Барлык яңалыклар
Новости
2 ноябрь 2024, 11:13

Наҗия ГӘРӘЕВА. Бер ананың иртәсе

Кыз бала кыз бала инде, ял көне җитсә, әнисе янына ашыга...

Наҗия ГӘРӘЕВА. Бер ананың иртәсе
Наҗия ГӘРӘЕВА. Бер ананың иртәсе

Менә Минзадә апаның кызы Вәсилә, кичә үк кайтып, мунчасын аклап, ягып, әнисен юындырган. Бүген Әлфия автобустан йомыш белән шылтыратты, әнисе янына ерак авылга китеп бара икән.

Ә мин, өч малай табып үстереп, елына бер тапкыр улларымның кайтканын көтеп ала алмыйм. Кичә хәлем начар булгач олы улыма кайтырга кушып язган идем. “Әни, сиңа ял кирәк, күп эшләмә, син бит хаклы ялда”, - дип җавап бирде. Ярый, кече улым атнага бер шылтыратып сөендерә, хәлләрне сораша, сагындым ди, яратам ди. Аның йөрәге йомшак, балакемның. Уртанчысы өч ел кайтканы юк, 8 Март белән, я туган көнем белән котлап кына шылтырата. Инде тавышларына кадәр сагынгач, үзем телефоннан сөйләшеп алам, аннары тагын тынлык.

Әл дә сеңлем бар әле, ул булмаса нишләр идем. Ходайга һәм әниемә-әтиемә көн дә рәхмәтләр укыйм сеңлем булганга. Акыллы киңәш бирергә, әнинеке кебек йомшак тавышы белән сөйләшеп юатырга, күңелемне күтәрергә ул гына булдыра ала. Еракта яши шул, йөгереп килеп тә җитәр иде, кочаклап сөяр иде. Очрашканда шулай, сагынулар бетсен дип, озак кына сөешеп утырабыз без. Әмма-ләкин тормыш гел очрашу-күрешүләрдән генә тормый шул.

Кан басымы күтәрелә дә тора, үлчәргә куркам хәзер. Кичә унҗиде банка салат япкач, диванга көчкә килеп аудым. Җыйган уңыш юкка чыкмасын дип тырышабыз бит көзен. Алай ук кирәкмәс иде дә кебек.

Ярый, үземне кызганып ятудан ни файда? Торып урыннарны җыештырыйм да бүгенгә билгеләп куйган эшләр күп, шуларга тотыныйм. Планда беренче – дәлия гөлләренең бәрәңгесен алып сакларга кую.

План дигәч, бер кызык хәл искә төште әле. Яшь кенә шәфкать туташы больницада ятканда сөйләгән иде. Ул да ял көннәренә әтисе-әнисе янына авылга кайта икән. Үткән атнада кайткач, әнисе белән иртүк торып малларны карашкан, сыер сауган. Әнисе: “Сыерны көтүгә үзем куармын, бар, өйгә кереп сөтне сөз, әтиеңнең хәлен бел”, – дигәч, керсә, әтисе һаман тормаган. “Әти, хәлең начармы әллә, нишләп һаман тормадың?” – дип сораган кыз. Әтисе “План корып ятам, кызым”, – дип җавап биргән. “Әни бөтен эшне эшләп бетерде бит инде”, – дип әйткәч, “Кара әле, тагын плановый хуҗалыкка күчеп булмады инде”, – дип сукрана икән әтисе. И шунда рәхәтләнеп көлгән идем. Күңелне төшермим әле, хәл генә җитсен, плансыз булса да эшли торыйм эшләремне. Алар бер-бер артлы тезелеп торалар бит! “Гомер эш белән уза, эштән курыкма”, – ди торган иде әнием.

Фото: Freepik.

Наҗия ГӘРӘЕВА. Бер ананың иртәсе
Наҗия ГӘРӘЕВА. Бер ананың иртәсе
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: