Барлык яңалыклар
Новости
19 ноябрь , 10:32

Земфир АХЪЯРОВ. Ак кыш исе һавада. Шигырьләр

Чакмагыш районында яшәүче даими авторыбызның күңеленнән көзге моң агыла.

Земфир АХЪЯРОВ. Ак кыш исе һавада. Шигырьләр
Земфир АХЪЯРОВ. Ак кыш исе һавада. Шигырьләр

КАРА МИЛӘШ

Көз өләшкәндә төсләрне,

Жир төсен алган миләш.

Кара миләш, кара миләш,

Ул минем якын сердәш.

 

Көзнен төсе – сары, кызыл,

Кара миләш – карадан.

Ачы жилләрдән сакланыйк:

Үтмәсеннәр арадан.

 

Кызыл төс ул янып тора,

Кара төс – төн карасы.

Бөгелмичә яшәү өчен

Көчне каян аласы?

 

Көзге җилләргә бирешмим,

Миндә туган як көче.

Кара миләш – миңа сердәш:

Анда кара җир төсе.

 

Төсләр уйный тирәбездә,

Алыштырып бер-берсен.

Шул төсләрнең арасыннан

Һәркем тапсын үз төсен.

 

КӨЗ

Көз. Яфраклар коелдылар,

Әйтерсең сары япма.

Шул яфраклар арасында

Гөлләрем чәчәк ата.

 

Әйтерсең дә көзге кырау

Аларны читләп үтә.

Әйтерсең дә гөлләремне

Алда җылы җәй көтә.

 

Ни кызганыч, җәйләр үтте

Ак кыш исе һавада.

Чәчәк аткан гөлләрем дә

Сулуга таба бара.

 

Шыксыз көннәр күңелемә

Сала сары сагышлар.

Өмет уты кабызырдай

Алда әле ак кыш бар.

 

МИН ЯШИМ

Көзге монсу көннәр, күңелемне

Авыр уйлар урап алдылар.

Яшьлектәге матур хәтирәләр

Бик еракта бездән калдылар.

 

Көзге җилләр исә, йолдызлар да

Сүрән генә күктә яналар,

Йөрәк янулары сүрән түгел,

Күңелемдә калды яралар.

 

Күк йөзендә болыт, ә йөрәктә

Яшьлек уты һаман сүнмәгән.

Нигә сүнсен ди ул, яшьлек уты,

Мин бит әле яшим, үлмәгән.

 

МӘХӘББӘТ

Тәрәзәдән тышка карыйм,

Чык суы тама.

Уйламассың көзге көн дип –

Охшаган язга.

 

Күккә карыйм, һичбер болыт

Юк күк йөзендә.

Мәхәббәт яз туа, диләр –

Туа көзен дә.

Земфир АХЪЯРОВ. Ак кыш исе һавада. Шигырьләр
Земфир АХЪЯРОВ. Ак кыш исе һавада. Шигырьләр
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: