Барлык яңалыклар

Хатын-кыз-ул барсын да булдыра!

Сүз Бүздәк районы Иске таулар авылында, гөрләп, эшләп килүче татар Халык фольклор коллективы "Мирас" хакында.

Хатын-кыз-ул барсын да булдыра!
Хатын-кыз-ул барсын да булдыра!

Сигезенче март җитәрәк, һәрбер хатын-кыз бәйрәм көтәдер. Елына бер генә килгән көнне үзләренә бөтен игътибарны яуларга тырышалар алар. Бу көнне җир шарындагы бар ир-атта бер рәттән, иртә таңнан бүләкләр, чәчкәләр хәстәрләп йөргән бердән-бер тылсымлы көн бит ул. Һәм һәр хатын-кыз назга, мактауга, игътибарга, чәчәкләргә, бүләкләргә һәм, әлбәттә, мәхәббәткә ия булырга лаеклы.

Әмма арабызда бернәрсә дә көтмәгән, киресенчә, үзләре дөньяның матур, назлы яртысының күңелләрен күрергә тырышып, киләчәктә якты истәлекләргә әверелердәй бәйрәм оештырган хатын-кызлар да бар.

Сүз Бүздәк районы Иске таулар авылында, гөрләп, эшләп килүче татар Халык фольклор коллективы "Мирас" хакында.

Гүзәл затлар җыелышып, авылдагы хатын-кызларга бүләк ясарга булганнар. Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" дип исемләнгән ике пәрдәле пьесасына яңа сулыш бирделәр алар.

Спектакльнең режиссеры Татарстан республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе Әлфия Газизова, искиткеч талантка ия булган кызларны бер урынга туплап, һәммәсенә үзләренә якын булган рольләрне таратып, ай ярым вакыт эчендә репетицияләр оештырып, чынбарлыкны оныттырган дикорацияләр төзеп, матур театраль куелышны чынга ашырды.

Бугенге көннең зур проблемасын ачыклаган автор бу әсәрендә. Бала табу йортында нинди генә хәлләр юк икән. Хатын-кызлар да төрле була, кемдер баласы өчен гомерен бирә, ә кемдер, 9 ай дәвамында йөрәк астында йөрткән баласын, корбан итәргә әзер.

Спектакль залда утыручыларны төрле хисләр белән биләп алды.

Көлдерделәр дә, елаттылар да, тамашачының йөрәкләрендә, хәтта нәфрәт хисен уяттылар артистлар. Профессиональ актрисалар булмасалар да, кызлар рольләрне лаеклы итеп башкардылар. Алардан күзләрне алу мөмкин түгел иде, үз героиняларын, тамашачының күңеленә үтеп керердәй итеп, аларга гашыйк булырдай итеп күрсәтергә тырыштылар.

Үзләре дә бәйрәмгә, бүләкләргә лаеклы икәнлекләрен икенче урныга куеп торып, авыл халкына, аеруча гүзәл затларыбызга, чын-чынлап тән белән дә, җан белән дә ял итәргә мөмкинлек биргән Иске таулар авылы мәдәният йортында эшләп килгән үзэшчәнләр театыры актрисаларына зур рәхмәт!

Киләчәктә дә төркемегез чәчкә атсын, илһам чишмәләрегез гөрләп аксын, дигән теләктә калабыз.

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас: