-әниең юк.
Тәнзилә икмәкне алып ашарга тотынды. Шул арада үзе:
– Ә без кайда? – дип кызыксынды.
– Балалар йортында. – Надя көрсенеп куйды. – Авыллардан җыеп, шушында китерәләр. Аннан төяп, зур шәһәрләрнең приёмнигына озаталар. Моны беркемгә дә әйтмә, үзең генә бел.
Чәчен такырга алса да, Надя әйбәт иде. Әнә ич икмәк бирде, сер бүлешә…
– Монда тормыш аяусыз, – дип дәвам итте Надя. – Балалар ике төркемгә бүленә. Берсендә – җинаятьчеләрнең балалары. Алар тәртипсез, сугышырга, әйбереңне талап алырга, кимсетергә генә торалар, моңа тәрбиячеләр дә ирек куя. Икенчесе – сәяси тоткыннарның балалары. Алар тыныч, үзара тату яши. Тик аларны тәрбиячеләр дә, җинаятьче балалары да кимсетә. Бәйләнәләр икән – җавап кайтар. Жебеп торсаң, тагы рәнҗетәчәкләр. Сиңа сугалар икән – үзең дә сук. Монда шунсыз булмый…
Тәнзилә аның һәр сүзен сеңдерергә тырышып тыңлады. Һәм үзенең коточкыч урынга эләгүен аңлап телсез калды. Надя дәвам итте:
– Ә тәрбиячеләр белән киресенчә, аларны тыңларга кирәк. Жавап кайтармаска, күзләренә бик күренмәскә. Сәяси тоткыннарның балаларын алар күралмый. Жае чыкса-чыкмаса да, рәнҗетергә генә торалар. Аларны ачуландырмаска тырыш. Бу сүзләр дә икебез арасында гына калсын.
Кинәт Надяның җитдилеге юкка чыкты, аның йөзендә Тәнзиләнең әнисенеке шикелле ягымлылык, наз чаткылары пәйда булды. Ул кызга бертын яратып карап торды да аркасыннан сөйде:
– И балакай… Ошадың әле син ни өчендер… Нык бул инде син, бирешмәскә тырыш, – тавышы да җылы, кайгыртучан иде, – ашап бетердеңме? Яхшы, хәзер фотографка барырбыз.
Кыз баш какты да җылы киемнәрен кияргә тотынды. Надяның сүзләренә, аннан бигрәк кыяфәтенә караганда, Тәнзиләне аяусыз тормыш көтәчәк иде. Коридорга чыгу белән, ул моңа тагын бер кат ышанды. Бер бүлмәнең ачык калган ишеге аша үзе күрде: ниндидер ханым, нәфрәтенә тончыгып ысылдый-ысылдый, кечкенә малайны яңаклый иде:
– Сасыган эт баласы, син монда беркемгә дә кирәкмисең!
Тегесе шыңшый, тавышын чыгармаска, башкаларга ишеттермәскә тырыша, ә ханым аның саен котыра…
Надя Тәнзилә күреп калсын дигәндәй беркадәр тукталып торды да кызның кулыннан тартты:
– Әйдә… – дип пышылдады ул һәм, Галина Герасимовнаның бүлмәсеннән чыкканын күреп, җилтерәтеп алып китте.
Фотограф бүлмәсенә керткәч:
– Менә сезгә тагын бер эш, – дип, кызны бүлмә уртасында калдырды да чыгып китте.
Фотограф бүлмәсендәге ханым аңа күз йөгертеп чыкты да каралып, пычранып беткән кечкенә келәмгә бастырды, муенына җепкә тагылган табличка элеп, фотога төшерде. Бу бик сүзчән хатын түгел иде. Берничек тә кимсетмәде дә, юатмады да. Уңга, сулга борылырга, башын күтәрергә кушты.
– Плёнка беткән, шайтан алгыры, – һәм кызга борылды: – Мин хәзер киләм. Шунда гына тор. Беркая да китмә!
«Беркая да китмә…» Бу сүзне ишетүгә, Тәнзиләнең күңелендә ашкынулы бер хис калкынып куйды. Китмә… Китәргә кирәк, әлбәттә! Әнә ич Надя нәрсәләр сөйләде.
Ачык ишекле бүлмәдә ялгыз калу мөмкинлек иде. Ычкынырга кирәк!
Тәнзилә ишеккә ташланды. Аны сак кына ачып, коридорга күз салды. Кеше заты күренми иде. Ул коридорга чыгып аяк киемен салды да, тавыш-тын чыгармаска тырышып, ишеккә юнәлде. Йөрәге дөп-дөп типте, менә-менә кемдер килеп чыгар да аны эләктереп алыр кебек тоелды. Берничә адым гына кала… Шуны уза алсаң, ирек көтә. Артта кинәт ишек ачылып китте. Кыз коты алынып, стенага сыланды.
– Надя! - дип кычкырды Галина Герасимовна, ишектән башын тыгып.
«Бу якка карама!» – дип ялварды кыз күңеленнән, һәм кайчандыр дәү әнисеннән ишеткән сүзләрне исенә төшерде: «Дошман күзләрен сукыр ит…» Карамады. Ул арада коридорның теге очыннан Надя килгәне күренде. Тәнзилә тын алырга куркып, стенага сыланып басып торды. Надя әйбәт, әлбәттә. Тик аның да күрмәве яхшырак иде. Хатын, Галина Герасимовна бүлмәсенә җиткәч, Тәнзилә ягына бертын карап торды да кереп югалды. Тәнзилә ишеккә ташланды. Ул арада коридорда тагын аяк тавышы ишетелде. Кыз җиңел сулап куйды. Хәзер ул коридорда йөрүчеләргә күренми иде инде. Тик шундук урамга чыга торган ишек янында утырган абзыйны шәйләп катып калды. Тәне эсселе-суыклы булып китте. Хәзер ул торыр да Тәнзиләне сөйрәп алып китәр кебек тоелды. Ләкин абзый торырга уйламады да. Кыз моңа бераз гаҗәпләнде, әмма сәбәбенә тиз төшенде: каравылчы абзый гырлап йоклый иде. Кыз, тиз генә килеп, ишекне этеп карады – ачылмады. Тартты – юк. Ишек бикле иде. Ул буынсыз булып ишек яңагына сөялде. Бетте! Барысы да бетте… Инде булды, котылдым дигәндә генә…
Шунда келәгә күзе төште, һәм өмет чаткысы ялтырап китте. Кыз шунда үрелде, тик аяк очларына басып та буе җитәрлек түгел иде. Ул аяк киемен салып кулына тотты да шуның белән келәне этәргә тотынды. Бераз тырышканнан соң, келә ычкынды, келә тавышына каравылчы кымшанып алды, тик уянмады. Зур бер кинәнү белән Тәнзилә ишекне этте, ул ачылмады.
Кыз авыр сулап куйды. Тынычланырга кирәк. Үзеңне кулга алырга. Нык, көчле булырга кирәк. Кыз тагын бер кат ишеккә күз ташлады. Аста да келә булган икән. Коридорда инде аяк тавышлары, кемнәрнеңдер сөйләшүе ишетелә, ыгы-зыгы купканлыгы сизелә иде. Тәнзилә каударланып аскы келәне тартты. Монысы тиз ачылды. Әмма келә тавышына каравылчы уянды. Ул шундук торып басып Тәнзиләгә ташланды. Кыз читкә тайпылып, ишекне этеп җибәрде дә ачык ишектән ишегалдына ыргылды.
Тик баскыч турында ул оныткан иде. Бары тик җиргә тәгәрәп күзләреннән утлар күренгәч кенә ялгышуын аңлады. Нәрсәседер авыртты бугай. Әмма кыз игътибар итмәде. Тиз генә сикереп торды да урамга йөгерде. Каравылчы да аңардан калмады. Шәп йөгерә, каһәр. Ләкин Тәнзилә дә төшеп калганнардан түгел: иптәшләренең берсе дә аны куып тота алганы юк.
Бәхеткә, капка ачык иде. Кыз, капкадан чыгып, кайсыдыр якка йөгерде. Каравылчы менә-менә куып тотам дигәндәй артыннан чапты-чапты да тыны бетеп акрынайды, соңыннан бөтенләй туктады. Ул күздән югалгач та, Тәнзилә йөгерүдән туктамады. Бары тик авыл читенә чыгып җиткәч кенә, хәлсезләнеп, җиргә чүгәләде. Болай гына булмый иде. Ул аякларын сузып утырды, тирә-ягына каранып алды: куркыныч берни юк шикелле. Һәм кулларын җәеп, чалкан төшеп сузылып ятты.
Ирек! Иректән дә татлы нәрсә юк сыман иде.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com