Кызыл армияләр саф-саф булып,
Совет илкәйләрен саклыйлар.
Кулларына мылтык, кылыч тотып,
Дошманнардан сезне яклыйлар.
Син дә шушылай кызыл армис булып
Сугыш сафларына киттеңме?
Дошманнарга каршы торам диеп,
Җаннарыңны корбан иттеңме?
Ничек итеп бирдең җаннарыңны?
Килдеңме әллә каршы сөңгегә?
Җаның хәзер ак күбәләк булып
Калды мәллә шунда мәңгегә?
Күкрәгеңә килеп кердеме әллә,
Каршыңдагы дошман уклары?
Сине әллә юкка чыгардымы
Җир селкеткән танк утлары?
Әллә калдыңмы син актарылган,
Туфрак асларына күмелеп?
Балаларың сине һаман көтә,
Тәрәзәгә карый үрелеп.
Һич әйтмәмен сине үлгән диеп,
Үлгән дигән хәбәр килсә дә.
Син юл алган тарафлардан монда
Салкын җилләр генә иссә дә.
Син сугышып җаның биргән җирдә
Үсә диләр кушкаен.
Бу шигырьне яздым елый-елый
Бәхил син минем дускаем.
Сугыш кырларына барып кергәч,
Дошманнарга каршы тордыңмы?
Пуля тигәч, торырга омтылдыңмы,
Әллә инде ушсыз булдыңмы?
Кабер туфрагының салкынлыгы
Тәннәреңне бөреп киттеме?
Артык сулышыңны алган чакта,
Иптәшләрең килеп җиттеме?
Иптәшләрең килеп, хәлең сорап,
“Бәхил бул” дип куллар биргәндә,
Бу шигырьне яздым елый-елый
Күзем күрмәс тәмам иткәндә.
Бу шигырьне яздым елый-елый
Җөмләләре дөрес булсын дип,
Тәкъдир шулай язган ахры сиңа,
Чит илләрдә вафат булсын дип.
Һич ышанмыйм сине үлгән диеп,
Үз күзләрем белән күрмәгәч,
Балаларың өзелеп шашалар,
Синнән бер дә хәбәр булмагач.