Стендап жанры үзенчәлекле, билгеле бер кануннар буенча булдырыла торган юмористик монолог.
Стендапка эләгү бик катлаулы түгел. Мәсәлән, музыкантлар кебек, күп еллар музыка мәктәбендә, аннары консерваториядә укырга кирәкми.
Стендапта - син монолог язасың, һәм аның белән чыгыш ясыйсың. Әгәр дә тамашачы сине хуплап, син язган әйбердән көлеп утыра икән, димәк син бу өлкәдә үз урыныңны табарга мөмкинсең.
Стендапта шаяртучылар, күбесенчә, үзләре турында сөйли. Тормышчан проблемаларны күз уңында тотып, сатирик формада, халыктан яки үз-үзеңнән көлүне дә үз эченә ала бу формат. Иң мөһиме, кызык һәм кызыклы булсын.
Катнашучыларны тулы зал каршы алды, ә шаяртучылар, үз чиратында, килгән кунакларның күңелләрен күтәрергә тырышты. Нибары сигез катнашучы 2 сәгать давамында юморга бай тамаша күрсәттеләр. Бу формат татар дөньясында дөрес бәяләнмәгән, дип әйтергә кирәк. Аеруча, татар телендә язылган/сөйләнгән шаяртуларга игътибар бик аз. Әмма кичә барышында катнашучыларның юмор хисе, тамашачыларның ихластан бирелеп, көлеп утырулары мондый фикерләрне юкка чыгарды дисәк, ялгышмасбыз.
Комиклар чыгыш ясавын тәмамлагач, тамашачылар җиңүчене сайлады, шуны әйтергә кирәк, бер катнашучы да буш кул белән кайтып китмәде.
Тамашачылар тарафыннан иң кызыклы чыгыш ясаучы дип, Уфа фән һәм технологияләр студенты Айгөл Рамазанова сайланды, аңа үз тавышын кырыкка якын кеше бирде, җиңүчене "Заман" ресторанына сертификат белән бүләкләделәр. Икенче урынны М. Акмулла исемендәге педагогия университетында белем алучы Тимур Сахаутдинов яулады, аны "Нур" театраның репертаурында нинди спектакльләр бар, шуның берсенә үзе сайлап, ике чакыру билеты алу мөмкинлеге белән бүләкләдәләр.
Өченче урынга Мөхәммәтшина Инзилә лаек булды. Ул шулай ук М. Акмулла исемендәге педагогия университетының студенткасы.
Катнашучылар исемлеген баетып, кичәгә ямь өстәгән Радмила Ганиева, Алим Сираев, Камил Кашаев һәм казаннан килгән кунаклар-атаклы КВНщиклар, юмор осталары Гафур Ибраһимов һәм Рәмис Давыдовның иҗат җимешләре белән танышу бәхете дә тиде.