Бөек Җиңүгә - 80 ел
22 июнь 2025, 17:15

Бәдрүш МОКАМАЙ. Ленариягә хатлар

– Кәнфитләрне кая куйдың? – дип сораганнар алар баладан.Ә бала янган мичкә күрсәткән. Менә шуның өчен бандитлар минем биш яшьлек улымны автоматтан атып үтергәннәр.

Бәдрүш МОКАМАЙ. Ленариягә хатларБәдрүш МОКАМАЙ. Ленариягә хатлар
Бәдрүш МОКАМАЙ. Ленариягә хатлар

БЕРЕНЧЕ ХАТ

 

...Мин сиңа, Линария, фронт тормышыннан еш кына хатлар  язып торырга булдым. Бу минем беренче хатым. Фронтка китеп барышлый, юлда язам мин бу хатны.

Менә без Неледово авылын үтәбез. Бу, безнең Дүртөйле кебек, зур авыл. Ләкин ул немецлар тарафыннан яндырылган. Биредә бик каты сугыш булган. Немец солдатлары бик күп югалтуларга дучар булган.

Без ял итү өчен җыйнак кына итеп җыештырылган авыл очындагы бер йортка кердек. Йорт хуҗасы Мария Ивановна миңа түбәндәгеләрне сөйләде.

– ...Немец солдатлары, бии-бии, куян кебек сикереп йөриләр... “Ах, кальт, ах, кальт”, – диләр. Безнең илебездәге кышның салкыны шулай сикертә аларны. Йортка керәләр дә, таракан кебек, мич янына җыелалар. “Без мәдәни милләт”, – диләр. Ә үзләре бәдрәфтә башкара торган йомышларын хатын-кыз алдында йорт эчендә башкаралар. Икесе табын артында ашап утыра, өченчесе алар янында күлмәген салып, бетләрен үтерә, ә дүртенчесе ыштанындагы бетләрен себерке белән себереп төшерә. Менә сиңа “культуралы милләт”!

Бер көнне өшеп-туңып өч немец килеп керде. Керделәр дә мич капкачын ачтылар. Анда чүлмәк белән итле аш тора иде. Шуны алып ашарга тотындылар. Үзләре ашый, ә чүлмәктәге ашка танауларыннан су ага, менә сиңа “культура”.

– Алмания – бай ил, – диләр, ә үзләре энә белән җепкә кадәр, талап алып, Алманиягә посылка итеп җибәрәләр.

Бер көнне шулай сеңлем Зоя елый-елый кар өстеннән яланаяк, яланбаш  кайтып керде.

– Ни булды? – димен.

– Пималарымны, оекларымны һәм башымдагы шәлемне немец солдатлары талап алдылар, – ди. Менә шулай аларның “культуралыгы”.

Линария! Мин бу авылда немецларның кышкы аяк киемнәрен күрдем һәм рәхәтләнеп көлдем. Мин йорт каршында тәмәке тартып утыра идем. Кызылармеец Сенкевич мине үз янына чакыра:

– Кил әле монда, иптәш замполит, – ди. Барсам, ни күзем белән күрим: саламнан эшләнгән бик зур, шыксыз чабата. Бу гигант чабатаны немецлар кыш көне итек өстенән киеп йөргәннәр.

Хәзергә хуш. Сине һәм сеңлең Эмманы үбеп – әтиең.

 

ИКЕНЧЕ ХАТ

 

Тышта төн. Ачык тәрәзә аша чәчкәләр исе керә. Өстәлдә сүнәр-сүнмәс кенә сукыр лампа яна. Йортта тынычлык. Бөтенесе дә йоклый. Стенадагы зур сәгать салмак кына 12не суга. Анна Михайловна ак кулъяулык белән күзләрен сөртә һәм сүзен дәвам итә:

– Кич белән урамда гауга күтәрелде. Барып, тәрәзә аша карадым. Кулларына мылтык, автомат һәм наган тоткан килеш, немец солдатлары акылларыннан шашкандай кычкырышып йөгерешәләр.

– Һальт!...

– Рус, партизан, һальт!..

Ләкин бу гауга гитлерчы бандитлар өчен бернинди дә нәтиҗә бирмәде. Хәл болай була: өч немец офицеры урнашкан йортка бер “полковник” килеп кергән. Офицерлар шәм кебек булып аягөсте басканнар һәм “полковникны” тәбрик иткәннәр. “Полковник” кинәт кабурадан пистолетын тартып алган һәм офицерларның икесен атып үтергән, берсен җиңел яралаган. Яраланган офицерны капчыкка салып күтәргән дә, чыгып, урманга таба йөгергән. Бу хәлне соңыннан белеп калган немецлар тревога күтәргәннәр. Ләкин “полковник”, капчыкка салынган немец офицерын күтәргән  килеш, урман эченә кереп югалган.

Аннан Анна Михайловнаның күзләре миңа текәләләр. Мин аның йөзенә карыйм. Аның йөзендә татлы елмаю.

 – Бу “полковникның” кемлеген белмәдегезме? – дим мин.

Ул тантаналы рәвештә җавап бирә:

– Бу полковник дигәнебез минем ирем, партизан Иван Алексеевич иде.

– Хәзерге көндә бу батыр исәнме?

– Исән-сау. Ул хәзер Кызыл Армия сафында.

– Аңа хәзер ничә яшь инде?

–Утыз ике яшь.

– Утыз ике?

– Әйе.

– Сезнең ирегезме?

– Әйе.

Мин аның йөзенә карадым. Җыерчыкланып беткән битле, ак чәчле карчыкның ире шушындый яшь булуы мине гаҗәпләндерә. Мин аңа үземнең сорауларымны бирүемне дәвам итәм.

– Ә сезнең үзегезгә ничә яшь?

– Миңа?

– Әйе.

– Миңа әле 29 яшь кенә... Мин әле карт түгел. Ләкин немец баскынчылары кул астында ачлык һәм коллык җәфасында, үлем һаләкәт куркынычында үткән авыр көн шулай картайтты мине: йөзләр җыерчыкланды, чәчләргә чал керде.

– Әби, дип эндәшүем өчен гафу итегез мине, Анна Михайловна, сез миннән дә яшь икән әле.

– Зарар юк.

 

 

ӨЧЕНЧЕ ХАТ

 

Линария! Мин синең, сеңлең Эмманың һәм әниеңнең фашистлар тарафыннан мәсхәрә ителүен теләмим. Нәкъ менә шуның өчен, үлемнең күзенә туры карап, дошманга каршы атакага күтәреләм.

Мин бик күп көннәр аша алга карыйм. Анда безнең бөек җиңүләребез күренә. Әйе, без ул җиңүләрне яуларбыз, җиңгәннән соң мин сезнең яныгызга кайтырмын. Сез мине каршыларсыз. Бергәләп, тагын да шат һәм бәхетле булып яшәрбез. Менә мин бу көннәр өчен дошманга каршы атакага күтәреләм.

Сәгать 11. Ә 12 сәгатьтә безнең һөҗүм.

Батырлык – безнең төп сыйфатыбыз. Кичә кайнар сугыштан соң политрук Приходько безнең белән беседа үткәрде. Ул безгә коммунист Иван Щукинның искиткеч батырлыгы турында сөйләде.

Хәл болай була. Безнең гаскәрләрнең зур булмаган бер группасы немец баскынчыларына каршы атакага күтәрелә.

Командирның:

– Ватан өчен! Бөек Сталин өчен, алга! – дигән командасы буенча иң алдан коммунист Щукин күтәрелә. Ул ике немец солдатын мылтыктан атып, өченчесен штык белән чәнчеп үтерә. Шуннан соң ул бандитларны мылтык түтәсе белән тукмап үтерергә тотына. Аның киемнәре кып-кызыл кан. Кем каны бу? Щукинның үз канымы? Әллә ул  үтергән немец солдатларыныкы? Бу Щукин өчен билгеле түгел, һәм ул аны белергә дә теләми. Фәкать сугышуын дәвам итә. Унынчы немецны үтергәндә аның мылтыгы челпәрәмә килеп ватыла. Хәзер ул коралсыз кала. Ләкин йөрәге дошманга каршы ачу белән ярсый. Ул йодрыкларын төйни һәм алга, тагын да немец солдатларына каршы йөгерә.

Снаряд төшеп ярылган чокырда бер немец солдаты утыра иде. Немецның кулында автомат, ә Щукинның кулында бернәрсә дә юк. Щукин күзләрен киң ачып һәм авыр сулап немец солдатына, ә немец солдаты, иреннәрен тешләп, Щукинга карый. Бу хәл берничә секундка гына сузыла. Щукин немецка таба атлый, шулвакыт немец кулындагы автоматыннан чират бирә. Дошманның өч пулясы Щукинның күкрәге аша үтеп чыга. Ләкин ул егылмый. Тәнендәге бөтен көчен җыеп, немецка ыргый һәм аны буа. Немецның тәнен үлем көзәне җыера һәм ул дөмегә.

1942, 30 июль.

 

 

АЛТЫНЧЫ ХАТ

 

Линария!

Безнең гаскәрләр дошманның каршылыгын җимереп, уңышлы рәвештә алга баруларын дәвам  итә. Бик күп шәһәрләр һәм авыллар дошманнан тазартылды. Сталинград янында уратылып алынган дошман гаскәрләре бөтенләй тар-мар ителде һәм кырып бетерелде. Биредә дошманның 330 мең солдаты һәм офицеры бар иде. 91 мең солдат һәм офицер пленга алынды. Пленга алынганнарның 2500е офицерлар. 24е генераллар (берсе генерал-фельдмаршал). Калганнары кырып бетерелде.

Без күптән түгел штурмлап Великие Луки шәһәрен алдык. Шәһәр өчен сугышта бик күпләр үзләрен мәңгелек дан белән күмделәр. Кичә миңа лейтенант Солтанов телефонист кече сержант Кәримов Гатаның искиткеч батырлыгы, тапкырлыгы хакында сөйләде. Миң бүген Кәримовның үзен күреп сөйләштем.

Вакыйга болай була. КП белән батарея арасында связь өзелә. Лейтенант Солтановның приказы буенча кече сержант Кәримов телефонист Абрамов белән линиянең өзек урынын эзләп китә. Алар дошман миналары уты астында түш белән шуышып, линия өзелгән урынга бик тиз барып җитәләр. Кабель берничәгә туракланганлыктан, аның бер очы икенче очына метр ярым чамасы җитми. Аларның үзләре белән ярты метр да кабель юк. КПдан запас кабель алып килгәнче байтак вакыт үтәчәк. Ә батарея связь көтә. Кәримов озак уйлап тормый. Бу кыен хәлдән чыгу юлын бик тиз таба. Ул Абрамовка борылып:

– Итекләреңнең табаны резинамы? – ди.

– Әйе, резина. Ни өчен ул сиңа? – ди Абрамов, бернәрсә дә төшенмичә.  Кәримов шатлыгыннан кычкырып ук җибәрә.

– Булды алай булса.

– Нәрсә булды?

– Сал итекләреңне.

– Ни өчен ул сиңа?

– Ни өчен икәнен соңыннан белерсең. Мә, минем итекләрне ки. Тиз бул әле, тиз, вакыт алтын белән бәрабәр.

Алар итекләрен алыштырып кияләр. Кәримов, бөтен гәүдәсе белән күтәрелеп, аягөсте баса һәм кабельнең бер очын – уң кулына, икенсе очын сул кулына тота.

– Төшендеңме? – ди ул, Абрамовка карап – синең резина табанлы итекләрең ни өчен кирәк булды миңа.

– Хәзер төшендем. Ток синең тәнең аша үтә. Ә резина табанлы итек изоляция ролен үти.

– Дөрес. Йә, хәзер, иптәш Абрамов, КПга йөгер һәм кабель алып кил.

– Була ул, КПдан кабель алып килергә.

– Тиз бул!

Абрамов түше блән шуышып кирегә юнәлә. Кәримов кабельнең ике очын ике кулына кысып тотып, колачын киң итеп җәйгән килеш, ачык яланда кала. Дошман миналары яки аның артына, яки алдына төшеп ярылалар.

1943, 4 февраль.

 

СИГЕЗЕНЧЕ ХАТ

 

Безнең гаскәрләр шушы көннәрдә Вязьма шәһәрен сугышып алдылар. Вязьмадан ерак түгел бер авылда кызылармеец хатыны Екатерина Константиновна белән сөйләшеп утырдым. Немец солдатлары аның биш яшьлек улын атып үтергәннәр. Бу хакта  миңа Екатерина Константиновна түбәндәгеләрне сөйләде: 

– Йомыш белән күршеләргә кергән идем. Кайтсам, ни күзем белән күрим, минем сөекле улым урам капкасы төбендә, канау буенда, ята. Ни эшләгәнемне белми, мин аңа ташландым. Ул бөтенләй канга баткан. Пульсын тыңлап карадым. Типми. Димәк, үлгән... Мин еларга тотындым. Йорттан бер немец солдаты чыкты. Ул рәхәтләнеп көлә.

– Ни өчен елыйсың? Аны без үтердек. Безнең кәнфитебезне урлаган. Карак ул, – ди.

Вакыйга болай булган икән: немец солдатлары үзләре талап алган йөз грамм чамасы кәнфитләрен өстәлдә калдырып чыгып киткәннәр. Минем улым Миша аларның берничә кәнфитен алган һәм мичкә илтеп ташлаган. Немецлар кире урап йортка кергәннәр һәм кәнфитләрнең кимегәнен күргәннәр.

– Кәнфитләрне кая куйдың? – дип сораганнар алар баладан.

Ә бала янган мичкә күрсәткән. Менә шуның өчен бандитлар минем биш яшьлек улымны автоматтан атып үтергәннәр.

 

1943, апрель.

Белешмә.

Бәдрүш Мокамай (Бәдретдин Мөхәммәтҗан улы Мөхәммәтҗанов) 1909 елның 5 октябрендә хәзерге Дүртөйле районының Каеш авылында туа. Җиде яше тулгач, әтисе вафат була. Әнисе башка кешегә кияүгә чыккач, балалары туганнарында үсә. Малай Баешта җидееллык мәктәптә укый, үзен зирәк укучы итеп таныта. Тукай, Гафури, Бабич, Такташ шигырьләрен яттан сөйли. Такташка ияреп шигырьләр яза башлый. Үзен дә “Мокамай” кушаматы белән атыйлар. Мәктәп елларында комсомолга керә, колхозның комсомол ячейкасы секретаре була. Егетнең сәләтен күреп Уфага “Башпедрабфак”ка укырга җибәрәләр. Ул математика укытучысы һөнәрен алып чыга. Чишмә районында укытучы булып эшли, Уфага килеп, “Яшь коммунар”, “Яшь юксыл” гәзитләрендә хезмәт итә. Хәрби хезмәттән соң туган районында “Ярыш” гәзитендә эшли. 1941 елның 22 сентябрендә үз теләге белән фронтка китә. 1944 елның 20 сентябрендә Латвияне азат итүдәге алышта һәлак була.

Бәдрүш Мокамайның фронттан кызына язган хатлары аерым хикәяләр кебек кабул ителә.

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас