Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
23 февраль , 07:35

Солдат бәете

Бу бәетне 1963 елда Башкортстанның Миякә районы Миякәтамак авылында Нигъмәтулла Хәкимовтан (1875 елгы) БДУ студентлары Әнис Кабилов, Г. Мөхәммәтҗанова, Л. Сафина, А. Корбанова язып алган.

Солдат бәете
Солдат бәете

Алдым каләм кулыма,

Куйдым язу юлыма;

Каләмемне тибрәтерлек

Бер уй килде башыма.

Сентябрьнең егерме берендә

Хәбәр булды китәргә;

Безнең башка җәфа булды,

Инде ни хәл итәргә?

Сентябрьнең егерме берендә

Хәбәр булды китәргә;

Октябрьның өчләрендә

Сугышка кереп китәргә.

Егерме беренче декабрь көнне

Бирделәр йөзәр патрон;

Шул патронга карап елап,

Йокламый таң аттырам.

Сикереп торып киенгәч,

Урынга ут төрттек без;

Японнарны кайнап торган

Казанга утырттык без.

Батальон белән чыгарып,

Стройга тезделәр;

“В поход, молись, братцы,” – дип,

Үзәгемне өзделәр.

Күп сугышлар күрдек без,

Күп корбаннар бирдек без.

Ул сугышның начарлыгын

Соңыннан күп белдек без.

Җиттек япон башына,

Җиттек Гитлер башына.

Империалистлар сугыш башласа,

Үз башына шашына.

Сугышлар кабатланмасын,

Дөньялар булсын имин.

Җитәр инде, күп сугыштык,

Күрмик без сугыш җилен.

Солдат бәете. 1963 елда Башкортстанның Миякә районы Миякәтамак авылында Нигъмәтулла Хәкимовтан (1875 елгы) БДУ студентлары Әнис Кабилов, Г. Мөхәммәтҗанова, Л. Сафина, А. Корбанова язып алган. – БТФ I, 2021. – Б. 235. – “Сугыш бәете (Беренче вариант)

 

Солдат бәете
Солдат бәете
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: