

Ул бүген дә миннән алданрак уянды. Томан аша гына аның әле торып утыруына, аннары, аптырагач, яңадан сузылып ятуына игътибар иттем. Шулай берничә мәртәбә кабатланды.
Ул миңа ике тамчы судай охшаган: сумала сылагандай кап-кара чәч, уймак кадәр борын, озын керфекләр, күзләрендә – күкнең илаһи зәңгәрлеге... Холык-фигыле генә әнисенеке. Ипотекасына, операсына, дөньясына төкереп, үзе генә аңлаган телдә тырыйк белән гәпләшеп утыра. Кем булыр ул? Нишләр? Ни көтә аны?
Егерме бере. Җомга көн.
Мин бүген аерылышу турында таныклык алырга барам.
– Хәерле иртә, – дигәнем, уенга алданган баланың битарафлыгына бәрелеп, янә үземә кайтты. Киреләнә-киреләнә, талаша-талаша иртәнге чәйне эчкәч, Матбугат йортына, пресс-конференциягә юнәлдек. Әмирне «Идел» журналы кызларына тапшырып, сәгать ярым ут йоттым (ләчтит сату шуның кадәр барды): малай үзен тәртипле тотамы икән инде, редакциянең астын өскә китермиме, хур итмиме? Ниләр сөйләгәнемне дә анык хәтерләмим. Иң мөһиме: «Төи теманы ачар өчен мин, билгеле, татар классик сәнгате традицияләренә таянырга тырыштым», – дип әйтергә онытмадым. Хәер, борчылырга җитди сәбәп юк: журналистлар минем фикерне барыбер үз сүзләре белән алыштырып куячак.
Ул арада Әмир Энҗенең кашын ярырга, Рәисәнең алкасын умырып төшерергә, ә Ландышны каһвәгә пешерергә өлгергән...
Архивта белешмәне әзерләп куйганнар иде. Мин, кат кат рәхмәт әйтеп, Җәлил урамындагы загска очтым. Төштән соң паспорт алырга да өлгерәчәкмен әле. Аннары инде банкка гына сугыласы.
Тәртип!
– Ул телефон нәрсәгә сиңа? – дидем мин, Аиданы ишетүгә. – Ник алмыйсың?
– Әти исән-сау. Вакытында ярдәм күрсәткәч хәләйде. Шуңа идемме?
Кыенсынып куйдым:
– Шуңа.
– Бүген кич утырып китәм.
– Әниең?
– Алар яңадан кавышыр төсле...
Авызымнан аңлаешсыз авазлар коелды.
– Кәкре каенга күп терәттең инде, әйт, нәрсә иде? – дип кайтып сорады Аида. Гаҗәп: аның сүзләрендә һич салкынлык сизмәдем, киресенчә, тавышы гаять җылы кебек тоелды.
– Чынлап, шул гына, – дип, ялганга бардым.
Загс төшке ашка ябылып, безне, эчтәге халыкны, өстән бикләп киттеләр. Авырлыгы җанга басып торган бина астында бер сәгать буе ничек түзәрсең? Бер сәгать! Хәзер бу сүз «мәңгелек!» сыман куркыныч яңгырый иде.
Мин гүзәл орнаментлар белән бизәлгән келәм буйлап таныш баскычлардан үттем. Таныш култыксаларга орындым. Адәм белән Һаваны пар итәрлек никах йортының таныш һавасын, исен суладым. Ярабби! Барысы да шул ук икән ләбаса! Баш очын да шул ук люстралар балкый. Шул ук шәмдәлләргә электр уты эленгән. Шул ук тәрәзәләр шул ук чаршаулар артына йөзен яшергән. Ләкин шул ук кызыл ишекләр ачылмаслык итеп ябылган. Һәм шул ук көзгеләр, кант җыерып: «Монда нишләп йөрисең тагы?» – дигәндәй, сүзсез генә мине битәрли...
Әйе, дүрт ел элек шушы бинада загс хезмәткәренең: «Ризамы?» – дигән соравына без, әйтеп-аңлатып бетермәслек хисләрдә йөзгән ике кеше – ике шундый төрле, үзгә, бер-берсенә һич охшамаган кеше, күк белән җир, ут белән су, ай белән кояш! – бер беребезнең дымлы күзләренә багып, беравыздан: «Әлбәттә», – дип җавап кайтардык.
Бала дивар буйлап агып төшкән көзгеләрне мыскыллап изалана: борын яфракларын киңәйтә, күзен акайта, авызын чалшайтып тел күрсәтә.
Әмиргә ике яшь тулып узды. Әмир өчкә якынлаша. Ике ел чирек нота кебек узды да китте. Ул арада нәрсәгә ирештем соң? Нәрсә таптым? Нәрсәне югалтып маташам?
Бармак белән тез капкачына суккалап, кичә язган теманы искә төшергән арада, кабинет ишеге ачылды.
– Гозерегез? – дип чакырып алдылар.
– Таныклык кирәк, – дидем мин, сагышлы елмаеп.
– Яхшы, – диде мөлаем кыз, белешмәне җәт кенә папкасы эченә шудырып. – Ике атнадан килерсез.
Мин берничек тә ике атна көтә алмый идем. Миңа бүген үк торак фондына акча күчерергә кирәк иде. Бүген үк! Шөбһәләнеп:
– Бәгырем, мин Морат Дусайдан идем бит, – дидем.
Чибәр затны яшен суктымыни – сикереп тә торды, яңакка чалып җибәргәндәй:
– Тем более, – дип, чырылдап, бүлмәдән чыгып та китте.
– Йывый, – дигән нәтиҗәгә килде Әмир.
Загсның авыр ишекләрен ачып җибәрүгә, үземне амнистия буенча азат ителгән адәм актыгы сыман тойдым. Дөрес тә түгел сыман, яхшы да түгел, ярамый да, кыен да. Ләкин барыбер рәхәт, коточкыч рәхәт!
Урамда бүген җиләс иде...
Балалар кафесында Әмир гөбәдиядән йөзем чокын утырганда, мин Морат Дусайга шылтыраттым:
– Әссәлам, абзый!
Телефон төребкәсе:
– Вәгаләйкемәссәлам, энекәш, – дип җавап бирде. – Паспорт алдыңмы?
– Юк әле, – дип, авыз эчемнән ботка пешердем.
– Нишләп алай?
– Әй, – дип аклангандай иттем дә Шүрәлене мөгезеннән алдым: – Артык акчаң бармы?
Ул каһкаһәле көлде:
– Артык акча, дип... күпме кирәк?
Сумманы атагач, Морат абый бераз дәшми торды. Аннары:
– Сугылырсың, – диде.
Күпме вакыт тинтерәткән мәсьәлә сыңар сүз белән хәл ителде. Мин җиңел сулап куйдым: борчылуым юкка булган лабаса. Барысы да юкка булган...
Әмир, шоколадка буялган учын каш турысына күтәреп:
– Әппәү, – дип, бит сыпырды.
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/