Барлык яңалыклар
Новости
15 ноябрь 2024, 09:20

Рәсимә Гайфуллина: “Язмышыма рәхмәтлемен!”

Уфа “Нур” татар дәүләт театры артисты, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Рәсимә Гайфуллина, җаным-тәнем белән “Нур”га береккәнмен, ди. 

Рәсимә Гайфуллина: “Язмышыма рәхмәтлемен!”
Рәсимә Гайфуллина: “Язмышыма рәхмәтлемен!”

Уфа шәһәренең иң матур биналарының берсендә урнашкан “Нур” татар дәүләт театры бай эчтәлекле репертуары, күркәм коллективы белән республиканың соклангыч мәдәни учагы, йөзек кашы булып тора. Театрның тарихи юлы узган гасыр башына, беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исеменә үк барып тоташса, аның яңа тарихын  Марат Исхаков, Фина  Латыйпова, Рәлиф Мөхәммәдиев, Рәшидә Гандәлипова, Венера Шәрипова, Идрис Кәлимуллин, Резида Фәхруллина, Альберт Шәйхетдинов, Рәсимә Гайфуллина, Гөлназ Мөхәммәдиева кебек артистлар яза башлый. Соңрак труппага Башкортстанның атказанган артисты Сәвия Сираева  һәм Башкортстанның халык артисты Дарига Фәйзуллина килеп кушыла.

Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты, К. Станиславский исемендәге һәм Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медальләре иясе Рәсимә Гайфуллина да данлыклы “беренчеләр” сафында. Гомере буе театрга тугры калып, тамашачы сөюен яулап, җете амплуага ия булып, бүген театрның әйдәүче артистларының берсе булып әверелде һәм  үзенең күркәм юбилеен – 60 яшен лаеклы билгели.

 Рәсимә Риф кызы Салават районының Нәсибаш авылында туа, үсмер еллары гүзәл табигатьле Лаклы авылында үтә. Кечкенәдән үк җырга-моңга әвәс була ул. Әнисе Филүзә Галимҗан кызы педагогия институтында укыган чагында ук концерт бригадаларында катнашкан. Ул чакта, артистларга кытлык булганлыктан, җәй айларында югары уку йортларыннан җырга-моңга сәләтле студент бригадалары төзеп, филармония исеменнән республика районнарында концертлар куюга җәлеп иткәннәр. Рәсимә Гайфуллинаның әнисе дә шулар арасында булган. Әтисе Риф бик оста җырлаган. Икесе дә укытучы, икесе дә артистлык сәләтенә ия, “Галиябану”, “Зәңгәр шәл”, “Башмагым” спектакьләрендә парлы төп рольләрне башкарганнар. Кызганычка каршы, кызларына өч яшь тулганда, гаилә таркалган. Ә берничә елдан соң Филүзә  күрше Лаклы авылы кешесенә кияүгә чыга һәм бу никахтан Рәсимә Риф кызының ике сеңлесе – Гүзәл һәм Эльза туган. Үги әтисе Мөхәммәт тә моңлы, яхшы күңелле кеше булган.

Гаиләдәге иҗади мохитме әллә Лаклы авылының искиткеч матур табигатеме – бала чагыннан ук җырлый да җырлый, сәхнә тәмен белеп үсә булачак актриса. Көзге алдына басып җырлый, чыгыш ясый кызчык. Әмма әнисе аның артист булу теләген хупламый. Теләсә нинди һөнәр иясе дә җырлап һәм биеп йөри ала, дигән фикердә була ул. Шуңа күрш, һөнәр сайлау вакыты  җиткәч, юристлыкка уку турында килешенә.

Ә язмыш үз кануннарын кора: кыз юридик факультетка имтиханнар бирә алмый. Һәм урау-урау юллар узып, Уфа сәнгать институты бусагасын атлап керә. Керә дә, Габдулла Габдрахман улы Гыйләҗев җитәкләгән бик көчле курска эләгә. Гомумән, остазлардан уңган Рәсимә Риф кызы. Ул укыган режиссура һәм актер сәнгате кафедрасына танылган укытучы, режиссер Фәрдүнә Касыймова җитәкчелек итә. Бию серләренә билгеле балерина, Башкортстанның халык артисты Тамара Ходайбирдина, сәхнә теленә СССРның халык артисты Гөлли Мөбәрәкова өйрәтә. Сәхнә хәрәкәте серләрен Александр Дыба ача.

Ә алда кызны “Нур”лы киләчәк көтә!

“Мин “Нур”га Яшь тамашачылар театрыннан килдем, – ди Рәсимә Гайфуллина. –  1989  елда Уфа сәнгать институтында театр факультетының актерлык бүлеген тәмамладым. Безнең курсны Яшь тамашачылар театрына эшкә тәгаенләделәр. 1991 елда әлеге театрга Байрас Ибраһимов килеп, Зәйнәп Биишеваның “Мәхәббәт һәм нәфрәт” повесте буенча бөтен республиканы шаулаткан спектакль куйды. Спектакльне, аны бизәгән Рим Хәсәнов музыкасын тамашачылар бик яратып кабул итте. Төп рольләрне Идрис Кәлимуллин белән икәү башкардык. Спектакльне бер ай уйнаганнан соң Байрас Надыйм улы безне – Идрисне, Альберт Шәйхетдиновны һәм мине – яңа ачылырга тиешле “Нур” театрына эшкә чакырды. Туган телдә уйнау теләге көчлерәк булып чыкты  һәм без “Нур” театрында эшли башладык.

Баштарак мәлләрдә авырлыклар күп булды. Театр булсын, яшәсен, дип тырыштык. Иң элек ВЛКСМның 40 еллыгы исемендәге мәдәният йортында эшләдек, аннан Резина-техник эшләнмәләре заводының мәдәният сараена күчтек. Аннары янә күченү, анысы инде  –  “Авангард” мәдәният йортына.

Сер түгел: төрле хисләр кичерелде. Төрле киртәләргә бәрелгән чакта,  театрга килеп дөрес эшләдемме, кирәкме мин бу театрга, дигән уйлар да булмады түгел. Яшь, дәрт ташып торган чак. Филармониягә дә эшкә чакырдылар, Мәскәүгә дә, Татарстанга да. Ләкин, бу – минем театрым, мин монда булырга тиешмен, дигән уй һәрчак өстенлек итә килде.

Башта театрда артистларга кытлык иде. Өлкәннәр ролен башкарырлык актерлар җитмәде. Барысын да Марат абый Исхаков белән Рәлиф абый Мөхәммәдиев башкарып чыга алмый бит инде. Шуңа да яшь егетләребез Рушат Мөдәрисов, Эльмир Газизуллин һәм башкаларг олыларны уйнарга туры килде. Резида Фәхруллина белән егетләрнең “безнең ирләрне уйнарлык” дәрәҗәгә олыгайганнарын көтеп алдык.  Соңрак труппабыз Вәкилә Калмантаева, Нәҗибә Искәндәрова, Рима Ключарева кебек тәҗрибәле артистлар белән тулыланды.  Ниһаять, ике дистә елдан труппабыз зур коллективка әверелде.

Ничек кенә авыр булмасын, беренче көннәрдән үк театрыбыз киң адымнар белән эшли башлады. Зур җитди әйберләр куелды. “Ямьсез тормыш”, “Башмагым”, “Адашкан күңел” һәм башка әсәрләр белән Татарстанга барып, Казанны яулый идек. Тамашачылар хәтта тупсаларга утырып карады.

Театр тернәкләнгән вакыт һәм аның әлеге көне – җир белән күк арасы. Репетиция ясарга урын булмаган көннәр бүгенге кебек хәтердә. Ерак юлларда йөргәндә, автобуслар ватылып, акчалар бетүләр...  Казаннан кайтканда бер заман бензин бетеп сүнү... Ул чакта кайсыдыр шәһәрдә урамда концерт куеп, акча җыйдык. Шул акчага ашарга да алдык. Репетиция вакытында янгынга эләккән артистлар да, бураннарда юл күренмичә ялан эченә кереп киткән чак та, машина сүнеп, өшеп утырган вакытлар да булды. Әмма беркайчан да төшенкелеккә бирелмәдек, авырлыкларны сизмәдек, чөнки яктылыкка, нурга омтылдык.

Икешәр ай гастрольләрдә йөри идек. Алар бик күңелле үтте. Элек  колхозлар театрга зур ярдәм күрсәтеп, билетларны күпләп сатып ала иде. Тамашачыга бүләк ясап, колхозлар кичләрен авыл халкына бәйрәм ясады.

Инде менә театрыбызның яңа тарихы өч дистә елдан артты! Шул арада матур репертуар тупланды. Күп режиссерлар белән эшләргә туры килде, шөкер, алар миңа зур-зур рольләр ышанып тапшырды. Байрас Ибраһимов, Фәрит Бикчәнтаев, Әбелхәер Сафиуллин кебек режиссерлар минем актриса буларак чыныгуымда зур өлеш керттеләр. Бигрәк тә әлеге режиссерыбыз, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Вәлиев миңа күп сәхнә серләрен ачты. Коллектив зурайды, исемле артистларыбыз артты, Башкортстан хөкүмәте артистларны төрлечә хуплап тора. Татарстан да уңышларыбызны күрә, бәясен бирә. Театрны яңа шәхесләр җитәкләде. Аллаһыга шөкер, алар да театр булсын, үссен дип тырыша.  Гомумән, театрда йөзеп эшләрлек мөмкинчелек булдырылган. Һәм эшлибез дә!”

Чынлап та, Рәсимә Гайфуллина күп еллар театрга барлык күңелен, җанын биреп, фидакарь хезмәт итә. Аның иҗади сандыгында төрле характердагы алтмышлап роль бар. Алар арасында Ә. Атнабаевның “Игезәкләр” спектаклендә – Рәсмәттәй, Х. Вахитның “Туй алдыннан” спектаклендә – Маһира, Г. Исхакыйның “Көз” спектаклендә – Тутакай, М. Фәйзинең “Адашкан күңел” спектаклендә – Мәвия, М. Гыйләҗевның “Бичура”сында – Гөлнара, М. Кәримнең “Кыз урлау”ында – Уңганбикә, Х. Ибраһимовның “Җизнәкәй” спектаклендә – Сафия, С. Лобозеровның “Көтелмәгән кунак” спектаклендә – Гөлчибәр, З. Хәкимнең “Тыкрыкта булды бу хәл” спектаклендә – Рәкыйга, Т. Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре”ндә – Палый, Ш. Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге” спектаклендә – Саймә, А. Баймөхәммәтовның “Кредитка алынган хатын” спектаклендә Сандугач һәм башка җете рольләрне атап китәргә мөмкин.

“Мин үземнең барлык башкарган рольләремне дә бик яратам. Һәркайсына күңелем, йөрәк җылым, зур хезмәтем салынган, – ди актриса. – Шулай да, тамашачы үз иткән рольләрем аеруча кадерле. Әйтик, Александр Островскийның “Соң килгән мәхәббәт”е. Бу пьесада драматургия бик көчле. Спектакльне театр тәнкыйтьчеләре дә хуплады. Мин анда – Фелицата Шаблова.  Һәм бу образны бик тирән аңлап, “кереп китеп” уйныйм. Шунысы куанычлы, халык классиканы ярата. Ә без, артистлар, бөтен ысулларны кулланып, тамашачы күңеленә туры юлны эзлибез.

Төрле типтагы рольләр уйнарга туры килде. Тискәре рольләрне дә яратып уйныйм. Персонажымның хәлен аңларга тырышам. Ни өчен ул шундый булган? Тормыш аны нинди шартларга куеп, холкын шул рәвешле иткән?  Әйтик, З. Кадыйрова әсәре буенча куелган “Фатыйма” спектаклендәге Ана (Якупның әнисе) – тискәре роль. Әмма һәр ана бит үз баласын ярата, аның өчен көрәшә. Хәтта баласы ялгыш юлга эләгеп, төрмәгә эләксә дә, аны акларга тырыша. Ул бит аны тугыз ай буена карынында йөрткән, үстергән, М. Багаевның “Бермәл шәһәрдә” спектаклендәге Хәмдия дә үзен начармын дип уйламый. Рольләр – чынбарлыкның чагылышы, тормышта да шул ук хәл, төрле-төрле  без.

Г. Хугаевның “Ычкындырмыйк кияүне” пьесасын башта бик кабул итмәгән идем. Үтә гади тоелды. Ә спектакль чыгып, сәхнәдә тулыканлы уйный башлагач, Нәфига образын шулкадәр үз иттем!..

Бу рольләр һәркайсы тормыштан алынган. Шуңа да, көндәлектә кешеләрне күзәтергә, аларның характерларына игътибар итәргә тырышам. Хезмәттәшләремнең эшләрен карап киләм. Үзебезнең һәм башка театрлардагы премьераларны мөмкин булганча калдырмаска тырышам. Һәрвакыт эзләнүдә мин!

Әйткәнемчә, рольләр өстендә бик җитди эшлим. Һәр ролемә зур дикъкать белән карап, җентекле әзерләнәм. Һәм һәр спектакльгә зур әзерлек белән килсәм дә, сәхнәгә чыгу алдыннан барыбер бераз дулкынланам,  Аллаһы Тәгаләдән ярдәм, тел ачкычлары сорыйм. Әлбәттә, сәхнәдәге ярты уңыш – хезмәттәшләреңнең чыгышы, аларның сине тоюы һәм ни дәрәҗәдә һөнәрмән буларак чыгыш ясавы. Минем өчен зур үрнәк – күп еллар бергә эшләгән, бер грим бүлмәсен уртаклашкан артист, Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Сәвия Сираева. Сәхнәдә уйнаганын күргән саен сокланам аңа. Искиткеч яхшы хәтерле, талантлы актриса. Аңа сәламәтлек, озын-озак бәхетле гомер телим. Шулай озак еллар тамашачыны сөендереп хезмәт итәргә язсын!

Әйткәндәй, күптән түгел, төп актерлык эшемнән тыш, спектакльләрнең урыс теленә синхрон тәрҗемәсен ясау эшенә дә алындым. Тәрҗемә минем өчен яңа өлкә түгел. Урыс телендәге фильмнарны башкорт теленә тәрҗемә итүдә күп тапкыр катнашканым бар. Утыз еллап “Юлдаш” радиосында алып баручы булып эшләвем дә текстка игътибарлы булуга өйрәтте.

Театрда эшләвемә бер минутка да үкенгәнем юк. Җаным-тәнем белән “Нур”га береккәнмен. Хыялым – илдә тынычлык булуы. Әни буларак теләгем – улым Рөстәм башлы-күзле булып, миңа оныклар бүләк итсен иде. Аңа әле 26 яшь, бутафория цехында эшен белеп, яратып эшли. Тәрбияле, кешелекле ул, бер-беребезне бер караштан аңлап торабыз, шуның белән бәхетлемен. Дөньялар яхшырсын. Киләчәктә дә язмыш сәхнәдән, сәнгатьтән, халкымнан аермасын, дигән өметтәмен! Илһамланып, саулыкта-сәламәтлектә, хезмәттәшләрем белән бергә матур эшләр башкарырга язсын!

Айгөл ЮЛЪЯКШИНА.

 

Фотолар театр архивыннан алынды.

 

 

 

Рәсимә Гайфуллина: “Язмышыма рәхмәтлемен!”
Рәсимә Гайфуллина: “Язмышыма рәхмәтлемен!”
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: