Бөек Җиңүгә - 80 ел
17 Июля 2025, 15:00

Марат КӘБИРОВ. Кайту. Повесть (1)

Ничә еллар буена үз халкын мәсхәрәләп, төрмәгә ябып, атып үтереп яшәгән хакимият. Үз гражданнарының каны, күз яше, җан әрнүләре белән тукланучы гарип җәмгыять.

Марат КӘБИРОВ. Кайту. Повесть (1)Марат КӘБИРОВ. Кайту. Повесть (1)
Марат КӘБИРОВ. Кайту. Повесть (1)

Күрер күзгә Тәнзиләгә унөч яшь бирерлек тә түгел. Кечкенә буйлы, ябык кыз. Төсе уңа башлаган косынкасы астыннан икегә аерып тараган чем кара чәчләре күренеп тора. Чәчләре әтисенекенә охшаган аның, әнисенекенә тартса, салам төсендә булыр иде. Ул бөтерчек кебек, урынында гына тора белми. Шул тынгысызлыгы аркасында әнисеннән дә эләгә. Үзе шук булса да, гадәттә, аның күзләре уйчан, сагышлы, дөньяның ачысын-төчесен күргән олы хатыннарныкына тартым.

Тик бүген ул үзенә охшамаган иде. Күзләрендә очкын уйный, баскан урынында талпынып-талпынып куя, күңеле нәрсәдер көтә, каядыр ашкына… Әнисе, утыз биш яшьләр тирәсендәге ябык гәүдәле хатын, кулын аның иңенә салып, багана башындагы радио тәлинкәсенә төбәлгән. Кызын тыярга теләгәндәй, әледән-әле аның иңеннән кысып-кысып ала. Кайчагында Тәнзиләгә шелтәле караш та ташлап куя. Кыз гына бик илтифат итми, ул үз дөньясында  – ашкынулы, дәртле, ярсу.

Кәнсәләр янындагы багана төбенә радио тыңларга җыелган кешеләрнең барысы да җитди. Кемдер кара көйгән, кемдер, нәфрәтен тышка чыгармаска тырышып, иреннәрен кыскан, кемдер, кашларын җыерып, йодрыгын йомарлаган, кемдер дөньядан ваз кичкән кыяфәт белән тирә-ягын күзәтә, кемнәрнеңдер йөзендә астыртын тантана чалымнары уйный. Бер авыл кешеләре булсалар да, радиодан ишетелгән хәбәрне төрлесе төрлечә кабул итә.

Смоленск өлкәсенең Белоруссия чигеннән ерак түгел урнашкан Качкы авылына бу хәбәр нинди җилләр белән килеп җиткәндер, әмма кешеләр иртә таңнан ук үзара пышылдаша башлаган иде инде:

– Сугыш чыккан икән бит. Нимесләр басып кергән.

– И Ходаем, ниләр генә булып бетәр инде тагын.

– Безнекеләр себереп чыгарачак аларны.

– Бәлки, яхшыга юраргадыр, ә?.. Совет властеның да рәхәт күрсәткән җире юк бит…

– Юктыр ла, гайбәт кенәдер. Германия белән безнекеләр килешү төзегән, ди, бит. Тату яшәргә дип.

Яңа хәбәр телдән-телгә күчеп йөрсә дә, аның хаклыгына күпләр ышанып җитмәде. Моңа кадәр дә чик буйларындагы кораллы бәрелешләр турында сөйләгәннәре бар иде. Аларның берсе дә дөрес булып чыкмады, һәрхәлдә, рәсми мәгълүматлар моны кире какты. Тик бу юлы сугыш чыгу турындагы хәбәр дөрес иде. Төш җитүгә үк, «радиодан сугыш турында сөйләячәкләр икән» дигән сүзләр таралды. Ашыгыч эше булмаганнар алдан ук, радио тәлинкәсе урнашкан багана төбенә барып, җайлы урын алып куйды. Эше булганнар, артык еракка китмәскә тырышып, радиога колак сала-сала хәрәкәт иттеләр.

Бераздан чит ил эшләре буенча халык комиссары Молотовның тавышы ишетелде. Аның: «Граждане и гражданки Советского Союза!» – дигән сүзләре бөтен авыл халкын мизгел эчендә шушы багана төбенә җыйды. Күпләр эшләп йөргән җирләреннән сәнәк-тырмаларын да куярга онытып килеп басты.

Качкы борынгы татар авылы булса да, революциядән соң кемнәрне Себергә сөреп, кемнәрне атып үтереп халыкны сирәкләделәр дә, төрле җирләрдән төрле милләт вәкилләре күченеп килде. Кешеләр, элекке шикелле үк аралашып булмаса да, үзара сыешып яшиләр, ачыктан-ачык дошманлашучылар юк, хәзер ул, татарныкы булудан туктап, күпмилләтле Совет кешеләре яши торган гадәти авыл иде.

Әнисе белән Тәнзилә дә авыл читендәге аланда печән әйләндереп йөриләр иде. Тавыш ишетелү белән, алар да, башкалар кебек үк йөгерә-йөгерә, багана төбенә килделәр. Молотовның беренче сүзе үк кызык тоелды. «Гражданки» димәде ул, ничектер сәер итеп «граждынки» дип әйтте. Бу Тәнзиләгә генә сәер тоелмаган икән. Багана төбенә җитүгә, аны ахирәте Наташа куып җитте:

– Эй граждынкы, куда торопишься? – дип көлде ул, Тәнзиләнең терсәгеннән алып.

Икесе дә яңгыратып көлеп җибәрделәр. Ләкин Тәнзиләнең әнисе шундук шелтәләргә ашыкты:

– Жыегыз авызыгызны! – диде ул, кызын Наташадан читкәрәк алып китеп. – Уен түгел бу. Сугыш чыккан.

Тәнзилә бүтән көлмәскә, эчендә кайнаган шатлык хисләрен күрсәтмәскә тырышты. Тик барыбер талпынып-талпынып куйды, радиодан ишетелгән сүзләрнең җитдилеген аңлаган саен, иңнәренә канат үскәндәй тоелды.

– Эта война навязана нам не германским народом, не германскими рабочими, крестьянами и интеллигенцией, страдания которых мы хорошо понимаем, а кликой кровожадных фашистских правителей Германии, поработивших французов, чехов, поляков, сербов, Норвегию, Бельгию, Данию, Голландию, Грецию и другие народы, – дип дәвам итте Молотов.

«Кровожадные…» – дип, иреннәрен кыйшайтты Тәнзилә, моны ишеткәч. Әби-бабаларын кулаклыкта гаепләп Себергә сөргән, әтисен «халык дошманы» дип алып киткән, әнисен әледән-әле кәнсәләргә чакыртып сорау алган Совет власте. Менә кайда ул «кровожадные правители»! Ничә еллар буена үз халкын мәсхәрәләп, төрмәгә ябып, атып үтереп яшәгән хакимият. Үз гражданнарының каны, күз яше, җан әрнүләре белән тукланучы гарип җәмгыять. Менә кайда ул иң зур канечкеч!

Кешеләр, күзләрен тәлинкәгә төбәп, тын да алмыйча тыңлыйлар иде. Ә Молотов сөйли:

– Правительство Советского Союза выражает твёрдую уверенность в том, что всё население нашей страны, все рабочие, крестьяне, интеллигенция, мужчины и женщины отнесутся с должным сознанием к своим обязанностям, к своему труду. Весь наш народ теперь должен быть сплочён и един, как никогда. Каждый из нас должен требовать от себя и от других дисциплины, организованности, самоотверженности, достойной настоящего советского патриота, чтобы обеспечить все нужды Красной Армии, флота и авиации, чтобы обеспечить победу над врагом.

Тәнзиләнең колагы үзенең җанына тигән сүзләрне генә эләктерә иде бугай: «…требовать от себя и от других дисциплины, организованности, самоотверженности…» Димәк, кешеләрнең иреген чикләүче чылбырлар тагы да ныграк кыскарачак. Сугышны сәбәп итеп, изүне көчәйтәчәкләр. Мөмкин булганны да, мөмкин булмаганны да эшләргә мәҗбүр итәчәкләр. Менә нәрсә турында сөйли иде чит ил эшләре буенча халык комиссары.

