Мин Фән Вәлиәхмәтов белән студент елларымнан алып таныш идем. Башкорт дәүләт университетында көндезге бүлектә укыганда ул читтән торып белем алды. Никадәр тирән белем алгандыр, белмим, тик сессия чорында имтиханга тальянын күтәреп килүен беләм. Фән абый минем туйны да бизәгән иде. Шундагы бер вакыйга истә. Ул елларда авылда безнең бик усал этебез бар иде. Лэсси исемле ярымовчарка. Ярымовчарка, ягъни овчарка анадан туган, атасы гади авыл эте булса да, бик башлы иде. Туй алдыннан этне бәрәңге бакчасына кертеп, мунча артына бәйләп куйдык. Берзаман Фән абый җәмәгате Светлана апа белән кечкенә уллары Румзанны югалткан. Бала табылды. Ул овчарка белән уйнап утыра иде. Беркемне янына җибәрми торган, күп вакыт бәйдә торган эт Румзанны иш иткән. Акыллы этнең балаларга тимәве турында шунда инандым.
Безнең авылның клубы янганнан соң яңасын салып мәшәкатьләнмәделәр. Шуңа авылга артистларның концерт белән килгәне булмады. Бары тик соңгы елларда Сабантуйларга гына килә башладылар. Туйда чагында авыл хакимияте безне ындыр табагында эшләүчеләр алдында чыгыш ясарга чакырган иде. Мин бармадым, Фән абый Шамский белән ындыр табагында концерт та куйды. Аның өчен авыл советы Фән абыйга акча да түләде, дөрес, бүленгән акчаның яртысы авыл советы рәисе алып калган булуы ачыкланды. Ләкин бу хакта язып тормыйм.
“Тулпар” журналының тышлыгына бирү өчен мин Фән абыйны понига атландырып фотога төшерергә кызыга идем. Аның 149 килограмм авырлыктагы чагы. Йөзгә берәү тулмый дигән кебек, 150гә бер килограмм тулмый. Үзе риза булды. Кышкы көннәр. “Акбузат” ипподромы директорына барып пони турында сөйләштем. 149 килограмм йөкне күтәрердәй пони таптылар. Ләкин Фән абыйның киеме журнал тышлыгында төшәргә бик үк тартмый. Шунннан аңа Уфаның “Сипайлово” базарына төшеп дубленка алырга киңәш иттем. Ул бераздан бик затлы тун киеп килде. Ләкин фотога төшү вакыты җиткәч, атланмый гына төшәргә булды. Понины кызганудан түгел, ә аяклары аерылудан куркып. Понины да, зур атны җитәкләп тә, сыйпап та төшердек. Зур ат белән төшкәнен журналга бирдек. Ул фото белән аның аудио һәм видеодисклары да чыкты. Иң кызыгы шул – Фән абый фотога төшеп бетү белән базарга барып тунны кире тапшырган булып чыкты.
Түбәндә 2001 елда “Тулпар”да чыккан шул язманы тәкъдим итәм.
Авыр гәүдәле сандугач
Артистларны, композиторларны, шагыйрьләрне, язучыларны, гомумән, барча сәнгать әһелләрен төрлечә төркемләргә була. Иң бөек, иң биек, иң ябык, иң авыр һ.б., һәм башкалар. Татар-башкорт артистлары арасында иң авырларның беренче сафын, әлбәттә, Фән Вәлиәхмәтов били. Ул бүген «нибары» 150 килограмм тарта. Дөрес, сәләт гәүдә авырлыгы белән билгеләнми. Ләкин бу артистның һәр күзәнәге моңнан торуын искә алганда, аның җиңел булуына караганда, авыр булуы хәерлерәк.
Фәннең тормыш һәм иҗат юлына байкауны татарның билгеле әдибе Рафаэль Сибатның «Моң» поэмасындагы юллар белән башлыйм. Бу поэма тулысынча Фән Вәлиәхмәтов турында.
Башкортстан...
Шаран районында
Бер хәвефсез Хафиз авылы.
Мәче елы иде...
Гыйнвар ае...
Җилләр үтә җиргә кагылып.
Гади дата:
Гыйнвар – унсигезе...
Ни белдерә сигез? Унсигез?
Кем карый соң күктән сөзеп-сөзеп?
Йолдыз икән ич –
Кәҗәмөгез!
Тәрәзәңнән
Сиңа карап баккан...
Бу – Йолдызың синең, нарасый.
Мөгезеннән
Әллә моңнар тама,
Анда да бар йөрәк ярасы...
Фән Гавис улы Вәлиәхмәтов 1951 елда Башкортстанның Шаран районы Хафиз авылында колхозчы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Әтисе Гавис оста гармунчы, әнисе яклап апасы Тимербикә авылның оста җырчысы була. Фәнгә җырчы һәм гармунчы сәләтләре әнә шулай ике яклап бирелә. Әнисе Галимә «Ык» күмәк хуҗалыгының данлыклы механизаторы була. 21 ел дәвамында тракторда, комбайнда эшли. Хафиз авылы 23 кенә йортлы булу сәбәпле, башлангыч мәктәп кенә була.
Бер сыйныфта өч бала укыйлар. Пушкиннар заманында белем алганда бер сыйныфта укучы балалар саны сигездән артмаган, диләр. Бу һәрбер балага төпле белем бирергә, аерым шөгыльләнүгә булышлык иткән. Фәнгә фән тауларын кимерүдә мөмкинчелекләр, шулай итеп, Пушкинга караганда да шәбрәк була. Ләкин бу бәхет аңа түбән сыйныфларда гына елмая. Артабан ул күршедәге Зирекле авылының урта мәктәбенә йөреп укый. Алты ел буе сигез чакрымлы юлны тәпиләп уздыра. Җырлап бара, җырлап кайта. Җыр белән мавыгып киткән кайбер көннәрдә, их, юл озынрак булмады дип үкенгән чаклары да аз булмый. Тагын Рафаэль Сибат поэмасына мөрәҗәгать итик.
Зирекләрдә урта мәктәп эшли,
Зирекпегә
Җәяү барасы.
Чакрым белән түгел,
Җырлар белән
Үлчәнелгән авыл арасы.
Җәйге каникул чорларында урманнарга кереп моңлана. Хафиз ул яктан бай – авыл өч яктан урман ышыгында утыра, шуңа өстәп хәтта авыл уртасында да кечкенә генә урманчык-агачлык була. Фән агач башларына менеп сандугачлар белән ярышып җырлап үсә. (Әлбәттә, малай чагында аны агачлар күтәрә алган. Алга китеп шуны әйтергә кирәк, Хафиз авылы перспективасыз дип башка күп вак авыллар язмышына дучар була – юкка чыгарыла. Вәлиәхмәтовлар гаиләсе Түбән Ташлы авылына күчә. 1966 елда сигезенче сыйныфта укыганда ул Габдулла Рәхимкуловның «Кайтыгыз, торналар» җырына әсәрләнеп уянып китә. Һәм нәкъ шул минуттан малайда җырчы булырга теләк туа. Беренче чирканычын савымчылар алдында тугызынчы сыйныфта укыганда ала. Ул тәүге җыры «Порт-Артур» була. Зирекле авылы укытучылары куйган «Зәңгәр шәл» спектаклендә җырлары белән кушылып сәхнәгә аяк баса. Шулай да аның сәнгатькә кереп китү юллары шома гына булмый. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Туймазыдагы бер заводта ел ярым фрезеровщик булып эшли. Артабан район мәдәният йортларында: Туймазыда – өч, Бүздәктә ике ел җырчы-аккомпаниатор-баянист була.
Әлбәттә, гомереңне җыр белән бәйләргә телисең икән – һөнәри белем алудан качып калып булмый. 1970 елда ул сәнгать училищесына укырга керә. Бер ел шөгыльләнгәч училищены ташлап чыгып китә. «Гел урысча укытуга, җырлатуга протест йөзеннән шулай эшләдем»,– ди. Ләкин протест белдереп ерак китеп булмый. Берничә ел эшләп алганнан соң – 1974 елда Фән Уфа сәнгать училищесына укырга керә. Укытучы Джон Мусин аңа игътибарлы була – табигый тавышын сакларга тырыша. Халык җырларын башкару үзенчәлекләренә өйрәтә. Студент елларында ул опера һәм балет театры хорына йөри. Сәнгать училищесының вокал бүлеген уңышлы тәмамлаганнан соң Башкорт дәүләт филармониясенә эшкә алына.
Филармониядә ул Бәхти Гайсин, Фәридә Кудашевалар төркемендә эшли. Бу мәшһүр сәнгать йолдызлары белән бер бригадада биш ел дәвамында ул Русия, Урта Азия, Балтыйк буе төбәкләрен аркылыга-буйга йөреп зур тәҗрибә туплый.
Артабан астрадагы сатира һәм юмор йолдызы – Әхәт Уразмәтов белән «Кәтүк һәм Баганай» төркемендә эшли, Вәлит Илембәтовларның «Кызык белән мәзәк» төркеме белән халык күңелен көлкеле әсәрләр белән сугарып йөрүдә катнаша. Читтән торып Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.
Фән Вәлиәхмәтовның халык арасында ныклап танылуы сиксәненче еллар уртасына туры килә. Башкортстанда тальян гармун бәйрәмнәре гөрләп үткән еллар. 1984 елда режиссер Фатыйх Иксанов үтенече буенча тальянда өйрәнгән Фән 1985 елда тальян бәйрәмендә катнаша. Моңарчы аның иҗатына күз йомып килгән радио-телевидение күмәк күренештә Фәнне дә бирергә мәҗбүр була. «Герман көе» радио-телевидение аша меңнәрчә халыкның йөрәгенә барып керә. Шуннан китә, шуннан китә... Хатлар, үтенечләр, сораулар... Ә инде профессиональ башкаручы буларак аны «Сөн буйлары» җыры танытты. «Сарманай» җыры исә Фәнне моң сөяр халкыбызның күңелендә мәңгегә, кире чыкмаслык итеп ныгытты, минемчә.
Артистлар, шагыйрьләр турында язганда иң авыры – аның иҗатының йөзен, үзгә сыйфатларын аерып күрсәтә алу. Фәнне Фән иткән сыйфат, аның иҗат йөзе, Фән феномены нәрсә ул? Фән Башкортстанда татар телендә җырлый башлаучы беренче пионерлардан. Үзгәртеп кору җилләре искәч, ул Башкорт филармониясендә беренче татар бригадасы оештырып, шунда өч ел хезмәт итте. Фән халкыбызның тарихка шуып төшеп барган музыка коралы – тальян моңын саклап калу, пропагандалауга зур өлеш керткән шәхес. Шулай ук ул сирәк башкарылган халык җырларын яңа интерпретация белән халыкка кайтаруда зур эш башкара. Аның җитмешенче размер кием кигән күкрәгеннән ургылып чыккан бәрхеттәй моңы башка беркемнекенә дә охшамаган. «Колыма хикәяләре» китабы авторы Ибраһим Сәлахов аны юкка гына «нур һәм моң илчесе» дип атамаган. Югарыда телгә алуымча, аның һәр күзәнәге моңнан торган кебек, Ф. Вәлиәхмәтовның сәнгати йөзен әнә шулар билгели, минемчә. Репертуарының йөзек кашларына килгәндә, «Сарманай», «Юкка үпкәләмә», «Күгәрчен гөрлидер», «Герман җыры», «Кердем карурманнарга», «Урам көе», «Сылукай», «Хәтеремдә әткәй», «Рамай» һәм башка бик күп җырларны атарга була. Соңгы чорда Фән Вәлиәхмәтов башкаруында үзешчән композитор Фәнир Галимовның Рамил Чурагулов сүзләренә язган «Туган йортка кайткалыйк!» җырын халык бик яратып кабул итте. Фән Вәлиәхмәтовның үзенең язган көйләре дә бар. Мәсәлән, Роберт Миңнуллинның «Казан-Уфа юллары» һәм Рамил Чурагуловның «Нәрсә ул бәхет?» җырларына көйне ул үзе язган. Шулай ук үз сүзләренә дә көй иҗат иткәне булган. «Тегермән буалары» җыры шундыйлардан. Бу җырны иҗат итүен ул шулай хәтерли. «1990 ел. Көтү көтәргә чыктым. Кайчандыр әрәмәлекләр булган урында кара җир торып калган. Кайчандыр атларны су керткән буаларда казлар су таба алмый каңгылдап йөри. Шулай бераз гына җыелып торган күлчеккә бер оя кыр казлары очып төшә башлады... Төшә баралар, үлә, гарипләнә баралар. Шуннан рәнҗеш белән «Тегермән буалары» җырын яздым».
Инде гаиләви ягына килик.
Ирне – ир иткән дә, чир иткән дә, җир иткән дә хатын, диләр. Фәнне – Фән итүче Светлана Борай районының Сүлзибаш авылы кызы. 1974 елда танышып гаилә коралар. Сөлектәй өч егет үстерәләр. Светлана апаның аш-суга галәмәт оста булуын беләм. (Менә кайда икән иң авыр артист булуның сере!) Оста пешерүче, дүрт ирне караучы, хуҗалыкны алып баручы гына түгел, ул үзенә күрә режиссер да кебек. Җырларны беренче тыңлаучы, киңәш, бәя бирүче дә ул. Сүзне артык җәелдереп тормыйм, бу турыда алдарак укырсыз.
Халыкның һәм рәсми җитәкченең артистның иҗатына бәя бирүенә килик. «Беренче бүләк – Туймазы шәһәрендә сәхнәдә җырлап торганда бер тамашачы-рәссам муеныма җиз жетон китереп элде. «Яраткан җырчыбыз Фән Вәлиәхмәтовка» дип чокып язылган иде анда. «Беренче жетонны Хәмдүнә Тимергалиевага бирдек, бу икенчесе, рәсми властьлар сәләтеңне кайчан таныйлар әле», – ди. Рәсми танылуга килгәндә, 1988 елда Башкорт әдәбияты һәм сәнгате көннәрен үткәрергә Казанга барыр алдыннан миңа да «Атказанган артист» дигән исем бирделәр. Берүзем генә исемсез бара идем, югыйсә...»
Инде Фән Вәлиәхмәтовның Татарстанны яулавы турында. 1995 елның 21 июнендә сугыш башлануның 50 еллыгында Казанда кичке сабантуй җыела. Фән бу бәйрәмдә «Герман җыры»н башкарырга тиеш була. Үзәк стадионга 25 мең кеше җыелган. Ыгы-зыгы вакытында Фәннең тальянына кемдер «аю мае» сөртә – гармун юкка чыга. Фәннең ул тальяны күпләрне әсир иткәне була. Шуларның берсе – ул еллардагы Арча районы хакимияте җитәкчесе, танылган көрәшче, гармунчы Вәгыйзь Минһаҗев. Вәгыйзь үз районында сабантуйны бизәгәне өчен Фәнгә рәхмәт әйтеп, гармун өчен «Волга» машинасы һәм башка байлыклар ышандыра. Әлбәттә, Фән Арча башлыгына тальянын сатмый. Казанда үзәк стадионда тальяны югалгач, Вәгыйзь, аны эзләтүдә барлык милицияне җәлеп итә. Гәзитләр гөж килә. Инде тальянның табылуына өмете өзелгән Фән, табылса аны Вәгыйзьгә бүләк итәргә ышандыра. Гармун табыла. Баксаң, Казан югары уку йортларының берсендә укучы ике студент урлап, ике яртыга берәүгә сатып җибәргән икән. Гармунны алучы мондый затлы инструментның махсус ясатылганын сизенеп милициягә хәбәр итә. Гармун каракларын Фән һәм Вәгыйзь кызганып хөкемгә тарттырмый калалар. Фән сүзендә тора – көмеш телле кыңгыраулы тальянын Арча хакимияте җитәкчесенә бүләк итә.
Тагын бер кызыклы вакыйганы искә төшерү урынлы булыр. Арча районында була ул хәл. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев та катнашкан бер бәйрәмдә электр өзелә. Микрофоннар җантәслим кылгач, авыр хәлдән Фән коткара – тальянын тартып җырлап җибәрә. Минтимер Шәймиев: «Илһамны белә идем, Бегичевны белә идем, инде безнең микрофонсыз җырларлык өченче егетебез дә бар икән, ләбаса»,– ди. Президент аны Татарстанга чакыра. «Балаларны халык җырларын башкарырга, тальянда уйнарга өйрәтергә иде»,– ди.
Чаллыга шәһәрнең ул чактагы мэры Рәфкать Алтынбаев сабантуйга җырларга чакыра. Чарага Шәймиев та килгән була. Бәйрәмнән соң Алтынбаев рәхмәт әйтеп Фәннең кулын кыса. Кул кысышканда уч төбен нәрсәдер авырттыруын сизә. Баксаң, фатир ачкычы! Өч бүлмәле фатир биреп: «Кайт, Татарстанда җырла»,– дип тәкъдим ясыйлар. Уфада яшәп, 17 ел филармониядә эшләү дәверендә юньле фатир күрми интеккән Фән озакламый Чаллыга күчеп китеп, «Чаллы» исемле иҗат берләшмәсендә эшли башлый. 1994 елда аңа «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелә. Татарстан Президенты белән дустанә мөнәсәбәттә. Президентның хәләл җефете Сәкинә апаның сүзләренә караганда, Минтимер Шәрип улы эштән арып кайткан чакларында Фәннең җырлавын тыңлап ял итәргә ярата икән. Фән Президентның качып кына гармун тартуын ишеткәч, Минтимер Шәймиевка тальян гармун да эшләтеп бүләк иткән.
Чәчәк идек илләрдә,
Сибелдек чит җирләргә...
Тагын чәчәк булыр идек,
Кайтсак туган илләргә!
Үзе башкарган нәкъ шушы җырындагыча Фәннең үзен дә туган ягында чәчәк итеп күрәсе килә.
2001 ел. Гыйнвар.