

Минем әти дә фронтта булган. Шуннан госпиталь. Анда бик озак дәваланган, кайтыр вакыт җиткәч, доктордан инвалидлар йортына юллама сорый икән. Доктор каты итеп сорап куйган:
– Нәрсәгә сиңа? – дип сораган доктор каты итеп.
– Ә мин менә болар белән нишләрмен, дигән әти, бинтларын селкетеп күрсәтеп,
– Кешеләр эшләрсең, кешеләр эшләрсең, солдат, – дигән доктор. – Күреп торасың бит анда баручыларның күпме егылып калганын. Илебез хәзер ирләрсез нишләр, киләчәкне төзү өчен халыкны кайдан алырбыз?
Әти туган ягына кайткан. Тик турыга түгел, ә башта күрше авылга. Анда бер дусы яшәгән, әти шуңа хәлен сөйләп биргән. Абзый кеше тиз аңлап безнең авылга чыгып китә. Минем булачак әни янына килеп барсын да сөйләп бирә.
Бер төн минем әни уйланып чыккан, ә икенче көнне иртән күрше авылга китә. Баргач күрә, теге абзый болдырда тәмәке төреп утыра икән, төреп бетерә, селәгәе белән ябыштырып куя, «сигарасы» очына ут элә һәм алдында торган кешенең авызына тыгып куя.
Аңлашылды, фронтовикның куллары эшкә ярамый, бу бахыркайны карарга, тәрбияләргә, калаклап ашатып торырга туры киләчәк. Һәм, әни, кыюланып алга атлый.
Шуннан соң әни белән әти ун бала үстергәннәр. Шулар арасында мин дә бар. Әти доктор наказын тулысынча үтәгән.
Ә хәзер авыл сылулары ирләрен Себергә, йә булмаса, Донбасска озаталар да аннары ялтыравыкларын тагып чыгып авыл урамы буйлап киләп салып йөриләр. Алар бәрәңге утыртмый, тавык карамый, сыер саумый, бала багып кул керләтми, ә матур-көяз кыяфәттә генә үзләре өчен яшәп ята. Ә бит халык күзгә күренеп кими бара.
Автор фотосы.