– Правительство призывает вас, граждане и гражданки Советского Союза, ещё теснее сплотить свои ряды вокруг нашей славной большевистской партии, вокруг нашего Советского правительства, вокруг нашего великого вождя товарища Сталина.

Бу сүзләрдән соң халык арасында чыш-пыш китте:

– Ә иптәш Сталин үзе кайда икән? Ник ул чыгыш ясамый икән?

Кемдер мондый сорауларга чик куйды:

– Сугыш чыккан бит. Эше күптер.

Ул арада Молотовның бераз калтыраныбрак чыккан тавышы дәртлерәк, ышанычлырак булып яңгырады:

– Наше дело правое. Враг будет разбит. Победа будет за нами!

Бу сүзләр сүз генә түгел, хәтта хыял яки максат та түгел, ә чынбарлык, инде ирешелгән уңыш булып ишетелде. Безнең юлыбыз хак. Дошманны эһ тә итми себереп түгәбез. Жиңү безнең кулда. Ничә дистә еллар буена үз дәүләтенең зурлыгына, көчлелегенә инанып яшәгән кешеләргә шушы җитә калды. Алар инде Берлинны яулаган батырлар шикелле кул чабарга тотындылар. Тәнзилә дә кул чапты. Сүзләрнең тәэсире көчле иде.

Молотов чыгышыннан соң колхоз рәисе сүз алды. Тәнзилә аның сүзләрен тыңлап тормады, Наташа янына китте. Сугыш чыгу шатлыгын кем беләндер уртаклашасы килә иде. Наташаның да куанычы эченә сыймый иде бугай, ул Тәнзиләне җитәкләп алды да:

– Әйдә Катя янына, – дип, ары атлады. Аннан өчәүләшеп Ольганы эзләп киттеләр.

Шул рәвешле, ахирәтләр, җыелышып, елга буена төштеләр. Авыл уртасыннан аккан сай гына елганың ярында таллар үсә, яшь-җилкенчәккә җыелышырга ямьле дә, җайлы да урын. Елга буйлап барып, кәнсәләр буендагы кешеләрдән ераклашкач, дүртесе бер булып кычкырып җибәрде:

– Ур-ра! Ур-ра! Ур-ра!

Бераздан алар, бер-берсенең кулыннан алып, сикерешә-сикерешә кычкырырга тотындылар:

– Ур-ра!

Шулай беренче парны чыгаргач, үләнгә тәгәрәп яттылар да көлешергә тотындылар. Хәлләре беткәнче көлгәч, җиргә ятып тынып калдылар. Бераздан тынлыкны Наташа бозды:

 – Мин сугышка китәм! – диде ул кире каккысыз тәвәккәллек белән. – Ахирәтләр, кем минем белән?

– Бераз көтәргә кирәк, – диде Ольга. – Кайда сугышулары да билгесез бит әле.

– Юк, көтмибез! – Наташа катгый иде. – Югыйсә соңга калабыз. Немецларны куып чыгаргач, анда бардың ни дә бармадың ни.

– Кайчан китәргә җыенасың соң? – дип елмайды Ольга. – Хет бер-ике көн әзерләнергә кирәк бит.

– Нәрсәсен әзерләнеп торасың? – Наташа яткан җиреннән сикереп торды. – Юллык ашарга алабыз да вәссәлам. Анда баргач, солдат киеме дә, мылтык та бирәләр. Бездән бары тик батырлык кына сорала. Сез ризамы? Иртәгәгә?

– Риза. – Катя да торып утырды.

– Иртәгә түгел, берсекөнгә, – диде Ольга.

– Ярый, – дип килеште Наташа. – Ә син Тәнзилә?

Тәнзилә иңнәрен генә сикертеп куйды:

– Мин бармыйм. Үзегез генә җиңеп кайтыгыз.

– Ник? – Наташаның күзләре маңгаена менде. – Ник бармыйсың?

– Мин бит кечкенә. – Тәнзиләнең күзләрендә очкыннар уйнаклап алды, – барыбер файдам тимәячәк.

– Танкист булырсың, – диде Наташа, шуны гына көтеп торгандай. – Яки разведчик.

– Разведчик! Разведчик! – Катя хәтта кулларын чәбәкләп алды. – Кечкенә булгач, сине беркем дә күрмәячәк.

– Атсалар да тидерә алмаячаклар, – дип өстәде Ольга. – Сиңа тидерү өчен, ашыкмыйча, озак итеп төзәргә кирәк.

– Барыбер бармыйм, – диде Тәнзилә. – Сугышасым килми минем.

– Барырга кирәк, – дип кистереп әйтте Наташа. – Батырлык эшләргә мондый мөмкинлек бүтән әллә була, әллә юк. Булганын кулдан ычкындырырга ярамый. Иртәгәгә кадәр уйла әле син, Тәнзилә.

Сугыш турындагы сүз шуның белән тәмамланды да, басудагы эшләр турында сөйләшүгә күчтеләр. Ул арада кәнсәләр алдындагы халык таралыша башлады.

– Халык тарала, – диде Катя, – безгә дә барырга вакыт. Юкса кирәкне бирәчәкләр.

– Киттек! – Ольга йөгерергә тотынды. – Әйдә, кем беренче?

– Мин! – Наташа кинәт кенә тизләнде дә Ольганы узып китте.

Кызлар, шулай узыша-узыша, кәнсәләргә йөгерделәр. Бу аларның үзара шаярышуы гына түгел иде. Эшкә бер минут та соңларга ярамый. Бригадир яки рәис сизеп калса, труддиннән колак кактым дигән сүз. Азга гына соңарсаң да, көнозын бушка эшләячәксең. Хәтта алар үзләре күрмәсә дә, әләкләүчеләр табылып тора. Аннан кәнсәләргә чакыртып сорау алалар: «Кайда йөрдең? Нишләп эш урыныңда түгел идең?» Мондый сорауларга бик исе китми торган усал хатыннар да бар. Наташаның әнисе әнә чәчрәп чыгып талаша, барыбер үзенекен итә. Район үзәгендә ниндидер туганы зур урында утыра, диләр. Шуңа сүзе үтә. Ә Тәнзиләнең әнисе алай италмый, үзе дә юаш, ире дә «тегендә» җибәрелгән. Тәнзилә үзе дә, аның ахирәтләре дә, олы кешеләр белән талашып, үз дигәненә ирешә алырлык кешеләр түгел. Шуңа йөгерергә, бер минут та соңламаска туры килә.

– Кайда йөрисең инде, тагын бушка эшлисең киләмени? – дип каршылады аны әнисе. – Әйдә тизрәк. Безнекеләр әнә эшкә тотынган инде.

Тәнзилә дәшми-тынмый гына әнисенә иярде. Аның эшлисе түгел, ә ашыйсы килә иде. Тик нишлисең… Кичкә кадәр түзәргә кирәк инде. Үч иткәндәй, көне дә озын әле аның.

 

 2

 

Авыл белән идарә итүче өч кеше бар. Колхоз рәисе, счетовод һәм бригадир. Счетовод кергән-чыккан акчаларны чутлап, кәнсәләрдә утыра. Рәис эрерәк мәсьәләләр буенча эшли, кешеләр арасында бик еш булмый. Халык белән иңгә-иң эшләүче кеше – бригадир. Качкының бригадиры – Барый Васил улы Борханов, герман сугышында аягын имгәтеп кайткан илле яшьләр тирәсендәге ир. Халык аны үз артында Барбос дип йөртә. Ул таң тишеге белән авылның бер очында пәйда була да капка саен туктап сүгенергә тотына:

– Эт ялкаулары! Кояш әллә кайчан калыкты бит инде, ә сез әле иртәнге ашны да ашамагансыз. Нәрсә, коммунизм килгәнен көтеп ятасызмыни, аңгыра сарыклар? Үзе генә килми ул, аны яулап алалар. Жыен беткән баш. Нигә кичә башлаган эшегезне бетереп кайтмадыгыз? Атаң башы дип кайтып киттегезмени кояш та батмас борын? Бүген төшкә кадәр эшләп бетерегез. Үзем барып тикшерәм. Төшкә кадәр бетмәсә, начар эшләнгән булса, труддин дә юк сезгә, икмәк тә юк. Эшләмисез икән – ашамыйсыз. Аңладыгызмы? Бүген дә кичәге эшегезгә чыгасыз. Ярты сәгатьтән шунда булмыйсыз икән, кичәге труддинегезне сызып ташлыйм.

Шуннан ул икенче йортка күчә. Кереп, ишекләрен дөбердәтә, үзе кычкыра:

– Нәрсә, көпә-көндез ишек элеп утырасыз? Төрмәдәге кебек. Төрмәне сагынсагыз, хәзер чакыртам кирәкле кешеләрен, сөйрәп алып китәрләр. Ачыгыз ишегегезне! Кем бара бүген сезнең өчен колхоз эшенә? Кара син  аларны, киенмәгәннәр дә бит алар, ялкау тәреләр. Дөньяның бөтен ялкауларын җыеп, урман эчендәге үләт базына илтеп ташлыйсы гына калды хәзер. Эшкә чыга беләсезме сез, эт җаннар? Или сезнең өчен аксак аягым белән мин селкенеп йөримме? Тиз генә басуга менегез. Чүп утарга кирәк. Чүпнең иң уңган җирен сезнең өчен калдырдым, тәмуг кисәүләре. Бүген кичкә эшләп чыксагыз, икеләтә труддин язам, булдыра алмасагыз – дүртләтә кисәм. Тиз генә басуга элдертегез. Бер аягыгыз – монда, икенчесе тегендә булсын.

Хуҗаларны шулай аякка бастырып эш кушкач, чираттагы йортка күчә. Авызындагын эт җыярлык түгел инде аның. Тик беркем дә каршы төшми, аркылы сүз әйтми. Аның сүзләрен тыңлый-тыңлый җыеналар да эшкә чыгып китәләр. Чөнки Барбос, – ачы телле булса да, яхшы күңелле кеше. Үз эшчеләрен колхоз рәисеннән дә, районнан килгән түрәләрдән дә рәнҗеттермәскә тырыша. Гаебе булганнарны да яклап калырга җай эзли.

Бермәлне үрге оч Зәйнәп апа бер уч бодай урлап тотылгач та, шушы Барбос төрмәдән алып калды.

– Гаебе юк аның. Мин алырга рөхсәт иттем, – диде ул районнан килгән түрәгә. – Әнкәсе үлем хәлендә, берсеннән-берсе кечкенә биш баласы бар. Ачыгалар. Күрәләтә үтерергәмени аларны? Мин дөрес эшләвемә шикләнмим. – Икенче көнне Зәйнәп планын икеләтә арттырып үтәде.

– Дәүләт милкен үз белдегегез белән таратырга сезнең хакыгыз юк, – дип каршы төште район түрәсе. – Сезгә андый хокук бирелмәгән.

Барбосның моңа исе дә китмәде:

– Бу – дәүләт милке түгел, – диде ул корыч тавыш белән. – Бу аның труддингә бирелә торган икмәге хисабына.

Авыл халкының Барбос яклы икәнен сизенгән район түрәсе сүз озайтып тормады, юл куярга булды. Шул хакта сүзен әйткәч, халык та аны алкышлады. Ә Барбос ул труддин икмәге хисабына дип болай гына әйтә инде, алып калмый, аның ише нәрсәләр белән вакланып тормый. Шуңа авыл халкы аны санга суга, нинди начар сүзләр белән генә сүксә дә карышмый, ул әйткәнне тыңлый. Район түрәләре дә артык бәйләнеп бармый, чөнки колхозның күрсәткечләре яхшы.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас