Рәшит Сабитның "Бала күңеле анада" повесте – язучының йөрәк җылысы белән сугарып, Бөек Ватан сугышы чоры, сугыштан соңгы авыр еллардагы авыл тормышы, авыл кешеләре турында язылган гаять җылы, якты сагышлы әсәре бу. Бөек Җиңүгә 80 ел тулачак быелгы елда әсәр аеруча тирән тойгылар белән кабул ителә.
Балаларның – әниләренә, ананың балаларына карата булган олы яратуы, гаиләдә бер-берләренә матур мөнәсәбәт, күрше-күләннең, авыл кешеләренең бер-берсенә ярдәме, ихтирам-хөрмәте гади, әмма әдәби тәмле тел белән шулкадәр дә оста язылган!
Эчтәлеге әллә нинди шаккаттыргыч вакыйгаларга да корылмаган – көндәлек гаилә, авыл тормышы, әмма болар һәм аналарын хастаханәдән өзелеп көткән өч бертуганның ничек яшәве, ниләр кичерүе, күрше-күләннең, кардәшләрнең хәлгә керә белүләре язучының якты каләме аша нечкә, ихлас бирелүе аркасында, ул укучыны үз эченә бөтереп алып кереп китә дә, син дә алар өчен борчылып, аларны кызганып яшисең.
Ә ананың – могҗиза – терелеп кайту шатлыгы – балалар бәхете! Укыганда, бу балаларның әниләре үлеп кенә куймасын инде, дип гасабиландым мин.
Якты сагышлы, моң бөркелеп торган әсәре өчен Рәшит абыйга рәхмәт, рухы шат булсын! Үзе башкаруында яңгыраган (ишетергә язды) искиткеч моңлы җырларына аваздаш повесть бу, дип кабул иттем мин. Әсәрнең исеме дә гаять уңышлы – бала күңеле далада гына түгел, анада да була ала!
Рәшит Сабитовның әдәби каләме шундый югарылыктагы әсәрләр язып калдырды, чөнки үзе нечкә күңелле, олы җанлы кеше, җылы сүз әйтә белә торган язучы иде ул.
Кызганыч ки, бүген мәктәпләрдә нәфис әдәбиятка урын тарайганнан-тарая. Нәкъ менә шундый ярату, ихтирам-хөрмәт, әхлак-әдәп тәрбияли торган әсәрләр мәктәп программасына кертелсен, әдәбият укытучысы рәхәтләнеп аларны балалар күңеленә җиткерсен иде дә ул. Әмма, кызганычка, бу хыял гына.
Кичә китапханәгә барып, Рәшит Сабитовның тагын бер китабын алып кайттым әле.
Гомумән, "Тулпар" сайты әдәбият сөючеләргә ана телебездә шигырьләр, чәчмә әсәрләр, яңа исемнәр белән танышып бару, күренекле язучылар, шагыйрьләрнең иҗатын укып, фәһем алу, рухи баю, соклану өчен шәп мөмкинлек бирә. Сәхифәләрен матур итеп алып барган тулпарчыларга рәхмәт!
Зәйфә Салихова.
Бәләбәй районы.