

Ә Барбос көн саен кояш чыгар-чыкмас авыл очында пәйда була. Һәм авыл халкын уятып эшкә җибәрә. Аннан соң үзе дә, басу-кырларга, көтүлекләргә барып, эшчеләренең хәл-әхвәлен белешә, проблемалары булса хәл итә, тәртип бозсалар эт итеп сүгеп китә.
Ләкин сугыш башланганның икенче көнендә Барбос таң тишеге белән күренмәде, авыл көтүе киткәч кенә пәйда булды. Анда да өй ишеген кагып, аты-юлы белән сүгенеп гомер үткәрмәде. Бүген ул бик тәртипле һәм итагатьле иде. Хәтта кешеләрдән беркадәр кыенсынган, үзен гаепле итеп сизгән кебек тә тоелды. Сак кына итеп ишекләрне какты да, хуҗа чыккач:
– Исән-саулармысыз, туганнар! – дип, күзләрен яшерде. – Сезнең өйдә арысландай ирләр бар бит инде. Бүген сәгать тугызга, юл биштәрләрегезне әзерләп, кәнсәләр янына җыелырга кирәк булыр. Хәрби комиссариаттан киләләр. Ашыгыч мобилизация игълан иткәннәр. Төшкә кадәр үк китәргә кирәк булачак.
Ул шулай өй борынча йөреп аңлатып чыкты. Эш турында бернәрсә дә сөйләнмәде. Ирләре, балалары суышка киткәндә, хатын-кызлар, аналар басуда калмасын, дигәндер инде. Аның сүзләрен дә төрлечә кабул иттеләр. Кемнәрдер моңсу гына баш какты, кемнәрдер сыгылып кына елап җибәрде, кемнәрдер башына суккандай исәнгерәп калды.
– Нишләп шулай тиз, сугыш кичә генә башланды бит? – диючеләр дә булды.
Барбос аларга хәлне сабыр гына аңлатырга тырышты:
– Фашистлар бик зур көч белән һөҗүм иткәннәр, аларны туктату өчен, бик күп кеше кирәк. Ашыгыч рәвештә. Югыйсә монда килеп җитүләре дә бар.
Барбос йорт саен йөреп чыкканнан соң, авыл хәрәкәткә килде. Барлык йортларның да морҗасыннан төтен чыгарга тотынды. Урамда бер күршесеннән икенчесенә чапкан хатын-кызлар, бала-чагалар пәйда булды. Бераздан биштәр күтәргән ир-егетләр дә күренде. Алар кайда берән-сәрән, кайда төркем-төркем булып җыелышып тордылар да урам буйлап киттеләр. Тәнзиләне иң гаҗәпкә калдырганы ирләрнең икегә бүленүе булды. Беришләре, салмак кына атлап, кәнсәләр ягына юнәлде, беришләре, ашыга-ашыга, урман ягына китте. Кәнсәләр янында күп кешелек төркем хасил булды. Урманга ашыгучылар да шактый иде.
Тәнзилә үзен шушы ике төркем арасында калгандай хис итте. Ул кая барырга да белми иде. Инде кичәдән бирле радиодан да, үзара сөйләшкәндә дә: «Илне сакларга кирәк. Фашистларны куып чыгарабыз, җиребезне таптарга ирек бирмибез», – дип сөйләнәләр. Ышаныч белән сөйлиләр. Үз-үзенә ышанып сөйләгән кеше һәрвакыт хаклы кебек булып тоела. Ышандыра. Тәнзилә дә аларга ышана башлады. Чынлап та, илне баскынчыларга, чит халыкка бирмәскә кирәктер. Читтән килгән кеше ул синең җиреңнең кадерен беләмени? Качкы да элек татар авылы булган, үз йолалары, гореф-гадәтләре белән яшәгән. Революциядән соң, төрле сәбәпләр табып, төрле милләт кешеләрен китереп тутырганнар. Ә килмешәкләр авылның иң асыл гадәтләрен бар дип тә белми, үзләренчә кылана, үз тәртипләрен урнаштырырга тырыша. Фашистлар килсә дә, шулай булачактыр инде ул, үз тәртипләрен кертергә тырышачаклардыр. Шуңа күрә үз җиреңне чит-ятлардан сакларга кирәктер.
Әмма урманга китүчеләрне дә гаепли алмый иде кыз. Авылда Совет властен яратмаучылар да җитәрлек иде. Һәм аларны берничек тә гаепләп булмый иде. Тәнзилә инде күп нәрсәләрне белә, һәм кайбер кешеләрнең Совет властен ни өчен яратмавын да аңлый иде. Күпләрнең җитеш, тигез тормышын таркатып, дөньяларының астын өскә китергән власть бит ул. Шул революция, Гражданнар сугышы, кызыл террор, һәртөрле репрессияләр нәтиҗәсендә күп гаиләләр зур югалтулар кичергән, кайгы-газапка дучар булган. Күпләре бүген дә төрле кимсетүләр, кыерсытулар астында үз язмышы өчен дер калтырап яши. Шулай булгач, кемнең шул Совет власте өчен сугышып йөрисе килсен инде? Андыйлар, әлбәттә, урманга китә.
Дөресен генә әйткәндә, Тәнзилә үзе дә Совет власте урнаштырган тәртипләрне яратмый иде. Һәр почмактан «гаделлек, тигезлек, бәхетле тормыш» дип кычкырсалар да, бу тормыш кешеләрне газаплау, кысада тотып эшләтү һәм мәсхәрәләү өчен генә төзелгәндер кебек иде. Унөч кенә яшендә булса да, ул моны яхшы аңлый, чөнки бу аның йөрәге аша үткән коточкыч чынбарлык иде.
3
Сәгать тугыз тулганда, авыл ирләренең фронтка китәргә риза булганнары кәнсәләр янына җыелып беткән иде инде. Хатын-кызлар да ияргән, кемнең хатыны, кәләше, кемнең әнисе, туганнары – барысы да җыелган. Барысы да шом катыш моңсулык белән сабыр булырга тырышып басып торалар. Ара-тирә кешегә сиздермәскә тырышып сыктаган хатын-кыз тавышлары да чалынып ала. Ирләрнең: «Елама, озакка түгел бит… Куып җибәрәбез дә кайтабыз…» – дип пышылдаганы ишетелә.
Кәнсәләр авыл читендәге зур йортта урнашкан иде. Зур булса да, иске йорт инде бу, бүрәнәләре бөрешеп, какланып беткән, тәрәзә капкачлары – коба, түбә такталары, күгәреп, зәңгәрсу-яшькелт төскә кергән. Аны ниндидер кулак йорты булган дип сөйлиләр. Үзен Себергә сөргәннәр дә йортын кәнсәләр иткәннәр. Әллә кайчан инде, ул вакытта Тәнзиләнең теле дә ачылмаган булган. Бу йортның утарында сельсовет атлары. Берничәү генә алар, әмма яхшы атлар, уйнаклап торалар. Аларны түрәләр менеп йә тарантаска җигеп йөри. Басу-кырга чыгармыйлар, бүтән эшкә җәлеп итмиләр. Йортның артына терәлеп диярлек янгын каланчасы тора. Анда менеп карасаң, кәнсәләр эчендәге кешеләрнең нәрсә эшләгәне аермачык күренә, бары тик тавышлары гына ишетелми. Тавышсыз булса да, кызык чаклар була. Кызганычы да…
Бераздан район үзәгеннән килгән ике «полуторка» кәнсәләр янына туктады. Берсенең әрҗәсеннән өч хәрби төште. Кабинада килгән офицер җыелган халык белән баш кагып кына исәнләште дә кәнсәләр баскычындагы трибуна шикелле җиргә менеп басты. Колхоз рәисе белән бригадир аны көтәләр иде инде. Колхоз рәисе килүче белән күрешеп, нәрсәдер киңәшләшеп алды да сүз башлады:
– Хөрмәтле иптәшләр, кадерле авылдашлар! Барыгыз да белеп торасыз: илебез куркыныч астында. Мондый чакта безнең барыбыздан да тәртип, оешканлык, бердәмлек таләп ителә. Бөек җиңү хакына, туган илебез хакына үзебезне аямыйча көрәшү таләп ителә…
Шунда төркемдәгеләрдән бер хатын кычкырып елап җибәрде, икенче яктан тагын берәү кушылды. Колхоз рәисе бер мәлгә тынып торды да сүзне озакка сузмаска булды:
– Без дөньяда иң көчле дәүләт. Без җиңәчәкбез! Ә бүген безнең авылдашларыбыз шушы шанлы җиңү юлын узарга чакырыла. Еламагыз. Кайгырышмагыз. Бу – данлыклы юл. Авырлык килгәндә үз Ватаныңа терәк була алу – һәр кеше өчен горурлык ул.
Аны сыек кул чабулар белән озаттылар да, сүзне район үзәгеннән килгән офицер алды. Ул да илдәге хәлләр белән беркадәр таныштырып үтте. Юатты. Дәрт өстәргә тырышып, берничә сүз әйтте һәм эшнең асылына күчте.
– Бүген без сезнең авылдашларны шанлы юлга, Ватаныбызны илбасарлардан чистартырга чакырабыз. Хәзер мин исем-фамилияләр атармын, исеме чыккан ир-егетләр менә бу якка сафка тезелерсез.
Халык тынып калды. Хәтта бая күз яшьләрен тыя алмаган хатыннарның да тавышы басылды. Офицер, кулындагы кәгазьгә карап, фамилияләр укый башлады:
– Аркадий Аверченко.
Биштәр аскан таза гәүдәле ир офицер күрсәткән урынга килеп басты.
– Георгий Абазадзе.
Битен сакал баскан ир дә теге урынга юнәлде.
– Әхмәтгәрәй Әминев.
Әхмәтгәрәй, егерме биш яшьләр тирәсендәге ир, янында басып торган хатынын кочаклап, үбеп алды, аннан соң дүрт яшьләр тирәсендәге кызын күтәреп сөйде. Инде китәргә омтылгач, кире борылып, хатынының корсагын сыпырып алды. Хатыны авырлы иде. Шуннан соң күрсәтелгән урынга барып басты. Офицер инде ул арада тагын бер фамилияне әйтеп өлгергән иде. Бу юлы эндәшүче дә, хәрәкәтләнүче дә күренмәде. Кешеләр бер-берсенә карап чыш-пыш килгән арада, офицер, түш кесәсеннән ручка алып, кәгазьгә ниндидер билге куйды да чираттагы фамилияне атады.
Шул рәвешле, офицер бик күп фамилияләрне барлап чыкты. Ул инде хәзер тизрәк укый иде. Биштәрлеләр дә ияләшә төште, исеме чыгу белән, ялт итеп урыннарына барып бастылар. Ул тезелергә кушкан урында кеше бик күп җыелды, биштәр күтәреп килүче ир-егетләрнең барысы да диярлек шунда күчеп бетте. Шулай да ул атаган кешеләрнең монда булмаганнары да шактый иде. Офицер берни дә әйтмәде, кәгазенә билге куеп кына барды.
Исемлекне әйтеп чыккач, офицер авыл түрәләре ягына борылды. Нәрсәдер сөйләшеп алдылар. Исемлеккә төртә-төртә киңәшләштеләр. Аннан соң офицер тагын халыкка эндәште:
– Исем-фамилиясе әйтелми калган ир-егетләр бармы?
– Бар, бар! – диештеләр ирләр, кулларын күтәреп. Монда!
Шундыйларның берсе янында басып торган хатын иренең авызын учы белән каплады да нәзек кенә тавыш белән:
– Юк, юк! – дип кычкырды.
Моны күргәч, Тәнзилә пырхылдап көлеп җибәрде. Башкаларның да ирененә кыска вакытлы елмаю кунды.
– Сез менә монда җыелыгыз, – диде офицер, читтәрәк торган хәрбиләргә ым кагып. – Хәзер сезнең исем-фамилияләрегезне язып алырлар.
Хәрбиләрнең берсе исемлек төзергә кереште, калган икесе исеме чыккан ир-егетләрне читкәрәк алып китте. Алар, халык төркеменнән берничә метрга аерылып, бер рәткә тезелеп бастылар.
– Солдатка китүчеләр белән хушлашу өчен унбиш… Офицер сәгатенә карап алды да дәвам итте: – Юк… Ярты сәгать вакыт бирелә.
Моны ишетүгә, хатын-кызлар сугышка китәчәк ирләр ягына ташланды. Жыелган халык саегып, сирәкләнеп калды. Бераздан исемлек төзүче хәрби дә эшен бетерде һәм биштәр күтәреп килүчеләрнең барысын да читтә торган рәткә илтеп кушты.
Кай арададыр солдатлар янында Тәнзиләнең ахирәтләре пәйда булды. Аркаларына биштәр аскан Наташа, Ольга, Катя солдатка китүче ирләр янына килеп бастылар да горур кыяфәт белән тирә-яктагыларны күзәтергә тотындылар.
– Сез нишләп монда торасыз? – диде хәрби кеше, аларны күреп алгач. – Барыгыз әле әнә тегендә.
– Юк, без сугышка китәбез! – дип, чатнатып җавап бирде Наташа.
Хәрби, көлемсерәп, һәркайсына күз йөгертеп чыкты да:
– Бу юлы сезне алмыйбыз, – дип, җитди итеп җавап бирде. – Повестка килгәнен көтегез. Әлегә сез авылда кирәгрәк.
– Ә сугыш бетсә? – дип, авызын бөрештерде Ольга. – Безнең җиңүче буласы килә.
– Әйе, – дип кушылды Катя. – Без үзебез барабыз сугышка. Сез безне машинага гына утыртыгыз.
– Юк, – хәрби көлеп җибәрүдән үзен көчкә тыеп тора иде бугай, – сез кайтыгыз. Повестка көтегез. Ул тиздән килеп җитәр.
– Көтмибез! – диде Наташа. – Бүген китәбез. Сугыш беткәч, безгә повестка кирәкми.
Хәрби авыр сулап куйды да ары китте. Бераздан Наташаның әнисе кызларны күреп алды да, йөгереп килеп, Наташаның җилкәсеннән эләктереп алды:
– Син монда нишләп йөрисең?
– Сугышка китәбез.
Наташаның әнисе кызларга күз йөгертеп чыкты. Ни көләргә, ни тиргәргә белмәде. Ахыр чиктә үзен кулга алды бугай, тыныч, әмма кире каккысыз катгый тавыш белән:
– Барыгыз, өйгә кайтыгыз, – диде.
Хушлашучыларны күзәтү җан өзгеч күренеш иде. Колхоз рәисе белән офицер «данлы юл, горурлык» дип дәртләндерергә тырышса да, Левитан инде кичәдән бирле фронттагы хәлләр белән таныштырып тора, һәм эшләрнең горурланырлык түгеллеген күпләр аңлый иде. Фашистлар коточкыч тизлек белән алга бара, Кызыл Армия чигенә, зур-зур шәһәрләрне дошман кулына калдыра. Мондый хәлләрдә данга да, горурлыкка да урын юк, монда бары тик үлем генә хакимлек итә.
Әнә тегендә бер ир, чүгәләп, ике баласын кысып кочаклаган да тынып калган. Ул сулыш та алмый шикелле. Бары тик күзләреннән генә, ике тасма булып, яңаклары буйлап кайнар яшь агып төшкән. Янында басып торган хатыны да, аларга карап, тавыш-тынсыз гына сулкылдый. Рәссам булсаң, картина язарлык мизгел. Ирнең үлемгә китүен икесе дә аңлап тора ич. Бу тиклем дәһшәт булып килгән сугыштан исән кайта алуың үзе бер могҗиза сыман тоела. Ил бәхете хакына үзләрен корбан итәргә җыенган кешеләрнең соңгы хушлашуы. Тавыш-тынсыз, сүзсез бәхилләшү. Хәтта күз яшьләре дә юаш кына булып, язмышка буйсынып аккан сыман тоела…
Якында гына бер кыз сөйгәненең якасыннан тотып җилтерәтә, үзе күз яшьләренә буылып ялвара:
– Китмә!
Тәнзилә ул кызны белә. Ләйсәния ул. Медпунктта эшли, ә егете Ревмир исемле. Клубта эшли иде. Әпә кино килгән чакларда, бала-чаганы кертмиләр, ә Тәнзиләне Ревмир уздырып җибәрә торган иде. Менә бүген ул да биштәр аскан… Тәнзилә аларга карап соклана иде, шулкадәр матур парлар булыр икән, болар бит бер-берсе өчен генә яратылган, дип уйлый һәм үзенең сөйгән кешесен күз алдына китерергә тырышып карый, тик берни дә килеп чыкмый иде.
– Китми тор… Өч кенә көн калды бит…
– Кайткач, бәгърем, кайткач… – дип юатырга тырыша Ревмир.
– Өч кенә көн! – Ләйсәния әйтерсең аны ишетми: – Өч кенә. Минем хакка. Карынымдагы сабыең хакына… Китмә…
– Шулай кирәк, бәгърем.
Ләйсәния тагын, ярсып, Ревмирның якасына үрелә, тагын җилтерәтә.
– Илең генә түгел бит синең… – ди ул, үртәлүнең чигенә җитеп. – Сөйгәнең дә бар бит. Мин дә бар. Карынымда балаң да бар… Хет бер тапкыр тыңла сүземне… Илең генә түгел бит…
Һәм ул сөйгәнен читкә этеп җибәрә дә офицер каршысына килеп баса:
– Иптәш офицер, зинһар өчен, бүген алып китмәгез Ревмирымны. Өч көнгә генә калдырыгыз. Өч көннән безнең туй булырга тиеш иде. Кунаклар да чакырылган иде. Ә ул китә. Калдырыгыз өч көнгә генә, ә?.. Хатыны булып калыйм… Өч көнгә генә китми торсын… Аннан соң барыр… Беркая да качып китми ич ул… Иптәш офицер, сез мине ишетәсезме?
Офицер уңайсызлана, күзләрен яшерергә тырыша, тик үзен кулга ала:
– Ярамый.
– Ничек ярамасын? Өч кенә көн бит ул!
– Кайткач туй ясарсыз, – дип дәртләндерергә тырыша офицер, – кайткач…
– Иптәш офицер… – Ләйсәния, ярсып, хәрбинең изүеннән эләктерә дә куллары салынып төшә. Ул хәлсез адымнар белән Ревмиры ягына атлый, егет инде аның янына килеп җиткән, кыз аның муенына асылына да сулкылдап еларга керешә: – Кайт, кадерлем. Бөтен үлемнәргә үч итеп кайт. Мин сине көтәрмен. Мин сине үлгәнче көтәрмен. – Ләйсәния кинәт, Ревмир куеныннан арынып, кесәләрен капшый башлый һәм шакмаклап киселгән марля кисәге тартып чыгара. – Менә! Бу сине саклап йөртәчәк. Кайткач, улыңа имезлек ясап каптырырсың.
Кыз марля кисәген үбә дә Ревмирның кулына тоттыра, егет аны шундук түш кесәсенә тыгып куя.
– Кайтачакмын, Ләйсәния. Син көт… Сез көтегез… – ди ул, сөйгәнен кочаклап.
Ләйсәния бераз тынычланып кала һәм кинәт килгән ярсу белән Ревмирның муеныннан кысып кочаклап ала да иреннәреннән үбә, сеңеп бетәргә теләгәндәй, бөтен булмышы белән аңа сарыла. Бер-берсенең тән җылысын, җан җылысын, мәхәббәтен сеңдереп бетерергә теләгәндәй, шул халәттә катып калалар.
– Биш минут вакыт калды, – дип кычкырды хәрбиләрнең берсе. – Биш минуттан сафка тезеләбез.
Бу сүзләр хушлашучыларны тагы да җанландырып җибәрде. Алар әйтәсе сүзләрен әйтеп калырга, теләкләрен теләп бетерергә ашыктылар. Әмма мондый чакта вакыт бик тиз үтә. Менә офицерның көр тавышы яңгырады:
– Тезелеп басарга!
Ир-егетләр тезелеп баскач, офицер аларны күз карашы белән генә санап чыкты да:
– Машиналарга! – дип боерды.
Сугышка китүчеләр машина арбасына менеп басты. Утырырлык чама юк, әле баскан килеш тә көч-хәл белән сыешып беткәннәр иде. Халык арасында елаган, кычкырышкан, теләк теләгән авазлар көчле шау булып яңгырап торды. Машиналар кузгалып киткәч, төркем беркадәр алар артыннан ияреп барды. Бераздан кычкырышу авазлары күмәк кешеләрнең берләшеп елавына әверелде.
Елау авазлары Тәнзилә өчен яңалык түгел иде. Ул аларны кечкенәдән ишетеп үскән. Кайда гына булсаң да, кинәт бер почмактан кемнеңдер елаганы ишетелә. Иртә таңда да, көндезләрен дә, кара төннәрдә дә. Хатын-кызлар елый. Кемнеңдер баласы үлгән, кемнеңдер ирен алып киткәннәр, кемнеңдер тагын бүтән төрле кайгысы бар. Аларына күпмедер дәрәҗәдә күнегелә дә инде. Чөнки бу авылның күз яшьләреннән өзелеп торганы юк.
Ләкин мондый хәлне Тәнзиләнең беренче күрүе иде. Бөтен халык бергәләшеп елагач, ул җанны актарырлык булып ишетелде. Барлык елауларны берләштерерлек булгач, димәк, илгә килгән афәт тә бәләкәй түгел. Бөтен ил елыйдыр бүген. Соңгы кабат күрешәбез бит, дип, күз яшьләрен түгәләрдер.
Кешеләрнең мондый халәтен күзәтү рәхәт түгел иде, Тәнзилә кәнсәләр яныннан китте дә елга яры буйлап атлады. Шактый ераклашса да, елау авазлары һаман колагында чыңлый иде әле. Кинәт кыз урманга китүчеләрне исенә төшерде. Алар гына еламыйдыр бүген. Ләкин аларның еламавы бәхет түгел, ә бөтен халык елавына, бөтен илнең күз яшьләренә хыянәт итү кебек тоелды. Кыз, әлбәттә, аларны аңлый иде. Ул үзе дә шундыйрак язмыш кичергән, аларча фикер йөрткән һәм ниндидер үзгәрешләр көткән кеше иде. Сугышны
шатланып каршылавы да батырлыклар кылып калу ниятеннән түгел, ә тормыш рәвешенең үзгәрүен өмет итүдән иде. Кем белә, яңа власть килсә, бәлки, әтисен дә азат итәрләр, әнисе дә гел күзәтү астында булмас…
Әлеге хисләренең хаклыгын дәлилләргә теләгәндәй, Тәнзиләнең уйлары үткәннәргә юлланды, фаҗига башланган көнгә кайтты. Тәнзилә өчен ул әтисен алып киткән мәлдән башланды.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com