Ниләр диеп башлыйм икән бәетемнең башларын?
Йөрәк парәм кайталмады, түгелә минем яшьләрем.
Бәбекәем чыгып китте, чик сакларга барам дип;
Бердәнберем, газиз балам, синсез ятим калам бит.
Бәбекәем, бакчабызда алмаң ярды яфрак;
Чит илләрдә булган икән сиңа язган туфрак.
Бәбекәем, ак йөзкәем, матур иде уйларың;
Немец-дошман җирләрендә калды зифа буйларың.
«Исән булсак кайтырбыз!» – дип киттең син туган илдән;
Сыйфатларың, ак йөзләрең һич тә китми күңелдән.
Гомер буена онытмам синең ак йөзләреңне;
Сине уйлап елый-елый бетердем күзләремне.
Бәбекәем, китеп бардың Кызыл Армияләргә;
Кайтырсың дип көткән идем мине тәрбияләргә.
Ялт-йолт итеп ярыла икән германнарның туплары,
Миңа тиде ялкыннары, сиңа тиде утлары.
Фото: m.fotostrana.ru