Барлык яңалыклар
10

Рүзәл МӨХӘММӘТШИН. Җиңү көне. Хикәя

– Фашистлар, – диде егет битараф кына. – Сез җиңгән фашистлар. Үзбәк егетен суйганнар.

Рүзәл МӨХӘММӘТШИН. Җиңү көне. Хикәя
Рүзәл МӨХӘММӘТШИН. Җиңү көне. Хикәя

Мөслимәттәй парланган тәрәзәне кытыршы кулы белән акрын гына сөртеп алды. Төрле төстәге шарларны, кызыл әләмчекләрне иртәнге дымсу һавага чөеп, патриотик җырлар җырлап узган укучылардан соң авыл янә һушына килеп бара иде: әнә Әминәттәйнең кәҗәсе Мәймүнәттәйнең урам бакчасында, чәчәкләр арасында утлап йөри; киртә башына кунган кып-кызыл әтәч, хуҗабикәсен кисәтергә теләпме, әле йортка, әле кәжәгә карап ризасыз кычкырына; канауга җыелган суда Хафизәттәйнең ике үрдәге чупырдый.

– Нурмый менеп килә, ие, – дип әйтеп куйды Мөслимәттәй.

Чыннан да, таякка таянып, акрын гына, авыр гына (гүя сау аягына туры килгән басымны да тулысынча таякка күчерергә теләп), авылның бүгенгә исән калган бердәнбер ветераны – түше орден-медаль белән тулы Нурмый карт – югары очка таба титаклый иде.

– Э-е-й, әзмәвер вакыты барые Нурмыйның... Авылга бер Нурмый ие ул...

Мөслимәттәй үзалдына сөйләнергә күнегеп китте. Хәер, үзе эчтән генә уйланып йөрим, дип ышана кебек ул. Һәрхәлдә, мондый чакларда кем дә кем «Нәстә дисең?» дип сораса, аптырап, күзләрен мөлдерәмә тутырып тик карап тора. Колак ягы да саграк. Үзе яхшы ишетәм, ди тагын, сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп кенә җитмим, аңышып кына бетермим, ди.

Ачык форточка аша урам яктан Нурмый картның яшелле-күкле тавышы ишетелде:

– Аһ, каһәр суккыры, кая кергән бит, мәлгунь... Беткәнмени сиңа чемченер урын!

– Мәйданга менүедер инде моның, ие, – диде Мөслимәттәй. Болай сөйләнеп йөргәндә, аның җөмләсенең башы-азагы, кем әйтмешли, атасы-анасы булмый. Әйткән фикере кәлтә койрыгыдай өзелеп кала, җөе сүтелгән дисбе гәрәбәләредәй тәгәрәп тәгәрәп китә дә әллә кай почмакларга кереп югала.

Мөслимәттәй үзе ветераннар исәбендә түгел...

Вакытында андыйларга бөтенләй сан юк иде.

Заманалар үзгәрде. Ләкин, ничектер, Мөслимәттәйгә ягылган кара барыбер юылмады.

Шулай да бәйрәмне күрәсе килә аның. Моңарчы калдырмаска тырыша иде, әмма нишләмәк кирәк – үзе дә Нурмый карт кебек тузды, таушалды. Кан басымы уйный хәзер, башы әйләнеп китә, барган көенә егылырмын да, ни күрүчесе, ни күтәреп алучысы булмас, Аллаһ сакласын, дип шикләнә. Югыйсә ул да, үзе әйткәндәй, авылга бер иде бит!

Менә шәһәрдән оныгы кайтты әле... Машинасында җилдереп кенә алып менеп тә куяр, бәлки? Кайтышлый Сәгадәткә дә сугылып чыгарлар – ерак сеңлесе ул аның, ничә ел инде түшәк өстендә ята. Мөслимәттәйнең дә иң курыкканы шул: үләр вакыт җитеп үлә алмыйча, кеше кулына калу, үзен дә, тәрбияләүчесен дә җәфалау, интектерү. Килде икән, яхшы итеп, егетләрчә килсен инде ул үлем, мәрхүм ире ярәшергә килгәндәге кебек килсен – култык астына кыстырсын да, кычкыру фәләнгә карап тормыйча, күтәреп алып та китсен.

– Бик бәхетле тордык, ие, Аллага шөкер. Миннән соң син дә озак тормассың инде, дигәнне, умбишенче җыл менә...

Мөслимәттәй ике яклы кечкенә генә йортта яши. Йорты гади, искитәрлек мебель мазар белән тутырылмаган, әмма чиста, пөхтә. Ишектән килеп керүгә – кече як, аш бүлмәсе. Аннан уңга борылып чыксаң – зал, олы як. Залда – карават, караватның каршы ягында – диван, турыда, тәрәзә кырыенда – телевизор яшниге. Егет кәмәше – оныгы – җаны-тәне белән экранга сеңгән. Тегесе исә туктамый сөйли: Мәскәүдә такырбашлар тагын бер үзбәк егетен суеп үтергән...

Мөслимәттәй, авыр ыңгырашып, караватка ятты. Ул әледән-әле нидер уйлана, аннан, телгә килеп, сөйләнә иде. Дөрес, оныгы аны тыңламады.

– Шахтыга киткәнейек бит... Әтәй-әнәй җилкәсендә торганчы, үз көнебезне үзебез күрик, берәр ничек җан асрарбыз әле, дидек. Дамбас... Ие... – Ул хәл алырга теләгәндәй дәшми торды. Гүя мизгел эчендә узган туксан ел гомерен ашык-пошык, кабаланып кына исенә төшерә, тәртип-тәртип тезелгән елларны, вакыйгаларны жыерчыклы куллары белән саксыз рәвештә капшый-капшый, җимерә-вата хатирә сандыгында актарына иде. – Бик каты килде шул, бик каты килде... И, жәе бигрәк матурые бит... – Ул тагын беразга тукталды. – Берзаманны куып чыгардылар безнең бөтенебезне дә, әйдәгез, акуп казыгыз, жәнәсе... Пелиндә... Җыен карт-коры, бала-чага, хатын-кыз инде без... Ашамаганнар, талчыкканнар, лум белән туң төябез... Ие... – Карчык торып утырды. Алай-болай, чыннан да, сөйләнеп утырмыйммы икән, дигән кебек, оныгына күз салды. Егет битараф иде. Эчемнән генә уйлыйм икән, дип тынычланды Мөслимәттәй. – Бер сабый и китте җөгереп урманга таба. Өч-дүрт яшьләр тирәсендә бит инде – кая китә алсын инде, җә! Үзе җылый, үзе чаба, бичарам. Мыеклысы тегенең, әфисәр... җылмайды да мылтыкка басты... Тәгәрәде дә китте бала... Артыннан анасы ташланган иде, мылтык башы белән муен артына гына бәрделәр. Калды шунда жатып... Их... – дип уфтанып ук куйды ул. – Андагы күргәннәр, андагы күргәннәр... Тик мин кайттым менә! Үч итен кайттым!.. Туган жакка... Ие... Матур яшәдек, Аллага шөкер... – Карчык сүзсез калды. Аның белән бергә телевизор сөйли иде. Тәки бәйрәмгә алып менмәсме икәнни инде бу? Көннәр буе шул яшник, татарчаны караса, бер хәл әле. Сәгадәт янына да кереп чыгасы килә иде бит...

– Нәрсә күрсәтә, улым?.. Кемнәр бу? – дияргә базды Мөслимәттәй.

– Фашистлар, – диде егет битараф кына. – Сез җиңгән фашистлар. Үзбәк егетен суйганнар.

Карчык, болай да кечкенәлегенә карамастан, тагын да кечерәебрәк, шәбәребрәк, бөгәрләнебрәк калды, йөзе агарып чыкты. Бераз кымшанмый утырганнан соң, нибары:

– Ие, – дип үзалдына әйтте дә, стенага борылып, кире караватка ятты. Аңламады ул оныгының ни әйткәнен. Ишетте дә кебек үзе...

Хәер, оныгының җавабы аңа кирәкми дә иде.

2009

Фото: https://ru.freepik.com/

Рүзәл МӨХӘММӘТШИН. Җиңү көне. Хикәя
Рүзәл МӨХӘММӘТШИН. Җиңү көне. Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: