Барлык яңалыклар
10

Фәнзия МАКСЮТОВА. Гармунчы кыз (2)

Әткәсе сугыш яланында башын салган Хәния яңа гаиләдә “хәерче” исемен күп ишетсә дә, заманына күрә башкаларда булмаган зур бирнәләр белән бирде әнкәсе кызын. Килен булып төшкән йортның үзендә дә булмаган элү-кору әйберләре, табак-савыт, матур киемле өс-башлы килен булып төште ул аларга...

Фәнзия МАКСЮТОВА. Гармунчы кыз (2)
Фәнзия МАКСЮТОВА. Гармунчы кыз (2)

(Ахыры.)

Шау-гөр килеп торган колхоз эше, кичке уеннар – яшьлек бит, нишлисең. Җитмәсә, авылда чибәрлек, акыллылык белән дан тоткан Хәниянең абыйсы да сеңелесенә, колхозга бик чибәр бер егет эшкә кайткан, дип колагына сеңдереп куя. Идарәгә йомыш табып, чибәр егетне күрергә кергән кызлар егетне күрше авылга кичке уенга чакырмакчы булалар, ләкин кыюлык җитми. Кызларга күтәрелеп тә карамаган егетне ничек кичке уенга чакырасың инде – ә бит чакырасы килә. Ишекне ябып чыгып китәләр дә, егетнең кызларга игътибарсыз гына караш ташлавыннан, үзләренең кыюсызлыгыннан урам яңгыратып чыркылдап көләләр.

– Мин керәм әле, чакырам әле, – ди Җәмгыя исемлесе. Мин чакырам, син минем белән кереп ишек төбендә булса да тор, – ди Хәниягә.

Кереп, ишек төбенә басалар да Җәмгыя, бар кыюлыгын җыеп, егеткә:

– Әй, чибәр егет, бүген безнең авылда кичке уен була, кичке уенга кил! – ди.

Җавап, әлбәттә, кызлар көткәнчә булмый:

– Юк инде, хәзергә күпме чакырсагыз да бара алмыйм!

Ничек инде бу! Кичке уеннан баш тарткан нинди егет булды соң будип аптырап, сөйләнә-сөйләнә, күрше авылга кайтыр юлга чыгалар.

– Күрсәтербез әле без сиңа, гашыйк итеп, башыңны әйләндереп, без дә сине кичке уенга чыкмый яфаларбыз. Яраткан кызы бардыр, ул да булса башка җирдәдер, югыйсә бер кызга да күз сала белмәгән егет буламы?

Печән өсте. Авылның яше-карты болында. Кызлар печәнгә кияргә дип тектереп алган күлмәкләрен, алъяпкычларын киеп, ат арбасына утырып, печәнлеккә ашыга. Гармунчы, эшкә барасы яшьләргә дәрт, күңел күтәренкелеге өстәп, халык көйләрен сыздыра. Яшьләр, бәйрәмгә баргандай, җырлыйлар, көлешәләр.        Болынга килеп җитү белән кызлар, арбадан сикерешеп төшеп, күлмәкләрен сыпырыштырып, алъяпкычларын матурлап, чөеп бәйләгән яулыкларын төзәткәләп алганнан соң, сәнәк-тырмаларын алып, барысы да болынга тарала: кем тырмалый, кем күбәли, кем чүмәләләргә җыя. Эш барышын күрергә идарәдән теге счетовод егет тә килгән.

– Әнә, теге кызларга эндәшми торган егет тә килгән, – ди, Җәмгыя, дусты Хәниягә ымлап. Шулай дип көлешеп алалар да, эшләрен дәвам итәләр кызлар.

Төшке ял җитүгә, тырма-сәнәкләрне куеп, барсы да, алып килгән ашамлыкларын капкалап алырга дип арба янына киләләр. Бераз ашап алганнан соң:

– Кызлар, әйдәгез, гармунчыбыз эшен куеп килеп җиткәнче, мин җырлатам сезне дип, Хәния тиз генә арбага менеп утыра да, кулына гармун алып, үзе белгән көйләрне уйнап җибәрә. Кызлар рәхәтләнеп кушылып җырлыйлар:          

 

Ямьле буладыр җәйләрнең айлары...

 

Шул арада, кайдадыр ерактарак, читтәрәк торган счетовод егет ялт кына гармун уйнаган якка борылып карый, һәм карашлар бик озакка шунда текәлеп кала.

Кем икән ул бу, кара чәчле, зәңгәр күзле чибәр кыз? Ничек була инде бу, дип, тирә-ягына каранып алганда, күз алдында еракларда калган озын толымлы гармунчы кызның чәчләре сибелеп киткәндәй була. Кем соң бу? Үткәннәрне онытырга бүләк итеп җибәрелгән язмыш фәрештәсеме? Озак уйланды егет. Ышанмый торды ул бу күренешкә. Егете бар микән? Әгәр булмаса, соңламый гына, бу кызга сүз кушарга һәм аның уе да минеке белән туры килсә-ычкындырмаска!  Егетнең Хәниягә карата игътибарын шәйләп калган кызлар егетне күзәттеләр.

Бәй, ни булган бу егеткә? Әй, Сәлихҗан кызлар күзәтә белми ул диләр тагын. Хәния дә бу серле карашны тиз тоемлап алды, ләкин әлегә кызга сүз катучы булмады.

Эштән арып-талып кайтканны да онытып, яшьләр җырлый-җырлый кичке уенга җыелдылар.

 

Ямьле буладыр җәйләрнең айлары ла,        

Матур була болыннары, кырлары...

 

Гармунчы уйнаган дәртле көйләргә кызлар җилкенеп-җилкенеп биеделәр, арада бер-берсенә гыйшык тотучылар да, эндәшергә кыймый читтән генә күзәтүчеләр дә дә бар иде болында. Хәния болынга килеп җиткәндә инде, дус егете белән яшьләрне күзәтеп, счетовод егет тә мәйдан читендә ай яктысының сүрән нурларына коенып, гармунчы кыз килүен көтәләр иде.

Икенче көнне эшкә баруга инде яшьләр арасында сөйләшер сүз Хәния белән Сәлихҗан турында булды.

– Сәлихҗан да кызларга эндәшә белә икә-ә-ән, – диде берәүләр.

– Димәк кызларны бик аралап кына күзәтә инде бу егет, – диделәр икенчеләр.

– Менә бит, күпме тирәсендә кыланып йөрегән булдың, барыбер сиңа эндәшмәде, – дип үртәшеп куйды Зәйнәп исемле кыз дустына.          

Шулай итеп, Сәлихҗан күңеленә Хәния моңлы гармуны белән килеп керсә, Хәния күңелендә егет колхозда дәрәҗә тоткан сирәкләрнең берсе булып урын алды.

Өйләнештеләр, ишле гаиләдән аерылып йорт салып чыктылар яшь парлар, өч балага гомер биреп, гаиләне нинди авыр чакларда да таркатмый яшәделәр. Әткәсе сугыш яланында башын салган Хәния яңа гаиләдә “хәерче” исемен ишетсә дә, заманына күрә башкаларда булмаган зур бирнәләр белән бирде әнкәсе кызын. Килен булып төшкән йортның үзендә дә булмаган элү-кору әйберләре, табак-савыт, матур киемле өс-башлы килен булып төште ул аларга. Күп тә үтми, яңа гаиләгә биш чакырым ераклыктагы туган авылыннан әнкәсе буаз башмак та җитәкләп килеп керде. Башмак бозауларга да өлгермәде, күршеләргә сатып та җибәрделәр, Сәлихҗаннан кече алты баланы яңа киемнәргә киендереп тә куйдылар. Ни әйтәсең? Соңгы сүз алар телендә, гаилә дилбегәсен тотарга сугыштан исән-имин кайткан ныклы терәкләре-әткәләре бар. Ник алай дип әйтергә ничек телең үтсен.

Яраткан бердәнбер кызын тормышлы итү көннәрен дә күрергә насыйп булмый шул әткәсенә.

– Дошманнарны куып чыгарырбыз да, кайтырбыз да җитәрбез, – дигән иде дә соң әткәсе, кызын, хушлашып күкрәгенә кысканда. Көтте дә көтте Хәния әткәсен. Җиңү килгән көнне ишеткәч тә, айлар, еллар үткәч тә. Госпитальдә чирләп ятып калгандыр, терелер дә кайтыр дип ышанып та көтте.

– Тормыш корырга таяныр кешесе дә, балта тотып йорт тергезергә аталы кыз булмады инде, – дигән сүзләрне еш ишетә биатасыннан Хәния.

– Малай шәп иде, кызыңны алып булмады, – дип, танышларына әйткәнне ишетеп тә каршы дәшергә кыймый, күңеленнән генә әрнеде яшь килен. Бик акыллы, бик тыйнак иде шул Хәния.

Беренче оныклары булып кыз дөньяга килгәч тә, кыз да, кыз булыр инде, башка киленнәр малай тапты, – дип, ризасызлык белдерде биата кеше. Кыздан соң туган ике малай канәгатьлек китергәндерме-ансына әйтер сүз булмады.

Гомер үтә торды, Сәлихҗан, җигүле атта йөреп, ун чакырым ераклыктагы авылда счетовод булып эшләвен дәвам итте. Яшьтән үк хәмер белән дуслашып алган Сәлихҗан эштән гел исерек хәлдә җәен арбага, кышын чанага ятып кайта торганга әйләнеп китте.

Яши торгач, ирнең хәмер диңгезенә чумуы, кышкы кичтә күрше авылдан кайтканда исерек хәлдә ат чанасыннан төшеп калып куллар туңдырулары, көн дә диярлек өйгә исерек ир сөйрәп кертү, төннәр буена тавыш-гауга эчендә яшәү, исерек атадан куркышып елашкан балаларны кызганып елаулар...

Берсен-берсе бәхетле итә алдымы алар? Шушындый газаплы тормыш кичергән хатынның бәхете мәңге эзләп таба алмаслык кара урманнарга адашкан булганмы, югыйсә бит Хәния дә юк-бар егетләргә сер бирә торганнардан булмады. Агач утырту буенча бригадир итеп сайлап куелгач, дус кызлары белән урманнан үсентеләр ташып авыл янында каеннар утырттылар, авылдашлары аңа “ Хәния посадкасы”дигән исем дә бирде.  Авыл советына берничә кабат депутат итеп сайлап куеп та кызның дәрәҗәсен арттырдылар. Чибәрлеге белән башкалардан аерылып торган, һәрчак ыспай киенеп йөрегән кызны, әлбәттә, күзәтүчеләр күп булды. Син укыган егет күзәттең, машина, тракторда эшләгәннәргә эндәшмәдең, диделәр аек акыл белән тормыш алып барган авыл егетләре, Хәниянең язмышын кызганып.

Язмышлар – кара урман: кемдер аның авырлыкларын аек акыл, көчле рух белән үтсә, кемдер очраган сазлыкларда батып кала. Хәния язмышыннан хата эзләде. Гармун уйнап, егетнең игътибарын җәлеп иткән печән өстен каргап яшәде ул. Бәлки, болын яңгыратып уйнаган кызның күрәчәгендә, егетнең ераклардан алып кайткан гармунчы кыз мәхәббәте гаепледер. Моның серен бу язмышны кичергән икәү генә беләдер. Белсә әле...

 

Фәнзия МАКСЮТОВА. Гармунчы кыз (2)
Фәнзия МАКСЮТОВА. Гармунчы кыз (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: