Барлык яңалыклар
10

Фәнзия МАКСЮТОВА. Гармунчы кыз (1)

...Гармунчы кыз яшь егет күңелендә төзәлми торган мәхәббәт газабы булып каласын үзе дә сизми иде.

Фәнзия МАКСЮТОВА. Гармунчы кыз (1)
Фәнзия МАКСЮТОВА. Гармунчы кыз (1)

Сәлихҗанның балачагы да, яшьтәшләренеке кебек үк, җиңелдән булмый, сугыш чоры баласы ул. Ун яшьлек малайга әткәсен елап сугышка озатырга да, шатланып каршы алырга да насыйп була, шөкер. Басу-кыр эшләренә чыгып киткәндә, әнкәсе йөкләткән йорт мәшәкатьләре, иң өлкән бала буларак, балалыктан да чыгып бетмәгән малай җилкәсенә төшә. Гаиләне туйдыра торган ихатадагы малларга печән китерү, ашату, асларын тазарту, өйне җылытырга авыл тирәсендәге куаклыклардан коры-сары китерешү, үзеннән кечеләрне карашу да өлкән бала вазыйфасы булып кала. Үзеңнең дә сабый чагың, уйнап кына йөрер чагың дип тормаган шул сугыш вакыты. Үзе кебек малайлар белән ферма малларының астын тазартырга, бәләкәй чаналарга салып иген басуларына тирес чыгарырга, маллар көтәргә дә, көчләре җитәр-җитмәстән җигелгәннәр шул алар. Көчле ирләр башкарасы эшләрне эшләп, ачлы-туклы кайтып йокла да, иртән тагын да, телисеңме, теләмисеңме-шул ук көнне кабатлыйсың.  Әткәләре сугышта дошман белән алышканда, сабый гына малайлар нәни генә кулларга сәнәк-көрәк алып, әтиләр башкарасы эшләрне җигелеп эшләп кайтсын әле! Күпме түземлек, күпме көч һәм сәламәтлек таләп иткән бит бу хезмәт. Ә бит өскә-башка да кием заманына күрә генә авыл һәм колхозчы баласының: бер кат киемне (хәтта алыштырырга да юк), аякка чабатаны көне буе киясең дә, кайтып мич буена куеп киптереп, иртән тагын киеп китәсең. Аларның кибүе дә әле мичнең ничегрәк ягылуыннан тора.

Әткәсе сугышка киткәндә икенче сыйныфны гына тәмамлаган малай, шулай итеп, йорт эшләре, колхозга булышу-шулар белән беррәттән мәктәптә алдынгылар рәтендә барырга да өлгерә. Белемгә омтылган теремек малай, яшьтәшләреннән аермалы буларак, укырга йөрү күпме авырлыклар тудырса да, мәктәпкә йөрергә, укуны дәвам итәргә тырыша. Авылында башлангыч сыйныфны тәмамлагач, авыл ерак дип тормый, күрше авылда укуын дәвам итә. Бергә укыган мари малайлары белән дуслашып, аңлашып укыйлар, хәтта алар белән марыйча сөйләшергә дә өйрәнеп китә ул.

– Без әле сине иркенләп сөйләшә алырлык “марый малае” ясыйбыз, – дип шаярталар классташлары. Бигрәк буран бит, адаша күрмә, әйдә без сине бераз гына озата барабыз дип, – ярты юлга кадәр озата барган чаклары да була аларның.

Шулай итеп, тырыш малай шунда 7нче сыйныфны тәмамлый. Көзнең карлы-бозлы яңгырлары, кышның күз ачкысыз бураннары да, язгы сыя, ташулары да куркытмый аны. Теләк-мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлап, укытучы булу – Бөре шәһәрендәге педагогия техникумына бару. Документларны җыеп техникумга тапшырабыз, дип барсалар, метрикада фамилия бөтенләй башкача язылган була. Сәлихҗан тугач, әткәсе Хәкимьянны уллыкка алып карап үстергән бабай үз фамилиясы белән метрика алып кайта, әмма вакытында аңа беркем дә игътибар итми, тормыш дәвам итә.

Шулай итеп, документларны дөресләп йөрегәнче, укулар да башланып куя һәм үз хыялыннан өмет өзеп, бухгалтерлар курсына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң, нишләргә дип, башны төрле уйлар борчыганда, Үзбәкстандагы якын кардәшләре эшкә чакыра. Гаилә зур, сугыштан соң туган эне-сеңелләр дә үсеп килә, бәлки әз булса да аларны карашырга да булышырмын дип, туганнары чакырган якка юл ала. Анда мамык басуына бригадир итеп эш бирәләр. Чит-ят җирдә эшләр уңай барса да, әткәй-әнкәй, туганнар сагындыра.

Шулвакыт, сагышлы күңелләрне бушата алырдай,  абый һәм җиңгә кулында кыерсытулар күреп үскән ятимә татар кызы очрый юлында. Җиңгәсе көне-төне эшкә җигеп, бала каратып, беркая чыгармый хезмәтче кебек үстерүе, ялгызлык авырлыклары турында бүлешә кыз. Бик кызгана егет кызны, очрашканда аның моң-зарларын тыңлый, бер-берсенә туып-үскән яклары турында сөйлиләр. Сагынганда тыңлый торган, балачактан ишетеп үскән, авылдаш абый-апалар бәйрәмнәрдә уйный торган үзәк өзгеч көйләрне уйнап җибәргәндә инде кемнәр генә гашыйк булмас иде бу моңлы сандугачка.

– Уйна әле “Сарман”, “Шахта”ларны, Бибихәят! – ди егет, очрашуларда гармунына ымлап, –  бигрәк матур уйныйсың.

 

Мин уйнармың, син җырларсың,

Күңелең тулса, еларсың.

 

– Юк, Сәлихҗан, еламыйбыз, без яшь, безнең киләчәк алда әле. Без бит бәхет эзләп килүчеләр бу якларга. Менә без монда килеп очраштык, безнең бәхет аякка уралырга тора. Мин сиңа гомерем буе, син сораган саен, гармунымда уйнармын.

Бибихәятнең хыял йомгаклары шул урында шартлап өзеләсен егет инде чамалый иде, фәкать, кызны бик тә кызганса да. Сөйләшүгә саранрак булгангамы, киләчәккә кызда өмет учаклары кабызмаска тырышыпмы, чынга ашмас хыялларга сүз өстәмәде егет.

Бергә эшләп, уй-фикерләр уртак булып, аралашып йөрсәләр дә, өйләнү турында сүз кузгатырга да, вәгъдәләр бирешергә дә яшь иде шул әле егет, яшь иде.

Егет бу якларны үз итеп бетерми, туган яклар да сагындырып бимазалый, армиягә китәргә дә яшь җитеп килә –  кайтырга кирәк. Ныклы карарга килгәннән соң, кузгалып киткән поезд җилләрендә ак яулыктан чыгып калган кара дулкын чәчләргә соңгы кабат үрелеп карый да, яшьлек гомере аралыгындагы матур хатирә булып каласы Үзбәкстанда үткән көннәргә, күздән югалганчы кул изәп, Башкортстанына юл тота егет. Вокзалга озата килә гармунчы кыз егетне, бик тә аерыласы килми, сыкрап елап кала, егет поездга утырганда. Чит якларда иң якын кешесен тапкан кебек була шул бу танышлык гамунчы кыз өчен. Егеткә дә бик ошый кыз. Өйләнеп алып кайтсам, өйдә зур гаилә, җитмәсә, армия бурычын да үтәп кайтасым бар, дип озак уйлый егет тә.

Гомерлеккә аерылу инде шул була. Егетне озатып кайтканда, Бибихәятнең күз алларын караңгылыкка чорнап, күкрәп килгән кара болыт озата бара иде.

Балкып килгән кояш булып күземә күренде дә, яшәвемнең нурын алып китеп юк булды, дип өзгәләнде кыз. Кайтып күтәрмәсенә утырды да, гармунын алып, күңел газабын гармунына күчерде. Гармуны да, Бибихәятнең хәлен аңлагандай, сызланды да, сызланды.

Гармунчы кыз яшь егет күңелендә төзәлми торган мәхәббәт газабы булып каласын үзе дә сизми иде.

Туган якларга кайтып, укыган белеме буенча, счетовод булып эшкә урнаша Сәлихҗан. Озак көтә ул хат килерен, ләкин, ераклардан искән билгесезлек җилләре өмет чаткыларын көннән-көн сүндерә генә бара. Үзе белән алып кайткан хатирәләр, күңелдә йөргәнгармунчы кызның гармун моңнарын сагынып йөргән чакта армия сафларына да чакыру килеп төшә. Ерак Әзәрбайҗан, Каспий диңгезе буйларында үтә хезмәт бурычын.

Армия хезмәтеннән кайту белән колхоз эшенә чума тагын да. Колхоз идарәсендә эшләгән егетне кызлар читтән генә күзәтәләр: кәгазь-каләм белән генә эшләгән егет безнең белән сөйләшеп торырмы дип шикләнәләр. Чыннан да, кызларга юк-бар сүз ката торганнардан булмый ул. Моның сере тирән ята –  гармунчы кыз күз алдыннан да, күңелдән дә чыкмый, башка кызларга эндәшергә дә киртә булып тора.

(Дәвамы бар.)

Автор стиле һәм орфографиясе сакланды.

Фәнзия МАКСЮТОВА. Гармунчы кыз (1)
Фәнзия МАКСЮТОВА. Гармунчы кыз (1)
Фәнзия МАКСЮТОВА. Гармунчы кыз (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: