

Әллә узган көн нык арыткан, соңлап кына тордык. Ашыгырга кирәк, кичке биштә Актүбәдә безне татар активистлары көтә.
Тозтүбәне чыккач, иксез-чиксез дала башланды. Тик шулай да сирәк-мирәк кәрлә агачлар да күренгәли. Карбыз басулары. Аларны гомеребездә беренче тапкыр күрүебез. Чиккә кадәр ерак та түгел икән, озакламый барып та җиттек. Ә анда су буе чират. Меңнәрчә йөк машиналары, ярый җиңел автомобильләргә икенче чират, анысы тизрәк үтә.
Улым Ильяс төрле сораулар бирә, ә мин аларга каян җавап табыйм, чөнки үземнең дә машинада чикне беренче тапкыр үтүем.
Чират әкрен генә кузгала, менә без дә тимер капка каршына килеп туктадык.
Усал йөзле чик сакчысы ничә кеше икәнебезне карады, һәрберебезнең документларын тикшерде. Аннары: “Дүрт кеше”, – дип язылган талон бирде, шлагбаумны ачып эчкә уздырды. Монда да су буе чират.
Кешеләрне машиналарыннан төшереп, салондагы һәм багажниктагы барча әйберләрен бушаттырдылар, аларны җентекләп тикшерделәр, сумка-чемоданнарын ачтырдылар.
Безне дә шушы “сират күпере” көтә. Кабина эчендә яткан газ баллончигы искә төште. Ярый әле аны таба алмадылар. Чик сакчысы тикшереп туйгач, янәшәдә торган вагончик тәрәзәсе янына барырга кушты. Андагы кешеләр документларыбызны ныклап тикшергәч, талоныбызга пичәт сугып икенче яктагы тимер капкага күрсәттеләр. Шуның янына барып туктадык. Янә документларны тикшергәч, шлагбаумны ачтылар. Без Казахстанга кердек дип уйласак, бу буфер зона гына икән.
Башка машиналарга ияреп, Казахстан дип язылган тимер капка янына барып туктадык.
Анда янә чик сакчысы. Тик монысы казахныкы. Аңа: "Әссәләмү галәйкүм", – дидем. Миңа җавап итеп баш какты.
Ул, салонга күз йөгертеп алгач, талон биреп, эчкә узарга кушты. Монда янә чират. Безнең янга янә бер казах чик сакчысы килде. Аңа янә барча мөселманнарның һәм барча төрки халыкларның иң кадерле сүзләренең берсен әйттем: “Әссәләмү галәйкүм”. Ул елмаеп җибәрде. Салон белән багажникка күз генә ташлады, сумка-пакет эчләрендә бутанып тормады. Әллә “Әссәләмү галәйкүм”нең файдасы тиде, әллә тәртип монда шундый, бусын тәки аңламадым.
Аннары бер бинага керүебезне сорадылар. Монда биометрия дигән нәрсә үтәсе икән. Видеокамера каршына бастык, янә документларны күрсәттек һәм казах егете махсус талоныбызга чираттагы пичәтен сугып хәерле юл теләде.
Чыгып машинабызга утырдык, соңгы шлагбаум янына туктадык. Янә: “Әссәләмү галәйкүм”, – дидем. Казах җавап итеп елмаеп: “Ак юл, кара асфальт”, – диде. Ул әллә татар булдымы, яки казах теле татар теленә шундый нык охшаганмы?!
Менә Казахстан буйлап җилдерәбез. Далалары Ырынбурныкыннан аерылмый. Тик монда эссерәк – 36 градус. Үзебез дөяләр, тирмәләрдә яшәүче казахларны күрергә теләп тирә-якка карыйбыз. Тик беркем дә юк.
Аның урынына юллары шәп. 100, ә кайбер урыннарда 110 белән җилдерергә дә рөхсәт ителгән. Видеокамералар да бик сирәк.
Актүбәгә килеп җиттек. Тирә-як төтен. Соңыннан гына белдек, бу шәһәрнең завод-фабрикалар урнашкан районы икән. Актүбәнең үзәгенә җиттек. Монда бар да искиткеч матур.
Менә үзебезне көтеп торган зур сарайга килеп җиттек. Ул “Дуслык йорты” дип атала икән. Милләттәшләребез безне көтеп торган. Барысы белән дә кочаклашып чыктык. Бер тапкыр да күрмәгән кешеләр, ә үзләре туганнарыбыз кебек якын. Хәл-әхвәл сорашу китте. Безне бай табынның иң түренә утырттылар.
Актүбә татарлары турында сөйләделәр. Мин дә үзебез һәм проектыбыз белән таныштырдым.
Озак сөйләшеп утырдык. Аннары безне шәһәрнең иң шәп кунакханәләренең берсе булган “Илек”кә урнаштырдылар.
Бераз ял иткәч, шәһәр карарга чыктык. Актүбәнең үзәге бик матур, казах халкы да бик кунакчыл. Мин татарча мөрәҗәгать итәм, алар казахча җавап кайтара, ә иң мөһиме – без бер-беребезне бик яхшы аңладык. Димәк, татар теле кухня теле түгел, ә халыкара аралашу теле дә. Чөнки Казахстанда рәхәтләнеп татарча сөйләшеп йөрдек.
Кунакханәбезгә кайткач та тиз генә йоклап китә алмадык. Чөнки бер көн эчендә әллә күпме тәэссоратлар җыелган иде!
Габдулла ВАФИН фотолары.