Бөек Җиңүгә - 80 ел
14 июль 2025, 06:43

Нурия ВӘЛИӘХМӘТОВА. Ил батыры Хәйретдин МӨҖӘЙгә шигъри һәйкәл

Шагыйрьләрнең даны кала, Сүзләре – ил телендә!

Нурия ВӘЛИӘХМӘТОВА. Ил батыры Хәйретдин МӨҖӘЙгә шигъри һәйкәлНурия ВӘЛИӘХМӘТОВА. Ил батыры Хәйретдин МӨҖӘЙгә шигъри һәйкәл
Нурия ВӘЛИӘХМӘТОВА. Ил батыры Хәйретдин МӨҖӘЙгә шигъри һәйкәл

СОҢГЫ КӨНДӘЛЕК

Тик ышанам җырның

Явызлыкка бер чик куярына

Табыйк шундый бер җыр!

Илдар Юзеев. “Табыйк шундый бер җыр!”

 

Бер-берсенә ташланырга тора

Илләр, гаскәр, яулар.

Яңгыраса гүзәл җырлар,

Туктар иде даулар.

 

Белә дошман җырның көчен,

Аулый шагыйрьләрне;

Буйсындырмакчы үзенә

Җырчы яугирләрне.

 

Каһәр суккыры фашистлар

Безнең илгә ташланды.

Берни дә үзгәртеп булмый,

Илдә сугыш башланды.

 

Сугыш бара, бомба шартлый,

Үлем оча һәр тарафка.

Җырларын солдат-шагыйрьләр

Багышлаган туган якка.

 

Таләпчән, гадел дә булган

Кыю командир Мөҗәй.

Шигырь белән солдат рухын

Күтәреп торган һәр җай.

 

Ике йөз илле җиделәп

Көнне эченә алган

Мөҗәһитнең көндәлеге

Исән, саклананып калган.

 

Җиңүгә тирән ышаныч,

Ватанга зур мәхәббәт,

Дошманнарга нәфрәт хисе

Тәрбияли ул, рәхмәт!

 

Исән булса, җырларына

Кушылыр иде илләр.

Туктар иле кан коелу,

Аязыр иде көннәр.

 

ҖАННАРЫБЫЗ ГОРУР БУЛСЫН

Уйлыйсыздыр: адәмнәргә

Шагыйрьнен үзе кирәк?

Юк!

Шагыйрьнең, үзе үлгәч,

Даны һәм сүзе кирәк.

Илдар Юзеев. “Уйлыйсыздыр!”

 

Батырлар җиргә ауганда,

Күз алдыма китерәм:

Яудан кайтмый япь-яшь ирләр –

Шуны авыр кичерәм.

 

Каһарманнар җаны үлми –

Оҗмахларга урнаша.

Гүя Муса белән Мөҗәй

Фикерен уртаклаша.

 

Сөйли Мөҗәй горурланып:

“Бирешмәдек, нык булдык,

Дошманнарга баш имичә,

Сездән зур үрнәк алдык”.

 

Җәлил җаны рәхмәт әйтә

Хәйретдинов Мөҗәйгә:

“Җаннарыбыз горур булсын,

Җиңәчәкбез без җәйгә!”

 

... Йолдыз кебек балкыдыгыз

Азат илнең күгендә.

Сездән бүген үрнәк ала

Балалар да, үзем дә.

 

Батырларңың һәйкәлләре

Чәчәкләргә күмелә.

Шагыйрьләрнең даны кала,

Сүзләре – ил телендә!

Фото: Нурия ВӘЛИӘХМӘТОВАның шәхси архивы.

Нурия ВӘЛИӘХМӘТОВА. Ил батыры Хәйретдин МӨҖӘЙгә шигъри һәйкәл
Нурия ВӘЛИӘХМӘТОВА. Ил батыры Хәйретдин МӨҖӘЙгә шигъри һәйкәл
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас