Барлык яңалыклар
Новости
5 ноябрь 2024, 10:08

Фәнүзә ЯКУПОВА. Сихри көч. Повесть (1)

Мәрфугасы бердәнбер кызы Минзадәне зур авырлык белән тапты. Йөккә узуын белеп, Фатыйхы канатланып очып кына йөри башлый, тагын баласы төшә. Дүрт тапкыр кабатланды бу хәл. Инде өметләре өзелде. Фатыйхның бирешәсе килмәде, хатынын юатты, җылы сүзләрен кызганмады. Мәрфуга үзен гаепле тойды. Фатыйх гаепне үзеннән эзләде. Авыл җире, авыр эш, тегесен-монысын күтәрергә туры киләдер, диде. Сакларга, курчаларга тырышты...

Фәнүзә ЯКУПОВА. Сихри көч. Повесть (1)
Фәнүзә ЯКУПОВА. Сихри көч. Повесть (1)

Хатыны Мәрфуга белән Фатыйх кырык елдан артык иңгә-иң тату гомер кичерде. Икесе бербөтен иде алар. Мәрфугасы бакыйлыкка күчкәч, дөньяның яме калмады, сүнде, сүрелде. Беркем белән дә сөйләшмәс булды. Сорауга җавабы әйе, юктан ары китмәде. Күп вакытын бакчасында үткәрде. Әл дә җәй әле. Кышка кергәч, нишләрсең? Уйларыннан арынып, авыр сулап куйды Фатыйх. Күрше-тирәсе дә аптырашта. Ничек кенә кайгы күленнән тартып чыгарырга соң моны дип баш вата. Әнисен җир куенына тапшырганга ике ай үтте, кызының исә кайтып күренгәне дә юк. Бер бала – ярты бала, дип халык юкка гына әйтмәгән икән шул.

Мәрфугасы бердәнбер кызы Минзадәне зур авырлык белән тапты. Йөккә узуын белеп, Фатыйхы канатланып очып кына йөри башлый, тагын баласы төшә. Дүрт тапкыр кабатланды бу хәл. Инде өметләре өзелде. Фатыйхның бирешәсе килмәде, хатынын юатты, җылы сүзләрен кызганмады. Мәрфуга үзен гаепле тойды. Фатыйх гаепне үзеннән эзләде. Авыл җире, авыр эш, тегесен-монысын күтәрергә туры киләдер, диде. Сакларга, курчаларга тырышты.

Әле дә бакчада Мәрфугасы эргәсендә йөридер кебек. Күз алдына китереп, елмаеп та куя. Менә бу алмагач, грушаларны икәү шаяра-шаяра утыртканнар иде. Иркен йортларында оныклар тавышы тынмас, җимеш бакчасында куышып уйнарлар дип хыялландылар. Дөньяны җентекләп кордылар. Күпме тырышлык юкка.

Баланы Ходай берне генә бирде, тупылдатып оныклар сөяргә дә насыйп булмады. Хәзер соң инде. Чәчкә дә вакытында ата, вакытында коела. Нәрсәгә генә барып тотынмасын, ни генә эшләмәсен, Мәрфугасы күз алдыннан китмәде. Алар энә белән җеп кебек, берсеннән-берсе калмады бит.

...Күрше авылда урнашкан колхоз идарәсенә Фатыйх кызып-тузып килеп керде. Эшлим дисәң – кешесе, техниканы төзәтим дисәң, өстәмә өлешләре юк. Фәрештәдәй кыз, исәнлек тә бирмичә килеп кереп, таләпләрен тезгән егеткә карап, хәйран калды. Фатыйх та бер мәлгә тынды. Чибәр дә соң, хур кызымени! Әйтәсе сүзләрен онытып, зиһене чуалган Фатыйх бераз тотлыгып торды. Чиядәй кызыл иреннәр, чем-кара күзләр, чак кына алсулык йөгергән бит очлары, озын кара чәч, тигез, киң маңгай... Ул арада булмый, энҗедәй теш-ләрен күрсәтеп, елмайды да: «Сез нинди йомыш белән килдегез?» – дип сорады. Тавышы да бәрхет кебек, йомшак. Андагы наз, иркәлек Фатыйхны тоташтан әсир итте. Нәрсәгә килгәнен дә онытты. Кыз, утырган җиреннән торып, егет алдына чыгып басты. Буе уртача, чәч толымы тездән аста. «Әллә телеңне йоттыңмы?» – дип, егеткә күрешергә дип кулын сузды. Егет каушаудан, кызның йомшак кулын көрәктәй учларына алды һәм берара җибәрми торды. Кыз, уңайсызланып, кулын тартып алды. Фатыйх, кыюланып, исемен сорады. Кыз исә кычкырып көлеп җибәрде.

Шулвакыт ишектән агач аягын шыгырдатып, олы гәүдәле, кырыс йөзле колхоз рәисе Абдулла абзый килеп керде. Яшьләрдә аның кайгысы юк, һаман көлешәләр. Бу хәлне күреп, абзый: «Шатлык күкәе таптыгызмы әллә? – диде. – Я, ни йомыш, сөйлә. Кем син?».

Мәрфуга бурлаттай кызарды. Озын керфекләрен идәнгә төбәп, урынына барып утырды.

Сүз арасында егетнең Солтан кардәшнең улы булуы, аны колхозга агроном итеп тәгаенләүләре билгеле булды.

Моны ишетеп, Абдулла абзыйның кырыслыгы юкка чыкты, йөзендәге болытлар таралды. Кызга чәй ясарга кушты. Чәй эчкән арада, Фатыйхтан әнисе Хәбирәне сорашты:

– Нихәлдә яши? Солтанның вафатын бик авыр кичергәндер инде. Әниең эшчән, көчле рухлы хатын.

Фатыйх исә кыздан күзен алмый гына җаваплады:

– Әле дә тик тормый, ирләр эшеме ул, түгелме, мин эштән кайтуга башкарып куя. Әйтеп тә карыйм, әни, яшең бар бит, үзем эшлим дип. Юк инде.

– Фатыйх энем, алар сугыштан соң дөньяны аякка бастырган батыр хатыннар. Эшләсен әйдә, алар эшсез чирли башлый.

Ул арада Абдулла абзый егетне кыз белән таныштыра башлады

– Бертуган сеңлемнең кызы Мәрфуга. Әнкәсе яман авырудан вафат булды. Ике энесе суга батып үлде. Кайсыдыр тинтәге балаларга, имештер, югалган кешеләр су астыннан кайта дип сөйләгән. Диңгез, пароход, су асты көймәләре булуын белмәгән балалар, әтиләрен эзләп, авыл буасына төшеп киткән. Ике көн үткәч кенә күрше авыл кешеләре су буендагы тирәкләргә эләгеп калган гәүдәләренә барып чыккан. Бу вакыйга бөтен тирә-якны тетрәндерде. Бәлки, сеңлем яшәгән дә булыр иде. Кайгы сындырды. Менә шулай, энекәш, – дип авыр сулап куйды. Аннары егеткә сынаулы карашын ташлап:

– Син, энем, чынлап торып колхозга эшкә килдеңме? Хәзер яшьләр шәһәрдә калырга тырыша. Авылны исә аякка бастырырга кирәк, – диде.

Фатыйх төшеп калганнардан түгел. Дулкын-дулкын кара чәч, коңгырт күзләр, сынаулы, үткер караш, уртача буй. Һәр сүзен уйлап, үлчәп сөйли.

Әтисе 1943 елда сугыштан гарипләнеп кайтты. Үпкәсе янында пуля кыйпылчыгы йөртте. Сул кулы да чәрдәкләнгән. Кулын кистермәгән. Ничек туры килсә, шулай операция ясаганнар. Хәтта сөяге күренеп тора. Явым-төшем булса, Солтан абзый бик нык сызлана, ыңгыраша иде. Буыла-буыла ютәлләве әле дә колагына чалынгандай Фатыйхның. Ике апасы сугышка кадәр туган. Фатыйх исә сугыштан соңгы бала. Солтан абзыйның тансык улы ул. Соңгы сулышынача Хәбирәсенә рәхмәтләр укып яшәде.

Апалары, буй җитеп, берәм-берәм Уфага китә торды. Шунда башлы-күзле булып, гаилә корды. Әти-әни йортына юлны онытмыйлар, кайтып йөриләр.

Тора-бара Солтанның хәле авырлашты. Ат та җигәлми башлады. Акча җыеп, мотоцикл алдылар. Фатыйх шул матайда утын да, печән дә әзерләде. Солтан улы белән горурлануын яшермәде. Үсеп, кул арасына керде, эшне җиренә җиткереп эшли. Сыер саварга да кыенсынмый. Унынчыны тәмамлагач, авыл хуҗалыгы институтын сайлады. Читтән торып укырга теләгән иде дә, әтисе белән әнисе риза булмады. Бер авыз русча белмәгән авыл баласы шәһәргә чыгып китте.

...Кырмыска оясымыни, шәһәр мәш килә. Кая баралар, кая чабалар?! Ул тавыш, машиналарның күплеге. Катлы-катлы йортларга хәйран калды Фатыйх. Хатын-кызларга да игътибар итте. Авылныкылардан аерылып торалар: изү-түше ачык, итәк кыска, чәч-башы буялган. Тау башындагы корыган кылганны хәтерләткәннәре дә бар. Йөзләре ап-ак. Фатыйх үзалдына көлемсерәп куйды: «Боларны юындырсаң, нәрсә калыр иде икән? Үзебезнең авыл кызларына җитәме соң!».

Ул арада берәү саф татарча эндәште:

– Улым, төенчекләремне тукталышка кадәр генә илтешмәссеңме икән?

Әнисеннән олырак апа булып чыкты. Фатыйх үтенечен кире какмады, ярдәмләште. Апа сүзен дәвам итте:

– Авыл егетенә охшап торасың. Карашың миһербанлы. Шәһәр бала-чагасы андый түгел, ишетми дә ул сине.

Апа юл уңаенда зар-моңын дәвам итте. Көн буе сөйләргә әзер иде булса кирәк, автобусы килеп җитте. Фатыйх аны утыртып җибәрде.

Фатыйх әкренләп шәһәр тормышына ияләшә башлады. Апаларына да барып йөри. Алар үзләрендә яшәргә кыстый, урын җитәрлек бит дип үгетли, ачуланалар. Әмма Фатыйхка тулай торакта ошый. Ул анда үз көенә яши. Русча да тотлыкмый сөйләшә хәзер. Уку да җиңел бирелә.

Тулай торак бүлмәсендә өч егет яшиләр. Берсе Архангель районыннан башкорт егете Мозафар. Икенчесе Уфа эргәсендәге Булгаководан рус егете Алексей – озын буйлы, таза, чибәр егет. Эчкерсез, гаять ярдәмчел. Әти-әнисе бер-бер артлы үпкә авыруыннан бакыйлыкка күчкән. Алексейдан кала, тагын өч сеңлесе бар икән. Аларны балалар йортына урнаштырганнар. Егетнең үзен тутасы – әнисенең бертуган сеңлесе алып үстергән. Какмый-сукмый, якын күреп үстерделәр, ди. Җизнәсе һәрчак укырга өндәгән.

Беренче курсны тәмамларга да күп калмаган иде. Апрель урталары. Фатыйхка телеграмма килде. Ул көнне бүгенгедәй хәтерли. Әтисе!

Төн буе саташып, әллә нинди төшләр күрде. Мозафар ике тапкыр уятырга мәҗбүр булды хәтта. Торып су эчте. Тышта исә җил дулый, яз белән кыш көрәшә.

Фатыйхка башкача йокы кермәде. Ул юлга җыенды, кирәк-ярагын барлады. Апаларына шалтыратып алырга булды. Иртәрәк иде. Вахтада утырган хатын иртәнге сәгать 8дә генә телефонны чыгара. Тәртип шундый. Сәгать исә иртәнге алты да юк. Их, шул сәгать укларының әкрен кыймылдавы. Фатыйх үзенә урын табалмады. Канатлары булса, кош кебек очар иде. Китап алып утырган булды. Тик укыганы башына кермәде. Күзләрен яшь каплады.

Әтисеннән байтак нәрсәгә өйрәнергә өлгермәде ич әле ул. Тәрбияле, тәҗрибәле, акыллы кеше иде Солтан. Ярдәм-киңәш сорап, янына олысы да, кечесе дә агылды. Башлы иде, математиканы чикләвек яруга да куймады. Белеме дүрт кенә класс булуга карамастан, барысын да аңлатып бирә. Бик күп әдәби, тарихи әсәрләр укыды. Бер җыелышны да калдырмады. Уку тимәсә дә, тормыш академиясен тәмамлаган кеше.

Ул да булмый, бүлмәдәге егетләр уяна башлады. Фатыйх вахтага төшеп китте. Апаларына шалтыратты. Бергә кайтырга килештеләр. Бүлмәгә килеп кергән иде, артыннан староста егет күренде. Кай арада ярдәм йөзеннән байтак акча җыярга өлгергән. Фатыйх аптырап калды, алмыйм, килешми дип тарткалашты. Хәер булыр, ал дип күндерделәр. Тәртибе шундый. Кемдер өйләнә, кемдер газиз кешесен соңгы юлга озата. Авыр чакта кулдан килгәнчә ярдәмләшергә кирәк, диде староста. Яшь аралаш рәхмәт әйтеп, Фатыйх урамга чыгып китте.

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Фәнүзә ЯКУПОВА. Сихри көч. Повесть (1)
Фәнүзә ЯКУПОВА. Сихри көч. Повесть (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: