+3 °С
Болытлы
И, бәбкәем, кая киттең,
Син бу илдин.
Көн-төн чыкмыйсың бит
Син күңелдин.
Без торабыз бу дөньяда
Мәхрүм булып.
Син бәбкәем кайтмаганга
Хәйран калып.
Сулар алып киткән кебек
Киттең агып.
Шул китүдән кайта алмадың
Дөнья салып.
Аккош оча җөнен койган,
Аның җөнен кем җыйган?
Чит илләрдә вафат булдың
Җиназа укып кем куйган.
Дошманнарның каршысына
Күкрәк киереп син бардыңмы?
Дошманнарның килгәнен күргәч,
Өсләренә мылтык атып син калдыңмы?
И, бәбкәем, бу дөньяда исмең калды.
Чит илләрдә аерым булып җисемең калды.
Фото: https://sun9-27.userapi.com